#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Истәлекле фоторәсем

21-7Бу рәсем Аслана мәктәбенең тарихы белән бәйле. Фоторәсемдә унынчы класста укучы кызлар 1952 нче елның 2 нче апрелендә төшкәннәр. Кемнәр соң ул фоторәсемдәге кызлар?

Ямбай авылыннан Тәския Гобәйдуллина, Динара Фәйзуллина, Хәмидә Сәфәрова, Куликтан – Мәүлидә Ваһапова, Рәйханә Магжанова, Шыкчадан - Наҗия Агунова, Диләрә Алишкина, Фәүзия Моратова, Кортъегәннән – Әминә Алимбаева, Сәелдән – Фәйрүзә Латыйпова.

Апаларның күбесе 1954 елда Тубыл укытучылар институтын тәмамлап, төрле өлкә мәктәпләренә юллама белән эшкә киткәннәр.

Динара апа Фәйзуллина бер ел Мордовиядә укытып...

Подробнее...

Киндерле мәктәбендә пионер оешмасы

1922 елның маенда комсомолның II Бөтенроссия конференциясе Советлар Союзында пионер оешмасы төзү турында карар чыгара. Пионер оешмасы 69 ел хәрәкәт итә. Шушы дәвердә аның рәтләрендә 210 миллион кеше була. 1924 елгача пионер оешмасы Спартак исемен йөртә, әмма Ленинның вафатыннан соң бу Бөтенроссия оешмасына даһи җитәкченең исемен бирәләр.

Пионер хәрәкәте – ул коммунистлар партиясе идарә иткән балалар өчен оешма. Сабыйлар анда башлангыч мәктәпкә кабул ителгәннәр һәм укуларын монда үсмер вакыткача дәвам иткәннәр. Моннан соң үсмерләр яшьләрнең комсомол оешмасына кабул...

Подробнее...

Урманнарны саклыйк!

Хәзерге вакытта узган ел янгыннарга дучар булган мәйданнарда чистарту һәм әзерләү эшләре актив бара. 2021 елның сентябрендә шәһәребезнең мең ярымнан артык битараф булмаган халкы 16 га мәйданда утырткан нарат үсентеләре табигый шартларда үсеп киткәннәр. 2022 елда «Урманнарны саклау» милли проектының «Экология» төбәк проекты кысаларында Төмән өлкәсендә 6,94 мең га мәйданда урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү, шул исәптән 3,2 мең га мәйданда ясалма үсентеләр утырту планлаштырыла, моның өчен 14 млн. данәдән артык орлык кирәк булачак. Утырту өчен Төмән өлкәсе урманчылыкларының урман...

Подробнее...

Себер татар мәгърифәтенең якты йолдызлары

51-4Минем язасы килгән сүзләрем, һавадан алынган буш сүзләр түгел, аларны мин “Муслим-инфо”, “Истина”, “Татарстан”, “Яңарыш”, “Тюменская область сегодня”, “Татар иле”, “Красное знамя”, “Мусульмане Сибири”, “Тюменская правда”, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Шәһри Казан” һәм башка газета һәм журналлардагы материаллардан алдым.

Безнең Сала (Яңа Кәешкүл) авылыбыз тарихын мәгарифсез (без просвещения) күз алдына китерерлек тә түгел. Шуның өчен мин “Себер татар мәгърифәтенең якты йолдызлары” дигән чыгыш әзерләдем.

Үзләрен жәлләмичә, халык өчен эшләгән бөек, данлыклы, героик гаилә турында сөйлисем килә. Чыгышы ягыннан...

Подробнее...

Себер тюркологы, галим, мәгърифәтче

Тарих фәннәре кандидаты, күренекле татар тарихчысы, публицист, Россия журналистлар союзы әгъзасы, тюрколог, милиция подполковнигы, 20 китап авторы, 300 фәнни һәм публицистик мәкаләләр авторы, Төмән өлкәсе татарларының тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнеп рус һәм татар телләрендә иҗат итүче, данлыклы педагогик династиясе вәкиле Изил Бәдретдин улы Гарифуллин 1928 нче елның 1 нче декабрендә Тубыл шәһәрендә мәгариф бүлеге инспекторы Бәдретдин Гарифулла улы гаиләсендә туган.

Үзенең истәлекләрендә: “Мин җәмгыятькә бишектә вакытымнан үк хезмәт итә башладым, чөнки 9 яшемдә, сугыш...

