#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Традициягә әверелгән турнир

Төмән районы, Әхмәтрәшит Аширбәков исемендәге Ямбай урта мәктәбендә Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Сөләйман Биктимировның истәлегенә Төмән муниципаль районы мәктәпләре укучылары арасында традициягә әверелгән шахмат турниры уздырылды. Оештыручысы – Төмән районы хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы буенча идарәсе.

Турнирны ачу тантанасында мактаулы кунаклар: Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, автономия әгъзалары - Рифхәт Насыйбуллин, Хәмзә Биктимиров катнаштылар. Ярышларда Төмән районының 23 мәктәбеннән 160тан артык спортчы көч...

Подробнее...

Октябрятка керү

Кем ул октябрят – Советлар заманында мәктәп дружинасы каршындагы пионер оешмасына керергә әзерләнгән 7-9 яшьлек бала. Октябрят оешмасы 1924 елда барлыкка килгән, 1991 елда таркалган.

Мәктәпләрдә октябрятлар төркемен пионерлар һәм комсомоллар идарә итә. Октябрятлар барлык дәүләт кампанияләрендә катнашканнар. Тимер-томыр, макулатура, язын каен бөресе җыйганнар. Сыерчык оялары, чыпчыкларга «кармушка» лар ясаганнар, ташландык песиләрне ашатканнар. «Октябрятлар – дус балалар, уйныйлар, язалар, укыйлар һәм җырлыйлар, күңелле яшиләр», «Октябрятлар – намуслы һәм кыю, тапкыр һәм оста» девизлары...

Подробнее...

Яңа ел бәйрәменә уеннар

Үзе өчен генә булса да

Сезгә кирәгәчәк: Кыш бабайның зур, күзнең явын алып торган капчыгы; хуҗалык товарлары кибетеннән бүләкләр: сабын, теш щеткасы, губка, теш пастасы һәм башкасы. (Алар катнашучыга караганда ике тапкырга күбрәк булырга тиеш). Уен башында Яңа ел төнендә бар хыяллар да тормышка ашачак, теләр теләк кенә булсын, тылсым чынга әвереләчәк, һәркем бу төнне, хәтта Кыш бабай да була ала, үзе өчен генә булса да – дип әйтеп китү кирәк.

Уенчылардан күптәннән көтеп алган бүләкләрен күз алдына китерү һәм шул хыялларын бүген тормышка ашырып карарга тәкъдим ителә. Һәр уенчыдан...

Подробнее...

Балалар көзге урманда

45-10Балалар: Раян, Ильяс, Камилла, Арина октябрьнең соңгы көнендә Түбән Тәүде районы, Эске урманына барып, карсыз көзге көннәр, агач яфраклары белән хушлаштылар. Ноябрь – көзнең соңгы ае, синоптиклар инде җиргә кар төшәчәген, салкын көннәр башланачагын фаразлый. Тиздән инде чын кыш та җитәчәк.

Ильяс урманга песие Мурзикны да алган. Ул аны үзеннән һич калдырмый, песи аның иң яраткан уенчыгы. Ямьле көзге урманда нәни балаларның куанычлы йөз белән яфраклар арасында егылган агачка утырып ял итүләрен күрү зур шатлык. Дөньялар тыныч булсын, балалар бәхетле үссеннәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Подробнее...

Төмән өлкә мәгарифе яңалыклары

Яркәү авылының «Дебют» клубында Төмән өлкәсе укучылары арасында шахмат буенча ХХVI спартакиада узды. Тугыз мәктәбе укучылары: Р.Насыйбуллин, С.Кунакбаев, Р.Манняпова, Заречный мәктәбеннән А.Абрамов, Юрмы мәктәбеннән В.Уразаев, А.Ташбулатова көч сынаштылар. Вагай районы командасы Сорокино, Арамашево, Армизон, Упорово, Исетск, Уват районнары командалары белән ярышты. Балалар шахмат буенча зур турнирларда катнашырга тәҗрибә тупладылар.

Тугыз мәктәбе шахмат түгәрәгенең җитәкчесе - Вайнер Ибуков.

* * *

Октябрь азагында Түбән...

Подробнее...

Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укучылары язалар

Дөнья йөзендә күп гаиләләр яши, шулар арасында минеке дә бар. Ул биш кешедән тора: әтием, әнием, абыем, апам һәм мин. Регина апам Мәскәүдә университетта укый, абыем гадәттән тыш хәлләр министрлыгында (МЧС) эшли. Әтием шәһәрдә автобус йөртүче, әнием – хуҗабикә. Мин үзем 4 нче сыйныф укучысы.

Безнең гаиләбез бик тату. Әтием белән әнием бервакытта да безгә авыр сүз әйтмиләр, гел ярдәм итеп торалар. Без дә аларга өй эшләрендә булышабыз. Барыбыз бергә җыелып, көнебезне әйбәт үткәрәбез. Мин гаиләмне нык яратам.

Алисә ШӘРИПОВА

...

Подробнее...

Минем әти

Минем әтием бик яхшы кеше. Аның исеме Румил. Без әти белән бергә балык тотарга, гөмбә җыярга йөрибез. Ул миңа курчакларга өй ясый, мин әтиемне бик яратам.

