#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исмәгыйль абыйдай ирләр аздыр

Яркәү районы, Тархан авылыннан 50 ел бергә гомер иткән ирле-хатынлы Хәйрия һәм Исмәгыйль Идиатуллиннарның тормышында шатлыклары да, кайгылары да булган. Әмма хәтердә иң якты һәм күңелле хатирәләр генә калган. Бүгенге көнгә кадәр бергә яшәгән еллар йөрәкләрдә мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре генә уята. Бу гаҗәеп пар турында бик озак сөйләргә була. Алар өч егет үстерделәр. Кече уллары бишектә ятканда, Хәйрия апа авырып китә. Исмәгыйль абый эш арасында Хәйрия апаны кайда гына дәваланырга йөртми, бик хөрмәт итте. Үзе гомер буена шофер булып эшләде. Балалары зурайгач, хатыны тагын авырып китте. Ул...

Подробнее...

Ел саен могҗиза!

5-11«Бәрәкәт» хәйрия фонды химаячеләре ятимнәр, мохтаҗ балалар булмасын өчен тырыша. Әлбәттә, аларның мөмкинлекләре чикле. Спонсор ярдәме гел кереп тормый. Алай да ел саен фонд карамагындагы балалар өчен могҗизалар ясарга тырышалар.

Быел өлкәбездәге 130 шундый бала Яңа ел бүләкләре алды. Алар - аз тәэмин ителгән, тормышта авыр хәлләр кичергән гаиләләрдәге, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар.

Бу акциянең иң мөһиме - бүләкләр үзләре генә түгел, ә игътибар һәм җылылык. Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл, ди татар халык мәкале. Фонд ярдәмчеләре бүләкләрне мулдан әзерләгәннәр...

Подробнее...

Милләтпәрвәр шәхес

5-12Ни сөенеч! Халкымның күплегенә-барлыгына, берлегенә, хаклыгына шатланам. Безнең милләттәшләр арасында телен, динен, халкын яраткан, киләчәк өчен кайгырткан, олыларны хөрмәт иткән шәхесләр арасында Айсылу Юнысованы да әйтер идем. Ул байтактан “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе. Балалар өчен дә, зурлар-олылар өчен дә туганнары, дуслары белән “Ак калфак”ның әгъзалары ярдәмендә бәйрәмнәр, күрешүләр оештыра. Мәүлид ән–Нәби көне белән ятим балаларны шатландырып, Яңа ел, Җиңү көне, Өлкәннәр көне белән котлап “Бердәм Россия”нең һәм үзенең бүләкләрен өләшеп, бәйрәм-кичәләр үткәрә.

Бу юлы ул...

Подробнее...

Матур булыйм дисәң

Сирин чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирин чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сириннәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне ясасагыз, битегез яшәрми калмас.

«Саулык».

27 январь – Ленинград блокадасын өзү көне

5-13Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышында немец гаскәрләре белән 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январенача бара.

“Җәйге бакчада чокырлар түгел – траншеялар казыдылар. Җир казучылар анда-монда йөрделәр. Янәшәдә эшлекле, моңсу кыяфәттә бер траншеядан икенчесенә сынчы-реставратор Георгий Симонсон йөгерде. Аңа авыр бирем йөкләнде: Җәйге бакчаның сыннарын җиргә күмү.

Георгий Александрович ашыкты. 1941 елның җәйге матур көннәре торды, әмма көз җитеп килә, ашыгырга кирәк. 6 нчы һәм 9 нчы чатындагы яшь Аврора җир астына төште. Патша Аполлон һәм ямьле Нимфа аның артыннан киттеләр...

Подробнее...

Бердәм Россия депутаты сәләтле укытучыны бүләкләде

4-2Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы Гөлшат Дәүләтбаевага Тубыл шәһәре Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин Рәхмәт хаты тапшырды.

35 ел педагогик хезмәт стажы булган югары белемле, тәҗрибәле укытучы Гөлшат Дәүләтбаева үзенең эшен, укучыларын яратып 8 ел бу мәктәптә башлангыч сыйныфларда белем бирә. Быел 1 нче класста аның 30 укучы. Дәресләре, класстан тыш үткәргән чаралары һәрвакыт мавыктыргыч, кызыклы уза. Укытучы апаларын укучылары яраталар, тырышып укыйлар. Гөлшат Дәүләтбаева һәр балада уңай сыйфатлар күрә белә, укучылар һәм ата-аналар белән уртак тел табып эшли.

Ел дәвамында һәр баланың сәләтен күреп...

Подробнее...

“Маяк булып торды”

4-3Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Абдразакова 2021 елда Төмәндә узган “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булды. Без якыннан танышу максаты белән Ләйлә Шамил кызыннан үзе, хезмәте турында сораштык.

– Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультеты рус-татар бүлеген тәмамладым. Яңа Кәешкүл мәктәбендә өченче ел татар теле дәресләрен алып барам. Гаиләм белән авылда яшибез.

Укытучы булырга мәктәп эскәмиясеннән хыялландым. “Укытучы” сүзе минем өчен бер сихри сүз булды. Яңа Кәешкүл мәктәбендә 40 ел татар...

Подробнее...

Авыл укытучысы турында

4-4Очраклы гына бернәрсә дә булмый, диләр бит. Балабызда кунакта булганда, кичен аларга 40 яшьләр тирәсендәге күршеләре керде. Аралашучан, кызыклы кешеләр иде алар. Әңгәмә барышында “Юрты” сүзен ишеткәч, күрше, Индрәй (Юрты Андреевские) турында сүз барамы, дип ачыклады. Бу авылда әбием балаларга белем биргән, - диде ул Индрәй икәнлекне әйткәч. Бу авыл белән минем дә тормыш юлым бәйләнгән, анда әнием туып-үскән. 50 еллар элек мине Индрәй мәктәбендә 2 нче класста укыткан укытучымның оныгы каршымда утырганны белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

Әлбәттә, үземнең балачагым искә төште. Бернинди уңайлыклары...

