#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер татар телендә

17-98 апрельдә «Минем территория» мультиүзәгендә узган түгәрәк өстәлдә катнашучыларны себер татар телендә бастырылган яңа китапны алырга типографиягә чакырдылар. Д.Мамин-Сибиряк исемендәге бөтенроссия премиясе лауреаты, РФ язучылар берлеге әгъзасы Габдел Мәхмүтнең «Себер балладасы» исемле пьесасы ике телдә дөнья күрде.

Пьеса үзе 2018 елда язылган, анда вакыйга хәзерге Вагай районының Тугыз авылында бара, шулай ук Ялутор, Тубыл, Төмән шәһәрләре, Меткә авылы кебек торак пунктлар искә алына.

Әлеге искиткеч кызыклы пьесага кереш сүзне филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин...

Подробнее...

Акъярда концерт

17-12Татар мәдәнияте көннәрендә “Вернисаж» Винзили ял һәм мәдәният үзәгеннән артистлар Төмән районы, Акъяр авылына концерт белән бардылар. Концертта “Ләйсән” фольклор студиясе, «Хәзинә», “Хуҗабикәләр” ансамбльләре (Т.Нәзметдинова, Муллаш авылы) һәм Винзили поселогыннан “Дуслык” клубы артистлары, Винира Нигъмәтуллина һәм Галина Почитенко матур чыгыш ясадылар.

Тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бигрәк тә талантлы балалар башкаруында җырлар, биюләр ошады. “Хәзинә” һәм “Хуҗабикәләр”нең моңлы җырларын, Флюз Катаев (“Уфтанма”), Винира Нигъмәтуллина, Фәридә Брызгалова (“Очрашу”), Мөдәрис...

Подробнее...

Кырынкүлнең абруйлы кешеләре

Төмән шәһәренең борынгы Кырынкүл авылы җире күп гасырлар буе халыкны туендыра. Хәтта безнең көннәрдә дә моннан туфрак, ком, табигать байлыкларын ташыйлар. Кырынкүл авылын төзекләндерү вакыты җитте. Вак адымнар белән микрорайон төзекләндерелә, үзгәрә. Җирле халык Төмән кешеләрен магнит шикелле үзенә тарта. Юллар, яңа тораклар, мәктәп, тарихи парк авыл халкын шатландыра. Җирле якташларыбыз милли мәктәпне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен күпме көч түгелгәнен яхшы хәтерлиләр.

Кырынкүл интеллигенциясе һәрчак алда бара. Хәким, Әсмабикә Мирхәйдәровлар оештырган “Дуслык” халык...

Подробнее...

“Бу вакытта дәшмичә читтә кала алмыйм”

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча безнең Россия Президентының һәм Россия Федерациясе кораллы көчләре гамәлләрен хуплый.

“Бу вакытта дәшмичә читтә кала алмыйм... Россия элек-электән үзенең күркәмлелеге, ачыклылыгы, тынычлык сөючәнлеге һәм һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзерлеге белән дан тота, әмма анда яшәүчеләрнең төп үзенчәлеге - сабырлык һәм һәрвакыт яхшыга өмет итә белү. Алай да сабырлык мәңгелек була алмый. Илебез халкы кирәк булса, каршы тора да белә... Бәхәсләшеп тормыйм, теләсә нинди хәрби...

Подробнее...

Кече Уватның олы баласы

16-11Сазлар, күлләр арасында урнашкан матур табигатьле Кече Уват авылында 1952 нче елның 6 нчы апрелендә Тулла абый һәм Зөлхәмидә апа гаиләсендә беренче бала булып Изил Кузакбирдиев туа. Әти җиде баласын калдырып, бик иртә дөньядан китә. Иң кечкенә сеңелләре Флера бишектә генә кала. Авылда хатын-кызлар өчен эш юк. Шулай да зур авырлыклар белән мал-туар асрап һәм пенсия хисабына яшиләр алар. Ялгыз ана улын читкә җибәреп укытырга да батырчылык итә.

Изил 1973 нче елда Тубыл шәһәрендә зооветтехникумны тәмамлап, апрель аеннан Зеленогорский совхозында эшли башлый. Беренче көннәрдән үк ул үзен...

