#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якуб Зәнкиевка багышланган викторина

Мөхтәрәм укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевка 7 апрельдә 100 яшь тула. Шул уңайдан “Яңарыш” газетасы редакциясе викторина оештырырга карар кылды. Җаваплар 2018 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә, җиңүче Якуб Камали улына 101 яшь тулган көннәрдә газета битләрендә игълан ителәчәк.

Викторина сораулары:

1. Я.К.Зәнкиев туып-үскән  шәһәр, авыл?

2. Язучы нинди һөнәр иясе?

3. Бөек Ватан сугышы елларында Я.К.Зәнкиев кайда һәм кем булып хезмәт...

Подробнее...

Әткәм-әнкәмнең теле

Татар авылында туып-үскән бала татарча уйлый, хыяллана һәм сөйләшә. Балаларыбыз кечкенәдән үк татарча җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, димәк, татар теле яши!  Татар телен өйрәнүгә мәктәбебездә күп көч бирелә. Венера Наил кызы Ибукова балаларны туган телгә бөтен тырышлыгын биреп өйрәтә. Безнең укучылар төрле олимпиадалар, конференцияләрдә бик теләп катнашалар, җиңүчеләребез Казанга кадәр барып, җир күреп кайталар. Күптән түгел 3 кызыбыз Актанышта “Бүләк” лагеренда ял иттеләр. Мондый чараларны оештыручыларга рәхмәт, чөнки андый бүләкләр балаларга зур стимул булып тора.

...

Подробнее...

Чыгарылыш класс укучылары!

Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен Казан федераль университетына бушлай керү мөмкинлеге бар.

Кафедра истории Татарстана, археологии и этнологии Института международных отношений, истории и востоковедения Казанского федерального университета приглашает абитуриентов на учебу по направлению «История», профиль «История тюркских народов». Благодаря финансовой поддержке Президента Республики Татарстан обучение на этом профиле для соотечественников - бесплатное. Все поступившие обеспечиваются местами в общежитии – в деревне Универсиады. Студентам выплачивается академическая...

Подробнее...

Безнең Сания апабыз

9-132017 елның 18 мартында Шыкча авылында яшәүче көләч йөзле, сабыр холыклы, җыйнак гәүдәле, ак чәчле әби – Сания апа Хәйруллинага 90 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә үзе белән бергә яшәүче оныгының балаларын караша, әти-әниләре өйдә юкта аларга күз-колак була. Үткәннәре турында сорасаң, Сания апа, кояштай елмая да: “Кеше күргәнне без дә күрдек, тырыштык, эшләдек, сугыш вакытында да ач йөрмәдек”, – ди.

Әйе, Сания апаның балачагы да авыр сугыш елларына туры килә.

Сания Галимҗан кызы Шыкча авылында Галия белән Галимҗан Ибләминовлар гаиләсендә дөньяга килә...

Подробнее...

“Балам югалды”

9-11- Төмәнгә эшкә дип киткән балам югалып китте. 2 ел була инде. Карточкаларын бөтен дөньяга ябыштырганнар, нәтиҗәсе генә күренми. Шул кайгыдан авырып киттем, катлаулы операция булды. Апамның баласы ул, мин карап үстердем, Байкаловода ветврач хатынга өйләнгән иде. Хатынының ике баласы янына үзенең өченчесе туды, анысына 4 яшь. Аларны ашатырга кирәк. Авылда ферманың ябылуы бик начар булды, мин кечкенәдән - 13 яшьтән 38 ел эшләдем. Башта сыерларны кул белән саудык.

Кайбер кешеләр, күреп калдык, дип сөйлиләр, әллә алдыйлармы? Алар әйткән районны ныклап тикшереп чыгалар, таба...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836