#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Җиңел куллы” шәфкать туташы

“Әгәр үзең дөньядан киткәч тә, сине искә алсыннар, дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, - дигән борынгы бер акыл иясе.

Әйтерсең лә, бу сүзләр Фин, Бөек Ватан сугышының дәһшәтен үз җилкәсендә татыган, күкрәге тулы орден-медальләр тагып исән кайткан Хәсән Гыйрфан улы Гайнуллин турында әйтелгән.

“8 бала тәрбияләп үстергән фидакарь зат җитәкче булып Ямбай, Турай авылларында яшәүче замандашлары хәтерендә бүген дә саклана. Шунысына гаҗәпләнәм, бу нәселнең дәвамчылары, кайда гына эшләмәсеннәр, һәрвакыт абруйлы булдылар.

Ходай биргән акылга һәм җитәкчелек куәсенә таянып...

Подробнее...

Булачак журналист

23-4Яркәү районы, Бурбар урта мәктәбендә радио-, видеотапшырулар әзерләгәнне, газета чыкканны күпләр белмидер дә әле. Ә бу җирле матбугат чарасына әверелгән медиа-үзәкнең эшен бүгенге көндә 11 класста укучы Салават Мәдиев җитәкчелегендәге укучылар төркеме башкара. Шәпме? Әлбәттә, һәркем кызыгырлык. Алар үзләре теләгән тапшыруларны әзерләп, 100 FM ешлыгында көненә 45 минут эфирга чыгалар, “Вконтакте” социаль челтәрендәге “ВарвараNEWS” төркеменә урнаштыралар. Айга бер тапкыр чыккан “Мәктәп хәбәрләре” газетасын мәктәп коллективы, авылдашлары яратып укыйлар. Үзәктән еракта урнашкан авыл мәктәбендә...

Подробнее...

“Балачагым хыяллары-экспонатларда”

23-3Зыялы, тырыш, белемле бу шәхес белән “Сибинформбюро” журналисты Айгөл Рәхмәтуллина таныштырды мине. Аны Идея Абит кызы Гыйльманованың чәйнекләр коллекциясе кызыксындырган. Бу күргәзмәдә Идея ханым чәй эчү белән бәйле экспонатларын кулланган. Ә миңа Төмән шәһәренең 70нче мәктәбендә оештырылган курчаклар һәм вазалар, картиналар күргәзмәсен тамаша кылырга насыйп булды. Һәм шунысы белән бәхет елмайды: Идея Абит кызы мәктәпкә үзе килгән иде, барысы турында эчтәлекле, кызыклы итеп җентекләп аңлатты. Укучылар берничә мәртәбә күргән әйберләрен яңа яктан ачтылар, гаҗәпләнеп тыңладылар.

Ә...

Подробнее...

Бәрәкәтле озын гомер

21-3Бу гаилә белән күптән танышмын. Ялутор районының Аслана авылына алдынгы хәбәрчебез Искәндәр абый Янтимиров еш кына безне төрле чараларга чакыра иде. Шунда үрнәк гаилә Мөхәммәдиевлар турында да язарга киңәш иттеләр. Аларның тату гомер итүләренә, 5 ир баланың тырыш, бар эшне дә белеп үсүләренә сокланган идем. Хәзер һәркайсы үз сукмагын табып, үрнәк балалар үстереп илебезгә хезмәт итәләр. Ә Газизулла абый белән Лилия апа әле дә һәркайсына ярдәм итәргә омтылып, оныкларының балаларына сөенеп яшиләр. Озак еллар кулга кул тотынып, кайгы-шатлыгын бергә кичереп (тиздән никахлашуларына 55 ел була) гомер иткән бу парның һәркайсының эш...

Подробнее...

Хәдичә әбигә - 90 яшь

21-5Тубызы авылы халкы төрле чорларны, җил давыллы үзгәреш елларын кичереп, бүгенге көнгәчә гореф-гадәтләребезне саклап гомер кичерәләр. Авылның матурлыгына, кабатланмас гүзәл себер табигатенә сокланып яшәүче, бу көннәрдә 90 яшен тутыручы Хәдичә Сөнгатулла кызы Моратбакиева Бөек Ватан сугышы еллары, тылдагы авыр тормыш, колхозда хезмәт иткән вакытларны искә алды.

Сугыш урлаган балачагы

- Мин Селәс авылында тудым. Әтиебез Бохарада дини белем алган авыл мәчете мулласы иде. Әнием - Рәхилә тумышы белән Агытбаш авылыннан...

