#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Книга “Эволюция аксиологической модальности в антропонимической системе сибирских татар”

47-9(на материале русских архивных документов XVIII - XIX вв.)
Ф.Х.Гильфанова, Д.Р.Шилькрот – теперь многоязычна

В июне 2021 г. от издательство Lambert Academic Publishing пришло письмо о том, что наша работа «Оценочная антропонимическая семантика сибирских татар» привлекла их внимание и, что они заинтересованы в публикации академической литературы под нашим авторством. Данное издательство предложило бесплатную публикацию, международное распространение книги с сохранением авторских прав.

Сотрудничая с немецкой компанией, удостоенной награды в области переводов, издательство сделало огромный шаг к...

Подробнее...

“Сагышлы сөю” китабы дөнья күрде

46-2Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Матбугат йорты” нәшриятында 200 данә белән Гөлнара Калиеваның “Сагышлы сөйөү” дип аталган беренче китабы дөнья күрде. Зур булмаган, ягъни 56 биттән торган җыентыкка авторның 45 шигыре кергән. Шигырьләр себер татар телендә иҗат ителеп, себер татар теле шрифтында бастырылган. Китапның редакторы филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин.

Бу яңа китап турында фикерен белдереп ул: “Сөйөнцө! Себер татар телтә тагын пер йаңа китап цыкты! Китап себертатар йасма телнең кәсерге нормаларына тайанып кылынкан. Көлнара Кәлейеваныңкы шигерләре туган өйгә, туган ауылна...

Подробнее...

Һәркемнең үз язмышы

46-3Бу көннәрдә Вабия Шәрипова үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Аны котларга балалары, онык-нәбәрәләре, туганнары җыелдылар. Шундый күңелле һәм моңсу да булган бәйрәм көнне ул узган елларга күңеле белән генә булса да сәяхәткә барып кайтты.

Ул 1941 елның 19 октябрендә Тубылтора авылында Гыйльмичамал һәм Хәвый Исхаковлар гаиләсендә туа. Ул дөньяга килгәндә әтисе, сугыш башлану белән, фронтка киткән була. Шул ук елның декабрендә әтисенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килеп төшә. Балачак елларын искә төшереп Вабия апа:

- Миңа 4 яшь булгач, әни кабат кияүгә чыкты. Мине әтиемнең әти-әнисе...

Подробнее...

Барлык чирләргә дә каршы - спорт

46-4Калмаклар авылы халкы уңай эмоциональ кәеф булдырып, 20 октябрь көнне скандинавия йөреше буенча район фестивале кысаларында узган спорт чарасында катнашты. Авылның лаеклы ялда булган һәм сәләмәтлеге чикләнгән кешеләре, таяклар белән коралланып, Җиңү урамы буйлап 300 метр дистанцияне уздылар. Алар әле мастер-классларда скандинавия йөреше техникасының нигезләре белән дә таныштылар. Актив һәм кайгыртучан хатын-кызлар тырышлыгы белән скандинавия йөреше Калмаклар авылында елдан-ел популярлаша бара.

Бу турыда безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы рәисе Ильяс Бакиев хәбәр итте. “Халидә Сәйфуллина турында аерым...

Подробнее...

Ул безнең барыбызга да үрнәк

46-6Вагай районы, Кече Уват авылында яшәүче “алтын куллы” абзый - Хәлим Кузакбирдиевны Агыт буе авылларында белмәгән кеше аздыр. Аның тормыш юлы бер яктан фаҗигале булса, икенче яктан сокланырлык та. Ходай биргән гомерендә күпме авырлыклар күтәргән, газаплар кичергән, ләкин сынмаган, сыгылмаган. Үзен белә башлаганнан бирле ул хезмәттә. Атлар карап, печән чабып, утын кисеп үскән Ватан сугышы чоры баласы Кече Уват авылында туа, балачагы, бөтен гомере шунда үтә аның. Үзенә хас үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге белән Равия исемле кызның күңелен яулый. Гаилә корып, матур гына яши башлыйлар, бер-бер артлы 6 балалары...

Подробнее...

Әтиләр көненә багышлап

46-8Х.Якин исемендәге Шыкча урта гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе тәрбиячеләре Халыкара Әтиләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Балалар әтиләре белән бергә спорт эстафеталарында, “Үз кәефеңне яса”, “Туп тапшыру”, “Автомобильләрдә узыш”, «Кичү», «Җитез футболчы» уеннарында, шулай ук кул белән көрәшү, аркан тарту кебек бәйгеләрдә рәхәтләнеп катнаштылар. Әтиләр дә, сабыйлар да бик канәгать калдылар.

Алсу МАМКИНА, Төмән районы, Шыкча авылы
(Ләйлә М
АДЪЯРОВА тәрҗемәсе).

Подробнее...

Укытучы һөнәре – аның язмышы

46-7Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче Луиза Хәйбуллина бу көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Турай авылында яшәүче Майшикәр Ризван кызы белән Илдус Нигъмәтҗан улы Фәйзуллиннарның мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз сала. Ямбай урта мәктәбен тәмамлагач, әти-әнисе, укытучылары киңәше буенча Ишим педагогия институтына укырга кереп, югары белемле башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәренә ия була. Һөнәрен үз теләге белән сайламаса да, Луиза Илдус кызы беркайчан да бу турыда үкенми: “Беренче көннән үк балаларны яраттым. Мин аларның иң якын, үз кешесенә әйләндем”, - дип әйтә ул.

1988 нчы елда укуын...

Подробнее...

Герой әнисе - Нина Павловна

45-923 октябрь көнне Төмән районы, Ямбай авылында Төмән росгвардиячеләре тиз реакция ясый торган махсус отрядның хезмәткәре Россия Герое, милиция майоры Тимур Мөхәммәтсабар улы Мөхетдиновны искә алдылар.

