#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киң күңелле флера апа

17-6Вагай муниципаль район Думасы депутаты, Казанлы авылында яшәүче Флера Рәхимҗан кызы Ватутова  белән Тубыл шәһәре “Синтез” мәдәният сараенда узган татар концертында таныштык. Ул Татарстан артистларын яраткан, татар җырларына гашыйк тамашачы. Һәр концертта сәхнәгә чәчәкләр, күчтәнәчләр белән күтәрелеп, җырчыларга рәхмәтләр белдерә. Узган концертта Флера ханым “Яңарыш”ка 5 кешене яздыргач, аның белән якыннан таныштык.

Көр күңелле Флера Рәхимҗан кызы: ”Вагай районыннан татар концертларына кеше күп килә. Лаеклы ялда булган тыл һәм хезмәт ветераннары, яшьләр концертларны көтеп...

Подробнее...

Хатирәләрне яңартып

Бөек Ватан сугышы башланганда мин мәктәптә 2нче сыйныфны тәмамлаган идем, авылыбыздан бик сирәк кешеләр яуга киттеләр. Мәсәлән, Зарифулла абзыйның өч баласы – Хәлилрахман, Хәбибрахман, Гарифулла, икесе яу кырында ятып калдылар. Гарифулласы аяклары яраланып, култык таяклары белән кайтып, аны әтисе-әнисе, сеңлесе үләннәр белән дәвалап рәткә китерделәр. Сәлах абзыйның өч баласыннан икесе кайтты. Корбан абзый малае Нургали абый бер аягын өздереп, күп бала атасы Җиһангәрәй абый Хәбибуллин шулай ук аяклары яраланып кайттылар. Вәдыйгулла абыйның өч баласы да яу кырында...

Подробнее...

“Батыр” исемле бокс мәктәте

16-10Төмән районы, Ямбай авылы спорткомплексында Вил Әкрам улы Фәйзуллин җитәкчелегендә укучылар өчен мәктәптән тыш спорт секцияләре оештырылган. Шулар арасында мөлаем йөзле, гади, тыйнак, үз эшен җаны-тәне белән сөйгән, Тубыл шәһәрендә Д.Менделеев исемендәге пединститутның физкультура факультетын тәмамлаган спорт мастерына кандидат Әхмәт Азат улы Сиразетдинов бокс буенча тренер булып эшли.

Әхмәт Азат улы Ямбай авылында Азат абый белән Рәмзия апа гаиләсендә икенче бала...

Подробнее...

Гасырга якын гомер

Вагай районы, Әшле (Лаймы) авылында туып-үскән Гөлсем Баязит кызы озын гомерле булды.

Еллар, хатирәләр, кичереш-вакыйгалар, гомер барышын 94 яшьлек әби, бүген булгандай, дөрес акыл белән күңеленнән кичерә. Әтисе Баязит белән әнисе Кадербикә 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Саз арасында яшәгәч, урынга җайлашып тормыш итәргә туры килә. Әтиләре нинди генә эшкә тотынса да, улларын өйрәтеп, эшләтеп, тормышка әзерләгән. Алар күлдә балык тотканнар, урманга ауга йөргәннәр, җиләк-чия җыйганнар, күп итеп хайван тотканнар. Гөлсемнең үзеннән зур ике апасы утыз яшькә җитмичә үлеп китәләр. Әнисенә икешәр ятим...

Подробнее...

Фермерлык – аның яшәү рәвеше

Руслан Утяшевны туган җиренә тартып торучы көчне бары мәхәббәт дип аңлатып була. Фермерлык – ул аның яшәү рәвеше һәм стиле. Чөнки ул туган авылыннан читтә, хайваннарсыз яшәүне күз алдына китерә дә алмый. Аның бу холкына хәтта авылдашлары да хәйран калалар - ничек инде шул хәтле хайван карап, шул эштән канәгатьлек кичереп, ләззәт табасың ди?! Ә бит Руслан чынлап та бәхетле кеше, чөнки ул үзе теләгәнче яши, яраткан эше белән шөгыльләнә. Үзе ул тыйнак, сабыр холыклы, күп сөйләшми дә, әмма күзләрендә аның һәрчак нур, йөзендә елмаю балкый.

