#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бакчада язгы эшләр

* Кар эреп беткәннән соң, бакчада җир кибү белән үк агачлардагы кимерүчеләргә каршы бәйләнгән әйберләрне чишеп алырга, кәүсә һәм ботактагы кабыкны кырып чистартырга кирәк.

* Яна торган әйберләрне җыеп өяргә, аларны чәчәк ату вакытында үсемлекләрне кыраудан саклау максатында төтен җибәрү өчен файдаланырга була.

* Агач кәүсәләрен һәм ботакларын чәртәп яки акшар белән агартып чыгарга.

* Агачлардагы кибеп каткан җимешләрне кагып төшерергә һәм юк итәргә. Чөнки алар күп кенә куркыныч авырулар чыганагы булып тора.

* Агач һәм вак куакларны кисүне төгәлләргә вакыт. Киселгән...

Подробнее...

Сәгыйдә апам турында

Без Аромаш районы, Чумык авылында Хәмидулла һәм Хәйричамал Шәриповлар гаиләсендә 9 бала булып үстек. Иң зурыбыз Сәгыйдә апа 1945 елның 15 июлендә туган һәм аннан соң бер-бер артлы 8 бала  дөньяга килә. Әтиебез колхозда бригадир булып эшләгән. Әни белән әти балаларын эшкә, тәртипкә, кешеләрне хөрмәт итәргә, алдашмаска, урлашмаска өйрәтеп үстерәләр һәм шулай гөрләшеп яшиләр. Сәгыйдә апабыз авыл сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Тубылның 15нче мәктәбендә укуын дәвам итә. Аннары укырга дип Төмәнгә китә һәм  анда ул...

Подробнее...

Яхшылык җирдә калмый

Индрәй авылында 1927 елның 23 январенда Түбән Тәүде районы, Тарман авылында туган Нәгыймә Әйсатулла кызы Арипова (Таирова) яши. Котларга Нәгыймә әби янына кереп, ничек, кайда яшәүләрен сораша башлагач: “Мин күргәнне эт тә күрмәсен”, - дип башлап китте ул.

Әтисе Әйсатулла I Бөтендөнья сугышында катнашып, алты елдан соң гына әйләнеп кайта. Ул киткәч, туган апасы Сабирага 6 яшь тулган, әтисен “Герман бабам” дип әйтә торган булган. Бу якларда да әле аклар-кызыллар арасында сугыш барып, Әйсатулла кызыллар ягында сугыша. Ул 1933 нче елны мәрхүм була. Әнисе 7 бала белән (иң кечкенә энесенә бер генә...

Подробнее...

Үкенечле түгел

30 ел башлангыч классларда балаларга белем, тәрбия биргән Гайния Ибәт кызы Сөләйманова (Тимералиева) турында язасым килде.

Ул йөзләгән балаларны укырга, язарга өйрәтү генә түгел, катлаулы табигать күренешләрен, саннар эчендә исәп-хисап, шигъриятнең биремнәрен, әдәп-тәртипнең тормыш нигезе икәнлеген күңелләренә сала.

Үзенә тапшырылган укучыларын класстан класска күчереп, икенче баскычка тапшыра бара.

Уңышлы, нәтиҗәле хезмәте өчен өлкә, район грамоталары белән бүләкләнә.

Авыл халкы арасында агитатор булды, сайлау компанияләрендә  активлык күрсәтә килде, мәктәптә берничә...

Подробнее...

Россия һәм чит ил хәбәрләрә

«Кризис кемгә күбрәк зарар китерә» дип Аргументлар һәм фактлар” газетасы үзенең 5нче санында сорау куя. Үзе җавап итеп: «Кризис аркасында байларга зыян юк, ул гади кешеләргә зарар китерә», - дип яза. Монда кем гаепле, дип сорау куя.

* * *

Кешелек дөньясын кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе - этләрнең гомер озынлыгы. Соңгы күрсәткечләр буенча 1939 елда Австралиядә 29 яшендә үлгән Блюи исемле эттән соң аның яшен узган эт булмаган булса, хәзер Австралиянең Виктория штатында 30 яшьлек Мегги исемле эт табылган. Ләкин аның гомеренең озынлыгы буенча Гиннесның рекордлар китабына эләгүе икеле, чөнки...

Подробнее...

