#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Карга боткасы” нуздырдык

19-9Төмән районы, Муллаш авылы балалар бакчасында «Карга боткасы» - татар халкының язгы бәйрәме булып узды. Борынгы заманнарда халык язны үз канатлары очларында кара каргалар алып килә, дип ышанган. Шуңа күрә, карлар эри башлауга һәм беренче шарлавыклар барлыкка килүгә, «Карга боткасы» бәйрәме оештырылды. Бу көнне балалар һәр йорттан ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыйдылар, бәйрәмгә барысы да шигырьләр, җырлар белән кушылдылар.

Халык авылның иң биек урынына җыела һәм учак кабызып, зур казанда ботка пешерә. Чарада балаларны татар халкының милли бәйрәме, аның тарихы һәм әһәмияте белән...

Подробнее...

Милли уеннар өйрәнү чарасында

14-10Төмән районы, Муллаш урта мәктәбе каршындагы балалар бакчасы тәрбиячеләре “Россия халыкларының традицион милли уеннары - буыннан-буынга тапшырыла торган уеннар“ дигән күңел ачу чарасын уздырырга карар кылдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен алар бик гади һәм кызыклы, сабый үз халкының гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре белән таныша, ул халык иҗатын үз эченә алган кабатланмас колорит тәрбияли.

Монда уеннарның танып-белү һәм тәрбияви әһәмияте тора. «Чүлмәк җыю», «Көндәшеңне саклау», «Чишмә», «Аркан тарту», «Тимербай», «Түбәтәй», «Төенче уен», «Буш урын», «Әйлән-бәйлән”кебек милли уеннар балаларның физик...

Подробнее...

Кече яшьтән рухи тәрбия алып

14-9Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре кысасында Явызбы балалар бакчасында “Печән базары” ярминкәсе үткәрелгән. Балалар татар халкының мәдәнияте, көнкүреше белән танышканнар. Җырлар җырлап, биеп, татар халык уеннарында катнашып, балалар акча эшлиләр. Аннары шул акчаларга ярминкәдән үзләренә ошаган әйберләрне сатып алалар.

“Ә инде Шыкча балалар бакчасында “Татар кунакчыллыгы” күңел ачу чарасын оештырдык, - дип сөйләде музыкаль җитәкчеләре Альбина Белова. – Программа буенча сабыйлар рәхәтләнеп татарча биеп, җырлап, уеннар уйнап бик шат булып калдылар. Физкультура буенча инструктор Алсу Мамкина һәм...

Подробнее...

Язгы авазлар

Каеннар ялангач утыра, сыерчык оялары да буш әле. Шәрә ботаклар җил белән тирбәлә. Ботакларда бөреләр әле бик кечкенә, ләкин аларның үсәселәре килә инде.

- Үсәргә ярый микән? – дип сорады бер бөре икенчесеннән.

- Ярамый әле, - диде икенче бөре. – Әле җирдән кар китмәгән, һавалар да салкын.

- Кайчан үсәргә ярый соң?

Бөре ботагы белән бергә селкенде дә:

- Җил әйтер, - диде.

Кар астында – җирдә ике орлык янәшә ята. Аларга да суык, ләкин аларның да үсәселәре килә.

- Үсәргә ярыймы? – дип сорады бер орлык икенчесеннән.

- Ярамый әле, - диде икенче орлык. – Җир...

Подробнее...

“Блокадалы икмәк” Бөтенроссия акциясе

6-13Үз Ватанының патриоты булган гражданинны тәрбияләү өчен, туган җиренең шатлыклары, биографиясенең авыр битләре турында сөйләргә, Ватан язмышында катнашы булуын тоярга кирәк. Тарихи Ватаныбызның үткәндәге вакыйгаларын кичерү һәм аңлау гына үсеп килүче кешедә гражданлык һәм патриотизм хисен формалаштыра ала.

Шуны истә тотып, Шыкча урта мәктәбе укытучылары ел саен Бөтенроссия акциясе кысаларында «Блокадалы икмәк” темасына багышланган тематик сыйныф сәгатьләре, хәтер дәресләре барлык сыйныфларда үткәрделәр. Акция укучыларга патриотик тәрбия бирүгә, тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән...

Подробнее...

Һәрьяклап үсеш алган Рәиф

6-12Ана теленә мәхәббәт, аны өйрәнү гаиләдә көндәлектә куллану, әти-әни тәрбиясенә бәйле булуына мин кабат инандым. 11 январь көнне татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабында 1 нче урын яулаган Талымхан урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рәиф Мөхәммәтҗанов моңа мисал булып тора. Моннан тыш, ул 2021–2022 уку елында биология фәне буенча олимпиадада җиңүче, җәмгыять һәм татар әдәбияты буенча олимпиада призеры.

Һәрьяклап үсеш алган Рәиф күпбалалы Юлия һәм Азат Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә тәрбия ала. Бик матур, зур, балыклы күл янында урнашкан...

Подробнее...