Подробнее...

Авылның киләчәге – яшьләрдә

16-10Өлкәнең татар авылларында яшәүче тырыш, күп балалы яшь гаиләләргә карап чын күңелдән шатланасың. Авылларның киләчәге, өмете дә шушы яшьләрдә. Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылында күпләргә үрнәк шундый гаилә башлыгы Марат Ярмөхәммәтов белән очрашып сөйләштек. Тормыш иптәше белән хөкүмәткә эшләп, мул шәхси хуҗалык та тоталар. Хәзерге вакытта, кызганычка каршы, кайбер авылларда эре терлекне 3-4 кенә гаилә асрый. Көчле шәхси хуҗалык тотучы якташларыбыз мактауга лаек. Без Мараттан гаиләсе, хезмәте турында сораштык.

- Канчәбер кызы Римма Әсхәт кызы белән 2006 нчы елда гаилә кордык. Бүгенге көндә ике кызыбыз...

Подробнее...

Игелекле эш башкаручылар

3-7Тубыл шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы шәһәрдә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарына Яңа ел бүләкләрен тапшырды. Бу игелекле эшләрне башкаруда ярдәм иткән шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин котлау сүзендә: “Айсылу Әптелмән кызы татар мәдәниятен популярлаштыру буенча зур эшләр башкара, өлкән яшьтәге якташларына ярдәм итә. Бу эштә аңа улы Эдуард Юнысов һәм тормыш иптәше Тимур Ниязов булышалар.

Аларның актив гражданлык позициясе һәм якташлары хакына иҗтимагый эш алып барган өчен “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысовага рәхмәтләремне белдерәм, тыл һәм хезмәт...

Подробнее...

Изге теләкләребезне юллыйбыз

3-8Без - Римма һәм Рәсүл Сабировлар Төмән районы, Талымхан авылында яшибез. Матур күлгә карап утырган зур мәктәп, артында клуб бинасы, шунда ук авыл китапханәсе – болар безнең авылыбызның күрке, горурлыгы. Авыл мәктәбендә Эльмира Садыйкова җитәкчелегендә яшь, тәҗрибәле укытучылар балаларга төпле белем бирәләр. Шулар арасында Тәслимә Мөхәммәдҗанова да бар. Ул безнең олы кызыбыз Эльзаның беренче укытучысы. Тәслимә апа үзенең педагогик хезмәтен 1984 елның 1 сентябрендә башлап жибәрде.

Әнисе Гөлниса апа - Киндерле авылы кызы, әтисе Нурулла абый Талымхан авылы егете, хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны...

Подробнее...

Спорт эстафетасы узды

3-10Ярышларда Муллаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әти-әниләре белән бергә катнаштылар. Әзерлек барышында балалар үз командаларына «Кыш бабай» һәм «Кар кызы» дип исем куштылар. Спорт ярышларында катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлылыкларын гына түгел, ә командада эшли белү, бер-береңне тою, һәр эштә ярдәм итү осталыкларын да күрсәттеләр. Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде: барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнделәр. Балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Римма НӘҖМЕТДИНОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы

Подробнее...

Яңа хәбәргә шатланыйк

Гомер бер урында гына тормый, ул даими үзгәрә. Тормыш шартлары, кануннары да алышына. Себер ханлыгы башкаласы Чинги-Тура турында да озак еллар бернинди хәбәр булмады. Мескен шәһәр көлгә әверелгәнче яна. Замана шаһитлары киресен дәлиллиләр.

Борынгы Чинги-Тура шәһәре бөек халыклар хәрәкәт итү чорында - икенче меңъеллыкның беренче яртысында барлыкка килә. Шәһәр дөнья халкының күбесенә билгеле була. Анда уңышлы сәүдә иткәннәр.

Себер татар патриот-шагыйре Булат Сөләйманов әйтүенчә, себер татарлары яшәү урыннары елга һәм күлләр ярларында “мүк җиләге” шикелле сибелгән. Себер татарлары...

Подробнее...

