#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңыш векторлары

13-11Төмән районының Х.Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбендә капиталь ремонттан соң «Үсеш ноктасы» үзәге түгәрәкләре һәм Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте бүлекчәсенең «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге тәкъдим ителде. Шуны әйтергә кирәк: Шыкча мәктәбе базасында цифрлы һәм гуманитар профильле «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге 2019 елдан бирле эшли. Ул үзәк «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән.

Укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән, шул исәптән «Технология», «Мәгълүмат», «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» укыту предметлары...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел...

13-10Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык «ана теле» дип атый.

Түбән Тәүде районының Тарман авылы мәктәбендә укучы балалар өчен «Туган тел» бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасын мәктәпнең педагог-оештыручысы Венера Масямова оештырды. Укучылар бәйрәмнең тарихы, авыл китапханәчесе Нурия Юмачикова әзерләгән «Татар дөньясы» исемле китаплар күргәзмәсе белән танышып киттеләр.

Шулай ук татар теле укытучысы Лариса Гафурова оештырган «Мәкаль әйтемнәр», «Табышмак...

Подробнее...

Апрель аена бакча эшләре

*Ай башында бакча җиләге, роза, лилияләр өстеннән ылыс ботакларын алу мөһим. Чөнки каплаулар астында җылы булганлыктан, алар бик тиз уянып үсә башлый һәм суыклар әйләнеп кайткан очракта өшиләр.

*Бәрәңгеләрне үрдерергә чыгарырга вакыт.

*Үсентеләрне чыныктыра башлагыз. Көннәр җылы торса, верандага, бакчага чыгарырга була.

*Җиләк-җимеш куакларын кисәргә, формалаштырырга кирәк. Моны кара карлыган, крыжовниктан башлагыз. Кызыл һәм ак карлыганның ботакларын кисмиләр. Бары корыган, картайган ботакларны гына чистартасы бар.Чия һәм сливаны кисәргә ашыкмагыз. Иң элек аларның кышны ничек чыгуын...

Подробнее...

Укытучы – мактаулы һөнәр иясе

36-5Укытучыларның август аенда үткәрелә торган киңәшмәсендә Көсәйкүл мәктәбендә 40 ел физика–математика дәресләрен укытучы Рәзидә Хөсәен кызы Динмөхәммәтова яшь буынны  укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Аромаш муниципаль район мәгариф комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Күңелен, гомерен бер тапкыр һәм гомерлеккә сайлаган һөнәренә багышлаган укытучы үзе дә бу мәктәпне тәмамлаган. Әнисе,  Мәгъүзә апа Рәхмәтуллина, 48 ел мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Кызы - филология фәннәре кандидаты   Лилия Фәизова Тубыл...

Подробнее...

“Йөгерү – барлык авырулардан дәва”

36-6Һәвәс йөгерешчеләр, педагогия хезмәте ветераннары -  кадерле әтием һәм әнием Наил һәм Сара Маметовларны Тубыл шәһәрендә белмәгән кеше бар микән? Оптимист рухта, тормышны яратып бергә 62 ел яшәделәр.  Аларның беренче тапкыр танышулары да кызыклы. Әти Казан пединститутын тәмамлап, пароходта туган шәһәре Тубылга кайткан. Әнием дусты белән бу вакытта пристаньда булганнар. Юл уңаенда гына очрашып, шуннан гомерләре мәңгелеккә бергә бәйләнә.

3 августта әниемә  90 яшь тулды, ул Төмән шәһәрендә туган. Әтисе – Каюм Серазетдинов Төмән авыл хуҗалыгы училищесында комендант...

Подробнее...

Ул – чын укытучы

36-4Яңа уку елын укучылар да, укытучылар да дулкынланып көтеп алалар.

Ветеран укытучы - Нина Михайловна Мәүлетова Тубыл шәһәрендә туып, 15нче мәктәптә белем алып, яхшы билгеләргә генә пединститутны тәмамлый. Югары белемле укытучы Вагай районы мәктәбендә, аннары Тубыл шәһәренең 1нче, 15нче  мәктәпләрендә  балаларга белем бирә. Укытучының тормышка мөнәсәбәте, яшь укытучыларга үрнәк булуы белән ул коллегалары арасында хөрмәт казана, балалар да яраталар. Хезмәт юлын ул үзе укыган 15нче мәктәптә дәвам итеп, 61 яшенә кадәр эшли. Нина Михайловна математика фәнен укыта, педагог-психолог...

Подробнее...

Районның туган көне

Август аенда Түбән Тәүде районының 92 яшьлек туган көне узды. Район үзәгенә авыл хакимиятләреннән делегацияләр җыелдылар. Чугунаево авыл хакимияте делегациясе составында мин дә булдым. Түбән Тәүде авылының Җиңү мәйданы буйлап колонналар узды. Төп сәхнәдә  район хакимияте башлыгы Валерий Борисов халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Үзләренең намуслы хезмәтләре белән районны үстерүдә  өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтте. Алар арасында татар фамилиясен дә ишеттек. ...

Подробнее...

5 сентября в Тюменской области состоятся Международные соревнования по дистанционным конным пробегам памяти Тимура Насырова.

Лучшие наездники Международных соревнований по конным пробегам в Тюменской области получат в подарок автомобили

Пробеги рассчитаны на дистанции 120 и 80 километров. Тюменская область примет спортсменов из Казахстана, Кабардино-Балкарии, Карачаево-Черкессии, Москвы, Санкт-Петербурга, Барнаула, Томска. Среди них – лучшие скакуны и наездники страны - члены сборной команды России по дистанционным пробегам.

Победители на дистанциях 120 и 80 километров получат автомобили DATSUNON-DO,

а первый на дистанции 40 километров – 40 000 рублей.

Место проведения международного...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836