#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киләчәк көннәрдә дә онытмабыз

Гражданнар сугышы тәмамланып, 1930 елларда авылыбызда коллективизация үткәреп, илебез дөрес юлга басып, гүзәл дәүләт төзергә юл алганда, тавышсыз гына, яшертен 1941 елның июнь аенда фашист яулары илебезгә ташланды. Ватаныбызны саклап калыр өчен, илебез 1905-1918 елларда туган, сугышка яраклы әти-абыйларыбызны сугышка чакырды.

Шул көннәрне аяусыз көрәш башланды. Авылыбызда картлар, әниләр, балалар гына калдылар. Колхозда булган атларны да сугышка алып киттеләр. Үзебез үгез, сыер җигеп эш башкардык. Хатын-кызлар шул вакытта булган трактор, комбайннарга утырдылар. Турай авылыннан сугышка 80нән...

Подробнее...

Ватаныбызны саклады

Бөек Ватан сугышы башланганда Такыйулла Капшанов Яңа Кәешкүл (Сала) җидееллык мәктәбен “5”ле билгеләренә тәмамлый, аңа 15 яшь була. Ул зурлар белән беррәттән барлык колхоз эшенә җигелә, колхозчылар җыелышында аны кладовщик итеп куялар. Яшүсмерне, 17 яше тулгач, фронтка озаталар. Ул өч ай снайперлар курсында укый. Яшь солдат маршал Рокоссовский армиясенең Лужская дивизиясендә Ленинград блокадасын ачуда катнаша, Шлиссельбургны азат итә. Сержант Капшанов әтисе Сибгатулла Хайрулловичның Ленинградны саклауда катнашуын һәм Дусьево авылы янында һәлак булуын белмәгән. Такыйулла Кёнигсберг, Польшаның...

Подробнее...

“Солдат өчпочмагы” акциясе

19-9Туганнарымның сөйләве буенча, карт бабам Гәбдрахман Бакиев фронттан өенә мәхәббәт һәм сагыну хисләре белән тулган нибары ике генә өчпочмаклы хат язарга өлгергән. Ленин ордены кавалеры, атказанган колхозчы исеменә лаек булган апаем - Алия Бакиеваның бабамның фронттан килгән соңгы хатының эчтәлеген сөйләве күңелемне тетрәндерде. Ул күз яшьләрен һәм бугазына тыгылган төенне йота-йота: «Әтием соңгы хатында әниемә: «Син генә, кадерле Хәмдүшем, бирешмә! Балаларны сакла! Минем өчен дөньяда сездән дә кадерлерәк әйберем юк. Тик иң мөһиме - балаларымны белемсез калдырма, укып, чын кеше булсыннар.

Шуны...

Подробнее...

Биографиясе гади түгел

18-10Сугыш балалары – бу сүзләрдә күпме кайгы, авырту, җәфа чигү. Сугыш баласы Нурзия Сирачетдинова 1 мартта 80 яшьлек юбилеен уздырды. Шушы мактаулы яшькә горурлык белән авыр тормыш юлын үтеп, гомерендә катлаулы вакыйгалар кичереп, тормышка кызыксынуын, энергиясен, ихтыяр көчен, якыннарына, туганнарына мәхәббәтне саклап кала алып җитеште.

Сугыштан соңгы ачлы-туклы балачак. Ул елларны искә төшергәндә кабат елыйсы килә. Нурзиянең әнисе Фәүзия апа өч бала белән каенанасы һәм каенатасына күченеп ишек төпләрендә яши. Соңыннан бабае аерым кемнеңдер мунчасын сатып ала. Әнисе анда ике койка һәм өстәл утырта...

Подробнее...

Балалар йорты директоры

18-9Гөлсем Зәйнулла кызы Гайсина - РСФСРның мәгариф отличнигы. Ул Казан губернасы, Чистай крестьян гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе бик иртән дөнья куялар. Кызның ятимлектә үсүе киләчәк язмышына зур йогынты ясый.

Сугыш елларында һәм сугыштан соң Гөлсем Зәйнулла кызы Тубылдагы “Красный Восток” 50 нче балалар йорты директоры булып эшли. Аның соравы, үтенече буенча татар балалар йорты булдырыла.

Күпсанлы балалар гаиләсенең кайгыртучан «анасы» буларак, һәр балага тиешенчә кирәкле йогынты ясарга тырышты. Авыр сугыш, сугыштан соңгы елларда педагогик коллективның ярдәме белән балалар өчен тормыш шартларын...

