#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш чоры балалары

37-61936 елның 15 сентябрендә Яркәү районының Сала авылында Сафия апа һәм Ишмөхәммәд абый Мәхмүтовлар гаиләсендә Зәкия исемле кыз туа.

Зәкия апага әти-әнисе белән шатлыкта озак яшәргә насыйп булмый - 1941 елда сугыш башлана. Авыр тормыш, әтиләре сугышка китә. Берникадәр вакыттан соң, Ишмөхәммәд абый каты яраланып авылга кайта, ләкин озак яшәми.

Зәкия апа әнисе белән бергә фермага йөри. Һәм 15 яшендә Калинин исемендәге колхозда зурлар белән бер рәттән сыер савучы булып эшләп китә. Эш бик авыр була, көненә өч тапкыр кул белән савалар.

* *...

Подробнее...

Гомер бәйрәмең белән, әниебез!

36-525 августта яраткан әниебез Рәбига Бәширова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, лаеклы ялга чыкканчы Муллаш урта мәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшләде.

Рәбига Хәбибулла кызы 1941 елның август аенда Төмән районы, Шыкча авылында зур гаиләдә, дүртенче бала булып туа. Аның балачагы яшьлек еллары кырыс сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Әтисе Хәбибулла укымышлы дини кеше була.

Ул Ямбай мәдрәсәсендә 10 ел белем ала, ләкин туган авылында аңа мулла булырга туры килми, чөнки ул елларда советлар власте дингә каршы политика алып бара...

Подробнее...

Сентябрьгә халык сынамышлары

Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган. Әйтик, агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюы - көзгә ике төрле сыйфатнамә бирә.

Һава торышы буенча сынамышлар:

* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.

Табигатькә бәйле сынамышлар

· Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

· Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.

· Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп...

Подробнее...

Урман авылында Коръән ашы

36-6Тубыл районының Урман авылында Рәшит Арипов Тубыл шәһәренең тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймовны чакырып, авылдашларын җыеп, туган авылында Коръән ашы уздырды. Ул дини чарада катнашучыларга, милли табын әзерләүчеләргә, шәһәрдән килгән бөтен авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәннур хәзрәт: ”Ел саен авылларда шәһәрләрдән килеп Коръән ашы үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Милләттәшләребез аерым үз гаиләләрендә, мәчетләрдә Коръән ашы үткәрүдән тыш, бөтен авыл халкын берләштереп, читтәгеләрне туган авылларына чакырып ашлар үткәрәләр.

Тубыл районының матур...

Подробнее...

Абруйлы имамны искә алдык

Көн артыннан көн, ел артыннан еллар үтә бара. Ике ел элек зур хөрмәткә лаек булган Тубыл районы, Юршак авылы мәчете имамы Рәхимҗан хәзрәт Бохартдиновны соңгы юлга озаткан идек. Аның шулай сабыр гына, өнсез рәвештә юк булып китүенә күңелләр әле дә ышанып бетми.

Сайлаган юлында тирән белемле, кешелекле, аралашучан кеше буларак, күпләрне үз тирәсендә оештыра алуына, үзенә тарту көченә ия булганы өчен ярата идек хәзрәтебезне.

Халык өчен, Аллаһы хакы өчен башкарган изге гамәлләре бихисап булды. Имаметдин исемендәге Юршак мәчетен торгызу, аны төзекләндерү, саклау дәрәҗәсен күтәрү өчен аз...

Подробнее...

Матур язмышыма юл алдым…

Әле генә медицина училищесын тәмамлаган яшь кенә кызны Вагай районы, Тугыз авылына җибәрәләр. Хуҗайлан авылында туып-үскән Зәнкиевлар нәселеннән Сания апа була ул. Тугыз авылы халкы аны бик яратып кабул итә. Ничек яратмассың инде аны? Үзе матур, үзе сөйкемле, тәмле телле...

Кечкенә авылларда әле медицина хезмәткәрләре булмый. Шуңа күрә аларны күрше авыллардан да килеп алалар. Сәүрә апа Исматуллина белән бергә эшләделәр. Ул инде гаиләле, балалар үстерә иде. Декрет ялларына киткәндә, Сания апа 3-4 авылга үзе генә кала. Без яшәгән Кече Уват авылына я саздан атлап, я агач көймәләр белән...

