#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

"Яңарыш”тан укып сөенәбез

“Яңарыш” газетасы аркылы туганнарны, дусларны, авылдашларны күрәбез, укыйбыз. Менә күптән түгел авылдашым Рәүфә Кангазина Әдип абый Гарифхановның тормыш юлы турында язган иде. Әдип Хәким улы үзенең туган авылын яратуын, оныта алмавын китаплар, шигырьләр аркылы язып белдерә. Аның тормыш юлын укыганда, шигыре дә бар иде. “Бил юл”, “Цатлавык” күлен укыгач, еламый түзә алмадым. Чөнки ул шигырь юлларында безнең, кемнәр читтә яшиләр, балачакларыбызны искә төшерә. Әдип абый Ләчек авылының горурлыгы, үзенең туган авылының сөекле баласы. “Бил юлны” җәяүләп йөреп, урак урган, печән чапкан апаларыбыз...

Подробнее...

Әдип булып туган ул!

Кулымда “Яңарыш”ның 31 майда чыккан саны. Бер биттә 2 яңа китап авторлары белән очрашам. Тормыштан зарланып яшәсәк тә, арабызда булдыклы, үҗәтле, бар көчен иҗатка багышлаган кешеләребез байтак. Куанычлы-сөенечле гамәл. Иң мөһиме шунда: талантлы милләттәшләребезне сазлыклы, аккошлы, табанлы күлләр иле – Ләчек, Күкрәнде, Лаемтамак, Вәчир һәм Кундан авыллары бүләк иткән. Рәхмәтле булыйк аларга.

Минем әһәмиятне җәлеп иткәне - “Якташларны данлаучы” исемле мәкалә. Авторы – тынгысыз зат, милләте өчен җан атучы Әдип Хәким улы Гарифханов. Абый белән “След в истории” китабы аша...

Подробнее...

Тауарны кайтару тәртибе

* Сатып алынган тауар (азык-төлеккә кагылмый) формасы, фасоны, үлчәме, комплектациясе, төсе буенча туры килмәсә, кулланучы аны башка әйбергә алыштыра ала.

* 4 көнне санаганда, сатып алынган көн исәпкә алынмый.

* Тауарны алыштыруның яки акчаны кайтаруның шартлары бар: тауар кулланылмаган, пломба, фабрика ярлыгы сакланган булырга тиеш.

* Әгәр кибеттә сезгә кирәкле тиңдәш тауар юк икән, акчагызны кире кайтаруны таләп итә аласыз. Сатучы акчаны 3 көн эчендә кайтарырга бурычлы.

* Әгәр кибет акчаны кайтарудан, әйберне алыштырудан баш тарта икән, дәгъва (претензия) язарга кирәк...

Подробнее...

Ямбай музеенда очрашу

29-19Июнь аеның соңгы көннәрендә Ямбай музеенда өлкәбездә танылган фольклорчы һәм җырчы Луиза Сөрмәтова белән очрашу кичәсе булып узды. Ямбай һәм Турай авылы халкы соравы буенча музей хезмәткәрләре оештырган бу кичәдә ул үзе турында, кыскача иҗат юлы, ничек фольклор белән шөгыльләнә башлаганын сөйләп үтте. Бу кичәдә Луиза ханым шулай ук себертатарларының җыр хәзинәсе, гомумән, халык иҗаты белән кызыксынган халкыбызга танылып өлгергән һәм тиз арада таралып киткән үзенең “Себер татарларының җырлары, бәет-мөнәҗәтләре” исемле фольклор җыентыгын 11 тапкыр тәкъдим итте.

Ул бәет, мөнәҗәт...

Подробнее...

Батырлык булалмый ул үткән заманда!

29-1628 май көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл авылының Чик сакчылары аллеясында узган тантаналы чарада фидакарь хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлек өчен “Төмән өлкәсе чик буе гаскәрләре ветераннары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Мөнир Рифхәт улы Шәриповка өлкә Думасы комитеты рәисенең урынбасары Александр Крупин өлкә Думасы исеменнән Мактау кәгазе һәм медаль тапшырды. Мөнир Рифхәт улы турында “Өлкә чик буе гаскәрләре ветераннары” оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов: “Мөнир абый оешманың иң актив әгъзасы, ышанычлы дус, бик акыллы киңәшчебез дә. Мондый бүләккә ул күптән лаек. Яшүсмер чагында суга...