Руслан Тубыл районы, Торбы авылында күп...

Подробнее...

Эштә үзен күрсәткән

Элек-электән Талымхан-Каскара халкы аралашып, бер-берләрен хөрмәт итеп яшәгәннәр.

Мин Төмән районы, Каскарадан ерак түгел Каен авылында туып-үскән Хәмит Каюм улы Иделбаев белән 2012 елны якыннан таныштым, дөрес мин үзен дә, әтисен дә белә идем.

Каюм абый Талымхан кызы Майсәрвәр апа белән танышып өйләнешәләр. Алардан 9 баланың (икесе үлгән) дүртенчесе булып 1955 елда Хәмит дөньяга килә.

Башлангыч сыйныфны Каскарада, аннары Ямбай мәктәбендә укый. Каскарада урта мәктәп ачылгач, унынчы сыйныфны шунда тәмамлый.

1973 елны тыйнак, салмак кына сөйләшә торган егет моторлар...

Подробнее...

«На парад с портретом деда»

В год 71-ой годовщины Победы в Великой Отечественной войне Тюменская областная научная библиотека имени Дмитрия Ивановича Менделеева, как и в 2014 и 2015 годах, принимает участие в акции «На парад с портретом деда», проводимой по инициативе Областного совета ветеранов войны и труда, представителей ряда молодежных движений и организаций.

Тюменская областная научная библиотека активно поддерживает акцию в части оцифровки и распечатки фотографий участников Великой Отечественной войны. Приглашаем горожан принять участие в акции «На парад с портретом деда» и...

Подробнее...

Ялутор районының алдынгы мәктәбе

15-7Ялутор районы, Исәт мәктәбендә район күләмендә оештырылган  “Аҗаган” хәрби-патриотик балалар уенына килгәч, җылы, якты, бөтен уңайлыклары булган ике катлы бинага аяк бастык. Мәктәп коллективының никадәр дус, бердәм булуын, биредә кунакчыл, гадел зыялы укытучылар укытуын күрдек. Ярышлар башланганчы, мәктәп белән якыннан танышырга булдык. Директор Венера Кәрим кызы Хәмидуллина : “Зинһар гафу итегез, ишегалдына  балалар янына чыгам. 30 елга якын хезмәт стажлы педагог-оештыручыбыз Нурзилә Айсә кызы Хәмидуллинаны...

Подробнее...

Хәзрәт ветераннарны тәбрикләде

Бөек Ватан сугышы ветераннары бүгенге көндә бик аз калу белән бергә, сәламәтлекләре дә нык какшаган инде. Тик аларның җылы сүздән, кайгыртучанлыктан күңелләре йомшара, аларга хәзер игътибар гына кирәк. Берничә елдан бирле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраша, аларның тормыш юлын сорашып, китап итеп бастырырга әзерләнә.

Күптән түгел 90 яше тулган Алия Шәрипова һәм тиздән бу олы юбилеен каршы алачак Әхмәт Галимовка “Ислам-ньюс” сайты журналистлары белән тәбрикләргә барды ул. Алия апа һәм Әхмәт абый турында укучыларыбыз яхшы беләләр...

Подробнее...

Авылыбыз яшәсен

Күптән түгел туган авылыбыз Яркәү районы, Сәет авылына барып кайттык. Олы яшьтәге туганыбыз Лениза апаның вафат булуына 5 ел үтүгә, балалары хәтем ашы уздырдылар. Каскара авылыннан сеңлем Сәрвәр тормыш иптәше Хәлим белән килделәр, бик шатланып очраштык.

Күп еллар авылда мулла вазифасын үтәүче булмады, ә менә хәзер пенсиягә чыккач, Мәлик Биктаһиров үз теләге белән Коръән-догалар өйрәнеп, хәтем ашларда укып, авыл халкын шатландыра.

