#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Искиткеч әби”ләр ярыштылар

14-6Традициягә кергән “Искиткеч әби” бәйгесе Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә ПК “Молоко” (Түбән Тәүде) оешмасы, “Tupperware” савыт-саба фирмасы һәм “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрит Хәкимов матди ярдәме белән узды. Чараны үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева татар әбиләренең яхшы сыйфатларын барлаган матур шигъри юллар белән башлап җибәрде. Ул сөйләгәндә экраннан әбиләрнең бәхетле мизгелләре гәүдәләндерелгән фотосурәтләр күрсәтелеп барды. Аннары ул сәхнәгә бәйгедә катнашучыларны чакырып, тамашачылар белән таныштырды.

Ярышучыларның сәләтләренә бәя бирергә жюри рәисе итеп...

Подробнее...

Сәләтле әни

14-5Гөлфирә Шакир кызы Алимованы Ялутор шәһәренең милләтләр мәдәниятләре йортында, кызлары Надия белән Сәрияне “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов җитәкләгән татар теле түгәрәгенә алып килгән чакта очраттык. Ул: “Мин Тубыл районы, Үләртеш авылында күп балалы гаиләдә, татар телендә сөйләшеп үстем. Әти-әниебез бездә балачактан ук туган телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләделәр. Хәзерге көндә дә туганнар белән җыелышсак, рәхәтләнеп татар җырларын җырлап, себерчә төйдереп биеп күңелләнәбез.

Без тормыш иптәшем Газинур Калбай улы белән 4...

Подробнее...

Язмышыма рәхмәтлемен

12-3Язгы кояш көннән-көн ныграк җылыта башлады. Бар җиһан әкренләп матур төсләргә күмелә сыман.

Ә кешенең эчке дөньясын, эчке матурлыгын бер күрүдә аңлап булмый шул. Шушы арада “Дуслык” халык хорына йөрүче өченче ханым яныма килде. Аларның һәрберсе белән әңгәмә корганнан соң, үземне яңа бер бик кызыклы китап укыгандай хис итәм. Алар өчесе дә “мин татармын” дип торалар һәм милләтләре белән горур, татар халкы өчен җан атучы ханымнар. Замана хатын-кызлары һәрьяклап талантлы, белемле, акыллы, баскан эзләреннән утлар очканын күреп, аларга карап без дә горурланабыз.

Мөнирә Фәхретдин кызы...

Подробнее...

Каенамны сагынам

Килен-каенана мөнәсәбәтләре борынгыдан четерекле тема булып тора. Бүгенге көндә дә бик актуаль. Элек килен каенана белән бергә яшәргә, яңа гаилә тәртипләренә төшенергә мәҗбүр булса, хәзер хәлләр башкачарак. “Каенанасы нинди - килене шундый”, “Кызымның каенанасы усал, үземнең киленем усал” кебек халык мәкальләре дә күпне сөйлиләр. Даими укучыбыз, хәбәрчебез Лилия апа Мөхәммәдиева нәкъ менә шул тема буенча аерым сәхифә ачарга тәкъдим ясады. Үзе беренче язмаларның геройларын да табып куйган. Бу язма каенанасын сагынып искә алучы килен Гайния апа Сөләйманова белән әңгәмәдән соң туды...

Подробнее...

Асланада Мәүлет бәйрәме узды

48-1024 ноябрь көнне Аслана авылында Ялутор районы мөселманнары өчен Мәүлет бәйрәме узды. Төрле авыллардан җыелып килгән халык башта мәчеттә җомга намазын укып, өлкә дини идарәсе җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның Мөхәммәт Пәйгамбәр тормышы, Мәүлет бәйрәме турында сөйләгән вәгазен яратып тыңладылар. Аннары мөселманнар авыл мәдәният йортына татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре (җитәкчесе Илчан Хөснетдинов) әзерләгән бәйрәм кичәсенә ашыктылар. Биредә җыелган халыкны авыл мөселманнар оешмасы җитәкчесе Рәүфәт Аллаяров, Зиннәт хәзрәт Садыйков, район хакимияте башлыгы урынбасары Наталья Чикунова...

Подробнее...