Февраль ае

Февральдә уртача 12-14 градус салкыннар була. Шулай ук февральне икейөзле ай дип тә атыйлар, чөнки кыш яз белән очраша диләр. Гадәттә, беренче 10 көнлектә көчле бураннар була. Күп кенә агачларның салкыннан шартлап сынганнары ишетелә. “15 февральдә юеш булса, яз иртә килә, катырса, яз соң килә”, ди халык. Кыш кошлар өчен дә бик авыр чор санала. Күп кенә канатлы дусларыбыз салкыннан, ачлыктан газап чигәләр. Ә без, кешеләр, шушы нәни канатлы дусларыбызга аз гына булса да мәрхәмәтле булып, яшәгән йорт тирәләребезгә, мәктәп, балалар бакчасы территорияләренә җимлекләр куйсак иде. Безнең аз гына...

Подробнее...

Түбән Тәүде батыры

1-5Түбән Тәүде спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тәрбияләнүчесе Руслан Галямов балалар бакчасына йөргәнендә үк дзюдо белән шөгыльләнә башлый. Ул самбо, футбол, волейбол буенча да ярышларда үзен сынатмый. Руслан 8 нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый, тырыш, акыллы, әдәпле егет. Балалар бакчасына йөрүче сеңлесе Зөлфияне караша, йорт эшләрендә әнисе Юлия Гилбар кызына, колледжда укучы абыйсы Ринатка булыша. Алар кош-корт асрыйлар, күп итеп бәрәңге, яшелчә утырталар.

Бу көннәрдә Руслан “Спорт элитасы”район конкурсының “Олимпия өметенең иң яхшы спортчысы” номинациясе буенча җиңүче булды. Түбән Тәүде хакимият...

Подробнее...

Кар бабай

1-7Кыш килде, кар яуды. Тирә-юньдә барысы да ак әкияткә охшаган.

Кышны Кар бабайлардан башка күз алдына китерүе кыен. Кыш көне барлык ишегалларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында диярлек Кар бабайлары кунакта. Балалар да, өлкәннәр дә ярата торган карлы кунак алар.

Урамда матур шарфлы һәм башына чиләк кигән Кар бабайны каршы алу ничек яхшы һәм күңелле. Һәм менә бүген олы төркем балалары янына игелекле Кар бабай килде.

Күпме шатлык, күңел ачу алып килде ул үзе белән. Балалар кунак белән «Кар бөртекләре» уенын уйнадылар. «Туңдырам», «Кар белән коены тутыр» уеннарында алар...

Подробнее...

Январь ае

Менә календарьның иң беренче ае – Январь җитте!

Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Урамга чыгу белән ап-ак кар күренә. Салкын җил биткә исә, ә җир ак юрган белән капланган күк. Туган ягыма кыш килде. Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тату шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәр дә кышны үзләренчә ярата. Һәркем Яңа ел төнендә нинди...

Подробнее...

Январь аена сынамышлар

* Январьда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.

* Январьда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.

* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.

* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

* 14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.

* 19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

* 25 январьда кояш чыкса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

* Январь җылы булса...

Подробнее...

Минем кадерле әбием

Сез минем әбине беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки дөньяда әбиләр күп, ләкин минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа.

Минем әбием җитез куллы булган. Ул үзенең кечкенә куллары белән җәен урак урган, кышын җитен, йон эрләгән, шәл бәйләгән. Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән. Аларны киендергән, туйдырган, моңлы вакытларында башларыннан сөеп иркәләгән.

Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланган. Уч төпләре, китап битенә...

Подробнее...

Өлгер

Өлгер белән без икәү дус.

Беркөн мин Өлгерләрдә кунакта булдым.

Өлгер белән аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар:

- Балам, су алып кайтчы. Утын да кертәсе бар икән.

- Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй.

- Бик хуп, балам, күрми дә торам икән. Ә керткән утының кайда соң?

- Утынны мин, әнкәй, аунап ятмасын дип, мичкә тутырып та куйдым инде.

- Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач, пальто төймәңне ныгытып алыйм, төшеп калмасын.

- Мин ул төймәне үзем ныгыттым инде.

- Менә рәхмәт, балам...

Өлгер белән без дус дигән идемме әле мин сезгә? Дөрес...

Подробнее...

Чыршы бәйрәменә әзерлек

Кадерле балалар!

Тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Карнавалга кияр өчен маскарад костюмнар әзерләү вакыты җитә. Хәзерге вакытта кибетләрдә нинди генә костюмнар юк, әзерне сатып аласы җиңел бит. Әмма нинди генә матур, купшы булмасыннар, алардан салкынлык бөркеп тора, күңел биреп тегелмәгән. Сабый бала үзе тырышып теккән костюмга ни җитә? Бусагада ярлы 90 нчы еллар түгел, кул эшләре өчен бөтен әйбер бар: төсле кәгазьләр, буяулар, фломастерлар, катыргылар...Фантазияңне җигеп костюм ясыйсы гына кала. Мәсәлән, Советлар чорында Лилия апам 10 сыйныфта укыганында телевизордан “Финист - ясный сокол”...

Подробнее...

Кышкы матурлык

Һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә генә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган суыклары булса да, ул матур. Кышның үзәкне өзә торган ачы җилләре булса да, аның үз яме бар.

Күз алдыгызга китерегез. Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар, куыша-куыша, җир өстенә куналар. Зәп-зәңгәр күк йөзен тоташ болыт каплап ала. Аның болыты да юньләп күренми. Ә кар төшә дә төшә. Ул балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Куна да эри. Ә чана шуучы балалар шуңа куаналар. Кышкы саф һаваны, күкрәкләренә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836