#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатын-кыз бәхетле булганда

Аны барыбер тоясың – аңардагы кайбер билгеләр бу хакта үзләре үк сөйли. Аларны күрә белергә генә кирәк.

Менә ул билгеләр:

1. Бәхетле хатын-кыз үзенең тышкы кыяфәтеннән канәгать.

Буй-сыны идеал булмаса да, үзенең тышкы кыяфәтендә ниндидер зур булмаган кимчелекләр барын белеп торса да, мондый хатын-кыз үзен һәрвакыт королева итеп тоя.

2. Бәхетле хатын-кыз гел елмая.

3. Бәхетле хатын-кыз көнләшми.

4. Бәхетле хатын-кыз авырлыкларга җиңел караячак.

5. Бәхетле хатын-кыз һәрвакыт матур күренә.

Ул хәтта буянмаса да, аның йөзе...

Подробнее...

50дән узган гүзәл затларга 9 киңәш.

Илленең аръягында тормыш бар микән, дисезме? Ничек кенә бар әле! Кызыклы тормыш икән бит биредә. Шулай да чаманы онытырга ярамый. Бу уңайдан Голливуд йолдызы Эллен Баркинның киңәшләре бик тә ярап куяр.

1. Сезнең чәч озынлыгы умрау сөяге буеннан узып китәргә тиеш түгел.

2. Әгәр тәнегез ак түгел икән, кызыл помада сезгә килешмәс. Ул картайта.

3. Әгәр берәр чарага барсагыз, зәңгәр джинс тукымадан тегелгән кием кияргә кирәкми (ә менә кара джинс яраклы).

4. Тезләрегезне ачмагыз. 20 яшьлек кызлар белән ярышырга тырышмагыз. 40 яшьтән соң хатын-кызның матурлыгы чишенеп йөрүдә...

Подробнее...

Никах – ике яшьнең килешүе

7-6Төмән өлкәсенең мөселман дини идарәсе офисында бик матур йолада катнашырга туры килде. Мисыр егете Әхмәд Эльшан белән Дагестан кызы Салтанат Гаджиева Аллаһы Тәгалә кушканча гаилә кордылар. Никах йоласын Әмир хәзрәт Галеев башлап җибәрде. Ул каршында утырган кияү һәм кәләшкә никахның әһәмиятен, ир белән хатынның гаиләдә тоткан урынын, дәрәҗәсен, бурычларын аңлатты. Бер-берсен яратып, ихласлык белән бердәм тормыш корырга теләк белдергән егет белән кызның төп максаты – бәхетле һәм үзара мәхәббәт, мәрхәмәт белән тулган чын мөселман гаиләсен төзү, иманлы балалар тәрбияләп үстерү.

Никах кешенең...

Подробнее...

Кызлар ни өчен ялгыз?

Кияүгә чыгу – тормышта әһәмиятле адым. Шуңа күрә монда хисләр генә түгел, акылны да эшкә җигәргә кирәк. Монда бер конфликт туарга мөмкин: әйтик бер кыз стереотиплар буенча яшәүчеләр кебек үк, бай кияү турында хыялланырга тиеш ди. Ә ул яраткан кеше андый ук хәлле түгел. Ул шуңа борчылып, тәмам газапланып бетә. Мондый хәл булмасын өчен сез тагын бер кат үзегездән сорарга тиеш: мин нигә кияүгә чыгарга телим? Миңа ирем башкалар каршында мактанырга кирәкме яки мин сөйгән кешем янында бәхетле булырга телимме?

Егет кияүгә чакырмый икән, моның да сәбәбе бар. Ул өйләнергә теләми икән, димәк...

Подробнее...

Егетләр, исегездән чыгармагыз!

Бер төркем ир-ат барда сыра эчеп утыралар. Шул чак берсе икенчесенә гаҗәпләнеп:

- Кара әле, бүген синеке нигәдер сиңа шалтыратып йөдәтми дә. Афәрин! Димәк, акылга утырткансың үзен! Ә бит тыныч кына утырып сөйләшеп тә булмый иде. “Кая син?”, “Ни эшлисең?”, “Кем белән?”– дип минут саен шалтырата, я СМС артыннан СМСлар җибәрә. Ә бүген - тыныч... Прогресс, - дип, җилкәсеннән какты дустының.

- Әмма бүген синеке минут саен шалтыратып, юк-бар белән башыңны катыра. Кара, әнә, тагын шалтырата, - дигәч, Айрат телефонын алып, тыныч кына тыңлаганнан соң: “Тагын нәрсәләр сөйлисең? Мин - сине...

