Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
2026 ел башыннан бөтен ил буйлап Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чаралар старт алды һәм Вагай округы, Аксурка урта мәктәбе укучылары да читтә калмады. Мәктәптә укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм Аксурка ветераннар оешмасы әгъзаларын берләштергән мөһим вакыйга узды.
Бәйрәм тантаналы рәвештә Россия Федерациясе флагын кертүдән һәм гимнны күңелгә үтеп керерлек башкарудан башланды. Аннары Аксурка урта мәктәбе мөдире Руфина Петакова Россия халыклары бердәмлеге елына рәсми рәвештә старт бирде, барлык катнашучыларны котлады. Үзенең чыгышында ул быелгы елның тирән мәгънәсенә басым ясады, барлык аермаларга карамастан, Россия халыкларының һәрвакыт бердәм булуын һәм шулай булып калырга тиешлеген искәртте.
Аксурка ветераннар оешмасы әгъзалары бәйрәмгә аерым бер атмосфера бирделәр, алар кунакларны шигырьләре һәм «Туган җир» җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкарулары белән сөендерделәр. Аларның чыгышы буыннар дәвамчанлыгы һәм илебез тарихы белән өзелмәс бәйләнеш символына әверелде.

Чараның кульминациясе Россия милләтләрен тәкъдир итү булды. Һәр сыйныф матур милли киемнәр киеп, күпмилләтле илебезнең бер халкы турында мавыктыргыч хикәя әзерләгән. Бу танып белү генә түгел, искиткеч матур да иде, чөнки укучылар бербөтен булып торган мәдәниятләрнең байлыгын һәм төрлелеген күрсәттеләр.
Шуннан соң барлык теләүчеләрне югары сыйныф укучылары оештырган интерактив мастер-классларга чакырдылар. Биредә үз көчеңне сәйлән үрүдә, милли бизәкләрне буяуда, аппликацияләр булдыруда сынарга һәм хәтта 3D-каләм белән эшләү нигезләрен үзләштереп, гаҗәеп бизәкләр ясарга мөмкинлек булды.
Чара онытылмас көннең якты мизгелләрен чагылдырган гомуми фотосессия белән тәмамланды. Аксурка урта мәктәбе бу бурычны намус белән үтәде, Россия халыклары бердәмлеге елына көчле старт бирде һәм мәктәптә дуслык, үзара аңлашу һәм һәр мәдәнияткә хөрмәт атмосферасы хөкем сөрүен күрсәтте.
Вконтактедагы Аксурка урта мәктәбе төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).
Рәсемдә: бәйрәмдә.