Подробнее...

Аларга уңышлар телибез

16-4Билгеле булганча, соңгы елларда гореф-гадәтләребезне төптән үзгәртеп, төрле йолалар, һөнәр-кәсепләр юкка чыга баралар. Бары тик музыка һәм поэзия генә үзенең төп мәгънәсен югалтмыйча сакланып килә. Себер татарларының мәдәниятен күтәрүдә өлкә хакимияте зур эшләр алып бара. Озак еллар Төмән районында шушы бурычны Хәмзә Колчак улы Биктимиров башкарды. Аның тырышлыгы белән Боровский поселогы мәдәният йортында татар бүлеге ачылды. Аның җитәкчесе итеп Гөлзифа Нигъмәтулла кызы Нигъмәтуллина билгеләнеп, тиздән ул биредә “Ихлас” зурлар һәм “Ялкын” балалар фольклор төркемнәрен оештырды. Быел, мәсәлән...

Подробнее...

Тормышның усал җилләренә бирешмәгән

16-3Тубыл шәһәрендә гомер кичергән ветеран укытучы Асия Миңлегәрәй кызы Шәипова 10 нчы апрельдә  90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тантаналы чара унбишенче мәктәпнең этномәдәни залында узды. Асия апа 1951-1982нче елларны бу мәктәптә хезмәт итә. Югары дәрәҗәдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барган укытучыны укучылары  хөрмәт итәләр, яраталар. Хезмәт юлын искә алып: ”Паралель классларда 3-4 төркем укучы белем алды. Алар чын күңел һәм зур теләк белән татар теле һәм әдәбиятын өйрәнделәр. Мәктәп каршында театр, әдәбият сөючеләр түгәрәге эшләде.

...

Подробнее...

Без якташлар, телебез төрки

Белешмә: Хакас Республикасы - Россия Федерациясе Себер федераль округының Көнчыгыш-Себер экономик районы. Башкаласы – Абакан. Росстат мәгълүматы буенча халык саны -  537 666. Хакас теле уйгур (иске уйгур) төркеменә керә, төрки телләрнең көнчыгыш-хунн (көнчыгыш төрки) тармагы. Дүрт диалектны үз эченә ала: качинск, сагайск, кызыл һәм шор.

Күптән түгел Төмән өлкәсендә “Читiген” драма һәм этник көй хакас театрының данлыклы “Айланыс” фольклор ансамбле  хакас музыкасы көннәрен үткәрде. Өлкә  себер татарлары милли-мәдәни автономиясе чакыруы буенча фольклор...

Подробнее...

Күп кайгыны дус баса

Төмән районының Индрәй авылында эшчән, дус, кеше кайгысын үзенеке итеп кабул итеп, авыр вакытта да, шатлыкта да булышырга әзер тора торган халык яши. 

Сәлиха Булатованың январь аенда өе янып китеп, зур кайгылы булып куйды. Бу янгын сүндерүдә булышып, авыл думасы җитәкчесе Рөстәм Арипов җитәкчелегендә авыл яшьләре янган түбәне сүтеп, тирә-якны чистарттылар. Матди ярдәм күрсәтү өчен авыл халкыннан: ветераннар советы – пенсионерлардан, депутатлар – үз сайлау округларыннан акча җыюны оештырдылар. Мөселман дини оешмасы үз фондыннан шактый зур күләмдә акча бүлеп бирде.

Сәлиха Айса...

Подробнее...

Тормышының мәгънәсе - татар мәдәнияте

15-3Роза Нәби кызы Яхина 1942нче елның 15нче апрелендә Омск өлкәсенең Куысы авылында туа. Әтисе - Нәбиулла Абдулла улы Торбы авылы кешесе. Роза апага 7 яшь булганда, әтисе бакыйга күчә. 7 классны тәмамлагач, ул хезмәт юлын Ленин исемендәге колхозда, рус авылындагы май заводында башлый. Абыйсы Әхәт белән Владивосток шәһәренә киткән Роза буяучы эшен дә үзләштерә. Ике елдан соң Роза апаның гаиләсе, туган якларына әйләнеп кайтып, Абаул авылында төпләнәләр. Роза Нәби кызы Омск шәһәренең сәнгать һәм мәдәният училищесында читтән торып укый, 1964нче елны аны Тибенде авылы клубы директоры итеп...

Подробнее...

