#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яратмадым... гомерем буе яратмадым сине...

Мирза карт соңгы сулышын ала иде. Карчыгы моны сизде, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, тыштан тыныч кына кабул итте. Аннан башка озак яшәмәячәген аңлый иде ул. Ә ничек? Мирзасыннан башка бер көн дә үткәргәне юк бит аның, аннан башка ничек яшәргә?.. Вакыт узу белән хисләр сүрелә дип кем әйтә ала соң? Ышанмагыз, берни дә суынмый.Таныш, шул чаклы күңелгә якын тавыштан башка яшәүне күз алдына да китерү кыен. Гомер буе бергә иңне-иңгә куеп яшәү шаяру түгел. Алтмыш ел буена шатлыгын да, кайгысын да бергә үткәрделәр.

Ничек ул аны ялгызын гына теге дөньяга җибәрә алсын, ди? Монда үзе генә...

Подробнее...

Елмаеп алыйк

-Мин сиңа кияүгә чыкканда сукыр һәм чукрак булганмын! – дип акыра иренә.

- Күрдеңме, мин сине нинди авырулардан дәвалаганмын! – дип әйтә ире.

* * *

Кызы кияүгә чыкканда әнисе бик каты елый икән. Ире аны юатып:

- Ник елыйсың, Рузилә, елама, хәзер инде әнә кодагыйлар еласын, - ди.

* * *

- Доктор, минем хатынымның тавышы бетте. Нишләргә икән?

– Бүген төнге өчтә кайтып карагыз.

* * *

Бер ир иптәшенә:

- Кичә хатын белән кухняга обой эзләдек. Әгәр дә паспортларыбыз янда булса, ЗАГСка кереп аерылышып чыга идек, -...

Подробнее...

Хатын-кызлар фикерләвенчә...

- Бөтен хатын-кызга да кияүгә чыгарга димәгән инде. Кайберләре бәхетле яшәсәләр дә була...

- Кем әйтте әле сезгә бар яктан да килгән хатыннар булмый дип? Була икән шул! Мәсәлән, минем иремнең хатыны менә дигән!!!

- Мин балачагымда: «Кайчан мине берәр принц килеп алыр икән?» - дип хыяллана идем. Хәзер бу турыда ирем хыяллана.

- Өйгә кайттым эштән, кичке ашны пешердем, стеллажны җыйдым, краннан су тама иде, ремонтладым. Кияүгә чыгуның кирәге дә юк, ахрысы...

- Иремә туган көненә нәрсә алыйм икән дип бик озак баш ваттым. Носки, трусы кебек әйберләре буа буарлык. Тәки таптым бит...

Подробнее...

Алдарга хакың юк, Яңа ел!

Барысы да Яңа елга алты ай кала башланды. Whatsapp номерына чит-ят берәүдән: «Әйдә, танышабыз!» – дигән смс килеп төшкәндә, Гөлназның узган атнада гына күрәзәчедә булып, аның: «Озакламый бер ир затын очратачаксың, тормышыңа үзе килеп керә. Тик сак бул, ышанып бетмә», – дигән сүзләреннән иләсләнеп йөргән бер мәле иде. 29 яшендә таянырлык кына тәҗрибәсе бар, шуңа да кыз күрәзәнең беренче өлешен генә күңеленә бикләп, каршындагы җамаякка күпсенмичә генә меңлекне салып куйгач, кош тоткандай өенә кайтып киткән иде.

Зарыккан иде ул ир-ат игътибарына, янәшәсендә үзенеке генә итеп...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм...

Авыр чакларда үзеңне «сындырып» төшенкелеккә бирелмә. Нәрсә генә булса да: «Барысы да хәерлегә!» – дигән фикер белән алга таба атла.

Әгәр өйгә шатлык килсә, әкрен генә шатланыгыз: янда бит хөсетлек йөри – я ишетер... сак булыгыз!

Беркайчан да соң булмый. Гадәттә «инде кирәк түгел» була...

Барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карап, яхшы мөнәсәбәттә бул. Алар лаеклы кеше булганга түгел, юк – син лаеклы кеше булганга.

Беркайчан да үзегезнең хәләл җефетегезне башкаларга хурлап сөйләмәгез. Чөнки иртәгә сез аны гафу итәрсез, ләкин бүтәннәрнең күз алдында ул хөрмәтсез кеше булып кала...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836