Подробнее...

Йомышлы татарлар турында фильм

«Тобольское время» телеканалы Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте теләктәшлегендә Себер тарихында бик билгеле булмаган йомышлы татарлар турында яңа документаль фильм төшергән.

Кемнәр соң алар – йомышлы татарлар?

Аерым татар феодаллары Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында үзләренең хакимият башлыклары белән каршылыкка килеп, күрше урыс кенәзләренә хезмәткә китәләр. Мәскәү хөкүмәте аларны зурлап каршы алган. Чөнки затлы токымнардан буларак, алар күп телләр белгәннәр һәм укымышлы булганнар. Патша хезмәтенә күчкән морзаларны йомышлы татарлар (служивые татары) дип...

Подробнее...

Туган йортында музей булдырды

47-12Яркәү районы, Тархан авылында яшәүче Фәния Шарапова туып-үскән йортында музей ачкан. Аны ул “Имашевлар утары-музее” дип исемләгән. Фәния Шамил кызының әйтүенчә, балачагы узган әлеге йортка 130 ел. Аны картатасы Шәрәфетдин Имашев үзенең 5 баласына 2 катлы итеп төзегән була. Вакыт узып, 1960 нчы елда йортны сүтеп, Сырма урамына ике аерым йорт итеп күчерәләр дә, берсендә Ачилә апае, икенчесендә әти-әнисе яшиләр. 1961 нче елда бу йортта Фәния апа туа, балачагы, яшьлеге биредә уза.

Кайчандыр бала тавышлары белән шау-гөр килгән туган йортының ятим калып, “моңсуланып” утырганына карап, Фәния апаның...

Подробнее...

Ипи тәме

(Ахыры. Башы 9 санда).

Күбрәк җәяүлеләр. Менә арттан, үрәчәле чанага арык кына бер ат җигелгән берәү куып җитте.

– Ерактан киләсең ахыры, үскәнем, адымнарың бик акырын. Әйдә утыр! Өстеңә ки, чанаңны бәйлә! Туңарсың, май ае түгел.

Дилбегә тоткан хатынның тавышы ягымлы. Яше белән Саматның әнисеннән күпкә яшьрәк булыр. Әллә аңа сөйләшеп барырга кеше кирәк булдымы, әллә үзе шулай мәрхәмәтле идеме, утыруга сораштыра башлады. Кайсы авылдан? Исеме ничек? Нинди йомыш белән йөри? Самат аның сорауларына җавап бирсә дә, нинди йомыш белән йөрүен яшереп калдырырга тырышты. Очраган бер кешегә ипи алырга...

Подробнее...

Сынмас рухлы буын вәкилләре

11-10Тубыл шәһәрендә яшәүче Рәшит Әлмөхәммәт улы Дәүләтшин тугызынчы дистәне ваклады. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән бабайның тормыш юлын үрнәк итеп сөйләрлек. Әтисе Бөек Ватан сугышында вафат булгач, аны әнисе Наҗия апа тәрбияләп үстерә, укыта. Эштән курыкмаган Рәшит Әлмөхәммәт улы гаилә корып, тормыш иптәше Рәйсә апа белән өч кыз, бер ул үстерәләр. Туган авылы Комарауда колхозда, совхозда, аннары, балаларына ярдәм итү максаты белән, күп еллар Ноябрьск шәһәрендә хезмәт итә.

Бер-берләрен аңлап, өлкәннәрне хөрмәт итеп, тапшырылган эшне намус белән башкарып матур гомер юлын уза...

Подробнее...

Язмамны дустыма багышладым

11-11Тубыл шәһәрендә яшәүче Гафиятулла Тәкыйулла улы Бакиев 24 февральдә 65 яшен билгеләп үтте. 41 ел хезмәт стажлы дустым, укытучы буларак, хезмәт юлын Лайтамак мәктәбендә башлый, аннары Иевлево, Новоселово мәктәпләрендә эшли. Лайтамакта булачак тормыш иптәше Хәлимәне очратып, гаилә кора. Хәлимә мәктәптә китапханәче булып эшли. Кызганычка, өч баланың әниләре - Хәлимәнең гомере яшьли өзелә. Авырлыкларга карамастан, дустым Гафиятулла өч баланы тәрбияләп үстереп, аякка бастырды, югары белем бирде.

