#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыш сынауларына баш имичә

25 яшемдә үземнән 5 яшькә зур булган Алексей белән никахсыз гына яши башладык. Мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерү турында уйламадым да, чөнки бер-беребезгә карата хисләребезнең саф булуына шигем юк иде. 28 яшемдә балага уздым. Ә бераздан ялгыш кына иремнең телефонына килгән: “Җаным, бүген көтәргәме сине?”- дип язылган СМСны укып, аның сөяркәсе барлыгын белдем. Ирем төрле хәйләләр табып өйгә иртәгесен генә кайтып керсә дә, гаиләбезне таркатмас өчен, сөяркәсе турында авыз ачмадым. Киресенчә, өс-башын чиста тоттым, оекбашына хәтле үтүкләп кидердем, өйдә һәрвакыт чисталык хөкем сөрде, ашарына 5...

Подробнее...

Хатын-кызларга киңәш итеп

“Серле телефон”га ерак татар авылыннан урта яшьләрдәге хатын шалтыратты.

- Исәнмесез, әдәбичә сөйләшә белмим, җирле себер татар телендә сөйләсәм, аңларсызмы? – дип кызыксынды ул, саф әдәби татар телендә сөйләргә тырышып.

- Әлбәттә! Хәтта рус телендә сөйләсәгез дә ярый, - дидем, күптән тынып торган телефонымның “җанланганына” сөенеп. Өстәвенә бу көннәрдә “Сөю чишмәсе” сәхифәсен әзерләргә кирәк, дип уйланып йөргән чак та иде әле.

- Тиздән 14 февраль – Гашыйклар көне җитә. Минем сөйләргә теләгән хәл бу датага катышы булмаса да, форсаттан файдаланып, үземнең тормыш тәҗрибәмнән чыгып...

Подробнее...

Мәхәббәтне ничек сакларга?

- Бер яшь егет икенче бер шәехкә килеп зарланган: “Мин яшь һәм яшь кызларга карамый түзә алмыйм. Миңа нишләргә?” Остазы аңа сөт белән мөлдерәмә тулы стакан тоттырган һәм базардагы бер кешегә тамчысын да түкми илтеп бирергә кушкан. Тагын бер шәкертен чакырып алган да, камчы тоттырып, бер тамчысын түксә дә, сөт илтүче егетне урам уртасында бөтен халык алдында камчыларга кушкан. Яшь егет бер тамчы сөтне дә тамызмыйча илтеп биргән. “Юлда ничә кыз күрдең?” - дип сораган аннан шәех. “Берсе дә күзгә ташланмады. Мин сөтне түгәрмен дә кешеләр алдында кыйналып хурлыкка калырмын дип...

Подробнее...

Уртага салып сөйләшәсе калган

Җәй ае, ял вакыты. Менә минем дә чираттагы ялым. Ял вакытында туганымның хәлен белим дип кунакка барган идем. Олы яшьтәге апамның да дуслары бар. Менә аларның берсе апамның хәлен белергә дип кичләп кенә кунарга килде. Сөйләшкән арада мин үземнең мәкаләләр язгалап куюымны, мактанып та түгел инде, әйтеп ташлаганымны сизми дә калганмын. Кич озак утырылды, чәйләр дә күп эчелде. Кунак апам миңа үзенең тормышын сөйләде. “Бер язмасаң да, берәр кирәге чыгар, балам. Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен генә сөйләвем”, - дип куйды Саимә апа.

Мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар өчен җәй ае уку йортларына...

Подробнее...

Башта уйлап кара...

Килер бер көн – аның артыннан ишек ябылыр һәм син ирекле булып калачаксың! Әйт, инде бәхетлеме син? Син бу көнне көткән идең, теләгеңә ирештеңме? Берәү дә хәзер синнән иркә-назларны таләп итми, берәү дә: “Син кайда идең?”, “Син кем турында уйлыйсың?” кебек сораулар биреп аптыратмый. Берәү дә синең телефоныңны актарып, чит номерлар эзләми. Берәүгә дә җылы сүзләр әйтергә кирәкми. Шулай ук беркемгә дә чәчәк бәйләме бирергә кирәкми, чөнки бирер кешең юк. Уйлап карасаң, син ирекле, телисең икән – күңел ач, яңа танышлар тап... Ләкин ни өчендер шул әйтелгән сүзләр, бергә булган вакытлар искә төшә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836