#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер яши

Бөек Ватан сугышында күпме туганнарым һәлак булганын исәпли дә алмыйм. Илдә хәбәрсез югалганнар миллионнар. Эзләнү отрядларына рәхмәт, вафат булган батырларның исемнәрен кайтаралар. Бурбар авылыннан гына да яу кырында 100дән артык кеше ятып калды. Мәстүрә мамам Сәйбукаева: “Кайда минем Шакирым?” дип үлгәненче кайгырды. Тол хатыннар, әтиләре сугыштан кайтмаган балалар еладылар. Дәүләтбакова фамилияле әби гомере буе авыл читенә чыгып 5 улын көтте. Әби кече улы Әпләсиснең Сталинград янында әсирлеккә төшүен, җәзалар кичерүен, вафат булуын белми.

Минем әкәм Яркәү районы “Хәтер” китабында...

Подробнее...

Горурланып сөйләрлек тормыш

3-5Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев бу көннәрдә Калмаклар авылында яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Сәкинә Латыйпованы 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котлаулары турында хәбәр итте. “Сәкинә апаның бу тормышта җыйган бар байлыгы - өлкән яшь, зирәк акыл һәм тормыш тәҗрибәсе. Әмма аның төп казанышы – балалары. Алар Мидхәт абый белән 60 елга якын тату гомер кичереп, 5 бала - 2 егет һәм 3 кыз тәрбияләп үстерделәр.

Балалары әти–әниләре үрнәгендә эшчән, тәртипле булып үсеп җиттеләр, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, үзара булышып, дус яшиләр. Барысының да гаиләләре нык...

Подробнее...

Өлкәннәребез алдында без бурычлы

3-6Менә инде 2021 нче ел да артта калды. Пандемия сәбәпле, Җиңү бәйрәме, Өлкәннәр көнен дә сиздермичә генә үткәреп җибәрдек. Кемгә дә сер түгел, еллар узган саен әби-бабайлар рәте сирәгәя бара. Мәсәлән, Исәт районы, Югары Егәнле авылында хәзер бер сугыш ветераны да калмады. Тыл ветераннары - Зиннур Ихсанов белән Муридә Ихсанова, 1970 елларда Төмән шәһәренә күчеп киткән Фәриха Галеева һәм Шәймә Булатова гына исән-саулар.

Хәтта сугыш чоры балаларына да инде 80 яшьтән арткан. Алар – Нәгыймә Аплатонова, Галия Мөхәммәтшина, Сабирә Рафикова, Мәликә Нәҗметдинова, Гөлфара Камалова, Майкамал...

Подробнее...

Югалмасын җирдә эзләре

Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булуы билгеле. Сугышның беренче көннәреннән үк бар халык туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде. Миллионнарны ятим һәм тол иткән ул канлы сугыш турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Архивларда сакланган чынбарлык ачылганнан ачыла бара. Сугышка беренче булып Ялутор районының Сәел авылыннан алты кеше китә – Бари Нигъмәтуллин, Бикбулат һәм Калбай Латыйповлар, Исмәгыйль Рафиков, Мухипбулла Сафиев һәм Мөхәммәдьяр абый Ханнанов.

Ә барысы сугышка 154 кеше китеп, бары тик 65 кеше генә исән-имин авылга кайталар. Кызганычка...

Подробнее...

Сала авылына - 100 ел

Яркәү районында урнашкан Сала авылына 1921 нче елны нигез салына. Беренче булып Мәчит Кәримов килеп урнаша. 10 ел эчендә авылда 70ләгән йорт төзелә. 1930 нчы елда «Калинин» исемендәге колхоз оештырыла. Урманнарны кисеп иген-кырлар ясыйлар. 1936 нчы ел беренче йөк машинасы бирелә, йөртүче Хәкимчан Рябиков була. Шул ук елны мәктәп, балалар бакчасы эшли башлый. Беренче мәктәп директоры Бәдретдин абый Гарифуллин була. Халык дус, бердәм, эшчән була, ачлык күрмиләр.

1941 елны Бөек Ватан сугышы башланды. 111 кеше сугышка китә, шулардан 76сы яу кырында ятып кала. Авылда хатын-кызлар...

Подробнее...

