#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Августта җыела торган үләннәр

Үләннәрне Питрауга кадәр генә җыярга кирәк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта шифалы үләннәрне августның беренче 12 көнендә җыярга ярый.

Августта җыела торган үсемлеккә иң элек эт тигәнәге керә. Аны чәчәк аткач та җыярга кирәк.

Кандала үләне дә чәчәк атканда җыелырга тиеш. Әлеге үсемлекнең чәчәкләре сары һәм ак, дару өчен сары чәчәклеләрен җыярга кирәк. Кандала үләне тромбоз, көзән җыерулар, стенокардия белән көрәшергә ярдәм итә.

Мәтрүшкәне җәй буе җыярга ярый. Аның белән салкын тиюне, хатын-кызларның җенес системасы авыруларын, ревматизм, эпилепсия, көзән җыеруны...

Подробнее...

Иске киемне ташларгамы-юкмы?

Моны һәр кеше үзе хәл итә-итүен. Шулай да...

Борын-борыннан ук: “авырлык китерүче яман энергия пычрак урыннарда, юылмаган кер җыелган һәм иске-москы әйберләр озак сакланган җирдә җыела”, - дигән ышану яшәп килә.

Йорт-җирегезгә уңай, бәрәкәтле энергия иңсен дисәгез, киңәш шул: беренче чиратта, еллар дәвамында киелмичә шкафта яткан өс һәм аяк киемнәреннән арыныгыз!

Шулай ук ватык чәйнек, кофетарткыч, үтүк кебек ватык әйберләрне, читләре кителгән савыт-саба, күңелегезгә ятмаган бүләкләр һәм күңелгә шом салучы картиналарны җәлләми очырыгыз. Безгә ят булган, төрле шик тудыручы...

Подробнее...

Үзәктә юбилей хөрмәтенә бәйрәмнәр үтте

32-3Төмән шәһәренең гөрләп үтәргә тиешле 435 еллык юбилеена әлеге зәхмәтле вирус аяк чалса да, Төмән татар мәдәният үзәге коллективы аны бик матур чаралар белән каршы алды.

Үзәктә шәһәр көненә багышланган «Йөзләрдә Зареки сәүдәгәрләре тарихы» экспозициясе ачылды. Ачылышта Төмән шәһәре башлыгы Руслан Кухарук та катнашты. Үзәкнең әйдәп баручы белгече Зөлфинә Минибаева сөйләвенчә, быел үзәк командасы туган якны өйрәнүчеләр, рәссамнар һәм дизайнерлар белән берлектә Колмогоров йортының камин залында 19 нчы гасыр сәүдәгәрләр тормышы атмосферасын торгызган.

Стеналарда йорт хуҗалары гаиләсенең, 100 ел элек биредә яшәгән...

Подробнее...

Әбиләреннән күчкән осталык

32-4Төмән татар мәдәният үзәгендә Төмән шәһәренең 435 еллыгына багышланган «Буыннар җебе» I шәһәр онлайн фестиваль-конкурсында катнашучылар бер үлчәмдә чигелгән (60х200 см), әмма төрле техникада башкарылган сөлгеләр күрсәттеләр. Конкурста 1 нче номер астында катнашучы Алсу Мамкина (Төмән районы, Шыкча авылы) - Д.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең сәнгать-график факультетын тәмамлаган, сынлы сәнгать укытучысы. Алсу район күләмендәге төрле конкурсларда күп тапкыр актив катнашып, призлы урыннар яулаган.

Тормыш иптәше Тимур Дамир улы белән кызлары Әминә, уллары Айварны...

Подробнее...

Корбан гаетен хөрмәтләп

32-6Аромаш районы, Көсәйкүл авылында күп еллар дини бәйрәмнәрне авыл халкы Аллаһы йортында Коръән ашларын уздырып, бергәләп үткәрәләр. Быел да Корбан гаете намазына авылның олысы-кечесе мәчеткә җыелышып, җәмәгать белән намаз укыдылар. Иртәнге бәйрәм намазын үткәргән Ренат хәзрәт Әбуталипов вәгазь сөйләп, Коръән ашына фатиха бирде, авыл мөселманнарын дини бәйрәм белән котлады.

