#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тагын бер китап күрде

52-10Туган як, авыл тарихы һәркем өчен дә кадерле. Аның бүгенгесе булмаса да, үткәне дә уйландыра, шатландыра һәм дәртләндерә.

Менә шуның өчен дә мин 2022 елда Казан шәһәрендә басылган “Комаровские мечетные книги Тобольской губернии XIX – начала XX веков дигән китапны туктаусыз актарып-эзләнеп көннәремне үткәрәм. Авторлары - Гүзәл Фәйзуллина, Энҗе Кадирова һәм Лилия Фәизова. Бу белемле, дәрәҗәле яшь галимәләрне мин яхшы беләм һәм аларга телне, тарихны, халык сәнгатен өйрәнүдәге фидакарь хезмәтләре өчен меңнәрчә рәхмәтләремне юллап, эшләрендә, шәхси тормышларында уңышлар, бәхетләр теләп...

Подробнее...

Шатлыклы вакыйга

52-9Җәй уртасында Ялутор районының Исәт авылында бик зур шатлыклы вакыйга – “Исәт авылының хәтер китабы басылып чыкты. Китапның тәкъдим итү чарасы октябрь ахырында Исәт урта мәктәбендә тантаналы рәвештә үтте. Бу бәйрәмгә укытучылар коллективы һәм укучылар зур әзерлек алып бардылар. Алар китапның эчтәлеге белән таныштылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр һәм авылның хезмәт ветераннарын кичәгә чакырдылар. Мәктәп фойесын матур итеп бизәделәр, стенага сугыш һәм тыл ветераннарының фоторәсемнәрен элделәр.

Мәктәп бинасы кунаклар белән тулды. Алып баручы рус теле укытучысы Дания Ниязова тантаналы...

Подробнее...

Президент фонды әкиятләр китабына ярдәм итте

52-11Тубыл район китапханәсендә “Тимур батыр. Себер татарлары әкиятләре дип аталган китапны эшкәртү һәм тапшыру этабы тәмамланды. Авыл китапханәләренә Тубыл районы мәдәният үзәгенең иҗат төркеме шул ук исемдәге проектын гамәлгә ашыру кысаларында алынды ул. «Тимур батыр. Себер татарлары әкиятләре» проекты 2021 елда Президентның мәдәни инициативалар фонды конкурсында ярдәм алды.

Проект кысаларында 300 данә тираж белән чыгарылды. Җыентыкка китап авторы Земфира Шәрипова җыйган 20 әкият һәм рәссам Асия Закорюкинаның ачык иллюстрацияләре кертелгән. Басманың үзенчәлеге шунда: әкиятләр өч...

Подробнее...

Себер татарына үз теле кирәкме?

Мондый сорау мине генә борчымый, күрәсең. Динен һәм телен яхшы белгән, аңа хезмәт иткән хөрмәтле шәхесебез Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның «Ана телне саклау – Аллаһы Тәгалә каршындагы бурыч!» («Яңарыш», 48 нче санда) мәкаләсен укыгач, үземнең фикерләремне себер җирлегендә яшәп яткан татарларым белән уртаклашасым килде. Төмән өлкәсендә халык саны буенча без икенче урында торабыз, димәк, без - себер татарлары күп. Шул күп халыкның шәһәрләрдә яшәгән өчтән икесе диярлек туган телен белми.

Бу нидән?! Аз гына сандагы милләтләр дә үз телләрен беләләр, сөйлиләр, өйрәнәләр, саклыйлар, шуның...

Подробнее...

“Без кабызган учак сүнмәсен”

37-10Күптән түгел Төмәндә яшәүче җирле шагыйрә, дустыбыз Римма Арсухинаның “Без кабызган учак сүнмәсен” исемле әдәби-нәфис басмасы дөнья күрде. Китап бастыруга “Яңарыш” газетасы редакциясендә әзерләнде. Ул 92 биттән тора, тиражы 200 данә. “Печатник” типографиясендә бастырылды. Җыентыкка авторның шигырьләре, башка иҗат җимешләре, тәбрикләүләр тупланды. Анда Римма Арсухинаның тормышын чагылдырган гаилә архивыннан алынган фоторәсемнәр сурәтләнгән.

Римма Хисмәт кызы Пермь крае, Березовка районы, Таз авылында туган. Әтисе – Хисмәт Сәхиулла улы белән әнисе – Фәриха Сәлимҗан кызы 9 бала тәрбияләп...

Подробнее...