“Умырзая” ансамблен котладылар

43-1217 октябрь көнне Кактамак авылы клубында гөрләп эшләп килгән “Умырзая” җыр ансамбле үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Озак еллар өлкәдә күренекле булган “Әхтәмушки” (җитәкчесе Әхтәм Назыров) халык җыр ансамблендә җырлаган Ильмира Гарипованы язмыш җилләре туган авылына алып кайткач, энергиясе ташып торган сәләтле мәдәният хезмәткәре бер дә шикләнмичә, Кактамак һәм Калмаклар авылында яшәүче җырга оста булган хатын-кызларны җыеп, “Умырзая” ансамблен оештырып җибәрә дә, бөтен көчен, тырышлыгын бу эшкә юнәлтә.

Менә шулай 2011 елның 1 октябреннән бу ике авылның талантлы үзешчән артистлары...

Подробнее...

Яхшы яңалыклар

Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәм итүне туктатмый. Бу максатка казнадан 28 млрд сум акча бүленәчәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында. Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, өстәмә 6 млрд сум бүленәчәк, дип яза «РИА Новости». Билгеле булганча, Федераль Җыенга юллама вакытында, 18 яшькә кадәрле балалары булганнарга унар мең сум акча бүлеп бирергә кушкан иде.

matbugat.ru

Россиядә бала карау...

Подробнее...

Күңелле очрашу

18-927 мартта Ямбай авылы урта мәктәбен 1970 нче елда тәмамлаган укучылар белән очрашу көне булды. Очрашуны Ямбай авылында Розалия Дугина кафесында уздырдык. Кичәне оештыруга бик актив укучыларыбыз - Турай авылында яшәүче Әкрам Юмашев, Шыкча авылыннан Әлфия Галиәскәрова зур өлеш керттеләр.

51 елдан соң очрашу бик җылы атмосферада үтте. Кичәдә иң беренче безне укыткан, тәрбия биргән кадерле укытучылар искә алынды.

Безнең укучылар арасында төрле һөнәр ияләре, үз эшләрен җиренә җиткереп, яратып башкарган хезмәт ветераннары булып лаеклы ялга чыкканнар күп. Кичәдән туры мәчеткә намазга китүчеләр дә...

Подробнее...

Особый противопожарный режим введен в Тюменской области с 19 апреля

Соответствующее постановление подписал глава региона Александр Моор.

На период действия особого противопожарного режима постановлением правительства Тюменской области № 210-п от 19 апреля 2021 года запрещено посещение гражданами лесов с 20 апреля по 10 мая. Исключение составляют граждане, трудовая деятельность которых связана с пребыванием в лесах, или находящиеся на лесных участках, предоставленных для рекреационной деятельности, а также охотники.

Запрещено разведение костров и сжигание мусора на территориях садоводческих и огороднических товариществ, на землях лесного фонда, в...

Подробнее...

Фән - ул, барыннан да элек, шәхес

Себер ягы талант ияләренә бик бай җир. Алар арасында мин 1941 нче елда Төмән шәһәрендә туган Нәүрүз Әхтәм улы Бәшировны әйтер идем. Сугыш башлану белән әтисе Яркәү районының Югары Биктәр авылының күренекле Бәшировлар нәселеннән булган Әхтәм Хәмит улы фронтка китә. Әнисе балаларын ачлык-ялангачлыктан саклап, әти-әнисе янына авылга алып кайта. Нәүрүз үсә бара, авыл халкы белән бергә сугыштан кайтучыларны каршыларга йөри, әтисен хәтерләмәсә дә, ул аны зарыгып көтә.

Тик әтисе 7 елдан соң гына туган якка әйләнеп кайта. Бераз ял иткәннән соң, гаиләсен Төмәнгә алып кайта. Нәүрүз укырга...

Подробнее...

Һәрьяктан үрнәк ул

17-11“Червишевский” совхозының Акъяр бүлекчәсендә озак еллар бухгалтер булып эшләп, коллективның олы хөрмәтен яулаган Мәдинә Рәхмәтуллина бу көннәрдә балалары, онык-нәбәрәләре, якыннары белән юбилейлы туган көнен бәйрәм итә. Нәбәрәләре аның турында: “Бик ышанычлы кеше ул безнең карт әбиебез. Аңа серләребезне генә түгел, хәтта гомерне ышанып тапшырырга була. Көчле рухлы, йөрәгенә беркайчан да ачу-үпкә кертми, теләсә нинди хәлдә дә кешегә яхшылык кына тели, игелек эшләргә тырыша.