Хезмәте белән булды хөрмәтле

6-4Бөтен яктан килешкән, яраткан хезмәтен беренче урынга куеп, җәмгыять эшләрендә актив, якыннары турында кайгыртучан, бик якын кешем, 40 ел дуслык җепләрен өзмичә бер-беребезне аңлап, терәк, киңәшче булып яшәгән коллегам, якын дустым турында язасым килде.

Гөлҗиһан Якуп кызы Тубыл районы, Өстамак авылында туа. Ил өстенә ябырылган сугыш афәте һәр гаиләгә кагылмыйча калмый. Әтиләре Якуп абый дошман явына китә. Әниләре өч, биш яшьлек кызларын ятим калдырып вафат була. Кызларга әни кочагына сыенып, назын күреп үсәргә насыйп булмый. Тормыш аларны төрле яклап сыный, түземлеккә өйрәтә. Якуп абый...

Подробнее...

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

(Дәвамы. Башы “Яңарыш”ның 2014 елдагы 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, 2015 елдагы 36нчы саннарда).

Аттестат кулда. Әни белән минем киләчәк турында сөйләштек. “Улым, югары уку йортларында укый алмассың, укытырга хәлем бетте”, - диде ул. Миңа хөкүмәт исәбенә техникумга, я ПТУга керергә кирәк иде. Авылдашым Хәйрулла Сабитов Тубылда урман промышленносте буенча 1нче техник училещеда укыды. Анда мастер-десятникларны әзерләделәр. “Әйдә, безнең янга укырга кер”, - диде ул. 1956 елның көзендә мин дә пароход белән Тубылга киттем. Әмма соңга калгансың дип, документларымны кабул итмәделәр, көч-хәл белән кире...

Подробнее...

Ярдәменнән ташламый

1-5Төмән районы, Каскара авылында яшәүче Колбай Чарулла улы Мирхәйдәровка быел 4 мартта (паспорт буенча 19 декабрьдә) 85 яшь тулды. Әткәмнең бертуган энесе була. Ул безгә - туганнарыма, минем гаиләмә иң якыныбыз, ярдәмчебез, кадерлебез. Абыемның тормыш юллары җиңелдән булмады. Шулай да, аның әйтүенчә, яшь чагыннан тормыш юлларында аңа яхшы кешеләр очрады, ярдәм иттеләр. Ул аларны искә алып, һәрвакыт рәхмәтләрен белдерә. Калбай абый 1930 елда Төмән районы, Каенавылда (русча Березово) туып үсә. Кечкенә чагыннан авыл, колхоз эшләрен ачлы-туклы эшләп, картатама, картинәмә ярдәм иткән. Бөек Ватан...

Подробнее...

Балаларда иҗатка мәхәббәт уята

1-4Ямбай ял һәм мәдәният үзәгендә Раифә Кәлимулла кызы Хучахмәдова 8 елдан бирле рәсем түгәрәген алып бара, тагын да тозлы камырдан төрле әйберләр ясарга да өйрәтә. 4 төркемдә 45 бала шөгыльләнә. “Өлкә “Таң йолдызы”, “Салават күпере” һәм башка фестивальләрдә катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз”, - ди ул. Бу шөгыль белән кызыксынуның сәбәбен сорагач: “Мин элек Ямбай балалар йортында эшләдем. Анда гел төрле курслар үткәрелә иде. Шунда тозлы камыр белән таныштым. Ә рәсем ясауга мәхәббәт миңа мәктәптә укыганда ук сеңгән. Явызбы мәктәбендә рәсемнән Фәрит...

Подробнее...

Күршемнең гомер агышлары

Күршем Әнисә - сугыш елы баласы. Тормышның авырлыгына бирешмәгән, һаман алга омтылышта булган.

Әтисе Мөхәммәтазис, әнисе Гайшә апаларның 1935 нче елның салкын декабрь аенда теләп, көтеп алган кызлары туа. Гаиләдә ир бала арасында үзен ничектер саклап, яклап яшәргә өйрәнә. Әтисе өч авылның бердәнбер тәгәрмәчле тракторында эшләүче оста, мактаулы, заманы өчен бик кирәкле тракторчы була. Сугыш еллары, сугыштан соңгы бик авыр, юкчылык вакытларда Янек, Әшле, башка авыллардан килгән юлчыларны ашатмый, соранып килүче ятимнәрне буш кул чыгармый. Мәрхәмәтле җан була. Әни кеше - Гайшә апа сабыр...

