#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Балачагыннан эшләргә ярата”

12-12Безнең әби - Клара Хисам кызы Галимова Ялутор районының Калмаклар авылында авыр 1941 елда, сугыш башланырга өч ай кала дөньяга килә. Ә быел 12 мартта ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әбиемнең әтисе мактаулы кеше булган, укытучы булып эшләгән, әнисе колхозда хезмәт иткән. Гаиләдә алар өч бала - олылары Рафаэль һәм ике кыз - Наҗия белән Галия (Клара) үсәләр. Әнисе иренә әйтмичә, документка Галиянең исемен Клара дип яздыра. Әмма әтисе аңа Галия дип эндәшә.

Менә шулай әби документлар буенча Клара булса, якыннары өчен Галия булып кала. Сугыш башлангач, әбиемнең әтисе фронтка алына һәм ул...

Подробнее...

Укытучы апага рәхмәтлеләр

Укытучы... Кем генә, кайда гына яшәсә дә, нинди һөнәр иясе булса да, аның тиешле һөнәргә юл күрсәтүче яраткан беренче укытучысы күңел түрендә мәңге саклана. Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова Вагай районы, Юрмы мәктәбендә 35 ел намус белән рус теле һәм әдәбиятын укыта. Ул мәгариф министрлыгы отличнигы, аның исеме Вагай районы Мактау китабына кертелгән, хезмәт ветераны.

Гөлҗиһан педагогик хезмәтен Вагай районы мәктәпләрендә башлый, ике елдан соң тормыш иптәше Закир Закиров белән Юрмы мәктәбенә киләләр. Рус теле укытучысы буларак, Гөлҗиһан фәнен яхшы үзләштерсеннәр өчен дәресләрен заман...

Подробнее...

Рәхмәт сиңа

Кышкы салкын 12 февраль көнне Фатыйма апа белән Әбдүк абый Фәтхуллиннар гаиләсендә, зарыгып көткән малай урынына икенче бала – кыз дөньяга аваз сала. Кызчыкка Майнур дип исем кушалар.

Дүрт баласын калдырып, яшьли, Фатыйма апа каты авырып, бакыйга күчә. Барлык авырлык Майнур өстенә кала. 7 яшьлек кыз бер ярым яшьлек энесен көне-төне үзе карый: сөт юк, ашарга булмаган вакытта, кара каты икмәкне суга җебетеп, чүпрәккә урап, имезергә бирә; өйдәге барлык эшне кызчыкка эшләргә туры килә: кер, идән, табак-савыт юарга, ау ясарга, коедан су алып кайту, утын кертеп мич ягу, бу эшләрне ул тырышып...

Подробнее...

Катангуйга кайткандай булдым

7-5Күп еллар өлкә газетабыз «Яңарыш»ны яздырам, кызыксынып һәр санын укып барам. Яңа елның дүртенче санында Нурия Гадиева язган “Апам кебек якын ул” дигән мәкалә мине балачак елларым узган Катангуй авылына алып кайтты. Мин сигез яшемә кадәр бу авылда яшәгән әбием Фазилә Маликовада тәрбияләндем. Бик еш әбиемдә кунакта да була идем. Рәйхан Риза кызы миннән дүрт яшькә олырак иде. Өйләребез бер ишек алдында булганга, бергә уйнап, аралашып үстек. Ул кече вакытында да бик ярдәмчел, аралашучан, оештыруга сәләтле, тырыш, җитез кыз иде.

Рәйхан ул вакытны мәктәптә укыган, ә без кечерәкләр. Өйдә...

Подробнее...

Юбилеең белән, Гөлҗиһан апа!

Тубыл шәһәрендә яшәүче, мәктәп тарихын саклаучы, лаеклы ялдагы ветеран укытучы Гөлҗиһан Якуб кызы Закированың 18 февральдә юбилейлы туган көне – 80 яшь тула. Тумышы белән ул Тубыл районы, Өстамак авылыннан.

Сугыш чоры баласы булса да, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән авырлыкларга карамастан, уку кирәклеген аңлап, 15 нче урта мәктәпне тәмамлап, Тубылда Д.И.Менделеев исемендәге педагогия институтына укырга керә. 1965 елда филология бүлеген тәмамлап, Вагай районында укытучы хезмәтен башлый. Нинди катлаулы юлга баруын аңлап атлый.