Анжела ИСМАГИЛОВА, 4 “а” класс укучысы

* * *

Дәү әнием

Дәү әнием Яркәү районы, Кызылъяр авылында үсә. Сигез классны тәмамлагач, Тубыл педагогия училищесында урта белем ала. Сайлаган һөнәре – укытучы. Балаларга белем бирү эшенә 40 ел гомерен багышлаган. Дәү әнием күп мәртәбә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Дәү әниебез якты йөзле, ярдәмчел, кайгыртучан. Без, 4 оныгы, аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аңа...

Подробнее...

“Салават күпере”

41-6Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында яшәүче «Яңарыш» газетасының актив хәбәрчесе, җирле шагыйрә Гөлнур Хәйруллинага 3 июлдә 85 яшь тулды. Гөлнур апаны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклибез.

Җәйге айларда аның Төмәннең «Молот» типографиясендә «Салават күпере» исемле балалар өчен сыйфатлы кәгазьдә, төсле матур рәсемнәр ясалган китабы бастырылды. Алдагы елларда бу типография Гөлнур Әкрам кызының сабыйлар өчен тагын 3 китабын бастырган иде.

Басма 43 биттән тора, тиражы 200 данә, редакторы һәм корректоры - Наилә Айнетдинова, рәссамы – Вера Садыйкова. Монда Гөлнур апаның «Мәрьям...

Подробнее...

Октябрь ае

Октябрь – көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел «кара көз» дип йөртелә. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйган, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар да каралып ята, урам-юллар пычрак, баткак...

Октябрь аенда агачлар төрле буяулар белән бизәлеп, яфраклар ташлый башлый. Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. «Октябрь аенда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш», - дип юкка гына әйтмиләр.

Интернеттан

Подробнее...

Октябрьгә сынамышлар

Җылы октябрь – салкын кышка.

Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.

Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.

Беренче кар чын кышка кадәр кырык көн кала төшә.

Яфраклар тиз коелса – кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса – кыш кыска була.

Октябрь башында каенга карагыз – яфраклар әле дә коелмаган булса, кар соң ятачак.

Интернеттан

Подробнее...

Бүләк кемгә?

(Әкият)

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

- Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә уңганрак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән.

Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып йолдызлар бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне Көз башлаган:

- Үзегез дә яхшы беләсез, мин басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә чакырдым. Бүләк миңа тиеш!

- Әллә мин аз эшләдемме?! – дип сикереп торган Яз.

- Мин карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым...

Подробнее...

Советлар чорындагы көзләр

Балачактагы, Советлар чорындагы көз айлары үзенчәлекләре белән истә калган. Алар хәзерге заманнан аерылып торды, чөнки бүгенге мәктәп балалары күмәкләшеп колхоз кырларына ярдәмгә чыкмый. Безнең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында «Большевик» колхозы нык көчле иде. Ел саен көзен, нәкъ менә октябрь аенда, мәктәп укучыларын еш кырда тырма яки озын таяк белән чабылган культураларны әйләндерергә чакырдылар. Машина әрҗәсенә укытучылар, берничә сыйныф укучылары төялешеп кырга киләбез. Кызу эш башлана, менә төш тә җитә, кем өеннән нәрсә алып килгән, бер урынга җыелышып ашап алабыз, аннан янә хезмәт...

Подробнее...

Искер музеенда

41-7Август аенда Тубыл шәһәре янында урнашкан Искер җирендә узган “Искер җыен” халыкара фестивалендә катнашучылар арасында балалар да күп булды. Аларның кайберсе җырлап-биеп сәхнәдән тамашачыларның күңелен ачтылар. Күпләре “Нәфис сүз” бәйгесендә ярыштылар. Рәсемдәге балалар да әлеге бәйгедә катнашып, җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗат җимешләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шул арада алар Искер ханлыгы музеенда булып, экспонатлар белән таныштылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Подробнее...

Безнең колхозда

Безнең колхозда басулар бик күп һәм әллә ничә төрле. Арыш, бодай, борчак басулары күз күреме җитмәслек киң мәйданнарда җәелеп ята... Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар һәм шаулаган саен җитлегә баралар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп, куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагыш участоклары көндезләрен генә түгел, караңгы төннәрдә дә төтенсез янган карнавал утларын хәтерләтәләр.

Безнең зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар...

Ә инде карабодай басуларына таба атласаң, табигать аны, яман күзләрдән...

Подробнее...

Санак артында озак утыру сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый

Санак каршында утырганда укучы бала гел бер позада утыра: үзе экранга карый, куллары я клавиатурада, я «тычканда», шушы халәттә ул эше беткәнче утыра. Чикләнгән позада утыру кайбер авырлыклар тудырырга мөмкин.

- Сулау процессы чикләнә. Алга юнәлтелгән куллар күкрәк читлегенең хәрәкәт итүен чиклиләр һәм бу төрле тын юлы авыруларына китерергә мөмкин.

- Остеохондроз. Бик озак җилкәләр төшкән килеш утырганда сөяк – мускуллар системасының үзгәрүе барлыкка килә, умыртка баганасы кыегаюы мөмкин.

- Кул буыннарының авыртуы. Санак алдында эшләгәндә куллар бик күп төрле хәрәкәтләр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836