Подробнее...

Киләсе очрашуларга кадәр, сабакташларым!

29-17Казанлы мәктәбен 35 ел элек тәмамлаган Равилә Айбатова мәктәпнең 95 еллык юбилеенда катнашты. Ул бүгенге көндә Сургут шәһәренең “Югорские традиции” фирмасында склад мөдире булып эшли. Якташыбыз мәктәп еллары һәм очрашу кичәсе турыда: “Вакыт үтә! Гомер узып киткәнен кеше сизми дә кала икән. Мәктәпне тәмамлауга 35 ел вакыт узганы тоелмады да. Бу шатлыклы чарага сабакташларым укыткан укытучыларыбыз белән күрешергә, мәктәптә җыелышырга булдык. Сабакташларның телефон номерларын эзләп таптык, мәктәпкә, класс җитәкчеләренә бүләкләр әзерләдек.

Истә калырлык итеп оештырырга уйладым...

Подробнее...

Егетләр бил алышты, кырда атлар чабышты...

29-6Бу көннәрдә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Новотроицк авыл хакимиятенә кергән Кыткүл, Бухарин, Киндерле, Новотроицк, Тукман, Паченка, Маслянка халкы өчен Сабан туе үткәрелде.

Бер көн алдан, кичен, Киндерледә матур итеп бизәлгән арбалы ат белән “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле артистлары, бала-чага җырлап-биеп, өйдән-өйгә йөреп бүләк җыю йоласын башкардылар.

Малайларның кулларындагы чиләкләргә йомырка һәм башкасы салынган, билләренә сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән. Йөзләре шат, атның янында баручы колынчыкка карап сокландылар.

Бәйрәм ат чабышы белән ачылды. Авыл...

Подробнее...

Дин юлында йөрүче якташыбыз

29-71937 елның 27 июль көнне Тубыл елгасының биек ярында урнашкан кечкенә Ахманай авылында Хикмәтулла һәм Шәрбиҗамал Юсуповлар гаиләсендә 6нчы бала булып Гыйниятулла туа. Белеме булмаса да, әтисе колхоз рәисе итеп сайлана. 4 яше тулгач, сугыш башлана, әтисе броне булса да, сугышка китә. Гаиләдәге ачлык, авырлыклар нәтиҗәсендә, әнисенең сеңлесенә башка авылга бала карарга китәргә мәҗбүр була. Сугыш беткәч, авылга кайтып 4 еллык мәктәпкә беренче класска укырга керә, аны тәмамлагач, 12 чакрым ераклыктагы Торбы авылына укырга китә. Авыруы аркасында бер ел укымый һәм икенче елны Тубылның 15нче...

Подробнее...

Индәр мәчетендә очрашу

16нчы июнь көнне безнең Индәр авылында зур мәҗлес узды. Төмән мәчетләреннән кунаклар – Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Илдар хәзрәт Зиганшин, Рият хәзрәт килделәр.

Мәчеттә ифтар, догалар, тәравих намазларын укыдык. Авыл халкы, хатын-кызлар табын әзерләделәр һәм кунакларны тәмле пылау, аш белән сыйладылар.

Фатыйх хәзрәт, Маслау авылы мәчетеннән Рият абый, Илдар хәзрәт Зиганшин һәм укучысы намаз укып, безгә вәгазьләр сөйләделәр.

Төмәннән сарык алып килгәннәр иде. Хатыннар токмач кисеп, тәмле ашлар, ә ирләр мәчет янындагы махсус урында пылау пешерделәр. Авыз ачып, ахшам намазыннан соң ризык...

Подробнее...

Вәчир авылында Авыл көне

Күптән түгел Тубыл районы, Вәчир авылында Авыл көнен бәйрәм иттеләр.

Бәйрәмне авыл башлыгы Дилнур Яналиев ачты һәм авылдашларына исәнлек-саулык, уңышлар, күтәренке кәеф, үз авылларын яратырга, ата-бабаларын онытмаска, авыл тарихы белән горурлануларын теләде.