Авыл мәчетендә Корбан гаетен үткәрү өчен Аллаһы ризалыгына корбанлык чалдырган Сәрвәр әби Якупованың исәнлегенә-саулыгына, Көсәйкүл авылы халкына имин тормышлар теләп үткәрелгән гает бәйрәме намазы, Коръән ашы...

Подробнее...

Бәек мәчетендә

32-7Бәек авылының Иртеш елгасы күренеп торган матур үзәк урамында урнашкан мәчеттә узган Корбан гаетенә багышланган Коръән ашын авылдашлары белән Айсылу Юнысова оештырды. Бу авылда туып-үскән, Тубыл шәһәре “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе һәр йортка иминлек, Аллаһы Тәгалә муллык бирсен дип, дини бәйрәмгә багышланган чараны ачты. Корбан гаетенә чакырылган Нигъмәтулла Хаҗи исемендәге Ямбай мәчете имамы Ришат Юнысов Ислам нигезләре, Корбан гаетенең тарихы турында вәгазьләр сөйләде, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килгән, Корбан гаетенә чалган корбаннарны кабуллардан кылсын дип, авыл халкына игелекле, имин...

Подробнее...

Коронавирус: ачыклау һәм саклану ысуллары

Коронавирус инфекциясе төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Кемдер аңардан савыга алмый, вафат була. Икенчеләре авырганлыгын аңламый да калырга мөмкин.

Авыруның җиңел төр үзенчәлекләре:

* тән температурасы күтәрелү; коры ютәл; тиз ару.

Кайбер авыруларда түбәндәге үзенчәлекләр булуы ихтимал:

* тән авыртуы; тамак авыртуы; диарея; конъюнктивит; баш авыртуы;

* ис һәм тәм тойгыларын югалту; тәнгә кызамык чыгу яисә тырнаклар пигментлашуының туктавы.

Чирне авыр үткәрүчеләрдәге үзенчәлекләр:

* сулыш алу авыраю яисә хәл бетү; күкрәкнең басылганын тою; сөйләм яисә...

Подробнее...

Берләшергә, дуслашырга чакыручы бәйрәм

31-3Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә өлкә мөселман диния нәзарәте оешмасы ярдәме белән балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды. Чара алдыннан бәйрәм темасына багышланган мастер-класс оештырылды, анда балалар кәгазьдән сарык сыннары ясадылар. Шулай ук хаҗ гамәле кылучыга кирәкле булган әйберләрдән һәм балаларның рәсемнәреннән күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Чараны укучы Әмир Юлдашев “Фатиха” сүрәсе белән ачып җибәрде.

Аннары өлкә мөфтие ярдәмчесе Динар Нәфыйков һәркемне бәйрәм белән котлап, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның теләкләрен җиткерде. Балаларга ул: “Балачактан башка...

Подробнее...

Рухи мирасыбыз ядкарьләрен башкаручылар

31-421 нче июль көнне Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә Әл-Мәрҗәни мәчете оештырган Корбан бәйрәмендә рухи мирасыбыз ядкарьләре башкаручылар бәйгесе - “Илаһи моң” фестивале җиңүчеләре чыгыш ясадылар. Бу бәйрәмдә Тубыл шәһәреннән “Илаһи моң” төбәкара бәйгесендә себер татарларының “Ак куяннар кацар шар пелән” дигән җырын башкарып 1 урын яулаган җырчы-композитор Наҗия Хәкимова үзенең укучысы, әлеге бәйгедә 2 нче урынга чыккан, бүгенге көндә Тубыл педагогия училищесында белем алучы Зәлия Шаморатова белән катнаштылар. Бу турында безгә Наҗия Фәттах кызы хәбәр итте.

“Көтмәгәндә, җәйнең аяз, матур көннәренең...

Подробнее...

Корбан гаетен хөрмәтләп

31-6Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният йортында Корбан гаетенә багышланган концерт үтте. Бәйрәм концертына килүче тамашачылар холлда шәһәрнең талантлы декоратив-гамәли сәнгать осталары оештырган күргәзмәне кызыксынып карадылар. Концертны Коръән аятьләре белән Фәннур хәзрәт Казыймов ачты. Ул шәһәр халкын котлап, илебез халкына тыныч, имин тормышлар теләде.

