Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
15 февральдә Түбән Тәүде мәдәният йортына Түбән Тәүде районының Киндерле, Чугунаево, Канчәбер, Түбән Тәүде, Тарман, Кыскыркүл, Урманбаш авыллары өлкәннәре, балалары җыелдылар. Бу көнне район мәдәният идарәсе, татар милли-мәдәни автономиясе, Түбән Тәүде мәдәният йорты тарафыннан район балалар һәм өлкәннәр үзешчән сәнгать коллективларының “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате”, фольклор фестивальләренең смотр-конкурслары үткәрелде.
Бинаның фойесына керү белән мәдәният йортлары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган декоратив-кулланма сәнгать буенча күргәзмә җәлеп...
Бу сүзләрнең барысы да “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда аның “Туган як әдәбияты” исемле тулыландырылып бастырылган яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә чын мәгърифәтче, РСФСРның мәгариф отличнигы, Россиянең һәм Татарстан Республикасының журналистлар союзлары әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, берничә китап авторы Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина хөрмәтенә әйтелде. Өлкә татар мәдәнияте көннәре кысасында үткән чарага тел, әдәбият яратучылар, укытучылар, иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашучылар, Люция Бәдретдин кызының кызлары...
Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган мәдәни чаралар үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Сөнгәтулла кызы Ниязова, педагог оештыручы Гөлнара Әнвәр кызы Янгулова рәсемнәр бәйгесен, викториналар, шигърият конкурсын, әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Викториналарда һәм рәсемнәр бәйгесендә төрле сыйныф укучылары актив катнаштылар. Оештыручылар балаларны кызыксындыра алган актив класс җитәкчеләре Әлфия Гатауллина, Алсу Хәйбуллинага рәхмәтләрен юлладылар.
Муса...
Алинә Зәйнетдинова Яркәү авылы тамашачыларына гына билгеле булып калмый, аның исеме хәзер өлкәдә яңгырады. Алинә күптән түгел узган Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар сәнгате бәйгесендә “Дәү әнигә бүләккә” дигән җырны башкарып 2нче урынны алган булса, өлкәдән килгән жюри әгъзалары аны 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләп, “Таң йолдызы”өлкә конкурсының гала–концертына чакырдылар. Биредә ул Яркәү җырчылары арасыннан берүзе катнашып, Төмән тамашачыларының да мәхәббәтен яулады. Бу уңышлар, быел зур сәхнәгә яңа гына аяк баскан һәм 1 мартта 10 яшен зурлап бәйрәм иткән кызга, чынлап та зур...
Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килеп, шатлыклы вакыйга белән бүлеште. Чугунаево мәдәният йортында “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы Ялутор районы, Сәел авылы мәдәният йорты артистлары белән бергәләп “Туган авылым” программасы белән концерт куйган.
- Концерт авылдашлар өчен зур бәйрәм булды. Олысы-кечесе мәдәният йортына агылды, чын күңелдән ял иттек. Чараны оешманың җитәкчесе - моңлы тавышлы егет Фәрит Корманов “Аллага шөкер!” җыры белән ачты, ул моннан башка да күп җырлар башкарды. Әлфинур Латыйпова, Регина Речапова...
Өлкәдә танылган җырчы, композитор Рөстәм Русинны искә алу кичәсе туган авылы Аслана мәдәният йортында шагыйрә Клара Кучковская җитәкчелегендә үтте. Чарада мәрхүмнең сеңлесе Лилия Хәмитова(рәсемдә) автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллин (рәсемдә югарыда) катнашып, үзләренең якты истәлекләре белән бүлештеләр. Лилия Сәфәрмөхәммәт кызы әнисенең теләген җиткереп, абыйсы каберенә һәйкәл куярга җыенганнарын белдергәч, Ришад абый үзе һәм өлкә автономиясе исеменнән 10 мең акча бүләк итте. Лилия Сәфәрмөхәммәт кызы кайгыларын уртаклашучы, матди һәм рухи ярдәм күрсәтүче...
Ялутор районы, Аслана авылы мәдәният йортында “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате”, “Түгәрәк уен” фольклор өлкә фестивальләренең сайлап алу турына Ялутор шәһәре һәм районы, Исәт, Заводоуковск районнарыннан якташларыбыз җыелдылар. Аларның чыгышларына жюри әгъзалары бәя бирделәр. 60тан артык чыгышта үзешчәннәр талантларын күрсәттеләр.
Иң яхшы чыгыш ясаучылар дип Лилия Сиябутдинова (Яңа Атьял), Рамина Абдуллина (Яңа Атьял), “Веселинки” бию коллективы (кече группа, Аслана, М.Яценович), Елена Вәлиева (Исәт), “Шаян туй” (Аслана, М.Төлкебаева), Резеда Хәмидуллина...
Төмән районындагы мәдәният көннәре ачылу тантанасы Боровой поселогы мәдәният сараенда үтте.
Бирегә “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате”, “Фольклор” фестивальләренең сайлап алу турына һәр татар авылы үз талантларын күрсәтергә килгән. Аларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, автономиянең башкарма директоры Т.Мирасов, Төмән районы автономиясе җитәкчесе Х.Биктимиров (рәсемдә), мәдәният идарәсе начальнигы А.Неугодников котладылар, чын күңелдән уңышлар теләделәр. Хәмзә Колчак улы чыгышында, быел беренче мәртәбә “Халык сәнгате” бәйгесендә “Уйна, гармун!” ярышын...