Кешеләргә кирәк булу – үзе зур бәхет

15-4Түбән Тәүде районы, Бухтал авылына 10 чакрым җитәрәк, нәкъ юлның ике ягында Новопокровка авылы урнашкан. Анда татар, рус һәм башка милләтләр гомер кичерә. Советлар чорында шул авыл бетеп тә алды, әмма, яңа хуҗалыклар ачылып, авыл берничә ел эчендә яңадан үсеп китте. Биек җирдә, комлыкта үскән мәһабәт наратлыклар арасында матур-матур йортлар пәйда булды. Әлбәттә, яңа авылга яңа мәктәп кирәк иде һәм ул берничә катлы, кирпечтән төзелгән мәктәп, 1989 елда ачылды.

Екатеринбург шәһәренең мәдәни-агарту училищесын гел бишлекләргә тәмамлаган, Рузилә Рифкат кызы Гимранова шул...

Подробнее...

Җитез, тыйнак апабыз

Төмән шәһәре, Кырынкүл авылында бабаем Әбделәхәт белән әбием Фатыйма Кәримовлар тормыш корганнарында бабаемның улы Абдулла, әбиемнең кызы – әнием Сәрбиҗамал булалар. 1937 елда апабыз Зәкия дөньяга килә. Соңыннан 2 кыз, 1 малай туалар. Уллары Нәбиулла 14 яшендә үлә. Авыр еллар, менә-менә сугыш башланырга тора. Зәкия апа сугыш баласы булып исәпләнә. Кечкенә вакытыннан әнисенә сеңелләрен үстерешә, тырыш, тыңлаучан булып үсә. 6нчы класска хәтле Төмәнгә җәяү йөреп укый. Аягына сыер басып имгәнгәч, имтиханнарын  бирә алмый...

Подробнее...

Салих Умбитовның соңгы көрәше

Төмән шәһәренең Доронин урамында яшәүче Факия Салих кызы Гатауллина олы яшьтә булуга карамастан, әтисе турындагы истәлекләрен әле дә күңел түрендә саклый. Салих Умбитов Түбән Тәүде районы, Киндерле авыл советына караган Байкал (Бухарин) авылында туып-үсә. 1941 елда сугыш башлануга тракторчылар бригадасының бригадиры 3 баласы белән көмәнле хатынын калдырып фронтка китә. Ул батырларча сугыша, дошманны тизрәк җиңеп, гаиләсе янына кайту турында хыяллана. Сугышның иң авыр чорында, бер мизгелгә ял итәргә туктаган вакытта да өйдәгеләренә хат язып өлгерә. Бер хатында ул: “Әгәр кыз туса, Кафия дип...

Подробнее...

Бүләкләр тапшырылды

5-5Яңа ел бәйрәме тә үтеп китте, әмма Кыш бабай бүләкләрен ерактагы саз арты балаларына әле яңа тапшырырга туры килде.

Төмән өлкә татар Конгрессы каршында эшләп килүче “Бездә ятим бала юк” фонды рәисе Мөнирә Сирачетдин кызы Хөснетдинова Изел Фазыловның өч баласына яңа ел бүләкләре китергән иде.

Тубыл районының Нешшә авылына кергәч, Изел Зәкиулла улы Фазылов яшәгән йорт каршына тукталдык. Олыраклар: Ленар белән Айнур ишек алды карын чистартып йөриләр икән. Ә кечкенәләре Эльвар көндезге йокыдан торып килә. Әтиләре аш-су әзерләү белән мәшгуль.

Изел балаларына бүләкләрне тапшырып...

Подробнее...

“Максатыбыз – сәләтле якташларыбызны күрсәтү”

Бу көннәрдә “Себертатарлары язучылары бердәмлеге” өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Клара Латыйф кызы Кучковская оешманың рәсми регистрацияләнгәне турындагы кәгазьне кулына алгач, сөенечен белдереп, киләчәккә куелган планнары белән таныштырды. Ул: “Без Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге каршында эшлибез. Әлеге җаваплы вазифаны үз җилкәмә алганнан бирле, әкренләп җирле шагыйрь-шагыйрәләребез, язучыларыбыз, гомумән, татар милләтенең мәдәниятен, телен үстерүгә, тарихын күтәрүгә зур көч куйган якташларыбыз белән әдәби, искә алу, очрашу-фикер алышу, тәҗрибәләр белән уртаклашу кебек кичәләр оештырып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836