Бәйрәмнең икенче өлеше бүләкләүләрдән башланды. Озак еллар тырыш һәм фидакарь хезмәте өчен Тубыл районы администрациясе башлыгының Рәхмәт хатын Зарифа Азанова алды. Авылның иң өлкән кешесе – хезмәт фронты ветераны Гыйльминур Азанова, иң нәни кешесе – Амалия Рябикова, яшь гаилә - Туктабикә һәм Рият Дюжаковар гаиләсен дә игътибарсыз...

Подробнее...

Истәлекле очрашу

26-11Ярты гасыр гомер үткәннән соң, 1968 елда Сала (Яңакәешкүл) сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган укучыларның 7 нче май көнне очрашу кичәсе үтте.

Бишенчедән сигезенче класска кадәр “а” һәм “б” классларында укыган кырыклаган укучыдан уникебез генә килә алганбыз.

Кичә генә мәктәп тәмамлаган балалар кебек, зур кайгы-хисләребезне яңартып, шатланышып, бертуганнар кебек күрештек. Бу очрашуны Рәшидә Абдразакова (Тодорова) оештырды. Улы Цветомир белән килене Эльза аңа ярдәм иттеләр.

Кичәне дустым Тимербикә башлап җибәрде. Безне укыткан барлык укытучыларны искә алып, зур хөрмәт белән алар турында...

Подробнее...

Йомырка кабыгын ашлама буларак ничек кулланырга?

Тавык йомыркасы, һичшиксез, файдалы, туклыклы һәм тәмле ризык. Һәрбер гаиләнең дә диярлек көндәлек рационында бар ул. Йомырканың тагын бер яхшы ягы – ул бик шәп ашлама. Ул грунтның уңдырышлылыгын арттыра дип санала. Көнбатыш илләренең күбесендә бу практика күптән бар. 

Йомырка кабыгы төрле файдалы микроэлементларга, ә иң мөһиме – кальцийга бик бай. Үсемлекләр аны тиз һәм җиңел үзләштерә, бу тавык организмында барган синтезга бәйле. Бакчачыларның күбесе аны түтәлләрнең туфрагын яхшырту өчен файдалана. Кабыкны өй алдында урнашкан клумбаларга сибәргә дә мөмкин, моның өчен, рәхмәт...

Подробнее...

Төмәнлеләр Томскидагы федераль сабантуйда

26-4XIVнче Томск шәһәрендә үткән федераль сабантуйда Төмән өлкәсе делегациясе өлкә татар Конгрессы ярдәмендә зур состав белән барды һәм уңышлы чыгыш ясады.

Томск яңгырлы Төмәннән килгән кунакларын елмаеп – кояш нурларын балкытып каршы алды. Академшәһәрнең урман эчендә урнашкан искитмәле кунакханәсе, шәһәрнең борынгыдан сакланган бизәкләргә бай агач архитектурасы, җәелгән Томь елгасы, киң күңелле кешеләре бу җылылыкны үзләренә сеңдергән сыман иде.

Төркемебез өчен билгеләнгән экскурсиядә шәһәрнең Татар бистәсен күрү бәхетенә ирешә алмасак та, Кызыл мәчетнең совет елларында башка максатта...

Подробнее...

Яңавылның киләчәге өметле булсын

26-10Яңавыл халкы авылның 270 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Новопетрово авыл җирлегенә кергән авылда 186 кеше яши. Мәктәп яшендәге 24 бала Новопетрово мәктәбендә укый, 6 бала 1 нче сыйныфка укырга керергә җыена, авылда клуб, ике кибет, ФАП, почта бүлеге бар. Авыл халкы үз хуҗалыкларында, вахта ысулы белән эшләп яшиләр. 1940 нчы елларда мәчет янганнан соң, яңасы төзелмәгән. 13 июнь көнне бәйрәм тантанасына кунаклар өлкәнең төрле ягыннан килгәннәр иде. Чараның беренче өлешендә мәрхүм-мәрхүмәләргә багышлап Коръән укылды, садака тараттылар. Бу чараны оештыручы - Тубыл шәһәр милли-мәдәни автономиясе...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836