#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин әһелләре музейда

2-4Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Әл-Манар» (Маяк) волонтерлык хәрәкәте вәкилләре Төмән районы, Боровский поселогының «Родонит» мәдәният һәм ял үзәгенең туган якны өйрәнү бүлегендә булдылар.

Кунакларның килү сәбәбе – татар җәмәгатьчелегенең танылган вәкиле Минзат Ибәтуллин җитәкчелек иткән бүлектә борынгы мөселман китаплары саклану иде. Минзәт әфәнде тырышлыгы белән 80 берәмлек борынгы мөселман дини әдәбиятын җыеп реставрацияләүгә ирешкәннәр. Җыелган материал арасында - урта гасыр мөселман дин әһелләренең иске татар, госман, гарәп һәм фарсы телләрендәге фундаменталь хезмәтләре...

Подробнее...

Тигез гомер итү серләре

2-5Тубыл шәһәрендә үрнәк итеп сөйләрлек Мәҗитовлар гаиләсе 40 ел гаилә кыйммәтләрен саклап, тату гомер итәләр. Бу шатлыклы вакыйга турында гаилә хуҗасы Октябрист Чаппар улы: “Бәхет нәрсә ул дип сорасалар, мин: хатынымның, кызларымның, оныкларымның сау-сәламәт булуларында, тигезлектә, татулыкта яшәүләрендә», - дип әйтер идем. Тормыш иптәшем Фирдәүс шәһәрдә туып-үскән, шәһәрнең 1 нче мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутында белем алган.

Аннары шәһәрнең балалар йортында 36 ел укытучы һәм тәрбияче булып эшләп, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыкты. Гомер сукмагым, яшьлек елларым күз...

Подробнее...

Бала тугач корбан чалу мәҗбүриме?

Шунысы шатлыклы, әби-бабаларыбыз башкарган төрле матур йолалар безнең тормышыбызда торган саен зуррак урын ала бара. Яшь әти-әниләр дә гаилә учагы тергезгәндә, бала туганда башкарыла торган йола-гадәтләрне яңадан торгызырга тырышалар.

Шундый йолаларның берсе – бала тугач корбан чалу. Ул бала сау-сәламәт үссен дигән ният белән чалына. Бу йола турында төгәлрәк итеп безгә «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин сөйләде.

– Шуны аңларга кирәк: бала тугач корбан чалу – мәҗбүри гамәл түгел. Әгәр кеше моны эшләмәсә дә бернинди гөнаһ булмый. Ул бер саваплы эш...

Подробнее...

Бала тугач – 40 көн...

Бала туу – үзе зур шатлык. Өйдәге һәркем нәни кеше тирәсендә бөтерелә. Әни кешене зур җаваплылык хисе биләп ала. Сабыеның һәр сулышы мөһим яшь әнигә, һәр үзгәрешен тоемлап барырга омтыла ул.

Бала тугач, медицина күрсәтмәләре белән бергә әби-бабайлардан калган гадәт-йолаларны үтәү дә мөһим. «Бала туганнан соң кырык көн» дигән сүз бар халыкта.

40 көн буена баланы үзен генә калдырырга ярамый.

Җен алыштырмасын, дип шулай эшләнә. Әгәр баланы үзен генә калдырырга туры килсә, мендәре астына кайчы, пычак, көзге салалар. Бу гадәт «кайчы җен-пәринең юлын кисә, җен үзен көзгедән...

Подробнее...

Янгыннан саклану өчен дога

Янгыннан һәм бүтән бәла-казалардан саклану өчен, шушы доганы укып, Аллаһтан сорыйлар.

“Аллаһүммә инни әгузү бикә минәт-тәрадди үәл-һәдми үәл-гаракый үәл-хәрикъ, үә әгузү бикә ән йәтәхаббәтаниш-шәйтанү гыйндәл-мәүт, үә әгузү бикә ән әмүтә фи сәбиликә мүдбира, үә әгузү бикә ән әмүтә ләдига”.

Мәгънәсе: “И Аллаһ! Егылып төшүдән, җимереклекләр астында калудан, суга батудан һәм янгыннан Сиңа сыенам. Һәм дә үлем килгәндә шайтанның мине юлдан яздыруыннан сыенам, Синең юлыңда йөргәндә чигенеп үлүдән сыенам һәм дә чагылып үлүдән сыенам”.

“Иман нуры

Подробнее...