Подробнее...

Бурычымны үтәдем

Мин биш яшемнән (1943-1956 елларда) балалар йортында тәрбияләндем. 13 ел балалык, үткән яшүсмер елларым әле бүгенгедәй хәтеремдә.

50 нче татар балалар йортында директор Гөлсем Зәйнулла кызы Гайсина иде. Ул сугыш еллары һәм сугыштан соң ятим балаларның «анасы», без барыбыз да аңа Маша дип дәшә идек. Маша бик таләпчән, тәртипне каты тотты, чисталыкны яратты, һәрбер эшне төгәл, үз вакытында үтәүне таләп итә иде.

Мин пионер дружинасының рәисе булып 6 нчы сыйныфтан яратып башкардым, концертларда сәнгатьле шигырь сөйләү, акробатика, биюләрдә катнаштым, чәчәкләр, яшелчә бакчасында җаваплы...

Подробнее...

Менә шундый ул безнең җиңгиебез

Яркәү районы, Тархан авылында минем мактарлык җиңгием – Хәмдия Мөхәммәдиева яши. Балалары кечкенә чакта Хәбирахман абыем вафат булды. Бөтен авырлыклар җиңгигә калды, ул чакта каенанасының хәле әйбәт иде әле, өйдә балаларны карашты.

Җиңгием гомере буе бухгалтер булып эшләде. Безнең авылга күпер юк, Иске Александровкага елга аркылы йөрде. Өч баласын да әйбәт итеп үстерде, кешедән ким итмәде. Алар укыдылар, Илшат медицина өлкәсе буенча белем алды. Әнисе матур итеп туйлар ясады. Илүсәсе укытучы һөнәренә укып, Каскарада төпләнеп, мәктәптә күп еллар укыта. Гүзәле минем икедән туган энемә кияүгә...

Подробнее...

Тыл ветераны

17-6Сугыш елларында ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән якташыбыз, хәзерге көндә берүзе исән калган тыл ветераны Хәбибчамал Мөхәммәтсәлим кызы Назырова Вагай районы, Индәр авылында туып-үскән. 1931 елның 15 июне көнне өч балалы гаиләдә беренче булып туа. Әнисе - Хәтербигә әби, әтисе – Мөхәммәтсәлим бабай. Әтисе – Герман сугышына китә, әнисе өч кызы белән кала. Сабакташлары кебек Хәбибчамал да 2-3 сыйныф кына укый. Өй хезмәтендә булыша, олыгая килә колхозда эшли башлый. Елгадан агач йөздереп, балык тотып, печән эшендә булышып йөри.

Яланаяк, ачлы-туклы, кием-салымсыз балалар ләбәдә, кычыткан ашлары ашыйлар...

Подробнее...

Әтием дә сугышта булды бит

17-7Минем әтием Сәлим Сөләйман улы Сөләйманов - сугыш ветераны. Сугышка ничәнче ел киткәнен белмим. Бәлки, мин ул сугышка киткәндә, тумаган да булырмын. Соңыннан ишетеп беләм, ул үзен пулеметчы булган дип әйтә иде. Ишмәт авылы кешесе Ташбулат - ярдәмчем, дия иде. Газетага бу турыда язуымның максаты шул: клубта сугыш ветераннары исемлеге язылган стенд эленгән, ә анда әтиемнең исеме юк. “Ник аның исеме юк?” – дип сорагач, “Күкрәгендә медале юк!”, - диделәр. Аның медаль тагып йөрергә вакыты булмады. Сугыштан килеп, яралары төзәлер-төзәлмәс Вагайга тракторчылыкка укырга барган. Укып чыккач, тракторда...

Подробнее...

Әниемнең сөйләгәннәрен искә төшереп

Әниемнең вафат булуына 47 ел тулып узды. Аның балачагы Кытай җирендә үткән. Бабайлар - Болгар татарлары булган. Кытайдан Төмән ягына, Ямбай авылына килеп урнашканнар. Әти бабайда хезмәтче булган. Әнинең егете булса да, 3 хезмәтче арасыннан әтинең уңганлыгын, үткенлеген, эшчәнлеген, нинди эшне башкара алуын күреп, әнине көчләп әтигә кияүгә бирә. Әтинең дә балачагы ятимлектә үтә. 5 баланы ятим калдырып, яшьли әти-әнисе үлеп китеп, гаиләне алып бару аның өстендә була. Әни сугышка кадәр 7 бала тудыра, өчесе бишек яшендә үк үлеп китәләр.

