#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Суык һәм буяулар

1-8(Мастер-класс)

Урамга чыгар алдыннан суда азык-төлек (пищевой) буягычын эретегез һәм аны кечкенә тишекле пробка белән бикләнгән пульверизаторга яки шешәгә агызыгыз. Шулай ук стакан һәм зур пумала әзерләгез. Һәм, әлбәттә, дымга чыдам берничә пар бияләй кирәк булачак. Хәзер тирә-юньдәге кар көртләрен, карлы асфальтны, бордюрларны, боз сөңгеләрен буярга кыю алыныгыз.

Интернеттан.

Подробнее...

Кыш ачуланды

Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төркем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр. Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады, урманнарны кар басты, ачы суыклар алып килде.

Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде, икенчесе...

Подробнее...

4 яшь кенә димәгез...

49-9Әби-бабайлар көненә багышланган нәфис сүз остасы онлайн бәйгесендә Төмән шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Аделина Корманалиева да катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Чынлап та, кызчыкның чын артистларча оста сөйләвенә таң калмыйча булмый. Ул һәр сүзен яраткан әби-бабайлары – Тубыл шәһәрендә яшәүче Нәфисә Рәшит кызы белән Сабир Басыйр улы Алиевлар һәм Вагай районы, Аксурка авылында яшәүче Гүзәл Фәрит кызы белән Азат Камсулла улы Корманалиевларга шәхсән әйткән кебек сәнгатьле итеп сөйли. Шигырь сөйләргә аны әнисе өйрәтә.

Аделина - шат күңелле, бик җаваплы, сәләтле, тырыш һәм бик тә сөйкемле кыз (Күз тия...

Подробнее...

“Халык атнасы һәм традицияләре”

49-13Төмән районы, Муллаш балалар бакчасында «Халык атнасы һәм традицияләре» дигән атналык узды. Төп максаты - телдән халык иҗаты белән танышу, тарих һәм халык иҗаты белән кызыксыну, милләтебез гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Музейга бару һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Музейга экскурсия балаларда Ватанга мәхәббәт, аларның үз төбәкләрендә социаль тормыш тәҗрибәсе туплавын, кабул ителгән тәртип нормаларын, үзара мөнәсәбәтләрне үзләштерүне, мәдәният дөньясына тартылуны формалаштыра.

Музейга экскурсия балаларга туган якның табигый һәм мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисе тәрбияли...

Подробнее...

Балалар язалар

49-11Әни, бәгърем, син кояшым минем

Минем өчен иң кадерле кеше - минем әнием, игелекле, сөйкемле, сөюче, назлы һәм, иң мөһиме - бәхетле кеше! Аның исеме - Рәүфә.

Әни миңа авыр хәлләрдә ярдәм итә, киңәшләрен бирә, мин аны бик яратам һәм аның кадерен беләм. Ул мәктәп директоры булып эшли, күп вакытын эш урынында үткәрә, әмма без апам белән еш кына өйне җыештырабыз, аның өчен кичке аш әзерлибез. Ул матур.

Мин аның елмаюын яратам. Ул өйдә чакта кәеф күтәренке була. Аның матур яшел күзләре кояш кебек ялтырый, йомшак куллары мине һәр көн сыйпап каршы ала. Әни безне кайгырта, безгә үз...

Подробнее...

Декабрь ае

Декабрь – кыш фасылының беренче, ә елның соңгы – уникенче ае. Декабрьдә суыклар үзен ныклап сиздерә башлый. Һава нык салкыная. Элекке вакытларда халык синоптиклары кыш айларындагы һава торышын аеруча кызыксыну белән күзәтеп барган. Бу аңлашыла да. “Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер”, - диләр.

31 декабрьдән 1 январьга каршы төндә халкыбызның яраткан бәйрәме – Яңа ел билгеләп үтелә. Еллар алмашынуны бәйрәм итү традициясе борынгы Месопотамиядән килгән, ягъни, 8 мең елга якын кешеләр бу үзенчәлекле көнне Өмет һәм якты киләчәк символы дип саный.

Интернеттан.

Подробнее...

Кошларга ярдәм итик

49-12Урман кышын да әкияттәге кебек сихри ул. Чү, кайдадыр якында тук-тук иткән тавыш ишетелә. Урман докторы – тукран түгелме соң бу? Күлмәгенә кара, кызыл бизәкләр төшкән, ак таплары да бар. Агач кәүсәсе буйлап йөгереп менә дә, без кебек томшыгы белән корт чүпли. Әнә, янәшәдә утырган наратка бер пар чукыр килеп кунды. Уттай янып торган кып-кызылы – атасы, саргылт-яшел төстәгесе анасы иде. Томшык очлары ике якка аерылып тора. Үзара “клә-клә” дип сөйләшәләр. Нарат-чыршы күркәләре мул елны январь-февраль айларында безнең якларда да бала чыгаралар. Алан тирәсендәге каеннарда төркем-төркем булып...

Подробнее...

Декабрь ае сынамышлары

Декабрьнең егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.

Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.

Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.

Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

Карсыз декабрь – коры яз билгесе.

Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.

Декабрь җилле икән, март җылы була.

Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.

Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.

7 декабрь – күктә йолдызлар аерымачык...

Подробнее...

