#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәрьяклап үсеш алган Рәиф

6-12Ана теленә мәхәббәт, аны өйрәнү гаиләдә көндәлектә куллану, әти-әни тәрбиясенә бәйле булуына мин кабат инандым. 11 январь көнне татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабында 1 нче урын яулаган Талымхан урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рәиф Мөхәммәтҗанов моңа мисал булып тора. Моннан тыш, ул 2021–2022 уку елында биология фәне буенча олимпиадада җиңүче, җәмгыять һәм татар әдәбияты буенча олимпиада призеры.

Һәрьяклап үсеш алган Рәиф күпбалалы Юлия һәм Азат Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә тәрбия ала. Бик матур, зур, балыклы күл янында урнашкан...

Подробнее...

Февраль ае

Февральдә уртача 12-14 градус салкыннар була. Шулай ук февральне икейөзле ай дип тә атыйлар, чөнки кыш яз белән очраша диләр. Гадәттә, беренче 10 көнлектә көчле бураннар була. Күп кенә агачларның салкыннан шартлап сынганнары ишетелә. “15 февральдә юеш булса, яз иртә килә, катырса, яз соң килә”, ди халык. Кыш кошлар өчен дә бик авыр чор санала. Күп кенә канатлы дусларыбыз салкыннан, ачлыктан газап чигәләр. Ә без, кешеләр, шушы нәни канатлы дусларыбызга аз гына булса да мәрхәмәтле булып, яшәгән йорт тирәләребезгә, мәктәп, балалар бакчасы территорияләренә җимлекләр куйсак иде. Безнең аз гына...

Подробнее...

Түбән Тәүде батыры

1-5Түбән Тәүде спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тәрбияләнүчесе Руслан Галямов балалар бакчасына йөргәнендә үк дзюдо белән шөгыльләнә башлый. Ул самбо, футбол, волейбол буенча да ярышларда үзен сынатмый. Руслан 8 нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый, тырыш, акыллы, әдәпле егет. Балалар бакчасына йөрүче сеңлесе Зөлфияне караша, йорт эшләрендә әнисе Юлия Гилбар кызына, колледжда укучы абыйсы Ринатка булыша. Алар кош-корт асрыйлар, күп итеп бәрәңге, яшелчә утырталар.

Бу көннәрдә Руслан “Спорт элитасы”район конкурсының “Олимпия өметенең иң яхшы спортчысы” номинациясе буенча җиңүче булды. Түбән Тәүде хакимият...

Подробнее...

Кар бабай

1-7Кыш килде, кар яуды. Тирә-юньдә барысы да ак әкияткә охшаган.

Кышны Кар бабайлардан башка күз алдына китерүе кыен. Кыш көне барлык ишегалларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында диярлек Кар бабайлары кунакта. Балалар да, өлкәннәр дә ярата торган карлы кунак алар.

Урамда матур шарфлы һәм башына чиләк кигән Кар бабайны каршы алу ничек яхшы һәм күңелле. Һәм менә бүген олы төркем балалары янына игелекле Кар бабай килде.

Күпме шатлык, күңел ачу алып килде ул үзе белән. Балалар кунак белән «Кар бөртекләре» уенын уйнадылар. «Туңдырам», «Кар белән коены тутыр» уеннарында алар...

Подробнее...

Январь ае

Менә календарьның иң беренче ае – Январь җитте!

Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Урамга чыгу белән ап-ак кар күренә. Салкын җил биткә исә, ә җир ак юрган белән капланган күк. Туган ягыма кыш килде. Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тату шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәр дә кышны үзләренчә ярата. Һәркем Яңа ел төнендә нинди...

Подробнее...

Январь аена сынамышлар

* Январьда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.

* Январьда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.

* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.

* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

* 14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.

* 19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

* 25 январьда кояш чыкса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

* Январь җылы булса...

Подробнее...

Минем кадерле әбием

Сез минем әбине беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки дөньяда әбиләр күп, ләкин минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа.

Минем әбием җитез куллы булган. Ул үзенең кечкенә куллары белән җәен урак урган, кышын җитен, йон эрләгән, шәл бәйләгән. Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән. Аларны киендергән, туйдырган, моңлы вакытларында башларыннан сөеп иркәләгән.

Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланган. Уч төпләре, китап битенә...

Подробнее...

Өлгер

Өлгер белән без икәү дус.

Беркөн мин Өлгерләрдә кунакта булдым.

Өлгер белән аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар:

- Балам, су алып кайтчы. Утын да кертәсе бар икән.

- Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй.

- Бик хуп, балам, күрми дә торам икән. Ә керткән утының кайда соң?

- Утынны мин, әнкәй, аунап ятмасын дип, мичкә тутырып та куйдым инде.

- Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач, пальто төймәңне ныгытып алыйм, төшеп калмасын.

- Мин ул төймәне үзем ныгыттым инде.

- Менә рәхмәт, балам...

Өлгер белән без дус дигән идемме әле мин сезгә? Дөрес...

Подробнее...

Чыршы бәйрәменә әзерлек

Кадерле балалар!

Тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Карнавалга кияр өчен маскарад костюмнар әзерләү вакыты җитә. Хәзерге вакытта кибетләрдә нинди генә костюмнар юк, әзерне сатып аласы җиңел бит. Әмма нинди генә матур, купшы булмасыннар, алардан салкынлык бөркеп тора, күңел биреп тегелмәгән. Сабый бала үзе тырышып теккән костюмга ни җитә? Бусагада ярлы 90 нчы еллар түгел, кул эшләре өчен бөтен әйбер бар: төсле кәгазьләр, буяулар, фломастерлар, катыргылар...Фантазияңне җигеп костюм ясыйсы гына кала. Мәсәлән, Советлар чорында Лилия апам 10 сыйныфта укыганында телевизордан “Финист - ясный сокол”...

Подробнее...

Кышкы матурлык

Һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә генә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган суыклары булса да, ул матур. Кышның үзәкне өзә торган ачы җилләре булса да, аның үз яме бар.

Күз алдыгызга китерегез. Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар, куыша-куыша, җир өстенә куналар. Зәп-зәңгәр күк йөзен тоташ болыт каплап ала. Аның болыты да юньләп күренми. Ә кар төшә дә төшә. Ул балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Куна да эри. Ә чана шуучы балалар шуңа куаналар. Кышкы саф һаваны, күкрәкләренә...

Подробнее...

Өйдә уйнап була торган уеннар

Кыш җитү белән балаларның урамда уйнау вакыты кими. Шуңа күрә кич утырганда өйдә уйнап була торган уеннар тәкъдим итәбез.

”Предметны таны” уены. Ничек уйнарга: өйдәге төрле предметларны бер җиргә җыясыз. Кемдә булса күзләрен яулык белән бәйләп, тотып карап аларның нинди предмет икәнен, нинди төстә икәнен исенә төшереп әйтә. Файдасы: образлы уйлау һәм күз алдына китерү сәләтен үстерә.

“Минем турында китап” уены. Ничек уйнарга: үзегез турында китапчык ясыйсыз. Аның ничә битле, нинди рәсемле, нәрсә турында булуы үзегезнең фантазиядән тора. Сезгә кәгазь, карандашлар...

Подробнее...

Татар моңына гашыйк кызлар

45-6Өлкәдә узган “Татар җыры” фестивале артистлары Яркәү районы. Тархан авылына концерт программасы белән килгәндә, әбиләре Нәбирә Якуп кызына тамаша карарга Руслана, Рузалинә, Вероника, Эмилия һәм Сабина Садыйковалар да ияргәннәр. Беренче рәттә утырып алар татар җырларын тыңладылар, халык белән бергә дәррәү килеп кул чаптылар. Руслана 6 нчы, Рузалинә 4 нче, Вероника 1 нче сыйныфларда укыйлар. Дәресләрдән соң авыл клубына Рәйхан Вагапова җитәкләгән “Чулпан” түгәрәгенә биергә йөриләр.

Ә Эмилия белән Сабинаны балалар бакчасында тәрбияче Алчәчәк Уразаева укырга-язарга өйрәтә. Бәйрәмнәрдә алар апалары...

Подробнее...

“Төрле төстәге көз”

45-4Узган атнада Шыкча балалар бакчасында елның көзге чорына багышланган «Төрле төстәге көз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Зал музыкаль хезмәткәр Альбина Белова һәм спорт буенча инструктор Алсу Мамкина ярдәме белән бизәлде. Балаларны әлеге чарага тәрбиячеләр: Юлия Хәмидуллина («Әкият» төркеме), Земфира Байнашева («Гномнар» төркеме), Гүзәлия Речапова («Бал кортлары» төркеме) һәм Альбина Хәлитуллина әзерләделәр.

Төрле төстәге яфраклар, яшелчә декорацияләре белән бизәлгән зал көзнең матурлыгы турында искә төшерделәр, хәтта һавада да көз атмосферасы хөкем сөрде.

Балалар...

Подробнее...

Бусагада - кыш

45-8Ноябрьнең холкы төрле елда төрлечә. Көз әле китеп бетмәгән, кыш урнашып җитмәгән бу чорда, урман кырыенда басып торып, бер үк мизгелдә елның ике фасылын күзәтергә мөмкин. Уң якта, урманда – кыш хакимлек итә. Яңа яуган кардан зифа буйлы каеннарның ак кәүсәләре тагын да агарып, яктырып киткән кебек. Бөтен урманга сулап туймаслык салкынча саф һава тулган... Ә сулда, җир өсли шуышып барган кар белән узышып уйнарга теләгәндәй, түгәрәк шар сыман “басу йомгагы” җил куалаган якка тәгәрәп бара...

Ул җил куып йөрми, ботакларындагы өлгергән орлыкларны тигезләп тарата. Рус телендә бу үсемлек...

Подробнее...

Сәләтле егет Адиль

Төмән егете Адиль Тимергалиев 5нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый, рәсемнәр ясарга ярата. 1 нче сыйныфтан бирле “Этюд”музыка мәктәбенә йөри.

Без малайның әнисе Фатыйма Карл кызыннан Адиль турында сораштык.

- Җырларга яратуын күреп, укырга кергәч музыка мәктәбенә бирдем. Өстәмә йөкләнеш булса да, бик теләп, яратып йөри.

Анда вокал һәм хор белән шөгыльләнә. Җыр сәнгатеннән җитәкчесе – Татьяна Солодовникова, концертмейстеры – Елена Бородина. Гитарага, фортепианога, сольфеджиога йөри. “Сибирята” малайлар хор ансамбле белән шәһәр күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә, конкурсларда...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836