Подробнее...

Компенсация по ОСАГО

Инвалиды, которые не могут самостоятельно передвигаться из-за заболеваний, имеют право на компенсацию по ОСАГО.

Более 3 тысяч жителей Тюменской области, которым была установлена впервые или продлена инвалидность в 2021 году, имеют ограничения к передвижению II и III степени. Все инвалиды с данными ограничениями, а также после ампутации стопы, голени или бедра, имеют право на получение от Пенсионного фонда РФ компенсации по ОСАГО в размере 50% от ее стоимости до окончания срока инвалидности.

«Основными причинами нарушения функций передвижения являются последствия травм, заболевания...

Подробнее...

Игътибар: конкурслар башлана!

«Таң йолдызы-2022» төрки телле халыкларның XXXI өлкә балалар иҗаты, «Халык сәнгате» XII өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары традицион рәвештә февраль һәм март айларында үтәчәк.

Конкурста оештырылачак номинацияләр: вокал (эстрада, халык һәм академия), хореография (заманча бию, халык биюе, классик бию), инструменталь башкару, нәфис сүз, фольклор, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать.

Конкурс тыңлаулары 11 февральдән 5 мартка кадәр Төмән өлкәсенең көньяк районнары һәм шәһәрләрендә онлайн форматта график буенча үткәрелә.

...

Подробнее...

Сандык

Яңа төзелгән биек йорттан фатир алгач, әнине авылдан үзебезнең янга, шәһәргә алып килергә булдым. Беркөнне, «Җыенып тор!» дип, телефоннан хәбәр иттем дә йөк машинасы алып китеп тә бардым.

Авылда күрше-күлән җыелды, елау-сыктау башланды, ә мин шәһәрдән үзем алып килгән грузчиклар белән әнинең хисапсыз төргәкләрен, түшәк-юрганнарын кузовка ташый башладым.

Аларның бер кыенлыгы да булмады. Әмма өй түрендә утырган калайлы зур сандыкка килеп ябышкач, исебез-акылыбыз китте: селкетеп тә булмый сандыкны, нәрсә тутырганнар шулхәтле? Ярдәмгә күрше-күләнне чакырдык. Ломнар...

Подробнее...

Һәркем игътибарга лаек!

4-9Яңа ел - өлкәннәр һәм балаларның иң яраткан бәйрәме. Бер генә Яңа ел да бүләксез узмый. Бүләкләр бүләк итү традициясе, һичшиксез, иң күңеллесе! Бу тылсымлы бәйрәмдә һәркем игътибарга лаек.

«Һәр өйгә Яңа ел» акциясе кысаларында өлкән буын вәкилләрен - Төмән районы, Талымхан авылының тыл һәм хезмәт ветераннарын «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәсе волонтерлары Зөлфия Мамышева, Юлия Мөхәммәдҗанова, мәктәп музее җитәкчесе Тәслимә Мөхәммәдҗанова, Каскара хакимияте думасы депутаты Раил Бәширов котладылар.

Әби-бабайларга сәламәтлек, озын гомер, бу ел игелекле, тыныч һәм имин булсын дип...

Подробнее...

Кеше китсә – эше кала, мең яшәрлек имән булып

3-2Январь аенда Ямбай авылы музей-тыюлыгы хезмәткәрләре музейга җан өргән беренче җитәкчесе - педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Венера Биктимированы искә алып үтәләр. Быел 18 январьда аңа 91 яшь тулган булыр иде. Эшләгән чорында Венера Әдият кызын белмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Зур энергиягә ия булган, киң күңелле, ачык йөзле, аралашучан, кунакчыл, эчкерсез ханым теләсә кем белән уртак тел таба белде, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышырга, проблемаларын чишәргә, файдалы киңәш бирергә әзер торды. Шуның өчен дә аның янында һәрвакыт күп кеше, дуслары булды. Аның...

Подробнее...

Тубыллыларга спектакль ошады

3-3Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үзешчән театр коллективы тамашачылар игьтибарына Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның “Бер күрешү - үзе бер гомер” әсәре буенча куелган спектакль тәкъдим иттеләр. Тамашачылар моннан күп еллар элек – 1996 нчы елда язылган пьеса бүгенге көндә дә актуаль булганын күрделәр. Рольләрне башкарган артистлар арасында төрле буын вәкилләре булды. Алар бөтенесе сәхнәдә үзләрен иркен тотып, оста уйнадылар.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Мәдинә Уразмәтова, рольләрне башкаручы себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре - Рузалия Корманалиева, Илнар...

Подробнее...

Иҗади егет уңышлары

3-4Тубыл шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары арасында “Иң җырлый торган гаилә” дип исемләнгән гаилә вокалы иҗаты фестивале җиңүчеләрен билгеләде. Фестивальдә катнашкан 12 нче мәктәп укучысы Альберт Колмәмәтов “Халык җырларын башкару” номинациясендә җиңү яулады.

Әлеге конкурсның төп максаты – гаиләнең социаль һәм иҗади активлыгын арттыру, уртак гаилә иҗаты традицияләрен яңарту булды.

Фестивальдә “Туган ягым”, “Россия”, ”Тубыл”, “Гаилә” дигән номинацияләрдә жюри әгъзалары игътибарына җырлар тәкъдим иттеләр. “Халык җырлары” һәм “Эстрада вокалы” жанрларында “Сабантуй” җырын башкарып җиңү яулаган Альберт...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836