Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Динә Марат кызы – дәүләт урман контроле бүлегенең яшь белгече, урман комплексы департаменты хезмәткәре.
Динә үзенең беренче эш урынында ике айдан артык эшли, әмма оешмада хезмәт эшчәнлеге рәсми эшкә урнашуга кадәр үк башланган.
Төньяк Урал аръягы дәүләт авыл хуҗалыгы университетында укыган вакытта Динә Төмән авиабазасында практика уза һәм остазлары белән урманнарны патрульләргә чыга, урманчы һөнәренең үзенчәлекләре һәм аның бурычлары белән таныша.
Практикадан соң студентлар үзләре эшләгән төрле оешмалар турында тәэсирләре белән уртаклашканнар. Курсташларының берсенең урман комплексы департаментындагы практика турында сөйләгәннәре кызны шулкадәр рухландырган ки, шуннан соң ул үзен урман эшенә җитди багышларга карар кылган.
Университетны тәмамлагач, Динә икеләнмичә кадрлар бүлегенә резюме җибәрә, конкурсны уңышлы үтә һәм дәүләт контроле бүлегенең хезмәткәре булып эшкә урнаша.
Яшь белгеч өчен вазифа бик катлаулы: төп бурычлары – төбәктә урман белән файдаланучылар турында мәгълүмат җыю һәм системалаштыру.
Табигать ресурсларыннан файдаланучы һәр эшмәкәрнең намуслылык дәрәҗәсен билгеләргә кирәк.
Тикшереп торучы хезмәтләрнең алдагы адымнары исәп-хисапны алып баруның грамоталылыгына бәйле: профилактик консультацияләр һәм урман законнары таләпләрен аңлатудан алып катлаулы суд процессларына һәм тикшерүләргә кадәр җаваплы бурыч тирән һөнәри белем, детальләргә игътибар һәм компетенцияләрне даими камилләштерүне таләп итә. Әмма хезмәттәшләре Динәне уңышлы эшли һәм һөнәрен тиз үзләштерә дип раслый.
Беренче айда ук ул урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәсе шартларын үтәүне тикшерү буенча рейдларның берсендә катнашкан.
- Без Төмән округының Каменск кишәрлек урманчылыгына бардык, арендаторларның үзләре кул астындагы урман утыртмаларын саклау, яклау һәм торгызу буенча йөкләмәләрне үтәвен тикшердек, — дип искә ала ул. - Бу минем беренче чын эш сәфәрем иде, һәм ул онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Динә үзенең булачак һөнәрен аңлы рәвештә сайлавын әйтә, чөнки табигатьне чын күңелдән ярата һәм урманнарны саклауга өлеш кертергә омтыла. Нәкъ менә шундый мотивация аңа көн саен авырлыкларны җиңәргә һәм профессиональ яктан үсәргә ярдәм итә.
Динә әйтүенчә, һәр эш көне аңа яңа белемнәр, кыйммәтле тәҗрибә һәм үз миссиясенең мөһимлеген аңларга ярдәм итә.
Төмән өлкәсе урман комплексы департаментының рәсми төркеме.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).