Дин юлына басканына 30 ел

50-4Аллаһы Тәгалә кешене төрле юллар белән дингә алып килә. Тубыл шәһәренең тарихи мәчете хәзрәте Уразмөхәммәт Бариев бала чактан әнисе Сания Әсхәт кызының (мәрхүмә) намаз укуын күреп үсә. Бариевлар гаиләсендә сигезенче бала булып туган Уразмөхәммәт тә дин юлына баса, апасы Рәйханә намазларын калдырмый. Аларның гаиләсе Вагай районының Аксурка авылыннан Тубыл шәһәренә күченеп килгәннән соң, Уразмөхәммәт унбишенче мәктәптә укый, мәктәпне тәмамлап, ул әкренләп дин белән кызыксына башлый.

1999 нче елны Коръән укырга өйрәнә. “Әбделмәҗит хәзрәт Алеев (мәрхүм) шәһәрдә дин дәресләрен оештырган иде. Мин гарәп...

Подробнее...

Хөрмәтле судья һәм имам

50-2Төмән өлкәсе арбитраж судының отставкадагы судьясы Рифгать Сәйфуллин вафат булганга да 19 декабрьдә бер ел була.

Төмән өлкәсе арбитраж суды коллективы Рифгать Фәттах улын, үз эшенең остасы, югары квалификацияле судья, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, дип бәяләде.

Рифгать Сәйфуллин 1936 елның 10 июлендә Төмән шәһәрендә туа. 1963 елда хокук белеме белгечлеге буенча Свердловск юридик институтын тәмамлый.

Юридик һөнәр буенча хезмәт эшчәнлеген 1964 елның мартында Кемерово өлкәсендә башлый.

1972 елда ул Төмән шәһәренә әйләнеп кайта һәм Төмән шәһәр суды судьясы, «Тюменьгазификация» оешмасы юрисконсульты, «Главтюменьгазпром»да...

Подробнее...

“Ихлас” мәчетенә гөмбәз урнаштырдылар

50-3Ханты-Мансийск-Югра Диния нәзарәте ярдәме белән Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырылды.

Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов әйткәнчә, татар һәм таҗик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шәһәр мөселманнары әлеге истәлекле вакыйганың шаһитлары булган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчетне «Нижневартовск шәһәренең 1 нче мөселман дини оешмасы» төзетә, ә подрядчы оешма — «ООО «Контакт».

Мәчет Нижневартовск шәһәре яр буенда төзелә. Бина 500 кешегә исәпләнгән. Бу шәһәрдәге өченче мәчет булачак...

Подробнее...

Изге эшләр башкарырга волонтерлар чакырабыз

“Әл-Манар” (маяк) волонтерлар хәрәкәте Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков хәер-фатихасы белән оештырылды.

Беренче оештыру җыелышы 30 ноябрьдә узды, анда Төмән шәһәре һәм Төмән районы мөселман җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары чакырылган иде.

Яңа оешманың җитәкчесе итеп Төмән шәһәренең «Яңавыл» мөселман дини оешмасы рәисе Әмир хәзрәт Галеев, урынбасары итеп - Төмән районының Талымхан авылы җирле мөселман дини оешмасы советы, Төмән өлкәсенең «Хиләл» мөселман яшьләре ассоциациясе әгъзасы Раил Бәширов сайланды; мәгълүмати эш өчен җаваплы итеп колледж студенты Гөлсия...

Подробнее...

Мәүлидне хан мәчетендә бәйрәм иттек

45-5Рабигуль-әүвәл - Мәүлид ән - Нәби - сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең туган ае, көннәрендә якын дустым - Мөдәрис Шәрифулла улы Юлдашев белән ерак сәфәрдә - Кырым ярымутравының Евпатория шәһәре мәчетендә оештырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашу бәхетенә ирештек.

«Җомга җәми» хан мәчете 1552 елда Дәүләт Гәрәй I хан дәверендә Кара диңгез буйларында барлыкка килә. Мәчет төзелеше Бөек Сөләйман патша - Төркия солтанының баш архитекторы Синан тарафыннан төзелә. Ошбу, искитәрлек матур, сокланырлык Аллаһ йорты бүгенге көндә бөтен шәһәргә нур сибеп, аны бизәп кенә тора.

Ул гына да түгел, Бахчасарайга...

Подробнее...

