Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Рәсемнәрдә – туган як табигате

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән татар мәдәният үзәгендә рәссам Нәсимә Нәбиуллинаның картиналары, кул эшләре күргәзмәсе булды. Көн салкын булуга карамастан, педагог, рәссам, сөекле әни-әби, гомумән, ихтирамга лаек шәхес белән бергә бәйрәм хисләрен уртаклашырга дуслары, туганнары, кызыксынган якташларыбыз килгән иде.

Күргәзмә зур залда урын алган. Кунакларны искитмәле табигать күренешләре каршы алды. Кышкы салкынлыкка җылы өргән сыман булды алар. Өстәлләрдә балчык, тозлы камырдан ясалган, чигелгән кул эшләре дә урнаштырылган. Фотоальбомнарда - шигырь җыентыкларында урын алган рәсемнәр, Нәсимә Сәмигулла кызы яулаган Дипломнар, Мактау грамоталары.

Чараны «Нур» хатын-кызлар оешмасы кызлары әзерләгән. Алсу Хәлидова оста итеп алып барды. Венера Калиева, кызы Самира авторга, тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр.

Алып баручы кунакларны ялыктырмый гына авторның тормыш юлы, иҗатка килүе белән таныштырды.

5-3-26Нәсимә ханым – Төмән кызы. Әнисе Мәрьям да Төмән шәһәрендә туган. Әнисе АТЭ заводында, әтисе Сәмигулла «Стромаш»та эшләгәннәр. Башта шул районда яшәсәләр дә, соңыннан Парфеновода йорт салып чыгып, яңа йортка күчкәннәр.

Ә кечкенә Нәсимә сабый чагыннан ук рәсем ясарга яраткан. Һәм һәрвакыт гади күз күрмәгән җирдә матурлык күрә белгән. Мәсәлән: иске мичтәге ярыкларда, туңган тәрәзәләрдә - болар барысы да кәгазьгә күчә, рәсем туа. Соңрак төрле материаллардан эшләнмәләр, курчаклар ясарга ярата.

Иҗади шәхес тормыш юлында эзләнә, күңеленә хуш килгән эшне табарга омтыла: училищега тегүче мотористкага укырга керә, аннары тегү фабрикасында, «Райпромкомбинат» уенчыклар фабрикасында эшли. Танылган педагог Леонид Беззубовта ел ярым думбрада уйнарга өйрәнә. Аккумулятор заводы клубына кичке сәнгать студиясенә языла. Төмән сәнгать училищесында сәнгать бүлеге ачалар һәм шунда рәссамлыкка укып чыга. Үзәк универмагка эшкә урнаша.

Тик 90 елларда эш хаклары начар түләнә башлый. Бу вакытта инде АТЭ заводы ярдәмгә килә. Авырлыклар аны да читләп узмый, Нәсимә Сәмигулла кызы «Этнос» төрки халыклар балалар үзәгенә педагог һәм рәссам-бизәүче булып урнаша. Дистәгә якын ел дәвамында аның укучылары кул эшләре төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар, җиңүләр яулыйлар. Алга таба «Юный Геолог» пионер лагеренда эшен дәвам итә, лаеклы ялга чыккач, «Родник» реабилитация үзәгендә гамәли иҗат буенча педагог буларак белгәннәрен өйрәтә.

Барлык еллар дәвамында күңеленә хуш килгән картиналар ясау шөгылен онытмый. Рәсемнәре стеналарга күчеп, күпләрнең күңелләрен яктырта.

Тормыш юлында кызы Әлфияне тәрбияләп үстерә, хәзер оныклары белән горурлана. Алар бәйрәмдә баянда да уйнап күрсәттеләр, мастер-класс та үткәрделәр.

Алай гынамы, Нәсимә Нәбиуллина хәзер повестьлар да яза башлаган.

Менә шундый талантлы, киң күңелле, тыйнак якташыбыз һәм аның картиналары белән таныштык. Алар төрле техника белән ясалган. Төмән тирәсендәге гаҗәеп табигать үз төсе белән күз алдына килеп баскан сыман.

Ә инде залдагы салкын һава татар халык уеннары белән җылынды сыман. Милли ашлар белән кайнар чәй дә ярдәмгә килде.

«Нур» кызлары оештырган һәр чара алкышлар, чын күңелдән яңгыраган рәхмәтләр белән тәмамлана. Әлбәттә, бу очрашуны оештыручылар да, автор да макталуга, хөрмәткә бик лаек.

Шундый якташларыбызга багышланган кичәләр циклы дәвамлы булсын.

5-21-26

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836