Истәлекле көн Төмән СОБР (тиз реакция ясый торган махсус отряд) базасында шәхси составны тезүдән башланды. Махсус бүлекчә командиры полиция полковнигы Владимир Самороков сугышчан иптәше турында хатирәләре белән уртаклашты һәм бер минут тынлык игълан итте. Аннан соң ветераннар һәм гамәлдәге отряд хезмәткәрләре Геройның каберенә чәчәкләр куйдылар.

Белешмә: 2010 елның 23 октябрендә Төньяк Кавказ...

Подробнее...

Фантастиканы чын итүче табиб

“Без башта баш миен ачтык. Аннары мин зыян китерерлек зоналарны сынадым. Аннары кызны уяттык. Ул үзе рәсем ясады, безнең белән сөйләште. Без аны күзәттек. Болай безгә кулының эшләү-эшләвәмен карау бик уңайлы иде, - дип сөйли медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Төмәннең федераль нейрохирургия үзәге баш табибы Альберт Суфианов.

Гаҗәп бит, күз алдына китерә аласызмы? Сезнең башка операция ясыйлар, ә сез берни булмагандай кәгазьгә рәсем төшерәсез! Әлбәттә, юк! Бу фантастика югарылыгындагы күренеш, дип уйлар күбебез. Ә юк...

Подробнее...

“Җылы сүзләр әйтелде”

44-4Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган чара үткәрелде. Без шушы бәйрәмдә катнашкан Фәрхәт Фәхретдинов белән тәэсирен бүлештек.

- Эстафетаны спорт залында физкультура укытучысы Эмиль Зәйнуллин уздырды, интеллектуаль викторинаны кабинетта башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Хәлитова алып барды. Флэш-моб укытучылар, укучылар белән бергә мәктәп ишегалдында үткәрелде.

Киндерледән әтиләр: Хәбиб Фазлуллин, Марат Бакиев, Эмиль Зәйнуллин һәм мин, Паченка авылыннан Артур Рәхимов балаларыбыз белән бергә көч сынаштык. Әтиләргә зур игътибар бирелде, җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм...

Подробнее...

Игътибар!

В Тюменской области вводятся дополнительные ограничения.

Об этом сообщил губернатор Тюменской области

Александр Моор.

С 30 октября по 7 ноября:

- приостановлена деятельность всех организаций, кроме предприятий непрерывного цикла;

- рестораны, кафе, бары и т.д. работают навынос;

- продолжают работать аптеки, медицинские учреждени;

- школы, вузы, ссузы, кружки и спортшколы работать не будут;

- в детсадах будут организованы дежурные группы.

Глава региона также порекомендовал воздержаться от посещения мест скопления людей, в том числе общественного транспорта и...

Подробнее...

Авыл хуҗалыгы хезмәт ветеранының хатирәләре яңа китапта

43-2Тубыл шәһәрендә яңа дөнья күргән «Истәлекләрем» дигән китапның авторы - Рәүфә Айданова. Педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков редакторлыгында чыккан китапта Рәүфә апаның тормыш юлы тасвирланган. Аның хатирәләре әти-әнисе, шәхси тормышы, якын туганнарына һәм балаларына багышланган. Биредә шулай ук Уват районының Өге авылында гомер кичерүче Рәүфә Чәлил кызы сугыш чорында һәм сугыштан соң авыр елларда фермада, ”Лесохим” оешмасында төрле ирләр эшли торган авыр эшләр башкарганы тасвирлана. Кереш сүзен Рәүфә апаның бертуган сеңлесе, халык мәгарифе отличнигы Рауза Садыйкова язган. Ул: ”Апам...

Подробнее...

Индрәйдә Мәүлид бәйрәме үтте

43-3Изге Рабигүл әүвәл (мәүлид) ае бара. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Ләкин аның төгәл көне билгеле түгел, шуңа да Мәүлид кичәсе – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне алдындагы төндә билгеләп үтелә.  

Төмән районының Индрәй авылы мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә хәзрәт Камалов тырышлыгы белән, оешманың активлары, дини укуларга йөрүче мөселман кардәшләр, ярдәмчел авылдашлар булышлыгында мул өстәлләр әзерләнгән.

...

Подробнее...

Себер татар музейлары өлкәдә этнотуризм үсешенә ярдәм итәчәк

43-113 октябрь көнне Төмән шәһәренең “Евразия” бизнес-отеленең конференцияләр залында “Төмән өлкәсендә себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектының концепциясе буенча фикер алышу” темасына түгәрәк өстәл булып узды. Әлеге чара “Чимги-Тура” Искер музей-агарту үзәге һәм Себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектларын тормышка ашыру буенча эксперт һәм җәмәгатьчелек фикерен алу максатыннан үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы һәм өлкәнең абруйлы галимнәре, музей хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, дин әһелләре катнаштылар.

Түгәрәк өстәлне тарих фәннәре...

Подробнее...

Талымхан авылы ветераны

Төмән районы, Талымхан авылында яшәгән Антон Абук улы Талипов Ленинградны саклаучылар арасында булган, “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән.

Озак вакытлар үз шәһәрләрен батырларча саклаган ленинградчылар блокададан тартып алынды. Безгә тыныч тормыш, бәхетле балачак, яшәү шатлыгы бүләк иткән бабаларыбызга дан җырлыйбыз, аларның батырлыгы алдында баш иябез. Блокаданың ачысын татыган авылдашыбыз Антон Абук улына Аллаһы Тәгалә озын гомер, гаилә бәхете бүләк итә. Ветеран гаиләсе безнең авылга 1968 нче елда күчеп килә. Гаилә башлыгы Антон бабайны авылдашлары Айнетдин җизни, Антон...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836