Мәчетләр белән тыгыз элемтәдә эшләгән, татар үзәгендә никахлар үткәрүне традициягә керткән шәһәр себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага Азия мөселманнары дини идарәсе рәисе, шәех Нәфигулла Әшировның Рәхмәт хатын...

Подробнее...

Соңгы тамчы

Хикәя

Колхозның авыр эшенә ярамаганга, идарәдә хисапчы булып йөргән чирләш ире кинәт кенә берничә айга исәп-хисапка укырга китеп баргач, Хафизә берсенннән-берсе бәләкәч дүрт баласы белән кышка кергәндә утынсыз да, печән-саламсыз да диярлек торып калды. Болай да дөнья көтәргә артык атлыгып тормаган ире Әхмәтнең моңа исе китмәде, мин кайтканчы үлмәссез әле, диде дә, юлга ашыкты.

Лапас астындагы көннән-көн кими барган утынга карап, Хафизә пошаманга төште. Һава көзгә тарта бара. Балалар өшемәсен өчен бәләкәй генә йортны, учакка ягып, бер булса да җылытып алырга кирәк.   Зур...

Подробнее...

Август аена халык сынамышлары

Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң - көз.

Һава торышына бәйле сынамышлар:

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.

* Томан озак таралмый торса - аяз көнгә.

* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.

* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

Табигатькә бәйле сынамышлар:

* Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.

* Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.

* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш...

Подробнее...

Кафия апа хатирәләре

30-6Кафия Егорова Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Ул елларны Панфиловчылар урамында күпчелек татар гаиләләре яши. Балачак һәм яшьлек елларын искә алып, Кафия апа күңеленә туплаган моңсу һәм матур хатирәләре белән уртаклашты. “Өч бертуган сеңелем, ике абыем бар иде. Алты баладан мин берүзем исән калдым. Без үскән урамда балалар дус, тату яшәдек. Урамыбызда бер генә рус гаилә бар иде. Баба Надя апаны әле җылы сүзләр белән искә алам. Аларның балалары да безнең әбиләр белән утырып.

татарча аралашканнарын хәтерлим. Һәр гаиләнең йорт алдында тавыклар, казлар, үрдәкләр була иде. Кече...

Подробнее...

Мәхәббәт өчен бүләк

30-51 июль көнне Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче Нурания һәм Сәгыйть Сагитовлар авыл клубында матур итеп Алтын туйларын бәйрәм иттеләр, алар өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады. Сәгыйть Дилмөхәммәт улы белән Нурания Фәйзи кызын котларга дуслары, туганнары, түрәләр, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде.

Гаилә башлыгы Сәгыйть Дилмөхәммәт улы 1947 елда Ямбай авылында туа. Аңа бик иртә әнисенә терәк булырга һәм кече яшьтәге балаларны үстерергә ярдәм итәргә туры килә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Төмән геология училищесына укырга керә. Соңрак, Новосибирск геодезия, аэрофотога төшерү һәм картография...

Подробнее...

Ике күрше

30-7Бу фоторәсемдә ике күрше. Аларның очрашып, хәл-әхвәлләр сорашуларын күреп, сокланып карап тордым.”Күрше хакы - Аллаһы Тәгалә хакы”дигән мәкаль бар бит татар халкында..

Тубыл шәһәрендә шактый еллардан бирле яшәүче Фатыйха Әхмәтовага (Рафикова) 83 яшь булса да, җәйнең ямьле көннәрендә өйдә утырмый. Очрашканыбызда Фатыйха апа бер чиләк кура җиләге җыеп кайтып килә иде. Ачык йөзле, аралашучан, тырыш һәм уңган Фатыйха апа белән өй алдындагы эскәмиягә утырып сөйләштек.

Ул үзе белән якынрак таныштырып: “Матур кояшлы көннәрне күңелле һәм файдалы уздырырга тырышам. Кече яшьтән эшкә өйрәнеп үстек...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836