Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Әти! Гаиләдә иң зур, иң кадерле кеше ул. Минем әтием безнең өчен иң газиз, иң хөрмәтле кеше. Әтиемнең исеме Ринат. Ул зур, тату гаилә башлыгы: әнием - Диана, абыйларым - Реналь, Динар, апам - Аделина һәм мин - Арина. Без Киндерле авылында яшибез. Әтием кечкенәдән үк төрле һөнәрләргә өйрәнеп үскән, аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Бүгенге көндә ул хайваннар фермасында мөдир булып эшли һәм үз йортыбызда зур хуҗалык тота.
Эше күп булуга карамастан, минем әтием бик актив кеше. Күп еллар ул авыл советы депутаты вазифасын үтәде.
Әтиемнең тагын бер таланты бар: ул җырларга ярата, үзешчән концертларда, төрле конкурсларда актив катнаша. Без әтиебез белән горурланабыз, бик нык яратабыз, аңа ошарга тырышабыз. Әти безнең өчен бөтен күңелен, җанын бирә, йөрәк түрендә йөртә. Без әтиебезне үткән Әтиләр көне белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез.
Арина АСАДУЛЛИНА.
***
Минем әтием - минем өчен иң кадерле кеше. Аның исеме Марат. Ул бик эшчән, гадел һәм миңа һәрвакыт булышырга әзер тора. Әтием миңа тормышта дөрес юлны күрсәтергә тырыша, яхшы киңәшләр бирә.
Без әтием һәм энем бергәләп футбол уйнарга, балык тотарга яратабыз. Кичләрен, гаиләбез белән чәй эчкәндә, төрле кызыклы хәлләр турында сөйләшәбез. Мин әтиемнең көчле кулларын һәм җылы карашын бик яратам. Ул минем өчен чын герой! Әтиемә мин бик рәхмәтле.
Диана БАКИЕВА.
***
Мин гаиләбезнең терәге – әтием турында язарга булдым. Әтием Русланны иң эшчән, җаваплы, зур йөрәкле кеше дип саныйм. Ул һәрвакыт һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер тора: үз гаиләбез кешеләренә генә түгел, дусларына, күршеләренә, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәрбер кешегә дә булыша.
Әтиемнең куллары бик оста: ватылган өй җиһазларын төзәтергә дисеңме, машина ремонтларга дисеңме, төзү эшләре дисеңме... Бөтен эшне башкара белә.
Минем өчен әтием – чын ир үрнәге! Ул миңа акыллы киңәшләр бирә, күп нәрсәгә өйрәтә, минем киләчәгем өчен кайгырта. Мин аның өметләрен акларга тырышырмын, беркайчан йөзенә кызыллык китермәм.
Зарина ФАЗЛУЛЛИНА.
***
Халык мәкале «Атадан күреп ир үсә, анадан күреп кыз үсә», - дисә дә, миңа әтиемнең йогынтысы бик зур. Ул күп тә сөйләшми, ләкин мин һәрвакыт аның ышанычлы ярдәм кулын сизеп яшим. Минем өчен ул иң гадел, иң көчле рухлы кеше.
Мин әтиемнең бердәнбер кызы. Бер елдан мин мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китәчәкмен. Әтием мине бернәрсәдән курыкмаска, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә. Үз үрнәге белән югары дәрәҗәле, намуслы кеше булуны күрсәтә. Мин яхшы укып, әти-әниемнең миңа булган өметләрен аклармын дип ышанам. Ата хакы – минем өчен иң олы хак.
Рузина ФӘИЗОВА.