#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Заречный, Зарека яисә Елга аръягы…

38-1020 нче гасырның икенче яртысында Төмән шәһәренең йөзен җитди үзгәрткән яңа типтагы микрорайоннар төзелә башлый. 1960 еллар ахырында Түре елгасы аръягында яки Зарекада ком юалар. 1977 елда 1 нче Заречный микрорайоны, 1980 нче еллардан – 2 нче Заречный микрорайонын төзү башлана. Озак еллар Түре аша бер генә агач күпер эшләгән. Әмма 1961 елда хәл үзгәрә. Челюскинцев урамы буйлап металл күпер барлыкка килә. Аны озак, ләкин сыйфатлы итеп төзегәннәр, корылмага 1995 елда гына капиталь ремонт ясала.

Бүгенге көндә Зарека шәһәрнең иң динамик үсеш алган районнарының берсе, анда кызыклы...

Подробнее...

Илгә хезмәт итүче

38-9Һәр кешенең тормыш юлы, үзе бер тарих, диләр.

Биктимер Аширбаев 1957 елда табигатьнең жанланган, ямьле яз көнендә Тубыл районы, Үләртеш авылында дөньяга килә. Хезмәт сөючән, тату, бер-беренә ярдәмчел зур гаиләдә ул көтеп алган беренче малай була. Инәсе - Хәбибчамал Туктасын кызы, ә атасы - Таир Хабис улы - авылда ихтирамга лаек кешеләр. Таир Хабис улы Тубыл зооветтехникумының бер еллык курсын тәмамлап, Симонова авылында колхозның зур җәнлекчелек фермасында ферма мөдире булып эшли иде. Елга аръягындагы күрше авылга юл юк, сукмак кына була. Ул иртәнге сәгать биштә эшкә китә, кыш көннәрендә, карны ерып жәяүләп йөри...

Подробнее...

Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты вакцинацияләнде

37-4Өлкә сәламәтлек саклау департаменты белдерүенчә, Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнде. Бу күрсәткеч COVID-19га каршы оешкан күмәк иммунитет булдырылуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Коллектив иммунитет - ул вакциналаштырылган кешеләрнең саны күп дигән сүз.

Йөзләгән һәм хәтта меңләгән кеше гомерен өзгән полиомиелит, дифтерия яки коклюш кебек чирләрнең күпчелек илләрдә прививкалар ярдәмендә юкка чыгарылганын истән чыгармасак иде.

Һәм бу ысулның отышлы икәнен Түбән Тәүде районында күреп була. Чөнки беренче булып 80 процент халыкны...

Подробнее...

Чәшкәләр үрчетүче Майкамал апа

37-51941 елның эссе һәм авыр август көннәрендә туган күп балалы ана, мактаулы хезмәт ветераны Майкамал Нигъмәтулла кызы Баязитова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сугыш башлану белән әтисе фронтка китеп, сугыш кырында мәңгегә ятып кала. Шул сәбәпле, Майкамал апа әтисен фоторәсемнәр буенча гына хәтерли. Вагай районы, Баеш авылында узган балачагы авыр көнкүреш, җитешсезлек, ачлык-ялангачлык белән исендә калган.

Бары тормышка мәхәббәте, тырышлыгы, максатчанлыгы, эшчәнлеге белән генә ул булган барлык кыенлыкларны, сынауларны җиңеп чыга алды. Буй җиткәч, Майкамал апа үзенең гомерлек тормыш иптәшен...

Подробнее...

Хәтер кичәсе Коръән ашы белән башланды

37-7Озак еллар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәген җитәкләп, РФнең мәдәният һәм массакүләм мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсе үсешенә керткән хезмәте өчен күкрәк билгесе, губернаторның, Тубыл шәһәре башлыгының Мактау кәгазьләре, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Сафиулла Ильясовның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе себер-татар мәдәният үзәгендә үтте.

Кичәнең беренче өлешендә Фәннур хәзрәт Казыймов Коръән аятьләре укыды, мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды. Хәзрәт биредә эшләп, төрле вакытта мәрхүм булганнарны да онытмады. Кичәнең икенче өлешен алып...