Гомер юлын горур атлап үтә, безнең өчен һәръяктан үрнәк булып тора. Бүген без барыбыз да хөрмәтлебезне туган көне белән...

Подробнее...

Рәхмәт сиңа, абыебыз!

17-10Юрист Абайдулин 1956 елда Индәр авылында зур гаиләдә беренче бала булып туа. Әтиебез - Хәсән Мөхәммәтулла улы, әниебез - Мәүлиха Пәслетдин кызы биш бала үстерәләр, хәзер дүртәвебез исән - ике кыз, ике ир-егет. Бик иртән әтисез калып, бар нәрсәгә өйрәнеп үстек. Әниебезнең төп ярдәмчесе Юрист абый булды. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, ул Боровое авылындагы урман хуҗалыгына эшкә керә. Һәр алган акчасын әнигә бирә, ә әни кемгә пима, кемгә итек, кемгә пәлтә алырга ашыга. Әтидән соң пенсия чыга, ә ул акча бик аз була.

Армия сафларына барырга вакыт җитә, абыебыз бурычын Ерак Көнчыгышта үтәп...

Подробнее...

Ана хакы

Хат язалмыйм сиңа, әнием,
Җибәралмыйм бүләк тә.

Дога укып, Ходайдан сорыйм
Урының булсын җәннәттә.

Шушы кояшлы, яз көннәре күңелемне моңсуландыра, күңел кылларымны нечкәртеп, әниемне сагындыра. Әниемнең бездән китүенә инде 3 ел була. Ничә еллар үтсә дә, күз алдымнан ягымлы йөзе, йомшак куллары китмәячәк, әниемнең әйткән сүзләре колагымда мәңге калачак.

Әнием Халисә Тусмөхәммәтова 1936 елда зур мәхәббәттән туган бала. Әбием Сәгыйдә - Тархан кызы, картатам (бабаем) - Нуриәхмәт Кортъегән авылының була. Яшьләрне Күлавылга урман әзерләү эшенә җибәрәләр, алар шунда эшләп, танышып...

Подробнее...

“Кояш кебек балкы күңел күгебездә”

16-12Бу көннәрдә Карбан авылында яшәүче Фәрзәнә Вил кызы һәм Наил Әхмәтали улы Шамировлар йортына кунаклар бер-бер артлы өлкәнең төрле почмакларыннан агылдылар. Чөнки хуҗабикәнең юбилейлы туган көне иде. Ул күпсанлы туганнарының игътибары, хөрмәтенә сөенеп, саф йөрәктән чыккан котлау сүзләрен, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, төрле тәм-томнар кабул итте. Әнисенең туган көненә улы Фәрид Казан шәһәрендә узган эшлекле чарадан ашыгып кайтып төште. Өлгерде. Әни өчен моннан да зур бүләк була аламы соң?!

Фәрзәнә Вил кызы Яркәү районы, Рәгес авылында 11 балалы гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе кечкенәдән...

Подробнее...

Нәгыймә Салаватуллинаның көндәлегеннән

(Ахыры. Башы 14 нче санда)

«Шул зур күлнең берничә мәртәбә бер ягыннан икенче ягына чыгып юл эзләдек, табалмадык. Берникадәр йөргәч, күл янындагы “избушка”ны күреп шатландык. Эченә кереп карасак, беркем дә юк, бары тик балык аулары гына күзебезгә чалынды. “Избушка” янында өметсезлеккә бирелеп елашып торганда, күл өстендә ике кешенең көймә белән “избушка” ягына йөзеп килүләрен күрдек. Безнең боларны күрүгә йөзебездәге ярты кайгыбыз таралды. Аларның аяк очларына егылырлык булып: “Зинһар, безгә юл күрсәтегез, шушы явыз үлемнән коткарыгыз”, - дип елаштык. Бәхетебезгә, берсе безнең төркемдә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836