1957 елда Индәр мәктәбенә Тубыл педучилищесын тәмамлап...

Подробнее...

Кыярны иреә чәчәм

Кыярны март азагында чәчәм. Ул күчереп утыртуны яратмый. Минем ысул тамырларга зыян китермичә күчерү мөмкинлеге бирә.

Кыяр “чүлмәк”ләрен ламинат астына җәя торган материалдан (подложка) ясыйм. Төзелеш кибетләреннән таба аласыз, аның белән суыткыч, кер юу машиналарын да төрәләр.

Подложканы 15 см киңлектә, 50 см озынлыктагы тасмаларга кисеп, маляр скотчы белән ябыштырырга (төпсез чүлмәк ясыйбыз). Мондый чүлмәкләрне аслыкка урнаштырырга туры киләчәк. Бу үлчәмдә ясаганда, ул бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләргә кую өчен таман булачак. Беренче мәлдә үсентегә зур савыт кирәкми, шуңа чүлмәкнең...

Подробнее...

Сабыйларга бәйрәм ясадылар

4-8Каскара авылында яшәүчеләр (авылның иске өлешендә) уртак көч белән балалар өчен агачтан тау төзеделәр, яктырткычлар куйдылар, кардан Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел символы - Үгез сыннарын ясадылар, ә ачылу тантанасын Яңа ел алдыннан, 26 декабрь көнне, пылау, кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән үткәрделәр.

Бәйрәм ачылышына 50гә якын бала һәм аларның әти-әниләре җыелды. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга бүләкләр тапшырдылар.

Халык үз ишегалларын Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мөстәкыйль бизәргә ярата. Тик монда барлык кеше өчен дә актив ял итү урыны булдырырга уйлаганнар.

-...

Подробнее...

“Үрнәк алып яшәдек”

Тархан авылында туганнарым Асия Тимергали кызы һәм Раил Абделхәер улы Шәяхмәтовлар матур тату гаилә корып яшиләр. Яшьлек еллары туган авылларында үтте, Асия апа Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән, Раил абый - Тарханда. Икесе дә бер сыйныфта укып, зурайгач, Асия апа, Тархан авылына клуб мөдире булып эшләргә килә. Озакламый Раил абыйга кияүгә чыга. 2 кыз - Венера белән Лениза һәм уллары Рамил туалар. Яшь вакытларыннан күп хайван тотканнар, бакчада бәрәңге утыртып, аны сатып, акча эшләгәннәр. Икесе дә нык тырыш. Бергәләп урманга җиләк-җимеш, гөмбә җыярга йөриләр.

Җәйге ялларында...

Подробнее...

Исемем матур, кемнәр куйган?

Мин туган еллардан бирле татар журналыннан алынган бер бит язма йөри. Исеме “Гайнелхәят чишмәсе,” авторы - Мәхмүт Әхмәтҗанов. Ул аны Татарстан халык язучысы Нәкый Исәнбәт сөйләве буенча язган. Журналның исеме дә, ничәнче ел икәне дә билгесез. Анда язылган тарихи мәгълүматлар күп. Мин чишмәләр турында гына язам. “Урал тавының күкрәгеннән биш чишмә ургылып агып торган сулары җәен салкын, кышын туңмаган. Нәкый Исәнбәтнең балалык еллары Нәсибаш авылында үткән. Чишмәләрнең берсен, шул авылда яшәгән Гайнелхәят мөгәллимәнең өй яныннан агып торганга, “Гайнелхәят чишмәсе” – дип әйткәннәр. Аның суын...

Подробнее...

Илдар Гыйльметдинов: “Туган телләрне саклауга һәм өйрәнүгә бердәм алым кирәк”

Россиядә туган телләрне саклауга һәм өйрәнүгә бердәм алым кирәк. Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов журналистларга шундый фикер әйтте.

«Мин берничә тапкыр әйттем, туган телләрне саклау һәм өйрәнү өлкәсендә бердәм алым, гамәлләрнең комплекслы планы кирәк, — диде спикер. — Мәгариф, мәдәният, мәгълүмат технологияләре, башка юнәлешләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында төгәл язылган булырга тиеш. Минемчә, без мондый документ әзерләүдә катнашачакбыз».

Гыйльметдинов сүзләренчә, татар федераль милли-мәдәни автономиясе тел...

Подробнее...

