#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаиләләргә алачаклар

Тышта 30 градус салкын булуга карамастан, “ГАЗель” машинасында җылы иде. “Гаилә” балигъ булмаганнар өчен региональ социаль-реабилитация үзәге” - Төмән өлкәсе халкына социаль хезмәт күрсәтү һәм өстәмә белем бирү автоном учреждениесе филиалының “Борки” (элекке балалар йорты) гаилә һәм балаларны реабилитацияләү социаль йорты җитәкчесе педагогия фәннәре кандидаты Наил Вазыйх улы Гибадуллин өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова белән безне Боркига алып барды. 37 чакрымлык юлны ничек үтүебез сизелми дә калды. Максатыбыз җитәкченең эше...

Подробнее...

Фронттан хәбәр

4-623 апрель, 1943 ел.

“Хат башы, язың каршы.

Кадерле вә хөрмәтле туган илемдә яшәп торучы әти-әниемә Кызыл армия сафында хезмәт итеп торучы улыгыз Сәетчәгфәрдән сагынып-сагынып, бер күрергә зар булып сәлам. Һәм дә шулай ук Мәҗит энемә, Закир дустыма сагынып зур сәлам, Басилә апама, Хәсән әкәм белән Хәбибҗамал апама, Мөхәрәм апаның өй эченә зур сәлам, Әмин тәтәмә, башка туганнарга, күрше-кунакларга, дусларыма бик күп сәлам, Биктимер дусның өй эченә сәлам, шуның белән дәвам. Инде минең хәлгә килгәндә сау-сәламәт, үзегез күргәндәй.

Мин илдән чыкканнан апрельнең егерме өченәчә - күргән...

Подробнее...

“Кышкы моңнар”

Тубыл районының Ворогушино мәктәбендә балалар иҗаты бәйрәме үтте. “Кышкы моңнар” исеме астында үткәрелгән бу чараның максаты - яшь буында туган илгә, табигатенә, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне үстерү һәм саклап калу өстендә даими эш алып бару. Бәйрәмчә бизәлгән зал районның 11 мәктәбеннән җыелган 80ләгән сәләтле балалар белән тулы иде. Монда Ворогушино, Абалак, Вәчир, Лаемтамак, Хуҗайлан, Полуян, Сетово, Хмелево, Түбән Әремзән, Күкрәнде һәм Санниково мәктәпләренең яшь талантлары 4 номинация - вокал, нәфис сүз остасы, инша язу һәм рәсем, сынлы...

Подробнее...

Нинди “незамерзайка” алырга?

Кыш көне машина тәрәзәсен юдыру өчен махсус катмый торган сыеклык сатып алырга кирәк. Ә менә аның нинди төрен сайларга? Аларның барысын да спирт һәм су тәшкил итә, беренчесенең никадәр күләмдә булуына карап, аның ничә градуска хәтле катмавы билгеләнә. Спиртның кайсы төрен куллану да бик мөһим.

Метанол (метил спирты) кулланылган очракта, аның пары кеше организмына начар йогынты ясарга, күз күремен начарайтырга мөмкин. Бик салкын көннәрдә ул тәрәзә чистарткыч белән пычракны җәя генә, чистартмый, нәтиҗәсе аз.

Этанол — иң оптималь вариант. Әмма бәясе кыйммәт, машина йөртүчеләр андый...

Подробнее...

Төпчек юбилярлар

3-7Тубыл татар педучилищесына 1952нче елда Төмән өлкәсенең төрле төбәкләреннән укытучылык һөнәрен алырга килгән кызлар-егетләр арасында 1934нче елда туганнардан алып 1939-1940нчы елда туганнары да бар иде. Иң әһәмиятлесе – күпсанлы ир малайларның күп булуы иде. Менә хәзер “А, Б” классларында укыган группадагы иң яшьләрнең яисә группа төпчекләренең дә 80 еллык юбилейлары килеп җитте. Байтаклары фанидан ахирәткә күчкәннәр, урыннары җәннәттә булсын. Очрашу кичәләрендә аларны да искә алып догалар укытабыз. Күпләрнең хәтер сандыклары савыккан, белмәмешкә салынып куялар. Ышаныч бары тик миңа гына имеш, мин бит аларның группа комсоргы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836