Подробнее...

Сугыш чоры балалары

37-61936 елның 15 сентябрендә Яркәү районының Сала авылында Сафия апа һәм Ишмөхәммәд абый Мәхмүтовлар гаиләсендә Зәкия исемле кыз туа.

Зәкия апага әти-әнисе белән шатлыкта озак яшәргә насыйп булмый - 1941 елда сугыш башлана. Авыр тормыш, әтиләре сугышка китә. Берникадәр вакыттан соң, Ишмөхәммәд абый каты яраланып авылга кайта, ләкин озак яшәми.

Зәкия апа әнисе белән бергә фермага йөри. Һәм 15 яшендә Калинин исемендәге колхозда зурлар белән бер рәттән сыер савучы булып эшләп китә. Эш бик авыр була, көненә өч тапкыр кул белән савалар.

* *...

Подробнее...

Гомер бәйрәмең белән, әниебез!

36-525 августта яраткан әниебез Рәбига Бәширова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, лаеклы ялга чыкканчы Муллаш урта мәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшләде.

Рәбига Хәбибулла кызы 1941 елның август аенда Төмән районы, Шыкча авылында зур гаиләдә, дүртенче бала булып туа. Аның балачагы яшьлек еллары кырыс сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Әтисе Хәбибулла укымышлы дини кеше була.

Ул Ямбай мәдрәсәсендә 10 ел белем ала, ләкин туган авылында аңа мулла булырга туры килми, чөнки ул елларда советлар власте дингә каршы политика алып бара...

Подробнее...

Сентябрьгә халык сынамышлары

Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган. Әйтик, агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюы - көзгә ике төрле сыйфатнамә бирә.

Һава торышы буенча сынамышлар:

* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.

Табигатькә бәйле сынамышлар

· Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

· Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.

· Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп...

Подробнее...

Урман авылында Коръән ашы

36-6Тубыл районының Урман авылында Рәшит Арипов Тубыл шәһәренең тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймовны чакырып, авылдашларын җыеп, туган авылында Коръән ашы уздырды. Ул дини чарада катнашучыларга, милли табын әзерләүчеләргә, шәһәрдән килгән бөтен авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәннур хәзрәт: ”Ел саен авылларда шәһәрләрдән килеп Коръән ашы үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Милләттәшләребез аерым үз гаиләләрендә, мәчетләрдә Коръән ашы үткәрүдән тыш, бөтен авыл халкын берләштереп, читтәгеләрне туган авылларына чакырып ашлар үткәрәләр.

Тубыл районының матур...

Подробнее...

Абруйлы имамны искә алдык

Көн артыннан көн, ел артыннан еллар үтә бара. Ике ел элек зур хөрмәткә лаек булган Тубыл районы, Юршак авылы мәчете имамы Рәхимҗан хәзрәт Бохартдиновны соңгы юлга озаткан идек. Аның шулай сабыр гына, өнсез рәвештә юк булып китүенә күңелләр әле дә ышанып бетми.

Сайлаган юлында тирән белемле, кешелекле, аралашучан кеше буларак, күпләрне үз тирәсендә оештыра алуына, үзенә тарту көченә ия булганы өчен ярата идек хәзрәтебезне.

Халык өчен, Аллаһы хакы өчен башкарган изге гамәлләре бихисап булды. Имаметдин исемендәге Юршак мәчетен торгызу, аны төзекләндерү, саклау дәрәҗәсен күтәрү өчен аз...

Подробнее...

Матур язмышыма юл алдым…

Әле генә медицина училищесын тәмамлаган яшь кенә кызны Вагай районы, Тугыз авылына җибәрәләр. Хуҗайлан авылында туып-үскән Зәнкиевлар нәселеннән Сания апа була ул. Тугыз авылы халкы аны бик яратып кабул итә. Ничек яратмассың инде аны? Үзе матур, үзе сөйкемле, тәмле телле...

