#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә

21-7Беренче өлкәкүләм Ураза бәйрәме Төмән районының Индрәй мәчетендә башланып китте. Иртәнге сәгать алтыга гает намазына мөселман кардәшләр агылдылар. Әлбәттә, пандемия сәбәпле, чикләүләр дә юкка чыкмаган әле. Бәйрәм намазын Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков үткәрде. Мөселманнарны изге бәйрәм белән котларга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов та килде. Ул котлау сүзләре белән бергә, динара һәм милләтара тынычлыкны сакларга чакырды.

Казандагы мәктәп балаларына һөҗүм турында да сөйләп китте, зыян күрүчеләрнең кайгыларын уртаклашты. Барлык диннәр дә әлегедәй ерткыч гамәлне гаепли, диде...

Подробнее...

Тубылда

21-9Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете уңаеннан төрле милләт вәкилләре бәйрәм намазына җыелды.

“...Тубыл күпмилләтле шәһәр. Аның рухи үсешенә, тарихи традицияләрне саклауга мөселман җәмгыяте зур өлеш кертә. Яшь буында үз мирасына, башка милләт һәм конфессия мирасына хөрмәт тәрбияләп, безнең шәһәрдә милләтара дуслыкны ныгытасыз. Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыгызга да тынычлык, бәхет, игелекләр телим”, - дип язган шәһәр башлыгы Максим Афанасьев үзенең котлавында.

Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сухов тубыллыларны Ураза бәйрәме белән тәбрикләп Россия Президенты Владимир...

Подробнее...

Үзгәрмәгән гореф-гадәтләр

24-3Узган атнада мөселманнар Ураза гаетен мәчетләрдә намаз укып, дини темаларга вәгазьләр тыңлап, Коръән ашлары үткәреп бәйрәм иттеләр. Намаз алдында Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөселманнарны имам-хатыйб Ибраһим Сухов, шәһәр хакимият башлыгы Максим Афанасьев Ураза гаете белән котлап, гаиләләренә иминлек, эшләрендә уңышлар, дөньяга тынычлык теләделәр. Бәйрәм намазына татарлар, төрекләр, индуслар, таҗиклар һәм бик күп башка милләт вәкилләре килгәннәр иде. Намаз укучыларның саны быел да күп булып, дин кардәшләребезнең күбесе мәчет алдында укыды. Ураза гаете намазыннан соң, тубыллыларның...

Подробнее...

Төмән мәдәният үзәгендә

24-4Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенең матур залында өлкә мөселман дини идарәсе Ураза гаете бәйрәмен уздырды. Бәйрәмгә халык бик күп килгән иде. Кунаклар арасында хакимият, дини идарәләр, татар милли-мәдәни автономияләр һәм башка дин вәкилләре бар.

Тантаналы өлешне Төмән өлкәсе мөфтиенең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков дога белән ачып җибәрде. Тәбрикләү сүзе белән өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков сәхнәгә күтәрелде. Ул Рамазан аенда начар гадәтләрдән арынып, сыналып, изге, саф күңел белән ураза тоту...

Подробнее...

“Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында

24-25 июнь көнне өлкә мөселман Диния нәзарәте (рәисе Ибраһим Сухов) һәм өлкә татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге (җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин) Төмән мөселманнарын шәһәрнең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортына Ураза бәйрәменә чакырдылар. Программа буенча чара урыны мәдәният йорты артындагы мәйданчыкта билгеләнгән булса, көне буе яңгыр сибәләп тору сәбәпле, әзерләнгән сәхнә һәм урыннарны бина эченә күчерергә туры килде. Бу, әлбәттә, оештыручылар өчен генә түгел, халык өчен дә бераз кыенлыклар тудырды. Әмма әлеге уңайсызлыкларга ай буена ураза тоткан, Уразаның бөеклеген бар халәтләре белән аңлаучы...

Подробнее...

Ураза гаете мөбарәк булсын

32-12Рамазан аеның беренче көненнән башлап ураза тотучылар, фитр садакасын бирүчеләр шатлыклы йөз, изге теләкләр, яхшы ниятләр белән Тубыл мәчетенә Ураза гаетенә ашыктылар. Шәһәрнең Пушкин урамында урнашкан мәчетебезгә йөрүчеләр арасында төрле милләт, төрле яшьтәге кешеләр булганга күрә, вәгазь рус телендә алып барылды. Ибраһим хәзрәт Сухов мөселманнарны бәйрәм белән котлап, төрле төбәкләрдән килгән Тәбрикләү хатларын укып ишеттерде. Мәчеткә йөрүче дин вәкилләре вәгазь сөйләделәр. Шәһәрнең 7«а» микрорайонында төзелүче яңа мәчет турында да сүз алып барылды. Еракларга яңгырап азан әйтелде, аннары...

Подробнее...

Мөселманнар “Принц” тантаналар йортында сыйландылар

32-16Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ел саен дини бәйрәмнәрен Төмән шәһәренең “Принцесса” тантаналар йортында уздырып килде. Ә быел Ураза гаетен ул әлеге бина янында урнашкан “Принц” тантаналар йортында зур әзерлек белән үткәрде. Бәйрәмгә өлкәнең төрле шәһәрләре һәм районнарында урнашкан татар авыллары мәчетләрендә эшләүче имамнар, мөселманнар дини оешмалары рәисләре, шулай ук шәһәребездә яшәүче ай буена ураза тоткан кардәшләребез җыелып, башта төбәкләрдә булган проблемалары турында сөйләделәр, үтенеч-сорауларын җиткереп, чишү...

Подробнее...

Көсәйкүлдә

32-14Аромаш районы, Көсәйкүл авылында дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр. Быел да бәйрәмгә туган авылларына өлкәнең төрле төбәкләреннән якташларыбыз җыелдылар. Бу көнне авыл мәчете кояш нурларында бөтен җиһанны яктыртып, күңелләргә иман нуры сеңдереп килгән кунакларны каршы алды. Мәҗлес табынына һәркем төрле ризыклардан өлешен кертте. Авылда яшәүче Таировлар гаиләсе, Нефтеюганск шәһәреннән килгән Гобәйдуллиннар сарыклар суеп әзерләделәр, ә хатын-кызлар ашлар пешереп, чәйләр кайнатып һәр килгән кунакны якты йөз белән каршы алдылар. Миләүшә Таирова: ”Гает намазы иртәнге намаздан соң, кояш...

Подробнее...

Икенче вагайда

Мин үземнең туып-үскән авылым халкына, Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга һәм Аллаһы Тәгаләбезгә күңелем тулы рәхмәтемне белдерәм. Үткән елда Рамазан аенда безгә ерак Төркиядән кунак килгән иде һәм авылыбызда 2 кеше кунак белән бергә ураза тоттык.

Ә быел инде уразаны авылыбызда 7 кеше тотты, Аллаһымның аларга рәхмәте яусын иде. Намазга басучылар саны да әкренләп арта – Аллага шөкер. Бу юлы уразада ифтар үткәрергә теләүчеләр дә күп булды. Бер генә көнебез дә бушка китмәде. Раббыбызга итагать итеп, һәр көн саен ураза тотучыларны, күрше кунакларны чакырып ифтарлар оештырылды. Ифтарларда яшь имамыбыз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836