Подробнее...

Хатын-кыз бәхете

28-6Авылда хатын-кыз - ул хезмәт кешесе, хуҗабикә дә һәм бик еш кына, күп балалы ана да. Моның өчен ул тану да, югары исемнәр дә, бүләкләр дә көтми. Менә нәкъ шундый хатын-кызларның берсе - Мөршидә апа Шакирова.

Мөршидә апа Ялутор районы, Кактамак авылында яшәгән Рәшидә апа белән Айнетдин абый Исламовлар гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. Туган авылы турында аерым җылылык һәм наз белән сөйли ул, чөнки анда аның балачагы, яшьлеге үткән. Ул чакларны искә алып сөйләрлек вакыйгалар бик күп, әлбәттә.

- Гаиләдә без 6 бала үстек. Үземне хәтерли башлаганнан бирле, хуҗалыгыбызда бик күп хайван булды...

Подробнее...

Изге эшләр дәвам итә

Абаул – бик борынгы авыл. Элек – Дубровное, ә хәзер Вагай районына керә. Үзгәртеп кору чорында мәчет салына башланган иде. 30 еллап вакыт үтте. Аның эче-тышы эшләнеп бетмәгән. Наил Шәрипов үз инициативасы белән Саургач авылыннан бура сатып алып, мәчетне күтәреп утырттылар.

Мин Руслан Бариевтан сораштым. Мәчетне Тевриз районыннан килеп эшли башлаганнар. Беренче мәртәбә мәчеттә Гает намазын үткәргәндә, бер залны әзерләп, сарык суеп, Руслан Самат улы зур казан алып килеп, хәтем ашы үткәрделәр. Хатын-кызлар өйләреннән алып килгән келәмнәрен идәнгә түшәп, намаз укыдылар. Ризыкны һәркем үзе алып...

Подробнее...

Җиңү батыры

26-10Апаем – Зәйтүнә Хәбис кызы хәләл җефетенең вафатыннан соң, миңа аның хәрби бүләкләрен күрсәтте һәм бүгенге көнгәчә исендә калган тормышыннан эпизодларны сөйләде.

Тубыл районының Иштаман авылы Иртеш ярында урнашкан. 1941 елны искиткеч куркыныч ташкын була: ярга якын авыллар, кырлар, юллар, барчасы су астында кала. Авыл халкының хәле котылгысыз була, бөтен җирдә су, азык, кием юк, кешеләр төшенкелеккә бирелеп, соңгы әйберләрен алыштыралар.

Бу авылның Шәйтулла Садыйков 1924 елның маенда туган. Әтисе яшьләен үлгән, аннан башка гаиләдә тагын өч кечкенә бала була. Нәни сабыйларны балалар йортына...

Подробнее...

Абыем истәлегенә

Юрмы авылында туып-үскән абыем - Рәис Ниязовны югалту безгә бик авыр булды. Абыем кече вакытыннан ук спорт белән шөгыльләнде, әти-әнигә мәрхәмәтле булды. Төмән шәһәрендә “Берлек” оешмасында эшләде, төрле татар фестивальләрен үткәрүдә, туган авылы Юрмыда астананы читәнләттерде, шулай ук мәчет салдыруда, авыр елларда күпме кешегә ярдәм итте. Авылга күренекле артистларны чакырып, халыкка бушлай концертлар карарга мөмкинлек бирде.

Өч бала– 1 кыз, 2 егет тәрбияләп үстерде. Балалары кешелекле, мәрхәмәтле булып үстеләр.

Абыебызны соңгы юлына озатырга бик күп халык җыелды. Аеруча...

Подробнее...

Балалар бәхетле булсын!

25-12Июнь башында Тубыл районы, Лаемтамак авылы клуб җитәкчесе Вилдан Мәмәтгалиев һәм китапханә хезмәткәре Равия Аллагулова “Балачакка сәяхәт” дигән уен программасын үткәрделәр.

