#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш кыз Эмилия

2-6Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Эмилия Абайдуллина уку елының яртыеллыгын яхшы билгеләр, регионара бәйге-конкурсларда тапшырылган дипломнар, Мактау кәгазьләре белән тәмамлады. Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә узган “Шәҗәрәләр - нәсел агачы” фәнни–практик конференциясендә ул “Туган ягым - нәсел шәҗәрәсе” дигән темага чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Мондый уңышларга ирешкән кыз ярдәм итүче укытучысы Банисә Ниязовага, әнисе Гөлфия Абайдуллинага һәм Галия әбисе белән Ризмөхәммәт бабасы Абайдуллиннарга рәхмәтләрен...

Подробнее...

Сәләтле балалар

Вагай районы, Юрмы мәктәбе укучылары район “Себернең чык тамчысы” фестивалендә бик матур көйле Сабирә Сәитова – беренче, Айдар Мифтахетдинов – икенче, Венера Мифтахетдинова өченче урын дипломантлары булып кайттылар. Линара Мөхәммәтрәхимова өч ел рәттән өлкә, район Сабантуйларында катнаша, чыгышлары югары бәяләнә.

Гөлфия ханым Мөхәммәтрәхимова кызларга төрле милләт биюләрен өйрәтә, үзе дә бик килешле, матур итеп бии. Кызы Гүзәл, Эльвина Фәтхуллина өлкәдә үткәрелгән бәйгедә беренчелекне яулап кайталар.

Өлкә бәйгеләрендә нәфис сүз осталары - Айдар Тусмөхәммәтов – беренче, Камилла...

Подробнее...

Кальян тарту организм өчен зыянлымы?

Яшьләр арасында кальян тарту модада. Безнең яшьләр дә модадан калышырга теләми. “Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?” – дисәң, алар: “Ул бит җиләк-җимеш төтене генә”, – дип аклана. Ә чынлыкта ничек?

Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалау үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә.

Кальян төтене составында авыр металл тозлары, бериллий, хром, кобальт...

Подробнее...

“Минем урынымда һәркем шулай эшләр иде!”

50-8“Герой балалар” Бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында 2 ноябрь көнне Төмән өлкә Думасында Ялутор районы, Яңа Атъял авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вадим Асадуллинны “Коткаруда батырлыгы өчен” дигән медаль белән бүләкләделәр. Вадимның күкрәгенә медальне тантаналы рәвештә өлкә Думасы депутаты Михаил Пономарев такты. Егетнең батырлыгына чын күңелдән сокланып өлкә Думасы депутаты Владимир Столяров: “Вадим, син олы тормыш юлына чын батырлыкның иң югары баскычыннан атлап керәсең. Һәрвакыт гадел, намуслы, затлы бул.

Туганнарың, дусларың, якташларың синең белән...

Подробнее...

Тиздән кыз-егетләр бәйгегә җыелалар

50-7Туган телне, традиция, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерүне; яшьләрне рухи кыйммәтләребез нигезендә тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен булдыруны; сәләтлеләренең төрле яктан үсүләренә шартлар тудыруны; әйдәп баручы киләчәк буынның шәхси мөмкинлекләрен табу һәм ачуны; башка милләтләрнең дә бөек халкыбызның тарихы, мәдәниятенә игътибарын арттыру, милләтара элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган өлкә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре быел көз айларында сынауларын оештырдылар. 11 нче мәртәбә үтәсе бәйгеләрнең финалына 19 гариза бирүчедән 14 егет һәм кыз сайлап алынды. Алар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836