#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авырлыклар күрергә язмасын

Тормыш йөген ирләр күтәрергә тиеш булсалар да, ни кызганыч, күп кенә гаиләләрдә аны хатын-кызлар үзләре тартып бара. Шуңа да, соңгы елларда гүзәл затларыбызның күбесе ялгыз яшәүне кулайрак күрә.

Таныш хатыным (элек күршеләр булып яшәгән идек) ире белән сигез ел яшәгәч, түзмәде, ике баласын алып сеңлесе янына күченде. Сеңлесе ике бүлмәле фатирда үзе генә яши иде. Ялгыз яшәвенә апасының “бәхетле” тормышы да сәбәп булган, күрәсең. Шушы ике балалы күршем, гаиләсе белән яшәгәндә атна саен авылына кайтып, ашау-эчүне төяп килә торган иде.

Уйламагыз, әти-әнисе хисабыннан дип, юк, ул берүзе...

Подробнее...

Улы туа, үзе үлә

Рузилә – гади авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә барып, әллә ничә төрле һөнәр ала, университет тәмамлый.

Беркөнне кызлар белән җыелышып кафега бәйрәм итәргә бардык, - ди Рузилә. – Шунда беренче тапкыр карашларыбыз очрашты. Ул егет белән карашып утырдык та, аерылыштык. Ләкин шунысы сәер тоелды: мин кайчан киләм, шул вакытта гел кафеда бу. Югыйсә, көн дә йөрмибез бит. Соңыннан мондый еш очрашуларыбызның сере мәгълүм булды: ул кафеда эшләүчеләргә “теге кыз килсә, шалтыратыгыз” дип, телефон номерын калдырган икән.

Мәхәббәт шундый нәрсә инде ул: күп сорауларга җавап юк. Нигә без...

Подробнее...

Бавырыңны сакла

Организмны пычраткан нәрсәләрдән, даруларның калдыкларыннан чистарту эше белән бавырыбыз мәшгуль. Без даруларны күбрәк эчкән, дозаларны сакламаган саен организмга килгән зыян да зуррак. Дөньяда меңнән артык дару препаратының бавырга зыян салуы мәгълүм. Даруларны күп эчүдән организмга салына торган зыянның ун проценты аңа туры килә.

Бавыр өчен иң зарарлы дару – “Парацетамол”. Бавырга зыян салучы дарулар рәтендә икенче урында ялкынсынуга каршы стероидлы булмаган дарулар тора. Аларны артритлар вакытындагы авыртуларны басу өчен кулланалар. Артрит ише чирләр хроник чирләрдән саналганга...

Подробнее...

Пар күгәрченнәр шикелле

37-6Дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хөрмәтле Усмановлар гаиләсе -...

Подробнее...

Ирне тәрбияләргә мөмкинме?

Якыныңны ничек бар, шулай: барлык кимчелекләре һәм уңай яклары белән бергә кабул итәргә кирәк. Тик үз-үзен тотышына бераз үзгәреш кертү бер дә артык булмас. Чөнки хәзер сөйгән ярыгыз йөргән егетегез генә түгел, ә никахлы ирегез һәм гаилә башлыгы. Ә ул исә бөтенләй башка, өстәмә җаваплылык таләп итә торган дәрәҗә. Әмма ир-атлар, бигрәк тә егетләр, әлеге җаваплылыкны һәрвакытта да аңлап бетерми.

Ирегезне тәрбияләү – бала тәрбияләү кебек үк мөһим нәрсә. Тик бала тәрбияләү бермә-бер җиңелрәк. Чөнки ул саф күңелле, начар гадәтләре дә юк, башка хатын-кызларга да тартылмый, әнисен, ягъни...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836