“Безне әле яңа таңнар көтә” иҗат кичәсендә

48-1626нчы ноябрь көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында өлкәдә генә түгел, халыкара бәйге-фестивальләрдә югары урыннар яулаучы оста гармунчы, җырчы, биюче, күпме күренекле ансамбльләр оештырып, аларны уңышлы иҗат юлына озатучы остаз – Җәгъфәр Әбүзәр улы Касыймовның 65 яшьлек юбилее һәм Төмән районы, Муллаш авылында эшләп килүче “Пышны” фольклор ансамбленең 5 еллыгы уңаеннан ”Безне әле яңа таңнар көтә” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Мәдәният йортының концертлар залы юбилярның туганнары, дуслары, иҗатына гашыйк булган тамашачысы белән шыгрым тулы...

Подробнее...

Изгелек онытылмый ул

34-61нче сентябрьдә “Автоколонна 1228” оешмасын 18 ел җитәкләгән, күренекле җәмәгать эшлеклесе, шөһрәт казанган милләттәшебез - Мирас Әбделман улы Ханнановның вафатына 20 ел тула. Ул 1930нчы елда Ялутор районы, Рауды авылында зур гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Ул әнисенең көмәнендә булганда, әтисе үлеп китә. Болай да ачлык, җитешсезлек еллары, өстәвенә гаилә ризык табучысыз да калгач, билгеле, Мирас Әбделман улының балачагы көнләшерлек булмый. Авыл башлангыч татар мәктәбендә белем алгач, башта әнисенә булышып “Пролетарий” колхозында эшли, 15 яше тулгач, тракторга утырып колхоз кырларын...

Подробнее...

Бүген дә ул сафта

34-5Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова Тубыл шәһәрендә туып-үсеп, 15нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина училищесында белем ала, аннары Омск дәүләт медицина институтын тәмамлап, югары белемле белгеч туган шәһәренә эшләргә кайта. Гомерен медицинага багышлаган Фәүрия апа балачак, яшьлек елларын күзаллап:

- Мин сугыш чорында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Әтием сугышка киткәндә миңа 4 яшь иде. Әниебезнең кулында 5 бала калдык. Сугыштан әтиебез кайтмады. Безгә әтинең сәламе булып кечкенә пенсия чыкты.

Әниебез безне үстерде, тәрбия, белем бирде. Кечкенә вакытымнан ак халат ярата идем...

Подробнее...

Барысы да тырышлар

Түбән Тәүде, Казанлы авылында гомер кичергән гаилә - Миңлегөл, Хәмит Бикмуллиннар алты бала тәрбияләп үстерделәр. Үсеп җиткәч, балалары төрле якка таралды, ата-ана йортында аларны тәрбияләргә Вахит калды. Ул элек Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап инженер таныклыгы белән Бухтал совхозында эшләде. Аннан соң Ош шәһәрендә диния мәдрәсәсендә укып кайтты.

Хәмит хаҗи күп елдан бирле мәхәллә имамы вазифасын үти, Вахит һәрдаим әтисенә булыша (ул быел хаҗ сәфәреннән хаҗи булып кайтты).

Вахит саз ягыннан чибәр кыз Эммага өйләнде. Тату гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга...

Подробнее...

Коллар авылында аш үтте

25-2Күптән түгел Вагай районы, Коллар авылында Фәүзия Фазыйл кызы Марганова Йосыф шәех һәм безнең астанада күмелгәннәр рухларына багышлап хәтем ашы үткәрде.

Бу чарага бөтен авыл халкы әзерләнде. Булышучылар Мәүличамал Имамова, Клара Кульмаметова булдылар.

Авылдашлары каршында Ф.Марганова, авыл хакимияте башлыгы Хәтҗәт Марганов чыгыш ясадылар.

Килгән кунаклар арасында тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, шагыйрәләр – Галия Абайдуллина, Клара Кучковская, “Мирас” өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина да бар иде. Шагыйрәләр...

Подробнее...

Рәхмәт сиңа, Әниебез!