Бу балаларны халыкара яклау көне генә түгел, ә җиргә тынычлык, яктылык, җылылык сирпи торган көн дә. Бу якты бәйрәмне каршылау өчен матур итеп киенгән, көләч йөзле, шат күңелле, мөлаем нәни балалар клубка шыгрым тулы җыелдылар. Мәктәп бусагасында җәйге лагерь группалары эшли башлау белән балаларның һәр группасы үз атаманнары белән килгән.

Бәйрәм барышында балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап актив...

Подробнее...

Россия көне «Дуслык әйлән-бәйлән»е белән гөрләде

25-1312 июнь көнне Төмән шәһәренең Түре елгасының сул як һәм уң як ярларында Россия көненә багышланган бәйрәм узды. Әлеге зур масштаблы чараны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм федераль агентлыгы җитәкчелегендә өлкә милли берләшмәләренең координация советы оештырды. Төмәнлеләрне һәм шәһәр кунакларын бу көнне «Пароходчылык конторасы» мультиүзәге янында һәм Түре елгасының яңа төзекләндерелгән сул як ярында урнашкан өлкәдә яшәүче халыкларның 20гә якын милли “йорт”ларында хуҗалар ачык йөз, милли ашлар, җыр-биюләр белән каршы алдылар.

Елганың сул як ярында кунакларга татарлар...

Подробнее...

Укучыларыбыз соравы буенча 24 нче санда кабат бастырылып чыккан Якуб Зәнкиевның тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар

1. Якуб Зәнкиев кайчан һәм кайда туган?

Якуб Камали улы Зәнкиев Ангара елгасы буенда урнашкан Өркет (Иркутск) каласында1917 елның 6 апрелендә дөньяга килгән.

2. Әтисе һәм әнисе кемнәр булганнар? Язучының гаиләсе турында нәрсәләр беләсез?

«Минем Зәнки бабам һәм әтием Камали (Камалетдин) Иртеш елгасы буенда урнашкан Хуҗайлан авылында туып-үскән бохаралы сартлар булганнар. Әнием хәзерге Татарстанның Нурлат районындагы Әрә авылыннан, Вәлит мәзин кызы укымышлы Зәкирәбану булган. Тормыш юлымны мин үземә терәк булып торырлык юлдашым -хатыным Рәшидә Галеева-Зәнкиева белән бергә үттем. Без аның...

Подробнее...

Сынауларга бирешмәгән

24-10Галиябану Таирова 1939 нчы елны Түбән Тәүде районының Саз авылында туа. Балачагы авыр елларга туры килә. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Фаҗигале елларга карамастан, Галиябануның әнисе Сәгыйдә апа өч кызын да үзе тәрбияләп, аякка бастыра. Галиябану авыл мәктәбендә тырышып яхшы билгеләргә укый, дүртенче классны тәмамлаганнан соң, аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Сугыш тәмамланган елларны да авыл җирендә мәктәп яшендәге балалар хезмәткә иртә җигелеп эшлиләр.

Галиябану яшүсмер чагыннан колхоз эшләрендә әнисенә ярдәм итә. Язмышында шатлыклары да, кайгы-хәсрәтләре дә җитәрлек була. Ул...

Подробнее...

Алтын йөрәкле укытучы

24-91951 нче елның 9 нчы июнь көнне Яркәү районы, Сала авылында безнең кадерле апабыз – Рәйсә Янтимер кызы Әйтбаева (Карманова) туган. Быел аның зур юбилее – 70 яшь тулды.

Рәйсә апамның дөньяга килүен Аллаһы Тәгалә үзе теләгәндер. Тормышта бар яктан да уңган, бар нәрсәгә дә сәләтле, оста, алтын куллы ул.

Яңа Кәешкүл сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Яңа Александровка урта мәктәбендә дә бик уңышлы укый.

Укытучы гаиләсендә туып-үскән кызга һөнәрне озак сайларга туры килми. Тубыл педагогия училищесын тәмамлаган өлкән Рәшидә апабыз да аңа үрнәк була. 1969 елда яраткан Рәйсә апам...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836