Подробнее...

Онытырга тиеш түгелбез

49-8Күптән түгел илебез Советлар власте елларында һәлак булганнарны искә алу көнен билгеләп үтте. Архивларда репрессиягә эләгүчеләрнең якыннарының истәлекләре генә саклана. Алар үзләре яраларына кагылырга теләмәгәннәрдер, күрәсең. Шушы еллардагы ерткычлыкны күз алдына китерәсе дә авыр. Большевиклар халыкның соңгысын талап алып, атып үтерү генә түгел, кылыч белән башларын чапканнар. 1921нче елларда крестьяннарны шулай хөкем иткәннәр. Ачлыкка чыдый алмыйча рус, татар, зыряннар, ханты, манси халыклары советлар властенә каршы баш күтәрәләр һәм Төмән белән төньякны кушучы Тубыл юлын кисәләр...

Подробнее...

Яңа китап

49-7Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогика фәннәре кандидаты, доцент Клим Солтан улы Садыйковның “Эволюция диалектов сибирских татар: XVIII век – начало XXI века” дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Авторның бу 9 китабы. К.Садыйковның яңа китап-монографиясендә себер татарларының этногенезы, этнонимы, XVII–XIX гасырларда телнең эволюцион үзгәрешләре, тарихы тикшерелә. Автор себер татарлары телен өйрәнүгә зур өлеш керткән И.Гиганов, Н.Атнометов, В.Радлов, Д.Тумашева, Г.Әхәтов, Х.Алишина һ.б. эшчәнлегенә дә тукталып китә. Галим фәнни хезмәтендә себер татарларының тел үзенчәлекләрен төрки телләрдән...

Подробнее...

Искә алдык

30 октябрь - репрессия корбаннарын искә алу көнендә Тубылтора авылы мәчетендә халык җыелды, корбанлык суеп аш үткәрелде. Картлар арасында яшьләр, балалар булуы бик тә ошады. Алар безнең муллабыз Хәмит Хәлил улы Хәлилов белән бергә Коръәннән сүрәләр укыйлар. Артур Зөбәиров Ямбай мәдрәсәсендә укыган, Исхак Ниязов армиядән мөселман кардәшләреннән өйрәнеп кайткан һәм әтисе Измаилне өйрәткән.

Безнең арабызда шул елларда ата-анасы белән төньякка сөрелгән Оркыя Мөхәммәтали кызы Мостафина (Алеева) ул елларны елап исенә төшерде. Аларны үзләре кебек сөрелгән кешеләр белән пароходтан...

Подробнее...

Җырлыйк, дуслар, бергә!

4 ноябрь көнне Муллаш авылында “Пышны” ансамбленең концерты булып узды. Ансамбльнең 20 артистына 25 мәктәп укучыларыннан торган хор ансамбле кушылды. Җитәкчеләре Җәгъфәр Касыймов, мәдәният үзәге директоры булып Фәймә Бабшанова эшли. Фәймә апа тырышып шундый яхшы эшли. Ике ел эчендә өлкә күләмендә югары урыннар алып эшләүче ансамбль оештырылды. Ансамбль һәр бәйрәм саен авылда концерт куя.

Татар моңнарын, биюләрен һәр авыл кешесе яратып тыңлый. Авылыбызда шундый сәләтле артистлар булганга бик сөенәбез. Матур яулыклар-түбәтәйләр, күлмәкләр кигән артистларыбыз арасында 5 яшьлек...

Подробнее...

“Сандугач” килде төмәнгә

Төмән тамашачысын Әниләр көне белән котлап Ялутор шәһәреннән килгән халыкара конкурс-фестивальләр дипломанты - “Сандугач” татар халык җырлары ансамбле шәһәрнең “Төзүче” мәдәният сараеның Зәңгәр залында бик ямьле концерт тәкъдим итте. Сәхнәгә чыгучы сары төстәге милли матур күлмәкләрдән, ефәк яулыкларын үзенчәлекле итеп бәйләгән 14 хатын-кызны халык алкышлар белән каршылады. Ансамбль җитәкчесе Зөһрә Кожевникова концерт программасын Аналарны котлау сүзләре белән башлап, саф татар телендә алып барды. Гомумән, бәйрәм элекке кич утыру йоласын хәтерләтеп, бик җылы мөгәмәләдә үтте. Моңа, әлбәттә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836