#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

60нчы елларда гомуми мәҗбүри уку законы үтәлде

Бөек Ватан сугышыннан кайтучылар зур эшләр башкардылар. Яркәү районы халык мәгарифе бүлеген Совет Армиясе майоры һөнәре буенча физик Георгий Сотников җитәкләде. Аның бик яхшы карьера ясарга мөмкинлеге бар иде. Зур урыннар тәкъдим иттеләр, әмма Георгий Яковлевич үз һөнәренә тугрылыклы калды. Озак еллар укытучыларны да, укучыларны да укытты. Ул эшләгән чорда район мәктәпләренең күпчелеген Ватанны яклаучылар җитәкләде дияргә була. Рухи сыйфатларны саклап, алар сугыш эзен юкка чыгарып, гомуми мәҗбүри уку (всеобуч) законын үтәделәр.

Очрашуларда, киңәшмәләрдә Г.Сотников проблемаларны...

Подробнее...

Авылдашлар очрашуы

31-13Яркәү районының Ваңгы авылында “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган авылдашлар белән очрашу бәйрәме булды. Бу истәлекле чараны ачу һәм тәбрикләү өчен сүз хакимият башлыгы Владимир Репинга бирелде. Авылдашлар һәм кунаклар өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар, һәрвакыттагыча, шатландырдылар. “Яңарыш”, “Туслых”, “Нур”, “Сударушка” төркемнәре, Новоникольск авылы кунаклары, Яңа Александровка һәм Яңа Кәешкүл авылларыннан килгән бию ансамбльләре, Төмән артистлары чыгыш ясадылар. Себер татарлары язучылар берлеге әгъзалары: җәмәгать...

Подробнее...

Бала хәсрәтен күрмәгез!

Минем гаиләм бик зур кайгыга дучар булды. 9 февральдә Сочи шәһәрендә 33 яшьлек балабыз шалтыратуга җавап бирмәде, менә шул көннән хәзерге вакытка тиклем эзлибез, хәбәре юк. Ни эшләргә дә белмәгәнлектән, барлык туганнарга, дусларга хәбәр итеп, намаз укып беткәч исән-сау табылуын теләп теләкләр теләүләрен үтендем. Өч астанага, Аслана авылының иске мәчетенә теләкләр теләп садакалар җибәрдек. Минем классташым, Бәеш авылына Хәким атабыз астанасына барып кан чыгарып, Коръән укытып кайтыйк, дигәч, анда барып кайттык. Хат язуымның төп сәбәбе: Бәеш авылында яшәүче астананы караучы Әнисә апага һәм аның...

Подробнее...

Ит яратучыларга багышлана

Әйләнә тирәдәгеләр” ит организм өчен авыр ризык,” – дип тәкрарласа да, аннан баш тартырга ашыкмагыз! Бары тик белгечләр киңәшенә колак салып ашарга кирәк.

Бар нәрсәнең чамасы бар

Күпчелек диетологлар фикеренчә, ит ризыгы организм өчен гомумән зыянлы түгел. Бары тик бу ризыкны чамасыз күп ашау гына аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сәламәт туклануга нәрсә комачаулый соң? Итле ризыкны көн саен иртән, төшке ашта һәм кич ашау зыянлы. Иң яхшысы – итле ризыкны атнага ике тапкыр ашаудан арттырмаска кирәк.

Бу кагыйдә “25 тән соң һәм 40 ка кадәр” үтәлсә, файдасы да бар, канәгатьлек тә...

Подробнее...

Яратып, рәхәтләнеп укыйм

Исәнмесез, хөрмәтле “Яңарыш”!

Мин газетага 1992 елдан бирле язылып киләм. Бу хатымда себер шагыйрәсе Галия Абайдуллина турында уйларымны белдерәсем килә.

Элек мин поэзия белән ул кадәр дус түгел идем. “Яңарыш” битләрендә “Зилә” псевдонимы белән шигырьләр күренә башлагач, алар күңелемә хуш килде. Зиләнең иҗаты белән кызыксына башладым. Шул вакыттан бирле аның даими укучысы һәм дусты мин. Ул гади, аңлаешлы телдә яза, шигырьләре чын күңелдән иҗат ителә. Шуңа да җиңел укылалардыр алар. Бик тә ошаганнарын яттан өйрәнәм. Шәһәр урамнарында йөрсәм дә, бакчада эшләгәндә дә күңелдән шул шигырьләрне...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836