Хәтем ашка бик күп халык җыелды. Кызылъяр авылыннан Лениза апаның бертуган энесе Мәхмүт абый хатыны Майнур апа белән килделәр. Яңа гына пенсиягә чыккан...

Подробнее...

Всемирный день поэзии

Стих - это та же музыка, только соединенная со словом, и для него нужен тоже природный слух, чутье гармонии и ритма.

 В.Г. Короленко.

Ежегодно 21 марта отмечается Всемирный день поэзии. Главной целью дня поэзии является величайшее значение, которое играет литература в культурной жизни современного общества объединить поэтов всего мира и дать им право и возможность заявить о себе.

В Тюменской областной научной библиотеке имени Д.И.Менделеева открыта книжно-иллюстративная выставка «Если душа родилась крылатой…» (По творчеству татарских поэтов Сибири в рамках Всемирного дня...

Подробнее...

Батырлыгына сокланырлык

14-8Иртеш елгасы ярында урнашкан Сумкино поселогында төрле милләт халкы  дус–тату көн күрә. Поселокның гомере алтмышны гына узса да, монда 80 яшьләрен узган күп якташларыбыз яши. Милли урамында урнашкан мәчеткә җомга саен дин юлында йөрүче милләттәшләребез җыела. Намазларын калдырмаган, намус белән яшәп, эш урнында  тырышып хезмәт итеп, хәзер инде 80 яшенә якынлашып килгән Тимербану Габделхак кызы Сәфәралеева белән якыннан таныштык. Ул 1936 нчы елны ...

Подробнее...

“Төйдереп” эшләүче төпчек кыз

14-91956 елны Пышны (Муллаш) авылында, Хәкимә һәм Хаҗигирәй Бабшановлар гаиләсендә төпчек кыз булып Хәсифә туа. Хәлимә апасы, Тимербулат, Тимерхан абыйлары Хәсифәнең тууына шундый шатланалар, хәзерге көндә дә аны һаман иркәлиләр.

Ул 8 классны тәмамлагач, Ямбай мәктәбендә урта белем алып, 1973 елда моторлар төзү заводына эшкә керә, читтән торып машина төзү техникумында укып, техник-технолог һөнәрен ала.

ПМК-12дә мастер, склад мөдире, лаборант булып эшли. 1991 елда Рәшид Мадъяров белән тормыш корып җибәрәләр, бераздан әти-әнине карарга авылга кайталар. Хаҗигәрәй бабай - 82 яшендә, Хәкимә...

Подробнее...

Конөерт карап юандык

8 март көнне Күкрәнде авыл клубында Хатын-кызлар бәйрәме көненә багышланган концерт оештырылды. Концертта Күкрәнде авыл мәктәбе укучылары да катнаштылар: Наилә Ташбулатова, Рената Сөләйманова, Элина Моратова, Милена Сөләйманова, Алинә Ташбулатова, Денис Ташбулатов, Эльмира Әйтмөхәммәтова. Алар үзләренең әти-әниләренә багышлап шигырьләр, җырлар җырладылар. Концертка Яркәү районы, Кәеш авылыннан килгән кунаклар - Әсхәт Ниязов (Яңа Кәешкүл мәктәбендә 6 сыйныфта укый) һәм аның әнисе Дамирә Ваһапова матур җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Аларның җырлары, биюләре авыл халкыбызга бик тә...

Подробнее...

Курсташыбыз турында

Тубыл татар педучилищесын моннан 60 ел элек тәмамлаган Марат Хәлитулла улы Туктабаев тормышта да үзенең чын татар җанлы икәнлеген исбатлап, зур булмаса да “Татар кешесе өчен кагыйдәләр” дигән китапчыгын язып калдырган. Аның нигезендә Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Рифат Җамал, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин һәм җирле авторлар - Булат Сөләйманов, Рәкыйп Ибраһимов әсәрләреннән һәм татар мөселман календарьларыннан алынган материаллар ята. Автор китапчыкны үзен чын татар дип санаган кешеләр, гаиләләр өчен һәм татар мохитендә таратуны үтенеп язган. Кагыйдәләр күбесенчә өлкән буын кешеләрнең...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836