Сугыш башланганда абыйга 9 яшь, сеңлемә 4 яшь...

Подробнее...

Сугыш елларын узган Заһирә әби

16-1896 яшенә җиткән Заһирә Сибгать кызы Басыйрова 1924 нче елның март аенда Тубыл районының Шөлген (Тачимовский) авылында туа. Бөек Ватан сугышы исеме бирелгән Заһирә Сибгать кызы 7 апрельдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль һәм 50 мең сум акча белән бүләкләнә. Сугыш елларында авыл халкының күргән михнәтләре турында ул күз яшьләре белән искә алды.

- Сугыш кырында булмасам да, авыл җирендә колхоз кырларында төрле авыр эш башкарырга туры килде. Хатын-кызлар утынын, печәнен әзерләдек, көне-төне эшләдек, ашаган ризыгыбыз үлән, кычыткан, туңган бәрәңге булды. Мин кече вакытымнан балык...

Подробнее...

Котлыйбыз, горурланабыз!

16-16Муллаш авылында яшәүче Сәхебҗамал апа Бабшановага 90 яшь тулды. Сәхебҗамал апаны котларга авыл картлары, туганнары, бала-оныклары, авылдашлары, авыл һәм Төмән районы хакимияте вәкилләре килделәр. Юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды.

Сәхебҗамал Бабшанова (Кызылбаева) 1930 елның 3 мартында Шыкча авылында Әминә һәм Абдулла Кызылбаевлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә аннан башка тагын 4 бала була. Аның балачак еллары авыр үтә. Сәхебҗамал апаның әтисе Абдулла Кызылбаев, мулла баласы буларак, 1930 нчы елларда раскулачивать ителә.

- 1931 елдан алып 1935 елга...

Подробнее...

Сугыш чоры баласы ул

16-17Гөлфара Мөхибулла кызы Камалова (Сафиева) - сугыш чоры баласы. Гаиләсе Ялутор районының Сәел авылында яшәгәннәр. Әтисе Мөхибулла Сафиев сугышка кадәр «Чкалов» колхозында тракторда эшли. Сугыш башланганда аны шунда ук ашлык басуыннан фронтка алалар. Әнисе Гөлчиян Сафиева ике яшьлек кызы һәм икенче бәбигә авырлы килеш кала. Гөлфара 1941 елның октябрендә туа. Әтисе аны күрмәсә дә, хатларда һәрвакыт сорашып тора, кызына сәламнәр тапшыра. Ул сугыштан үз гаиләсе янына кайтуына бик өметләнә.

Кече кызына нибары 4-5 ай булганда, әнисен урман кисәргә җибәрәләр. Тик ул кечкенә кызын калдырып китәргә теләми...

Подробнее...

Укытучыбызның уңышларына сөенәбез

15-5Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Тимербай кызы Хәбибуллина “Ел укытучысы-2020” конкурсында катнашты. Аның хезмәттәшләре белән уртаклашыр өчен фикерләре күп!...

Укытучы һөнәрен Ләйлә Тимербай кызы балачактан ук билгеләде. Мәктәп елларында ул “сәләтле балалар” төркеменә йөрде. Математика укытучысы Сәгыйдә Әхмәди кызы Әйткулова еш кына бу кызның «нык чикләвек» булуын әйтеп, аның акыллы, ихтыярлы гына түгел, оештыру сәләтенә дә басым ясады. Ул укытучы булды! Менә биш ел инде Ләйлә Хәбибуллина укучыларга белемгә мәхәббәт тәрбияләп, туган мәктәбендә эшли һәм билгеле...

Подробнее...

Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез

Безнең Тубылтора авылы искиткеч матур җирдә урнашкан. Авылда җирле себер татарлары яшиләр. Авылдашларыбыз рәхимле, ярдәмчел, игелекле кешеләр. Халкыбызның элек-электән килгән гореф-гадәтләре сакланып бара. Хәтем ашлары үткәрелеп тора, мөселман бәйрәмнәрендә, истәлекле көннәрендә халкыбыз актив катнаша.

Авылыбыз зур – проблемаларыбыз да зур. Берсе – авыл зиратын тимер профильләр белән читәнләргә киңәштек. Зират агач белән читәнле иде, искереп, череп җимерелеп тора, ел саен штакетникларны алыштырырга кирәк. Шул эшләрне башкарырга махсус төркем оештырдык. Сайландылар: Вахит Багишев – төркем...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836