Коронавирус күмәкләп җыелуларга киртә куйды

Быел июнь аенда Түбән Тәүде районы, Канчәбер мәчетенең төзелеп, эшли башлавына 10 ел тулды. Шушы зәхмәтле авыру сәбәпле, 10 еллык юбилейны мөселманнар үткәрә алмадылар. Мәчетне төзүне авыл мулласы Низам Камалетдинов белән Вәдыйкҗан Мөхәммәтшин башлап җибәрделәр. Башта авыл кырыендарак нигез салдылар, соңыннан авылның уртасындагы иске мәчет янында төзеделәр. Вәдыйкҗан ике малае: Руфат, Рөстәм белән агачларны урманнан Петрунькино авылына ташып, пилорамада брусларга чыгарып, алып кайттылар. Мәчет төзүгә Маркс Аппасов та булышты, ләкин мәчетнең ачылуын күрә алмады, вафат булды, ә муллалары Низам...

Подробнее...

Мәктәптә балалар хәләл ризык ашыйлар

45-3Төмән районының, Индрәй урта мәктәбендә укучылар хәләл ризык ашауга күчтеләр.

Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм): «Кешенең карынына хәрам керсә, 40 көн буе кылган догасы, укылган намазы кабул булмас», - дип әйтә.

Һәм дә инде хәрам ит ризыклары кеше организмына зыян сала. Чөнки хәзерге заман галимнәре дуңгыз итенең һәм мөселманча чалынмаган итләрнең составында зыянлы матдәләр барлыгын фәнни яктан да ачыкладылар.

Бу турыда мөселманнарга гына түгел, күпләргә таныштыр дип уйлыйм. Индрәй татар авылы булгач, монда яшәүчеләр арасында мөселманнар күп. Әлбәттә, мөселман гаиләләрендә яшәүче балалар мәктәптә кайнар аш ашаудан...

Подробнее...

“Халыкка иман, дуслык китерсен”

Узган гасырның 90 елларында атеизмның тар-мар килүеннән соң, Төмән районы, Ямбай авылында мәдрәсә ачылды.

СССРның таркалуы алдыннан 1990 елның көзендә Ямбай, Турай авыллары халкы мәчет ансамбле каршында мәктәп-мәдрәсә ачуны сорап хат язды. Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемен йөрткән мәчеттә ул заманнарда районның сәнгать мәктәбе урнашкан була.

Мөселманнарның үтенечен тыңлыйлар. Тиздән мәчет-мәдрәсәдә Коръән сүрәләре яңгырый башлый. Беренче укучылар - Омск өлкәсе Усть-Ишим районыннан 17 яшьлек Рөстәм Яхин, Абдулла Бухарин, яше буенча аларга әти урынына туры килүче Таһир Шәхиев...

Подробнее...

Коръәнне ертучыларга җәза булган җир тетрәү

1999 нчы елның 7 нче ноябрендә Төркиядә коточкыч җир тетрәү була. Төркия хөкүмәте яшереп калырга теләсә дә, җир тетрәүдә булган гаҗәп хәлләр басмага чыккан. Чөнки Аллаһы Тәгалә һичбер вакытта да афәт җибәрми, әгәр халык бозыклыкның чигенә чыгып җитмәсә. “Шәйхан” дигән Иран гәзите хәбәр итүенчә, Төркиянең хәрби базасында ярым шәрә кызларны биетеп бәйрәм үткәрәләр. Бәйрәмдә 3 мең хәрби катнаша, шулай ук Израиль һәм АКШтан да кунак итеп югары офицерлар чакырылган була.

Бәйрәм кызуына җиткәч, төрек генералы мөселман булган өлкән лейтенантка Коръән тоттырып укыта һәм ул Аллаһының...

Подробнее...

Кайгырма

Һәр төшенкелеккә бирелүчегә...
Һәр кайгы кичерүчегә...
Һәр фәкыйрьгә....
Һәр авыруга...
Һәр сыналучыга...

Кадерле туганым, чын йөрәктән сиңа күркәм сүзләремне юллыйм. Бәлки, Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан азаларыннан (авыртуы) соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул Ишетүче һәм догаларга Җавап бирүче.

Кайгырма: тәкъдир үзгәрми, язылган булмый калмый, каләмнәрнең карасы кипкән, битләр ябылган, синең кайгыруың бернәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми.

Кайгырма: кайгыру югалтканны кайтармый, җанны чыкканны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836