Заречный, Зарека яисә Елга аръягы…

38-1020 нче гасырның икенче яртысында Төмән шәһәренең йөзен җитди үзгәрткән яңа типтагы микрорайоннар төзелә башлый. 1960 еллар ахырында Түре елгасы аръягында яки Зарекада ком юалар. 1977 елда 1 нче Заречный микрорайоны, 1980 нче еллардан – 2 нче Заречный микрорайонын төзү башлана. Озак еллар Түре аша бер генә агач күпер эшләгән. Әмма 1961 елда хәл үзгәрә. Челюскинцев урамы буйлап металл күпер барлыкка килә. Аны озак, ләкин сыйфатлы итеп төзегәннәр, корылмага 1995 елда гына капиталь ремонт ясала.

Бүгенге көндә Зарека шәһәрнең иң динамик үсеш алган районнарының берсе, анда кызыклы...

Подробнее...

Илгә хезмәт итүче

38-9Һәр кешенең тормыш юлы, үзе бер тарих, диләр.

Биктимер Аширбаев 1957 елда табигатьнең жанланган, ямьле яз көнендә Тубыл районы, Үләртеш авылында дөньяга килә. Хезмәт сөючән, тату, бер-беренә ярдәмчел зур гаиләдә ул көтеп алган беренче малай була. Инәсе - Хәбибчамал Туктасын кызы, ә атасы - Таир Хабис улы - авылда ихтирамга лаек кешеләр. Таир Хабис улы Тубыл зооветтехникумының бер еллык курсын тәмамлап, Симонова авылында колхозның зур җәнлекчелек фермасында ферма мөдире булып эшли иде. Елга аръягындагы күрше авылга юл юк, сукмак кына була. Ул иртәнге сәгать биштә эшкә китә, кыш көннәрендә, карны ерып жәяүләп йөри...

Подробнее...

Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты вакцинацияләнде

37-4Өлкә сәламәтлек саклау департаменты белдерүенчә, Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнде. Бу күрсәткеч COVID-19га каршы оешкан күмәк иммунитет булдырылуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Коллектив иммунитет - ул вакциналаштырылган кешеләрнең саны күп дигән сүз.

Йөзләгән һәм хәтта меңләгән кеше гомерен өзгән полиомиелит, дифтерия яки коклюш кебек чирләрнең күпчелек илләрдә прививкалар ярдәмендә юкка чыгарылганын истән чыгармасак иде.

Һәм бу ысулның отышлы икәнен Түбән Тәүде районында күреп була. Чөнки беренче булып 80 процент халыкны...

Подробнее...

Чәшкәләр үрчетүче Майкамал апа

37-51941 елның эссе һәм авыр август көннәрендә туган күп балалы ана, мактаулы хезмәт ветераны Майкамал Нигъмәтулла кызы Баязитова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сугыш башлану белән әтисе фронтка китеп, сугыш кырында мәңгегә ятып кала. Шул сәбәпле, Майкамал апа әтисен фоторәсемнәр буенча гына хәтерли. Вагай районы, Баеш авылында узган балачагы авыр көнкүреш, җитешсезлек, ачлык-ялангачлык белән исендә калган.

Бары тормышка мәхәббәте, тырышлыгы, максатчанлыгы, эшчәнлеге белән генә ул булган барлык кыенлыкларны, сынауларны җиңеп чыга алды. Буй җиткәч, Майкамал апа үзенең гомерлек тормыш иптәшен...

Подробнее...

Хәтер кичәсе Коръән ашы белән башланды

37-7Озак еллар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәген җитәкләп, РФнең мәдәният һәм массакүләм мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсе үсешенә керткән хезмәте өчен күкрәк билгесе, губернаторның, Тубыл шәһәре башлыгының Мактау кәгазьләре, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Сафиулла Ильясовның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе себер-татар мәдәният үзәгендә үтте.

Кичәнең беренче өлешендә Фәннур хәзрәт Казыймов Коръән аятьләре укыды, мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды. Хәзрәт биредә эшләп, төрле вакытта мәрхүм булганнарны да онытмады. Кичәнең икенче өлешен алып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836