Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Геройга багышланды

последние и лучшие новости искусства в мире

15 февральдә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, исеме батырлык, Ватанга тугрылык һәм шигъри сүз көче символы булган Муса Җәлилнең тууына 120 ел булды.

Аның кешелеклелек һәм батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер буын гына тәрбияләнмәгән. Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә юл тапты.

9-41-26

Юбилейны бәйрәм итү кысаларында китапханәбездә «Шагыйрь исеме йөрәктә яши» дигән әдәби сәгать узды.

Әдәби сәгатьтә 9 нчы класс укучылары (класс җитәкчеләре Елена Мирязова) һәм «Гармония» хатын-кызлар клубы әгъзалары катнаштылар.

Башта китапханәче укучыларны Җәлилнең тормыш юлы, иҗтимагый һәм әдәби эшчәнлеге белән таныштырды. Шагыйрь турындагы хикәядә аның тормышының иң фаҗигале сәхифәләренә – әсирлектәге вакытына һәм Муса Җәлилнең батырларча һәлак булуына аерым игътибар бирелде.

Чара барышында укучылар һәм өлкәннәр башкаруында «Моабит дәфтәрләре» циклыннан тирән мәгънәле шигырьләр яңгырады. Сәрия Аликашева башкаруында Муса Җәлил сүзләренә язылган «Сагыну» җырын яратып тыңладык.

Китапханәдә «Халкыбызнын батыр улы Муса Җәлил» исемле китап күргәзмәсе оештырылган, анда Герой тормышына һәм иҗатына багышланган «Красная ромашка», «Маобитская тетрадь» шигырьләр җыентыклары һәм башка басмалар тәкъдим ителгән. Моннан тыш, күргәзмә М.Җәлил фотосурәтләре һәм документаль материаллар белән иллюстрацияләнгән.

Асия ТӨЛКЕБАЕВА,
Ялутор округы, Аслана авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836