25-3Ялутор районының Бумаер авылында яши безнең кадерле әниебез - Әнүзә Исхакова. Мин аны зур хәрефтән “Әни” дип язар идем. “Әни” сүзенә барсы да сыйган: иртәнге иркәләп уятулар, нәфис йомшак куллар, тормышта ярдәм һәм терәк тә ул! Әтиебез белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Күп балалы ана булу – зур хезмәт, дияр идем. Тик аның беркайчан да проблемаларга, арыганлыкка зарланганын ишеткәнебез булмады. Әниебездә гаҗәеп рәвештә тыйнаклык һәм актив тормыш алып баручанлык сыйфатлары ярашкан. Ул әле бик тырыш та. Һәркайда ул үрнәк, үзе ислам нигезләрен дә хөрмәт итә. 4 кызына яхшы әни, дус булса, 1 малае...

Подробнее...

Ак халатлы шәфкать туташы

25-1Тубыл шәһәрендә яшәүче Миләүшә Нариман кызы Әбдевәлиеваның медицина өлкәсендә хезмәт итүенә быел 30 ел тулды. Шәһәрнең 15нче мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыган вакытында аның әтисе авырып китә. Һөнәр сайлау турында ул күп уйламыйча, мәктәпне тәмамлагач, әтисенә ярдәм итү максаты белән медицина училищесына укырга керә. Кулына таныклык алгач, оста укол куючы яшь шәфкать туташын ашыгыч ярдәм бүлегенә эшкә алалар. Кеше күңеленә шифа булырдай сүзләр таба белгән, эшен яратып башкарган шәфкать туташы соңгы елларны шәһәр поликлиникасында балалар бүлегенең офтальмология кабинетында күз табибы белән...

Подробнее...

Ураза бейрәме белән бәйле хатирәләр

Рамазан ае – Ураза бәйрәме якынлашкан саен, бала чакның бер мизгеле искә төшә.

Гомер иткәндә әле ул турыда уйламыйсың. Ә менә олыгайгач, шул мизгел күңел түрендә һаман да яктырганнан-яктыра бара, иң матур, иң кадерле хатирә булып балкый. Бөтен авыл димим, мин бит үзем үскән гаилә тормышын күзаллыйм. Рамазан ае җитәрәк, өйләрне юып, яңа обойлар ябыштырып, шулай ук гаилә әгъзаларына яңа киемнәр тектереп зур әзерлек белән керә идек. Һәр авылның тегүчесе була, безнең авылда Барисә апай Нигъмәтуллина оста тегүче. Хәтеремдә – сеңлем Тәнзилә белән икебезгә кызыл чүкечләр төшкән яшел тукыманы кызыл...

Подробнее...

Безне шатландырды

Газетаны беренче көненнән яздырам. Саф татар телендә чыгучы бердәнбер газетабыз, элек чыккан саннарны кабат укып алам, бик кызыклы. Беренче елларда Кече Бичада яшәгән өлкәннәргә 10 экземпляр үзем түләп яздыра идем.

Ярты ел газетаны алабыз, күпме яңалыклар, төрле рецептлар, догалар укыйбыз, туган көннәр белән тәбриклибез, башка районнарның яңалыкларын беләбез.

Соңгы вакыт, Аллага шөкер, күп язучыларыбыз китаплар чыгаралар һәм презентацияләр үткәрәләр.

Май аенда Фәүзия Марганованың инициативасы буенча Вагай районы, Коллар авылында хәтем ашы үткәрелде. Ветеран бүлмәсендә Клара...

Подробнее...

Язмыш кешене төрлечә сыный

24-3Вагай районы, Әшле авылында туып-үскән Әскәр абый Капшанов, Хәтирә апаларның гаилә язмышларын күңелдән кичерү бик авыр. Сугышка кадәр балалар үстереп, үз хуҗалыкларында көндәлек эшләрен башкарып яшәп торган тату гаилә, җил өермәләрендә калган йомычкалар кебек төрле якка таркала.

Сугышның беренче көннәрендә Әскәр абый нарасыйларын авыру анага калдырып сугышка китә. Алты яшьлек Хәнәфине сеңлесе Нәҗибә белән балалар йортына озаталар. Ел да узмый әтиләренең һәлак булганын белдереп шомлы хәбәр килә. Авыру ана 8 яшьлек Наҗиясен ятим калдырып, дөнья куя. Ул да түгел, балалар йортында кызамыктан...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836