Подробнее...

Синеке бер генә булсын!

Шагыйрьләр, язучылар белән бер очрашуда миңа берәү: “Олы яшьтә мәхәббәт турында язу килешер микән?” - дигән иде. Гаҗәпкә калдым, тик күпне күргән һәм дәрәҗәле кешеләр алдында бу сорауга үземнең җавабымны бирергә һәм аңлатырга килештермәдем. Без, нигездә, яшьләр - улларыбыз вә кызларыбыз да укысын дип тырышабыз түгелмени?! Икенчедән, күрәсең, мәхәббәтнең яше юк икәнен белми бу бичара. Сүз бит ...70, 80 яшьтә өйләнешкәннәр турында түгел ләбаса!

Ир кешеме ул, хатын-кызмы, берәү дә “салам арасыннан” чыкмаган... Һәркемнең дә яшьлеге, беренче саф хисләре, парланышып тормыш корулары, йөрәк...

Подробнее...

Кайсы парлар бергә озак яши алмый?

1-4Астрологлар, кайсы йолдызлыкта тууларына карап, аерылышу ихтималы зур булган парларны атаган.

Капма-каршы әйберләр үзара тартыла дигән принцип һәрвакытта да эшләми. Киноларда, әкиятләрдә бер-беренә бөтенләй дә охшамаган ир белән хатын-кызның гаилә корып матур итеп яшәве турында күп языла, ә менә чын тормышта бу күпкә катлаулырак. Астрологлар әйтүенчә, парларның бергә озак яши алу-алмавын кайсы йолдызлыкта туган булуларына карап та билгеләп була.

Кучкар белән Арысланның ныклы гаилә кору шансы азрак. Алар арасындагы мәхәббәт беренче конфликтка кадәр генә яши...

Подробнее...

Ике ут арасында

- Сөйгәнем белән берничә ел очрашып йөргәч, мин аның өйләнгән кеше икәнен, кызы үсеп килгәнен белдем, - дип башлады сүзен Гөлия. - Авырлы икәнем ачыкланмаса, бу хакта, бәлки, белмәгән дә булыр идем әле. Илсур аны шул хәтле яхшы яшерә алган, үзем дә шаккаттым. Алданрак белгән булсам, ул кадәр тирәнгә кермәс идем дә бит, шундук араларны өзгән булыр идем. Ә йөрәк астымда яңа җан тибенгәч, нишләргә дә белмәдем. Баланы төшертәм дип баргач, табиблар кире борды. Сәламәтлегемә куркыныч яный, диделәр. Шулай итеп, баланы табарга карар кылдым.

Илсур белән мөнәсәбәтләребез яңа төс алды. Ул...

Подробнее...

“Уйнаштан тапкан идең бит син аны!”...

Гомере буе ялгыз яшәгән кешеләргә карыйм да, бүгенге көнемә шөкер итәм. Әле дә ярый янәшәмдә сөйгән ирем, ике балам, күрше йортта гына яшәүче әнием бар дим...

Ялгызлык белән көрәшеп яшәүдән дә бигрәк парлы ялгыз булып яшәү кыендыр ул. Алар кебек. Хәер, яшиләр бит әле! Авыл халкы тел-теш тидерсә дә, үз көннәрен үзләре күрәләр...

Авыл тормышы шундый бит инде ул, синең турында берәр сүз чыкса, авылның бер башыннан икенче очына кадәр барып җитә дә, кибеттәге гайбәтче апаларың телендә туктала. Ә икенче көнне тагын да күпертелеп, шул сүз синең үзеңә килеп җитә. Шаклар катасың!.. «Матур яшибез...

Подробнее...

Саклана күр үбешкәндә, саклана күр...

Пандемия чорында үбешү дә бик куркыныч. Икенче ел инде пандемия һәм аңа бәйле чикләүле тормыш дәвам итә. Әлеге афәт бөтен өлкәләргә дә үтеп кереп, тормыш агышын башка төрлегә үзгәртеп, үзенең эзен калдыра бара. Тагын нәрсәләр булып бетәсе әлегә билгесез.

Кулларны ешрак юа башладык инде ансы, адәм баласы әзрәк җыйнаклана төште. Теләсә нәрсәне тотып-капшап карау теләге дә юк, кулга-кул бирешмичә генә исәнләшеп, кыргыйларча борын очларын тидерешеп кенә үбешә дә башласак... Саклану чаралары һәр очракта, бөтен җирдә булырга тиеш. Интим өлкәсе элек тә төрле чирне тарату өчен иң кулае иде, ә ишек...

