#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ак халатлы һөнәр иясе

24-6Авыруларның хәлен җылы сүзе, йомшак карашы белән җиңеләйтү сәләтенә ия булган, миһербанлы, мәрхәмәтле, уколларны авырттырмый ясый белгән Радмила Маршал кызы Моратова Тубыл хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Кече яшеннән бу һөнәр турында хыялланган кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл медицина колледжына укырга керә. Аның бу юнәлештә хезмәт итүенә быел 18 ел булган. Үзе яшь булса да, Радмила Маршал кызы 24 санитар, 19 шәфкать туташы белән җитәкчелек итә. Үзенең эше турында: ”Мин әле өлкән шәфкать туташы булып икенче ел эшлим. Гади шәфкать туташы булып эшләү күбрәк ошый иде.

Без...

Подробнее...

Сквер катер-һәйкәл куелды

23-428 майда Россиянең Чик сакчылары гаскәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уздырдылар. Төмәндә иртән Тарихи мәйданда Мәңгелек ут янында бәйрәм митингы үткәрелде һәм чәчәкләр салынды. 1941 елны чик сакчылары немец-фашист һөҗүмен беренче булып кабул иткәннәр. Бөек Ватан сугышында, заман кампанияләрендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Көндез Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында диңгез чик сакчыларына атап “Аист” катеры һәйкәлен ачу оештырылды. Ул шулай ук Россия чик сакчылары хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланды.

“Аист” чик сакчылары катеры 1986...

Подробнее...

Йөзьяшәрләр сафына басучы

23-5Кактамак авылында яшәүче Зәйтүнә Гаяз кызы Шакирова 90 яше белән котларга килгән кунакларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршылады. Гармун уйнап, җырлап-биеп килеп кергән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре һәм авыл ветераннар советы әгъзаларын күрүгә, әбинең күңеле тагын да күтәрелде, сөенечен яшермичә, хәтта ул гармунга кушылып җырлап, биеп тә алды. Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән котлап халыкны социаль яктан яклау районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укыды һәм Ялутор район хакимияте башлыгы...

Подробнее...

“Кайтмадылар!”

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен алган гаять тырыш, уңган, гадел, кешелекле якташыбыз Сорур Рәхмәтулла кызы Хәлилова яши. Ул озак еллар “Большевик” колхозында терлек фермасында сыер сауган. Гел алдынгылар рәтендә булып, намуслы хезмәт башкарган. Хәзерге көндә төзек, пөхтә, җыйнак йортларында улы Эдик тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Сеңлесе - ветеран укытучы Фәридә Йосыпова белән урамның ике очында яшәсәләр дә, көн саен очрашып хәл белешәләр.

Сорур Рәхмәтулла кызы Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Шушы дәһшәтле...

Подробнее...

“Мине шигырьләремдә эзләгез”

1-11Тубылның Наместник Сараеның “Себер татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше” залында шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Мине шигырьләремдә эзләгез” исемле яңа китабының презентациясе уздырылды. Автор белән иҗади очрашуга иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дуслары килделәр. Чараның оештыручысы Тубыл тарих-архитектура музее-тыюлыгы булды.

Презентациядә тарих фәннәре кандидаты, күп фәнни публицистик басма һәм китаплар авторы Гөлзифа Тәкыйулла кызы Галия Абайдуллинаның себер татарлары иҗатына өлеш кертүен, шулай ук хәзерге вакытта яңа фәнни китап өстендә эшләвен, анда Г.Абайдуллинаның себер...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836