Авылыбыз кибетчеләре

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында ике кибет эшли иде, ябылдылар. Берсе - Татьяна Гисматуллина кибете, иренең сәламәтлеге аркасында эшләүдән туктады. Хәзерге көндә Тарман авылында яшәүче Бухарин кызы Гүзәл Әминованың шәхси кибете эшли. Анда нәрсә телисең, шуның барысы да бар, кирәк әйберне заказлар белән алдырып була. Бу кибеттә Светлана Коновалова кызлары – Лена һәм Виктория сату итәләр. Кызларның икесе дә сатып алучыларга караңгы чырайларын күрсәткәннәре юк, киресенчә, ачык, мөлаем йөз белән каршы алалар.

Кешеләр алданудан курыкмыйча, кибеткә ышаныч белән барып кайталар...

Подробнее...

Хөрмәтне хезмәте белән яулаган

(Илебезгә бәреп кергән фашист Германиясе белән сугыш балачагын өзгән сабый турында язам)

“Улым, тор, кояш чыгып килә, эшкә барырга вакыт җитте”, - дип иртә таңнан баласын уята Гани Хәкимов. Бу эшчегә бары 6 яшь була. Малайның тагын бераз йоклыйсы, күргән төшен дәвам итәсе килә. Гәүдәсе әле берничә сәгать ат башында селкенеп барганнан соң, рәтләп ял да итеп өлгермәгән.

Камил Хәкимов 1935 елның сентябрендә Яркәү районы, Югары Бихтәр авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл үзенең бай пристане белән дан казанган. Елга транспорты ул заманнарда утын белән ягылган. Хезмәт яратучы авыл...

Подробнее...

Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмыйк

Озакламый Яңа 2021 нче елны каршы алачакбыз, Ин ша Аллаһ. Бу инде, үзенә бер төрле, үткән елыбызга отчет-нәтиҗә, эшләребезгә, еллык хезмәтебезгә бәя бирү булса, ә инде икенчесе - киләсе елга нинди планнар, хыяллар белән керәчәгебез турында фикерләшү һәм ныклап хәзерләнү дип әйтергә була.

Әлбәттә, кызганычка каршы, дистәләгән еллар, атеизм чорында яшәп, безнең халык, башкалар белән бергә ошбу яңа елны каршылау бәйрәмен өстәл артында исерткеч эчемлекләр белән мавыгып үткәрә. Дөрес, бөтенесе алай дип әйтеп булмый, шулай да бик күпләр алданып, ошбу бәйрәм көннәрендә исереклек нәтиҗәсендә төрле...

Подробнее...

Күршеләр

51-5Өч кызның ваемсыз, рәхәт балачагы Тубыл районының Олы Кундан авылында узды, аларның берсе Күкрәндедән иде. Шунда белем алдылар, кияүгә чыктылар. Барысы да бер авылда гаилә тормышын башлап җибәрделәр. Хәзер алар Вагай районының Кече Кундан авылында яшиләр. Рәшидә Кәримова – сигез, Майкамал Бугаева – алты, Рабита Корманова биш бала тәрбияләп үстерделәр.

Бу әниләрнең язмышы охшаш: алар гаиләдә бәхетле, балалары сәламәт, ирләре - хезмәт сөючән, кайгыртучан. Хуҗалыклары хәлле, барысын да үз куллары белән эшли беләләр, зур өйләр салып кергәннәр. Гаилә башлыклары «Фрунзенский” совхозында...

Подробнее...

Сыйныфташларым турында

51-61990 елга кадәр Аксурка мәктәбе сигезьеллык була. Ул 1966 елда ачылган. Без яңа мәктәпнең беренче укучылары булдык. Элегрәк чордашларым, башлангыч мәктәпне тәмамлап, Курьеда укуларын дәвам итәләр иде. Көзен елга трамваенда йөрделәр. Кышын 20 чакрым араны җәяү үтәләр иде.1965 елда Крапивино башлангыч мәктәбен тәмамладым. Аннары бишенче сыйныфта бер чирек Курье урта мәктәбендә укыдым. Көзге каникулларга без өйгә җәяү кайттык, шуннан соң укуымны калдырдым.

Әти киләсе елда Аксуркада яңа мәктәп ачылачак һәм анда укуны дәвам итәргә мөмкин булачак, диде. Менә шулай эшләдем дә. Яңа Аксурка...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836