#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үткәннәр хәтердә

4-5Әлминур Мәмәтова Тубыл районы, Комарау авылында күп балалы гаиләдә 1933 елның 1 февралендә туа. Ул илебездәге үзгәрешләрне, колхозлашу елларын күргән, кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт, ачлык китергән Бөек Ватан сугышы елларын да хәтерли. Бу буын вәкилләре яшүсмер вакытларын еш исләренә төшереп, хатирәләрен яңартып оныкларына сөйлиләр. Әлминур апа балачагында ул елларны өс–башка кием, туйганчы ашарга ризык булмаганын әйтеп килә. Кече яшеннән утау утаган, үз хуҗалыкларында әнисенең ярдәмчесе булган елларны онытмый.

Сугыш беткәндә аңа 11 яшь була. Сугыштан соң да еллар авыр була. Авыл кешеләре дә илне...

Подробнее...

«Кышкы моңнар»

4-3Декабрь аенда Тубыл районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган, ел саен үткәрелә торган «Кышкы моңнар» VI район балалар милли иҗаты бәйгесе узды. Бәйгенең максаты - туган телне һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, халык традицияләрен саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү өчен шартлар тудыру, яңа талантларны, үзешчән коллективларны ачыклау.

Елдан-ел бәйге популярлаша бара һәм катнашучылар саны арта. Конкурска районның 10 мәктәбеннән 50гә якын яшь талант җыелган иде. Бу бәйге үз исемен аклады, «Кышкы моңнар» чыннан да матур вакыйга булды. Бәйге бәйрәмгә әйләнде: милли костюмнар, дәртле җырлар һәм...

Подробнее...

Югалту

4-819 январь көнне өлкәбездә танылган талантлы шагыйрь, берничә җыр авторы, газетабызның якын дусты, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенең хөрмәтле әгъзасы, хезмәт ветераны Фәрит Нәриман улы ЕРМЫШЕВның йөрәге тибүдән туктады.

Фәрит Нәриман улы 1951 нче елның 25 августында Тубыл районы, Күкрәнде авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе – Хәбибә Хафиз кызы гомер буе Күкрәнде мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына төпле белем бирә.

Әтисе Нәриман Зәйнетдин улы шулай ук укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, кызганычка, сугыш яраларыннан төзәлә алмыйча, 1961 нче елда вафат була. Хәбибә...

Подробнее...

Узган елга нәтиҗә ясадылар

3-3Айсылу Юнысова җитәкчелегендәге «Ак калфак» Тубыл шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы өч ел дәверендә эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Шәһәр Думасы депутаты М.Никитин халкыбыз өчен эшләгән мөһим хезмәтләренә бәя биреп Айсылу Юнысовага рәхмәтләрен белдерде. Өч елда ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән, Тубыл шәһәре башлыгының, шәһәрнең «Бердәм Россия» партиясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул Төмән шәһәре себер татарлары автономиясендә күп балалы гаиләләр һәм ветераннар белән эшләү комиссиясен дә...

Подробнее...

Эш планнарыбыз зур һәм кызыклы

3-4Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе узган елны күптөрле мәдәни чаралар үткәрде. 2022 нче елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән автономия рәисе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских таныштырды.

- Мөхтәриятнең максаты халкыбызның телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән. Узган ел без оештырган чаралар уңышлы, нәтиҗәле узды.

Үз эшләрен чын күңелдән яраткан, энтузиаст, милләт җанлы Илтус Уразмәмәтов, Клим Садыйков, Әлфия Айбатова, Римма Шәрипова, Роза Яхина, Рузалия Корманалиева, Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләремне белдерәм...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836