#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өйдә уйнап була торган уеннар

Кыш җитү белән балаларның урамда уйнау вакыты кими. Шуңа күрә кич утырганда өйдә уйнап була торган уеннар тәкъдим итәбез.

”Предметны таны” уены. Ничек уйнарга: өйдәге төрле предметларны бер җиргә җыясыз. Кемдә булса күзләрен яулык белән бәйләп, тотып карап аларның нинди предмет икәнен, нинди төстә икәнен исенә төшереп әйтә. Файдасы: образлы уйлау һәм күз алдына китерү сәләтен үстерә.

“Минем турында китап” уены. Ничек уйнарга: үзегез турында китапчык ясыйсыз. Аның ничә битле, нинди рәсемле, нәрсә турында булуы үзегезнең фантазиядән тора. Сезгә кәгазь, карандашлар...

Подробнее...

Татар моңына гашыйк кызлар

45-6Өлкәдә узган “Татар җыры” фестивале артистлары Яркәү районы. Тархан авылына концерт программасы белән килгәндә, әбиләре Нәбирә Якуп кызына тамаша карарга Руслана, Рузалинә, Вероника, Эмилия һәм Сабина Садыйковалар да ияргәннәр. Беренче рәттә утырып алар татар җырларын тыңладылар, халык белән бергә дәррәү килеп кул чаптылар. Руслана 6 нчы, Рузалинә 4 нче, Вероника 1 нче сыйныфларда укыйлар. Дәресләрдән соң авыл клубына Рәйхан Вагапова җитәкләгән “Чулпан” түгәрәгенә биергә йөриләр.

Ә Эмилия белән Сабинаны балалар бакчасында тәрбияче Алчәчәк Уразаева укырга-язарга өйрәтә. Бәйрәмнәрдә алар апалары...

Подробнее...

“Төрле төстәге көз”

45-4Узган атнада Шыкча балалар бакчасында елның көзге чорына багышланган «Төрле төстәге көз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Зал музыкаль хезмәткәр Альбина Белова һәм спорт буенча инструктор Алсу Мамкина ярдәме белән бизәлде. Балаларны әлеге чарага тәрбиячеләр: Юлия Хәмидуллина («Әкият» төркеме), Земфира Байнашева («Гномнар» төркеме), Гүзәлия Речапова («Бал кортлары» төркеме) һәм Альбина Хәлитуллина әзерләделәр.

Төрле төстәге яфраклар, яшелчә декорацияләре белән бизәлгән зал көзнең матурлыгы турында искә төшерделәр, хәтта һавада да көз атмосферасы хөкем сөрде.

Балалар...

Подробнее...

Бусагада - кыш

45-8Ноябрьнең холкы төрле елда төрлечә. Көз әле китеп бетмәгән, кыш урнашып җитмәгән бу чорда, урман кырыенда басып торып, бер үк мизгелдә елның ике фасылын күзәтергә мөмкин. Уң якта, урманда – кыш хакимлек итә. Яңа яуган кардан зифа буйлы каеннарның ак кәүсәләре тагын да агарып, яктырып киткән кебек. Бөтен урманга сулап туймаслык салкынча саф һава тулган... Ә сулда, җир өсли шуышып барган кар белән узышып уйнарга теләгәндәй, түгәрәк шар сыман “басу йомгагы” җил куалаган якка тәгәрәп бара...

Ул җил куып йөрми, ботакларындагы өлгергән орлыкларны тигезләп тарата. Рус телендә бу үсемлек...

Подробнее...

Сәләтле егет Адиль

Төмән егете Адиль Тимергалиев 5нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый, рәсемнәр ясарга ярата. 1 нче сыйныфтан бирле “Этюд”музыка мәктәбенә йөри.

Без малайның әнисе Фатыйма Карл кызыннан Адиль турында сораштык.

- Җырларга яратуын күреп, укырга кергәч музыка мәктәбенә бирдем. Өстәмә йөкләнеш булса да, бик теләп, яратып йөри.