Янгын куркынычсызлыгы атналыгы

45-3Соңгы вакытта, кызганычка каршы, янгын кебек табигый бәла-казаның даими рәвештә үсеше күзәтелә. Моның сәбәбе - өлкәннәрнең бу проблемага битарафлыклары. Еш кына балалар гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәгәнлектән һәм белемнәре булмаганлыктан экстремаль хәлләрдә үзләрен дөрес тота алмыйлар. Шуны истә тотып, Төмән районы, Шыкча «Улыбка» балалар бакчасында өч төркемдә дә янгын куркынычсызлыгы атналыгы узды. Бу турыда безнең белән «Пчелки» урта-өлкән төркем тәрбиячесе Юлия Хәмидуллина уртаклашты. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, ата-аналарга һәм башка кешеләргә балалар бакчасына керү рөхсәт...

Подробнее...

Ноябрь

Ноябрь – томаннар һәм вак салкын яңгырлар ае. Соңгы яфраклар җиргә өзелеп төшә. Кояш саран гына күренеп ала. Агачларның кайрылары катылана. Ылыслы урманда кышкы кунакларыбыз: кызылтүш, чукыр, чи-чи чыпчык, купшы кошларны очратырга була. Анда җылы һәм ризык табуы җиңелрәк.

Ноябрь – көзнең кыш белән тоташу ае. Суык балтасыз су аша күпер сала. Урман җәнлекләре тулысы белән кышка әзер. Алар кышкы туннарын кигәннәр. Бүре балалары да үсеп җиткәннәр. Төлке агач төбеннән агач төбенә йөгереп кышкылыкка өннәренә яшеренгән тычкан һәм бурсыкларны эзли. Коры урманда кабан дуңгызының тавышы ишетелә. Ул...

Подробнее...

«Бәйрәм» ансамбле концертында

45-4Коронавирус чоры башланганнан бирле, “Бәйрәм” балалар эстрада вокалы студиясе беренче мәртәбә сәхнәгә чыгып, тамашачыларына онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. 31 октябрь көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортының кече залында мәдәният йортының татар бүлеге мөдире, ансамбль җитәкчесе Гөлнара Кәримова оештыруында “Музыкаль бүләк” дигән концерт булып үтте. Ансамбль балалары башкаруында татар, рус, инглиз, әрмән, гарәп телләрендәге халык, заманча, фольклор, патриотик һәм лирик җырлар яңгырады.

Моңлы көйләр, дәртле биюләр тамашачыларны җылы атмосферага чумарга, матур музыка белән...

Подробнее...

Яңа чана

Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар, бергәләшеп, төрле уеннар уйныйлар. Быел алар тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә: “Раилә, кил, чана шу”, - дип, үз чаналарын аңа биреп торалар.

Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә.

Әтисе Раиләгә:

- Чанаңны саклап кына шу, ватма, - диде.

- Ярар, - диде Раилә.

Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: “Раиләгә дә чана...

Подробнее...

Яңгыр нигә ява?

Болыт бик вак тамчылардан гына торса, өскә күтәрелүче һава агымы аларны җиргә төшерми. Бер яңгыр тамчысы барлыкка килсен өчен миллионнарча вак бөртекләр бергә кушылырга тиеш. Әмма болыт су тамчыларыннан гына тора икән, алар анда бик әкрен зурая.

Калын яңгыр болытлары, гадәттә, эссе вакытта һәм һавада дым күп булганда барлыкка килә. Җирдән күтәрелә торган дымлы һава агымында барлыкка килеп, мондый болыт бик тиз зурая, зурайган саен югарырак күтәрелә бара. Биектәге салкын катлауларда (8 чакрым биеклектә үк инде һаваның салкынлыгы кайчак 30 градуска җитә) болытның өске өлешендәге су тамчылары...

Подробнее...

Җир-әнкәнең зәңгәр күзләре

Җирдәге иң зур күл – Каспий диңгезе (371 мең кв. км).

Иң кайнар күл Камчаткадагы Фумароль күле. Аның температурасы 50 градустан артык. Бу күлдә тереклек яши алмый.

Иң салкын күл – илебезнең Таймыр ярымутравында, аның суы иң җылы вакытта да 5-7 градустан артмый.

Болгариянең Кара диңгез буендагы Поморие шәһәре янында бер күл бар. Аның төбендә куе кара балчык ята. Шул балчыктан алынган матдә астма, бронхит кебек авыруларны дәвалауда кулланыла.

Алжирның Сиди-бель-Аббес шәһәре янындагы күлгә каләм манып язарга мөмкин. Күлгә агып килгән ике инешнең берсендә тимер тозлары эремәсе күп...

Подробнее...

Әбиебез

40-6Әбиебез Сөембикә Калбай кызы Сәфәрова талантлы кул остасы. Аның алтын куллары талчыгу белмиләр, тапкырлыгы гаҗәпкә калдырырлык, ә эшләре - күзне сокландырырлык! Нинди матур әйберләр тудыра ул! Аның бөтен бакчасы төрле төстәге хуш-исле чәчәкләргә күмелгән! Ниндие генә юк! Ул тирә-юнендә матурлык тудыра белә. Матурлыкны тудыручы, матурлыкны аңлаучы кеше - күңеле белән дә матур бит! Кадерле әбиебезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Сәламәтлек, озын гомер аңа! Ул барыбыз өчен дә шатлык, хезмәт сөючәнлек һәм оптимизм үрнәге булып тора.

...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836