Улы Рият Свердловск юридик академиясен тәмамлап, юрист булып эшли. Кызы Гүзәл - инглиз теле...

Подробнее...

Мәктәп тарихының дәвамы

(Башы 2019 елның 43 санында).

1941 елда урта мәктәп статусында эшли башлап, 1944 елда аның беренче чыгарылышы була. Мәктәпне кызлар гына тәмамлый, егетләр илебез азатлыгы өчен сугыш кырында көрәшәләр. 8 кыз Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Уку тизләтелгән программа белән алып барыла, укытучылар җитешми. Бер елдан белемле укытучылардан Хәлимә Кучукова, Зафира Магжанова, Зөһрә Сәләмова туган мәктәпләренә әйләнеп кайталар.

1941 елның җәендә Ялутор район башкарма комитеты карары белән укытучылар һәм укучылар уңышны җыеп алуда булышалар: башак җыялар, бәрәңге, яшелчә алуда...

Подробнее...

Хатирәләрне искә алып

Минем Киндерлегә килеп яши башлавыма быел 58 ел тула. Шушы ел эчендә шактый вакыйгалар булды. Мине 6 нчы классның класс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ул вакытта тормыш алып барулары авыр булган. Авырлыкларга карамастан, балаларына белем бирергә тырышканнар. Укытучыларның да, укучыларның да җыелышып шәһәрләргә культпоходлар оештырылмаган.

Килгән елны ук 6 классымны кышкы каникулда Свердловск шәһәренә экскурсиягә алып бардым. Тукталырга алдан мәктәп белән сөйләшеп, 6 көн мәктәптә яшәдек. Экскурсовод ялларга акча кирәк, ә без иптәшемнең энесе Шәгәрәйне сорадык, чөнки ул Свердловскта укый...

Подробнее...

Тату гаиләдә тәрбияләнгән балалар

Декабрь аенда мәчеттә Зарифҗан Нигъмәтҗан улының рухына багышланган Коръән ашы уздырылды. Зарифҗан абый белән Зәйтүнә апа 2 егет, 5 кыз тәрбияләп, тормыш авырлыкларына карамастан, укытып тормыш юлына бастырдылар. Кайберсе техникум белеме белән чикләнмичә, читтән торып югары белем алдылар. Һәркайсы яраткан һөнәрләре белән хезмәт итеп, лаеклы ялга китеп ял итәләр, тик иң кечкенәләре Әскәр генә пенсия яшенә җитмәгән, эшен дәвам итә. Барсы да җитеш, хәлле тормышта яшиләр, бер-беренә ярдәм кулларын сузарга әзер торалар. Аларның әти-әниләре авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре иде, күпләр алардан...

Подробнее...

Көмеш туйлары белән котладылар

12-10Венера белән РифхәтБасыйровларның беренче очрашулары элекке кинофильмнарны хәтерләтә. 1992нче елда студент егет әнисенең үтенече буенча Каскара поселогыннан чебешләр сатып алып кайтыр өчен 22нче автобуска кереп утыра. Ә Венераның укудан соң авылга кайтып баруы була. Шул чак кыз Төмән авыл хуҗалыгы институтында үзеннән югары курсларда укучы егетнең җылы карашын сизә. Ул карашны Венера бүгенгә хәтле хәтерли. Шул көнне егет белән кыз танышып, очраша башлыйлар һәм 1993 елның 6 февралендә гөрләтеп туй ясыйлар, матур гаилә корып җибәрәләр.

Тиздән Ялутор районы, Рауды авылында төпләнгән...

Подробнее...

Инәкәм истәлегенә

“Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең - каберен бел”, дигән мәкаль һәркемгә мәгълүм. Шуннан чыгып, мин дә 4 ел элек вафат булган инәкәм турында язмакчы булдым.

Бөек Ватан сугышы башланганда инәкәм Бибисара Якуповага 28 яшь була. Иптәшен сугышка озатып, 3 яшьлек малае һәм ярым сукыр әтисе белән кала. - Ару-талуны белмичә, көне-төне эшләргә туры килде, - дип сөйли иде. 1942 ел башында аңа фронттан “кара кәгазь” килеп төшә, аннан озак калмый кечкенә баласы да үлеп китә. – Ирем үлгәнне көч-хәл белән кичергән идем, баланы югалтасы тагын да авыр икән. Хәсрәтемнән кычкырып җырлап, җирдә ятып аунап...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836