Анда вокал һәм хор белән шөгыльләнә. Җыр сәнгатеннән җитәкчесе – Татьяна Солодовникова, концертмейстеры – Елена Бородина. Гитарага, фортепианога, сольфеджиога йөри. “Сибирята” малайлар хор ансамбле белән шәһәр күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә, конкурсларда...

Подробнее...

Хайваннар дөньясыннан берничә кызыклы факт

*Казлар караҗиләк ярата.

*Дельфиннарның ярты баш мие генә йоклый. Икенче яртысы бу вакытта әйләнә-тирәне күзәтә.

*Диңгез мәчеләре 2 сәгать суламыйча тора ала.

*Крокодил телен чыгара алмый.

*Диңгез кысласының йөрәге башында урнашкан.

*Гигант кальмарның күзе баскетбол тубы кадәр бар. Кешеләр аны фотога төшерүгә 2006 елда гына ирешә, 500 килограммлы кальмарлар су төбендә 200 метрдан бер чакрымга кадәр тирәнлектә яши.

*Зәңгәр китның авырлыгы 3 филнеке кадәр. Дөньядагы иң зур хайван да – зәңгәр кит.

*Еланнар күз кабагы аша күрә.

*Әкәм-төкәм тоташ 3 ел йоклый...

Подробнее...

Бу - кызык

- Мәче йөз төрле тавыш чыгара ала, ә этләр нибары унны гына.

- Мәчеләр үз гомерләренең 70 процентын йоклап уздыра.

- Мәче баллы ризыкның тәмен сизми.

- Дөньядагы иң озын мәченең озынлыгы - 1,2319 метр.

- Мәчеләрнең егермедән артык мускулы колак хәрәкәте өчен җавап бирә.

- Иң күп мәчеләр Австралиядә яши. Анда ун кешегә тугыз мәче туры килә.

- Дасти кушаматлы мәче үз гомерендә 420 мәче баласы тудырган.

- Шотландиядә үз гомерендә 30 мең тычкан тоткан Таузер кушаматлы мәче истәлегенә башня куелган.

- Бик күп илләрдә юлда кара мәче очрау начар билге саналса...

Подробнее...

Кычыткан нигә каклый?

45-7Кайчандыр барлык үсемлекләр яшел төстә булган. Ул хәзер кайберләренең яфрагы кызыл, берсе чәнечкеле, икенчесе кояшны гына ярата, яки күләгәне...

Кычыткан да каклый торган яфракларсыз үскән. Әмма берзаман, Үсемлекләр илендә Кактус барлыкка килә. Үләннәрнең берсе дә аны үлән итеп танырга теләми: яфраклары юк, үткен чәнечкеләре генә бар. Кычыткан Илнең яңа кешесенә игътибар итә. Еш кына алар икесе сөйләшеп утыралар, тиздән Кычыткан гомерендә беренче тапкыр гашыйк була. Аның шулай ук Кактус шикелле үзенчәлекле буласы килә.

Ул вакытта үсемлекләр тормышта тагын бер кат үз теләкләре белән...

Подробнее...

“Эколята – яшь табигатьне саклаучылар”

40-15Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәпкәчә белем бирү бүлеге балалары “Эколята – яшь табигатьне саклаучылар” фестивалендә катнаштылар. Эколята – дөньяны тагын да чистарак ясарга, тирә-як мохитне чүптән, пычрактан сакларга хыялланучы табигатьнең чын дуслары.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Подробнее...

“Кросс нации-2021” Индрәйдә

40-16Сәламәтлек темасы - бүгенге көндә актуаль тема. Зур мегаполислардан алып табигатькә бай авылларда да бу мәсьәләгә игътибар ителә. Шул уңайдан, Россия күләмендә 2004 елдан үткәрелә торган “Кросс нации” быел да Төмән районының Индрәй поселогында актив һәм оешкан рәвештә үткәрелде. Мәктәп администрациясе поселокның “Батыр” спорт комплексы белән берлектә, алдан игьлан итеп, укучы балаларны, ата–аналарны 25 нче сентябрь көнне мәктәпнең яңа ясалган спорт мәйданына чакырдылар.

Яшь спортчыларга, катнашучыларга поселок администрациясе башлыгы Раил Хөснуллин һәм дума рәисе Рөстәм Арипов...

Подробнее...

