#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Файдалы үткәрәләр

18-8Латыйфа белән Сафинә Маметовалар бәйрәмнәрне һәм каникулларны Уват районы, Өге авылында үткәрәләр. Әбиләре Рәйсә, бабалары Фәрук Мөхәммәдъяровлар яраткан оныкларын көтеп алалар. Латыйфа 2 нче сыйныфта укый. Мәктәпләрдә карантин башлануга ук әти-әнисе балаларын авылга алып барганнар. Хәзер Латыйфа онлайн-режимда укый. Компьютерны авылда әбисе белән бергә үзләштерә, өй эшләрен бергәләп эшлиләр. Дистанцион рәвештә укуның җиңел түгеллеген Рәйсә апа Юлиягә көн дә шалтыратып сөйли, хәлләрен белешә. Кызларның әниләре - табибә. Әтиләре Рөстәм сәнгать кешесе дә, оста төзүче дә.

Сафинә әле кечкенә, ул апасы белән...

Подробнее...

Бүренең изгелек эшлисе килә

(Әкият)

Бер көнне Бүре акылга утырган, иманга килгән. Кешеләргә яхшылык кына кыласы килеп тора икән. Ул хәтта изгелек кылу нияте белән бер татар авылына барып чыккан.

Әнә кырда кызу эш бара. Бер хатын, сабыен басу читенә утыртып куеп, башын да калкытмыйча чүп утый. Баласының елап-шыңшып утыруына да игътибар итми. Акылга утырган Бүре, әлеге хатынга ярдәм итәргә теләп, елап утырган бала янына килгән, аны төргәге-ние белән авызына кабып, анасы янына илтмәкче булган. Әмма авызына бала капкан Бүрене күреп калган халык аның ниятен аңламаган, акыра-бакыра куа башлаган. Бүре, баланы ташлап...

Подробнее...

Балаларның яраткан бәйгесе үзенчәлекле үтте

15-7Тубыл районының татар авылларыннан балаларның видеога төшереп җибәргән чыгышларын Тубыл район үзәк китапханәсендә карадылар. Сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрнең чыгышларын тыңлап жюри әгъзалары аларга бәя бирделәр.

Үзәк китапханә ел саен шигърият бәйгеләрен, патриот–шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйгене зурлап үткәреп килде. Быел да традициягә кергән шигърият бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышларын видеодан караучылар балаларның тырышлыгын, татар телен яхшы белүләрен, шигырьләрне ихлас күңел белән сөйләүләренә игьтибар иттеләр.

Видеога төшереп җибәрелгән чыгышларны күз яшьләре белән тыңлаучылар...

Подробнее...

Булачак оркестр-кеше

15-8Күптән түгел Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узган “Таң йолдызы” шәһәр балалар иҗаты бәйгесендә Максим Поповның чыгышын һәркем бик яратып карады. Ул халыкны гармун, гитара, курай, кубызы, сыбызгы, думбрада моңлы татар көйләрен оста башкаруы белән таң калдырып, тамашачылар мәхәббәтен яулады һәм 2 урынга чыкты.

Максим 9 сыйныфта укый, моннан башка ул музыка мәктәбенә дә йөри. Ул балачагыннан күренекле музыкант, оркестр-кеше исемен алган Әбүзәр Миннебаев җитәкләгән “Әмәл” фольклор төркемендә төрле музыка коралларында уйнап, җырлый.

Гитарада уйнарга аны Кырынкүл мәктәбенең музыка...

Подробнее...

Коронавирусны җиңәчәгебезгә ышана ул

15-96 апрельдән мәктәп һәм уку йортларында карантин сәбәпле, студентлар һәм укучыларны дистанцион укыту башланды. Аларның күбесе онлайн-режимда укыйлар. Мондый белем алу ысулы белән әлегә таныш булмаган Алинә Зәйнетдинова бик борчылды, уйланды. Әти-әнисе тынычландырырга тырышып, бу эшкә бары җитди һәм зур җаваплылык белән генә карарга киңәш итәләр.

Үзбикләнү көннәрен Яркәү авылында яшәүче кыз файдасыз уздырмады. Ул гадәти режимын бозмыйча, иртә торып өй эшләрен башкарды, дәресләрен карады.

Аннары әнисе белән төче һәм итле бәлеш, пәрәмәч, капшырма, коймак пешереп әтисен сыйладылар. Ял иткән арада...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836