#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Варикоз – шаяру түгел...

Күп кенә хатын-кызларны аяктагы кан тамырларының йолдызчык яки челтәр рәвешендә кабарып торуы борчуга сала. Гүзәл затлар, беренче чиратта тышкы кыяфәт турында кайгыртып, бүрткән, шешмәкләнгән кан тамырларын косметик ысул ярдәмендә яшерергә тырыша. Шулай җиңел генә котылып була, дип уйлыйлар. Чынлыкта исә, варикоз – бик җитди авыру һәм аны кичекмәстән дәвалый башларга кирәк.

Кан тамырларының варикозлы киңәюе дип, тамырларның диаметры зураю сәбәпле барлыкка килә торган хроник чирне атыйлар. Авыруның җитдилеген статистика мәгълүматлары да дәлилли: бүген дөньядагы халыкның 20-40...

Подробнее...

Тиз генә ничек дөрес бизәнергә?

(Визаңист киңәшләре)

Кунакка барырга яисә, кунак каршыларга санаулы минутлар калып бара, ә сез үзегез турында онытып җибәргәнсез... Бу күп кенә хатын-кызларга хас нәрсә. Әмма бәйрәмнәрдә матур һәм бөтенләй дә талчыкмаган кыяфәттә күренәсе килә бит!

Визажист Мәрьям ГАЛӘВИЕВА киңәшләре сезгә ярдәмгә килер.

1. Иң беренче чистарткыч күбек яки сабын белән битегезне юып, чиста тирегә – тоник, иренегезгә гигиена иннеге сөртеп куегыз. Тоник булмаса, кайнаган суны катырып ясаган боз шакмаклары белән битне сөртеп алырга мөмкин.

2. Битегезгә база, ул булмаса, бик тыгыз һәм «авыр» булмаган...

Подробнее...

Яман шешне ач тотарга?

Рак күзәнәкләрен ач тотып үтереп була. Колорадо университеты галимнәре яман шеш күзәнәкләренең иң көчсез ягын тапкан. Аларны баллы ризыктан мәхрүм итәргә кирәк, диләр.

Организмның сәламәт һәм яман шештән зарарланган күзәнәкләре бер-берсеннән аерыла. Рак күзәнәкләре тиз үсә, моның өчен аңа туктаусыз глюкоза (шикәр) кирәк. Глюкозаны яман шеш күзәнәкләре сәламәт күзәнәкләрдән йөзләгән тапкыр артыграк куллана. Өстәмә туклану чыганагыннан мәхрүм итеп, яман шешне көчсезләндереп, үсешен туктатып була, ди галимнәр. Хәзер бу өлкәдә җитди тикшеренүләр бара.

“Ирек мәйданы”.

Подробнее...

Гаиләнең таянычы һәм терәге ул

6-11Өлкәбезнең Ялутор районының Бумаер авылында гомер итүче әтиебез, бабаебыз Миңнеәхмәт Хуҗиәхмәт улы Исхаковка 12 февральдә 65 яшь тула. Киң күңелле, дини, хезмәт сөючән - әлеге матур сыйфатлар барысы да аның турында.

Аның хезмәт юлы туган җирендә колхозда үтте, читкә китеп бәхет эзләү аның уена да кермәде. Гел әти-әнисенә, туганнарына ярдәм итү турында кайгыртты. Яраткан хезмәтен күңел биреп башкарганга, һәрвакыт Мактау кәгазьләре, диплом, бүләкләр алып торды. Районда да Мактау тактасыннан төшмәде, әле дә хөрмәт итәләр үзен. Өйдә тыныч, уңайлы булса, хатының, балаларың ярдәм итеп торсалар...

Подробнее...

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

(Ахыры. Башы 2014 елның 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, 2015 елның 36нчы, 2016 елның 6нчы, 48нче, 2017 елның 13 саннарында).

Якташларыбызның үтенече буенча “Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән” исемле истәлекләр циклыннан соңгы язманы бастырабыз. “Без ул чорда яшәмәгән, аны кинофильмнардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Шамил Фәхретдиновның истәлекләреннән тагын өзекләр калмадымы, бигрәк кызыклы”, - дип яшьләрнең мөрәҗәгать итүләре шатландырды, гаҗәпләндерде. Шамил Сафарбәк улының соңгы истәлекләреннән – армиядә хезмәт иткән елларын тәкъдим итәбез.

“1957 елның октябрендә армиягә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836