Кичке трамвай

40-14(Әкият)

Вагон депосының ерак тузанлы почмагында тутык рельсларда иске Трамвай торды. Ул урамнар буйлап йөргәндә якты буяулар белән буялып, күңелле кыңгыраулар чыңлаткан үзенең кире кайтарып булмас яшьлеген искә төшерде.

Әмма вакыт җитте, депода яңа трамвайлар барлыкка килде, ә аны ялгызлыкта картлыкны көтәр өчен тупикка керттеләр.

Еш кына иске Трамвай үз язмышына зарланып, авыр көрсенде.

- Кайчандыр мин урамнар буйлап йөрдем һәм тукталышларда көткән пассажирларны йөрттем. Мин көн саен алардан ах, күпме кызыклы һәм искиткеч вакыйгалар белдем. Менә бу тормыш иде. Ә хәзер мин...

Подробнее...

Кызыл китаптагы хайваннарның 5 төре

1. Пржевальск аты

Бу хайван 0 категориягә карый, димәк, ул табигатьтә бөтенләйгә югалган. Әлеге төр вәкилләрен зоопаркларда яки махсус питомникларда гына очратырга мөмкин. Планетада барлыгы 2000гә якын ат исәпләнә. Төр үзенчәлегенең берсе – пластик булу, бу исә аңа зур киңлекләрне яулап алырга һәм төрле экосистемаларда үзләрен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. 90 нчы елларда эксперимент тәртибендә берничәсен Чернобыль атом электр станциясе янына чыгаралар. Вакыт күрсәткәнчә, кеше катнашмаса, атлар үзләрен яхшы хис итә һәм хәтта табигый шартларда үрчи башлаган.

2. Кызыл (тау)...

Подробнее...

“Һәр көнебез кызыклы”

36-8Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиевадан укуга әзерлек, җәйге лагерь турында сораштык.

- Быел мәктәптә 131 укучыны 12 укытучы укыта. Барлык хезмәтчәннәр белән 20 кеше хезмәт итәбез. Балалар бакчасына 23 сабый йөри, консультатив-методик пунктта (чит авыллардагы балалар бакчасындагы мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар) 27 бала исәпләнә. Тукман авылында үз тәрбиячеләре бар, башкаларга үзебез йөреп эшлибез.

Беренче сентябрьдә 6 бала беренче тапкыр бусагадан атлап керде. Мәктәптә Киндерле, Тукман, Паченка, Маслян, Бухарин авыллары сабыйлары укый. Белем йортына косметик ремонт...

Подробнее...

Сентябрь ае

Сентябрь ае – уңыш җыю, хуҗалык эшләрен башкару, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яңа уку елы башланган чор. Әлегә көннәр матур торса да, тиздән яңгырлы, җилле көннәр, ә аның артыннан кыш фасылы да килеп җитәр. Шуңа да организмны сезон алмашынуга әзерләү мөһим.

Сентябрь чын мәгънәсендә алтын ай ул. Ләкин бу табигатьнең алтын-сары төскә булган тышкы күренеше белән генә бәйле түгел. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык белән билгеләнә.

Сентябрьдә һәркемгә азык-төлекнең мул булуы хакында халык телендә, халык календарендә күп кенә гыйбарәләр...

Подробнее...

Ялкаулар турында мәзәкләр

Нәрсә рәхәтрәк

Мәшти малай чагында атасы сыер сатып алган. Бозавын карарга Мәштигә кушкан. Мәшти бала чагында ук ялкау булганга, бер дә карамый башлаган. Атасы үгет бирмәкче булып:

- Сиңа үз сөтебезне эчү рәхәтме, әллә күршеләргә йөз ертып керүме, әйт? – дигәч, Мәшти:

- Бозау караудан күршегә сөт сорап керәсе рәхәтрәк, - дигән, имеш.

Карт ялкау белән яшь ялкау

Элек бер авылда ялкаулыгы белән дан тоткан бер кеше булган. Аның янына өйрәнергә дип, икенче бер яшь ялкау килгән. Шуңа хуҗа кеше әйткән:

- Бар, тышка чыгып кара әле, яңгыр яумыймы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836