“Гомерем мизгелләре”

37-9Минем кулда 92 яшендәге өлкәбезнең күренекле шәхесе, татар мәдәнияте һәм мәгарифе эшлеклесе, танылган Гарифуллиннар педагогик династиясе вәкиле, халык мәгарифе отличнигы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның өр-яңа “Гомерем мизгелләре” исемле китабы.

Китап 156 битлек булып “Печатник” нәшриятында бастырылган. Аны әзерләүдә зур хезмәт куйган профессор Хәнисә Алишина, Төмән районының Шыкча авылында яшәүче Хәмдия Кызылбаевага һәм Олы Акъяр авыл...

Подробнее...

“Себернең тылсымлы төннәре”

37-8Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсе “Себернең тылсымлы төннәре”исемле Себер шагыйре Шәүкәт Гаделшага 70 яшь тулуга багышланган китап-иллюстратив күргәзмә тәкъдим итә.

Якташыбыз Татарстан Республикасы язучылар союзы әгъзасы Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин Казанда яши һәм эшли. Заман татар поэзиясендә Шәүкәт Гаделша исеме билгеле. Аның шигырьләре Себер табигатенә, урманнарга, үсемлекләргә, хайваннар дөньясына, табигать күренешләренә, туган якка багышланган. Табигатькә мәхәббәт очраклы түгел. Балачакта Ш.Гаделшаның яраткан шөгыле урманда йөрү һәм анда яшәүчеләрне күзәтү булган...

Подробнее...

Саллы китап

Төмән дәүләт университеты профессоры, танылган җәмәгать эшлеклесе Хәнисә Алишинаның “Себер татарларының тарихи ономастикасы” исемле саллы китабы дөнья күрүе укучыларыбызга билгеле инде (укы: “Яңарыш” № 2–13 январь, 2017 ел). Бу монографиядә галимәнең Төмән өлкәсенең көньягындагы себер татарлары ономастиконын күп еллык тарихи-лингвистик тикшеренүләре урын алган. Монография дөнья топонимикасында себер-татар ономастиконын комплекслы тарихы-лингвистик өйрәнүнең беренче тәҗрибәсе санала.

Автор онимнарның семантикасын...

Подробнее...

Конференциянең җыентыгы чыкты

XIX Бөтенроссия фәнни-практик конференциясенең (20 май 2016 ел) хезмәтләре җыентыгы дөнья күрде. Чарага илнең генә түгел, чит ил галимнәренең дә материаллары җибәрелгән. Алар 4 өлешкә бүленеп, китапта урын алган. Тагын да кушымта бар, аның беренче өлеше профессор Хәнисә Алишина тарафыннан әзерләнеп, “Сөләйманов укулары” материаллары җыентыкларында 1990 елдан алып 2015 елга кадәр бастырылган мәкаләләр күрсәткече”н тәшкил итсә, икенче өлешендә академик Хатыйп Миңнегулов төзегән “Казан тюркология мәктәбе (12 танылган Казан-татар тюркологлары турында биобиблиографик белешмәләр)” хезмәте урын...

Подробнее...

Үзешчән җирле шагыйрьләр рәтендә яңа исем

Тубыл шәһәрендә яшәүче югары белемле филолог Диләфрүз Асмат кызы Гасыймова лаеклы ялда булса да, 2009нчы елда Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, дипломлы белгеч булып  кайта. Ул IIнче Вагайда, хәзер Тубыл шәһәренең яңа мәчетендә ислам дине нигезләре буенча укыту-агарту эшләрен алып бара. Күптән түгел аның “Аллаһы Тәгалә хакына” дип аталган китабы дөнья күрде.

Китапның редакторы К.Садыйков, корректоры Р.Садыйкова. Редактор китап...

Подробнее...

Фәнгә салган тирән эз

Татар тел белеме һәм тюркологиянең моңарчы өйрәнелмәгән тармагын – Себердә яшәүче төрки халыкларның ономастикасын өйрәнеп тел гыйлеменә яңалык кертүче “Себер татарларының тарихи ономастикасы” хезмәтендә Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина бик борынгы ата-бабаларыбызның бөек рухын, күңел хәзинәсенең киңлеген, фикерләү дәрәҗәсенең зурлыгын аңлата торган барлык төр ялгызлык исемнәрне җыеп, системага салуга ирешә. Себер татарларының килеп чыгышы турында төрле карашлар яшәгән хәзерге чорда халыкның тарихын, үткәнен ачуда иң актуаль проблемаларны күтәрә.

Аң-акыл, күңел муллыгы белән язылган...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836