Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Яңарыш» газетасының 35 еллык юбилее үтеп китсә дә, әле исә анда булган тойгы-хисләр бетми, яңара. Бөтен Себер буенча «Яңарыш»ны, аның армый-талмый эшләүче хезмәткәрләрен мактау хәбәрләре ишетелеп тора. Әйе, бу без яратып укый торган газетабыз – зур тәрбияче. Гражданлык, әхлак, патриотлык, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли ул.
35 ел дәверендә «Яңарыш» газетасы төрле проблемалар күтәреп, үзе чишеп барды. Өлкә хәбәрләре, мәдәният, мәгариф яңалыклары яктыртылып тора. Себер халкының алдынгы, матур сыйфатлы, гадел кешеләре, аларның төрле өлкәдә югары дәрәҗәләргә ирешүләре ачыкланып бара.
Күп еллар Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында почта мөдире булып Алсу Рамазанова эшли. Үзенең эшенә бик җаваплы караганы өчен авыл халкының хөрмәтен яулады. «Яңарыш» газетасына язылырга почта хезмәткәре - апасы Рәсимә Абдразакова белән зур эш, агитация алып баралар. Газетаның тиражын арттырган өчен Алсу Котлыбай кызы «Яңарыш» редакциясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп тора. Газетаның юбилеена да чакырылды.
Якты, мөлаем йөзле Алсу почтага кергән бөтен кешегә елмаеп, ачык йөз белән каршы ала. Ул актив җәмәгать эшчесе дә. Барлык сайлауларда да ул комиссия әгъзасы.
Алсу Рамазанова (Котлыбаева) күп балалы гаиләдә үсә. Бу гаиләдә укуга һәм эшкә зур хөрмәт тәрбияләнгән. Котлыбай абый һәм Роза апаның балалары барысы да эшлекле, зур хөрмәткә ия.
Алсуның өлкән апасы Хәҗия Абдуллина Яңа Кәешкүл мәктәбендә башлангыч классларны укытып лаеклы ялга чыкты.
Рәсимә апасы Абдразакова медицина өлкәсендә фельдшер булып эшләде. Хәзерге көндә авыл халкына почта тарата. Алар барлык бәйрәмнәрдә, концертларда бик актив катнашалар. Безнең авылда үткәрелгән җәйге район Сабан туенда искитмәле биеп-җырлап йөрделәр. Хәҗия апа район администрациясеннән Рәхмәт хатына лаек булды.
Руфа белән Миләүшә апалары «Ай яктысы» кибетендә бер-берсен алыштырып эшлиләр. Алсуның абыйсы Тимур Котлыбаев Тубыл педагогия институтының тарих факультетын тәмамлап, Яңа Кәешкүл мәктәбендә җиде ел тарих фәнен укытты. Укытучы булып эшләгәнендә (1999-2006 елларда) район күләмендә авылның сугыш ветераннары турында ачык дәрес күрсәтеп, мактауга лаек булды.
2010 нчы елдан Яркәү район администрациясендә спорт һәм яшьләр эшенең мөдире булып эшләде. Хәзерге көндә Яркәү мәктәбендә тарих фәнен укыта. Зона методик көнендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, Бөек Җиңүнең 80-еллык юбилеена багышланган «Партизаннар рухындагы авыл» дигән чыгыш ясаган. Район күләмендә үткәрелгән сайлауда Тимур Котлыбай улы район депутаты итеп сайланган.
Алсуның кызлары да бик тырыш, эшчән. Җәмилә Рамазанова Яңа Кәешкүл мәктәбендә тарих һәм «Россия халкының әхлак культурасы» фәннәрен укыта. Альбина Әхмәтгирәй кызы Тубыл культпросвет училищесын тәмамлап, хореограф белгечлеген алган. Авылда аларның тагын Тимергали исемле абыйлары яши. Ул мәктәптә кочегар эшен башкарды. Хатыны Майнур Сала авыл китапханәсендә эшли.
Алсу тормыш иптәше Әхмәтгирәй белән бик тату гаилә корып матур көн итәләр
Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.