#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шакировларны Бәрәкәт туйлары белән котладылар

24-6Узган “Гаилә көне” уңае белән Аромаш районы, Яңа Аптулла авыл хакимияте башлыгы Ирина Таржеманова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Марина Медведева 70 ел гомер иткән пар – Шәмсинур һәм Мәүлит Шакировларны Бәрәкәт туйлары белән котлап, өлкә хакимияте исеменнән истәлекле медаль тапшырдылар. Мондый медаль Төмән өлкәсендә беренче тапкыр бирелде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, регионыбызда гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый традицияләрне саклау өчен күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, күп балалы ата-аналарга хөрмәт белдереп, быел 9 анага “Ана даны” медале тапшырылачак. 14 әти – “Ата батырлыгы” медале белән...

Подробнее...

Ходай рәхмәтеннән ташламасын

24-5Төмән районы, Каскара авылында Хәмит белән Гөлфара гаиләсендә 1987 елда кыз бала дөньяга килә, аңа Гөлнара дип исем кушалар. Ул кечкенә чагыннан ук әнисенә өй һәм бакча эшләрендә булышып, авыл тормышына өйрәнеп үсә.

Тырыш кыз 2004 елда Каскара урта мәктәбен “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укып чыга. Аннары укуга сәләтле кыз Төмән авыл хуҗалыгы академиясенең экономик факультетында белем ала һәм 2010 елда Каскарада АО “Төмән бройлеры” оешмасында эшләп башлый.

2012 елда Талымхан егете Салават Хәлитов белән танышып, бик матур туй ясап өйләнешәләр, ике балалары дөньяга килә. Яшьләр...

Подробнее...

Каенанамның урыны җәннәттәдер

“Гаилә” сәхифәсен яратып укыйм, һәм соң булса да уң булсын дип, каенанам турында язасым килә.

Вагай районының Тубысы авылында туып-үскән (анда җирләнгән) Хәтифә Алим кызы Суючбакиева-Алимова гаиләсенә 1963 нче елда мин килен булып төштем. Әтиебез Хәмит Рәхмәтулла улы Суючбакиев Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Ике кызын, бер улын әни үзе аякка бастырган. Зур кызы Нәсибҗамал апа укытучылык һөнәрен Тубыл татар педучилищесында ала, икенче кызы Туктабикә – сатучы, ә улы Рифхәт һөнәри училище тәмамлап эшләп китә, чөнки Свердловскида институтка укырга керсә дә, ярдәм итүче булмагач...

Подробнее...

Хөрмәтле каенанам

Нигәдер бу көннәрдә мәрхүмә каенанам искә төшә дә төшә. Шул арада өстәлгә “Гаилә учагы”на дип хат килеп ятты. Рәшидә апа Бакиева үзенең каенанасы турында мәкалә язып җибәргән. Димәк, бу сәхифә каенаналар турында була, дип шатланып куйдым.

Үзем мин Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылына 1975нче елның ноябрь аенда килен булып төштем. Ишектән керүгә үк ике хатын-кыз (берсе булачак каенанам Гөлҗиһан, аның әнисе Гайшә) каршы алдылар. Башта капкадан өйгә кадәр җәелгән келәм өстеннән уздым. Ул махсус минем өчен яисә килен төшүгә әзерләнгән икән. Бусагадан узуга мендәр өстенә бастым, бал-май...

Подробнее...

Каенана белән тыныч яшәү серләре

Кияүгә чыккан һәр хатын-кызның каенанасы барлыкка килә. Әмма аның белән мөнәсәбәтләр һәрвакытта да сез теләгәнчә килеп чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә кайбер каенаналарга хас сыйфатларны алдан ук белеп тору комачауламас.

Ата-ананы сайлап алмыйлар, шул исәптән ирнекеләрне дә. Тормыш юлдашының әнисе белән килешеп яшәү, беренче карашка авыр тоелса да, әллә ни кыен түгел. Бары тик үз-үзеңне дөрес тотарга гына кирәк, ә калганы майлаган шикеле шома гына барачак.

Шуны исегездә тотыгыз: яхшы мөнәсәбәтләрне җимерү бик җиңел, ә аларны кире торгызу авыр һәм хәтта кайбер очракта мөмкин дә түгел...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836