#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәзерге күзлектән чыгып...

Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Якуб Камали улы Зәнкиевның себер татарлары тарихында беренче тапкыр язылган “Иртеш таңнары” романын инде ничәнче тапкыр укыдым. Һәр укуда яңа фикерләр туа, ачышлар ясала, чөнки вакыт уза, уйлар да үзгәрә. Китапның дөнья күрүенә дә 22 елдан артык вакыт узды, хәзерге күзлектән чыгып шуны әйтәм: Якуб Зәнкиевның иксез-чиксез талантына, алдан күрә белүенә, Ватанын никадәр яратуына кабат сокланам, хәйран калам.

Романны укыганда нык тәэсир ясаган мизгелләрне искәртеп китәсе килә. Себер татарларының трагик үткәннәре тирәнтен тикшереп...

Подробнее...

“Хәтер почмагы”на лаек ул

“Яңарыш” газетасының 34нче санында Р.Кангазинаның “Изгелек онытылмый ул” дип аталган мәкаләне укып бик сөендем. Чөнки халык өчен күп изгелек күрсәткән кешеләр үлгәч тә онытылырга тиеш түгелләр. Мин “Автоколонна 1228” оешмасы яныннан бик еш узып йөрим. Бина янында хезмәт кешесенә куелган һәйкәлне күргән саен, аны Мирас Әбделмән улы Ханнанов дип кабул итәм. Ул эшләгән бер генә яхшылыгы өчен дә халык хәтеренә лаек ул. Ялутор районы, Рауды авылында янгында уннан артык йорт янып, ничәмә гаилә киемсез, бернәрсәсез килеш урамда калгач, Мирас Ханнанов үзенең, туган-дусларының киемнәрен, көнкүрештә...

Подробнее...

Олы юршакта һәйкәл яңартылды

34-75 август көнне өлкә себертатарлары милли-мәдәни автономиясе оештыруында Тубыл районы, Олы Юршак авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасы һәм алар рухына багышланган хәтем ашы үткәрелде. Чара көндезге 12 сәгатьтә Россия Федерациясе Гимны белән башланды. Сугышта катнашучы авылдашларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Ворогушина авыл хакимияте башлыгы Александр Чернышев шундый изге эш башкарган юршаклыларның шатлыкларын уртаклашып, рәхмәтен белдерде.

Ворогушино урта мәктәбе укытучылары Руфина Алемасова белән Зөлфирә Шәйдуллина...

Подробнее...

Сагындыра үткәне

Мин бөтен гомерен читтә (Камчаткада) яшәгән бердәнбер исән кантуганым Тәүхид Якубов турында истәлекләремне язып китәм.

Ул 1936 елның 6 мартында Корбан гаете көнне якты дөньяга аваз салды. Авылда гаетләшү йоласы бик киң таралган иде, күрше кызы Гашүрә мине дә алып чыгып китте. Күп балалар җыелып, урам буйлап “әетләшеп” йөрдек. Урамда очраган кешеләргә дә, өйгә кергәч тә “әет котлы булсын” дип сәлам бирәбез. Һәрбер өйдә: “Инәң тудымы?” – дип сорыйлар. (Әниең бәбиләдеме?)

- Туды (бәбиләде).

- Кемегез бар?

- Кызыбыз, - дип алдыйм, чөнки абыйларым бар, миңа кыз бәби кирәк...

Подробнее...

Якташыбыз “Күрсәткән хезмәте өчен” ордены белән бүләкләнде

43-4Бу көннәрдә редакциягә милләттәшебез - радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов килеп үзенең шатлыгы белән бүлеште. Озак еллар намус белән патриотик хезмәт башкарганы өчен Россиянең ДОСААФ үзәк советы рәисе генерал-полковник Сергей Маев Зыятдин Хәял улына I дәрәҗәдәге “Күрсәткән хезмәте өчен” (“За заслуги”) орденын тапшырган.

Төмән шәһәре хакимияте башлыгы Александр Викторович Моор Рәхмәт хаты белән бүләкләгән. “З.Акбүләков белән язган “Встречи-знакомства” китабы, үзегез иҗат иткән “О личностях легендарных, крылатых”, “Фонтаны эфирных сияний”, “На волнах времени и жизни”...

Подробнее...

Балачак хыялына тугры калып

43-7Гөлшат Арипова өлкә больницасының гинекология бүлегендә эшли. Шәфкать туташы булу – җиңел эш түгел, бу хезмәт физик яктан да, рухи өлкәдә дә бик катлаулы. Гөлшат авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, операция өстәле артында һәм башка очракларда табибларның алыштыргысыз ярдәмчесе. Кечкенәдән үк нәкъ менә шәфкать туташы булырга хыялланган бу мөлаем кызны дәваланучылары сабыр холыклы, көчле ихтыярлы, ягымлы, акыллы, җитез булуы өчен яраталар. Ул бернинди эштән дә тартынып тормый. Табиб кушкан процедураларны җиренә җиткереп үти, эшен яратып, бирелеп башкара. Авыруларга һәм...

Подробнее...

“Җырларым булсын сезгә сәламем”

Исемле булган икән “Яңарыш” газетасының 2008 нче елның 37 санында өлкәдә генә түгел, чит төбәкләрдә танылган якташыбыз, җырчы-композитор Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улы Русин турындагы мәкаләм. Ул чакта яраткан җырыннан алынган бу җөмлә оптимистик рух, ташып торган өмет, яшәү дәрте вәгъдә иткән булса, кызганычка каршы, бүгенге көндә бу сүзләр күңелләрне тетрәндереп, туганнары гына түгел, өлкә татарлары кичергән зур югалтуны искәртә. 20 нче сентябрь көнне Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улының йөрәге тибүдән туктады. 11 нче октябрьдә аңа 53 яшь тулган булыр иде. Ә бит соңгы вакытта ул үзенең 55 яшьлек юбилеен...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836