Подробнее...

“Минем өчен син чираттагы уенчык кына…”

46-5Ләйсән Ялта шәһәрендә туып үсте. Кызга 15 яшь булганда, аның гаиләсе Санкт-Петербургка күченде. Җылы яктан дымлы, яңгырлы шәһәргә күчүне бик авыр кичерде балалар. Дуслары, иптәшләреннән аерылу да җиңел булмады аларга.

Быел, җәйге ялында Ләйсән туган шәһәренә кайтырга булды. Күпме хатирәләр, истәлекләр белән бәйләнгән ул шәһәр! Одессаның һәр урамында, һәр тыкрыгында Ләйсәннең шаян, эчкерсез бәхетле балачак эзе калган. Ә диңгез! Башларны әйләндерә торган, күңелләрне мең кат айкый торган диңгез турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгелдер…

Ялтага кайтуының тагын бер күңелне...

Подробнее...

Курорт романына нокта куярга җыеналар

Курорт романына нокта куелачак, чөнки Төркиягә кияүдәге хатын-кызларны гына кертәчәкләр?

Кияүдә булмаган хатын-кызларга Төркиягә баруны тыярга телиләр. Әлеге тәкъдим белән чыккан Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов фикеренчә, төрек ир-атларыннан зарланучылар күп, ул илдә спиртлы эчемлекләр дә сыйфатсыз икән. Депутат сүзләренчә, россияле хатын-кызлар төрек ир-атларының игътибарыннан эреп китүчән. “Төрекләр аларга олы мәхәббәт хакында җырлар җырлый, аннан соң уртак бала – әлеге әти кешенеке, ә хатын-кыз хокуксыз булып кала”, – дигән Милонов. Беркая да бармаганда беркем дә аларның башын...

Подробнее...

Ирләр күзләре белән ярата...

Галимнәр әйтүенчә, гашыйк булган мәлдә ир-егетләрнең баш миендә күрү өчен җаваплы булган зоналар активлаша. Димәк, ирләр – күзләре белән ярата дию чынбарлыкка туры килә икән.

Хатын-кызларда исә хәтер белән бәйле зоналар активрак эшли башлый: инстинкт партнерның гадәтләрен һәм тәртибен берничә атна эчендә истә калдыра. Аннан исә алынган информацияне анализлап, барсын да бизмәнгә салып үлчәү өчен хәтергә урнаштыра. Шуңа күрә гүзәл затлар романның тәүге фазасын бар нечкәлекләре белән истә калдыра икән.

“Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подробнее...

Аерылышулар саны арткан

Быел Россиядә өйләнгән парлар аерылышуы буенча яңа рекорд куелган. Узган ел белән чагыштырганда, ил буенча аерылышулар саны 44%ка кадәр арткан.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин (Казан шәһәре) фикерен тыңлап китик әле:

- Бөтен проблеманың да төп сәбәбе – иман бетүдә. Иман беткәч, кеше үзенең нәфесе, рәхәте белән яши башлый, ягъни аңа гына әйбәт булсын, аңа гына рәхәт булсын. Гаилә тормышында миңа гына рәхәт булсын дип яши башладыңмы, димәк, бу тормыш таркалачак. Чөнки гаиләдә үзеңне түгел, хатын – ирен, ир - хатынын, икесе дә балаларын уйларга, кайгыртырга тиеш. Элек бер-берләрен яратмасалар...

Подробнее...

Ялган бәхет

Рәнифә белән ел буена бер түбә астында, уртак ятакны бүлеп яшәсә дә, Гадел бу уртак “түбә астының” гаилә рәвешле оямы, түгелме икәнлеген әлегә хәтле белми.

Тапканнарын уртак бүлешеп, бер үк уй-хыял белән, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрендә аңлашып яшиләр кебек. Рәнифә ничектер, ә Гадел, паспортында “өйләнгән” билгесе тормаса да, үзен аның ире дип саный. Рәнифә, төрле сәбәп табып, ЗАГСка барып язылышып кайтуны һаман да суза килә.

“Мин сиңа туйлап, матур итеп тормышка чыгасым килә!” − ди. Үзенчә аның хаклы икәнлеген Гадел аңламый түгел. Тик әзме-күпме җыелган акчаларын туйга тотасы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836