Кечкенә авылларда әле медицина хезмәткәрләре булмый. Шуңа күрә аларны күрше авыллардан да килеп алалар. Сәүрә апа Исматуллина белән бергә эшләделәр. Ул инде гаиләле, балалар үстерә иде. Декрет ялларына киткәндә, Сания апа 3-4 авылга үзе генә кала. Без яшәгән Кече Уват авылына я саздан атлап, я агач көймәләр белән...

Подробнее...

Хатын-кыз бәхете

28-6Авылда хатын-кыз - ул хезмәт кешесе, хуҗабикә дә һәм бик еш кына, күп балалы ана да. Моның өчен ул тану да, югары исемнәр дә, бүләкләр дә көтми. Менә нәкъ шундый хатын-кызларның берсе - Мөршидә апа Шакирова.

Мөршидә апа Ялутор районы, Кактамак авылында яшәгән Рәшидә апа белән Айнетдин абый Исламовлар гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. Туган авылы турында аерым җылылык һәм наз белән сөйли ул, чөнки анда аның балачагы, яшьлеге үткән. Ул чакларны искә алып сөйләрлек вакыйгалар бик күп, әлбәттә.

- Гаиләдә без 6 бала үстек. Үземне хәтерли башлаганнан бирле, хуҗалыгыбызда бик күп хайван булды...

Подробнее...

Изге эшләр дәвам итә

Абаул – бик борынгы авыл. Элек – Дубровное, ә хәзер Вагай районына керә. Үзгәртеп кору чорында мәчет салына башланган иде. 30 еллап вакыт үтте. Аның эче-тышы эшләнеп бетмәгән. Наил Шәрипов үз инициативасы белән Саургач авылыннан бура сатып алып, мәчетне күтәреп утырттылар.

Мин Руслан Бариевтан сораштым. Мәчетне Тевриз районыннан килеп эшли башлаганнар. Беренче мәртәбә мәчеттә Гает намазын үткәргәндә, бер залны әзерләп, сарык суеп, Руслан Самат улы зур казан алып килеп, хәтем ашы үткәрделәр. Хатын-кызлар өйләреннән алып килгән келәмнәрен идәнгә түшәп, намаз укыдылар. Ризыкны һәркем үзе алып...

Подробнее...

Җиңү батыры

26-10Апаем – Зәйтүнә Хәбис кызы хәләл җефетенең вафатыннан соң, миңа аның хәрби бүләкләрен күрсәтте һәм бүгенге көнгәчә исендә калган тормышыннан эпизодларны сөйләде.

Тубыл районының Иштаман авылы Иртеш ярында урнашкан. 1941 елны искиткеч куркыныч ташкын була: ярга якын авыллар, кырлар, юллар, барчасы су астында кала. Авыл халкының хәле котылгысыз була, бөтен җирдә су, азык, кием юк, кешеләр төшенкелеккә бирелеп, соңгы әйберләрен алыштыралар.

Бу авылның Шәйтулла Садыйков 1924 елның маенда туган. Әтисе яшьләен үлгән, аннан башка гаиләдә тагын өч кечкенә бала була. Нәни сабыйларны балалар йортына...

Подробнее...

Абыем истәлегенә

Юрмы авылында туып-үскән абыем - Рәис Ниязовны югалту безгә бик авыр булды. Абыем кече вакытыннан ук спорт белән шөгыльләнде, әти-әнигә мәрхәмәтле булды. Төмән шәһәрендә “Берлек” оешмасында эшләде, төрле татар фестивальләрен үткәрүдә, туган авылы Юрмыда астананы читәнләттерде, шулай ук мәчет салдыруда, авыр елларда күпме кешегә ярдәм итте. Авылга күренекле артистларны чакырып, халыкка бушлай концертлар карарга мөмкинлек бирде.

Өч бала– 1 кыз, 2 егет тәрбияләп үстерде. Балалары кешелекле, мәрхәмәтле булып үстеләр.

Абыебызны соңгы юлына озатырга бик күп халык җыелды. Аеруча...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836