#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханә халык янына килде

15-9“Тимерюлчы” мәдәният сараенда узган Рифат Зарипов концерты көнне фойеда китаплар күргәзмәсен күреп күпләр гаҗәпләнгәндер. Тамашачының китаплар янына агылуы да – күңелле күренеш. Китап укулар онытылды, дигән заманда, алар белән кызыксынучылар күп булды.

Матмасста урнашкан 18 нче Төмән шәһәре китапханәсе мөдире Луиза Сөрмәтова белән китапханәче Фатыйма Ишимова иң шәп татар китапларыннан күргәзмә төзеп алып килгәннәр иде.

Анда проза, поэзия, өлкәбез иҗатчылары, балалар өчен бүлекләрне күрергә мөмкин булды. Луиза Рәис кызы милләттәшләребезгә белем мәгарәсендә төрле юнәлештәге 1500ләгән татар китабы булуын билгеләп үтте. Шул...

Подробнее...

Шатланып рәхмәт җиткерәбез

15-8Узган көздә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенең татар авылларына эш сәфәре кысаларында безнең Муллашка да килде. Очрашу авыл мәчетендә башланды. Хөрмәтле кунак авылдагы иҗат коллективы – “Пышны” фольклор ансамбле чыгышын да карады. Шуннан соң Васил Габделгаяз улы коллективка яңа костюмнар тегәргә ярдәм итү һәм Татарстанга чакыру турындагы мәсьәләне күтәрәчәген вәгъдә итте.

Хөрмәтле кунагыбыз сүзендә торды һәм без Россия татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия форумына чакыру алдык. Март урталарында юлга кузгалдык. Безне юл, туклану...

Подробнее...

Вәчир авылы җылы каршылады

15-11Язның матур, кояшлы март ае. Табигать йокыдан уянган вакытны без илһамланып Вәчир авылына “Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән концерт программасы белән юлга чыктык. Сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында да тормыш кайнап торганын, халкыбыз гореф–гадәтләребезне саклап яшәүләрен, җыр-моңнарыбызны яратканын мондый гастрольләрдә күреп кайтабыз. Моңлы татар җырларыбыз белән күрше авылга якташларыбыз белән очрашырга, җырларыбызны аларның игътибарына тәкъдим итәргә дип килеп җиттек.

Транспорт табу, бензин кебек кыенлыклар очраса да, изге күңелле, ярдәмчел кешеләр дә табылды. Бу юлы да безгә Хәйдәр...

Подробнее...

“Дуслык күпере” Төмәндә

16-7“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале илебезнең иң зур шәһәрләрендә чыгыш ясап, Төмәнгә дә килеп җитте. Бу проект Татарстан һәм Башкортостан Республикалары җитәкчеләре ярдәме белән оештырылган. “Дуслык күпере”енең үзенчәлекләре - ике тугандаш халыкның иң якты йолдызлары, уникаль сәхнә һәм ут бизәлеше, эстрадабызның суперхитлары һәм академик вокалның иң матур үрнәкләре, ретро-җырларның яңача яңгырашы һәм халык көйләренең классик башкарылуы, өметле яшьләр һәм милли легендаларыбыз”, - дип аңлаттылар ике төбәкнең иң оста алып баручылары - Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдат...

Подробнее...

“Дуслык” алиһәсе

16-6Төмән җирен, себер күген йолдызлар күк яктыртып, нурлар чәчеп торган җырчылары белән себер татарлары данын күтәрүче бердәнбер “Дуслык” татар халык хорының 30 еллык юбилеена да санаулы көннәр калды. Шул уңайдан аның җитәкчеләре белән якыннан танышырга вакыт җитте.

“Дуслык” хорына нигез салучылар һәм аның учагын сүндермичә яшәтеп килүчеләр Әсмабикә һәм Әбдлхәким Мирхәйдәровлар дидек. Кырык елдан артык яшәү дәверләрендә иңне-иңгә куеп эшләүче, дус-тату тормыш юлын үтүче, күпләргә үрнәк булырлык Мирхәйдәровлар гаиләсе тарихын газета битләренә генә сыйдырырлык түгел...

Подробнее...

Үрнәк гаилә башлыгы

10-14Халкыбызның тырыш, күркәм, күп балалы гаиләләре белән таныша башлауга, әти-әниләрнең, үзләрен тамчы да кызганмыйчан, бар көчләрен, мөмкинлекләрен балалар тәрбияләүгә бирүләрен ишетеп, хәйран да каласың, горурланасың да. Бу гаиләләрдә барлык балалар да яшьтән эш тәмен татып, гел нәрсә белән булса да шөгыльләнеп үсәләр. Ә инде сугыш чоры балалары тормышы могҗизага тиң. Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән ирешергә өйрәнгән, егылсаң да еламаска, теш кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән алар.

Сугыш башланганда 4-5 яшьлек кенә булып калган Түбән Тәүде районының...

Подробнее...

Гала-концерт

10-12Төмән өлкәсендә 19 февральдә ачылган өлкә татар мәдәният көннәре зур гала-концерт белән тәмамланды.

Тантананы Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе балалар хоры (җитәкчеләре Н.Хәкимова) “Себер гимны” җыры белән башладылар.

Алып баручы Гөлфия Хәлитова тәбрикләү өчен сүзне милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьевка һәм өлкә автономиясе советы рәисе Ришад Зиганшинга бирде.

- Өлкәбездәге шулкадәр талантны күрергә зал тутырып тамашачы килүе яхшы күренеш. Йолдызлар туйдыргандыр инде тамашачыны, эштән соң, укудан буш вакытларда үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүче якташларыбыз мактауга...

Подробнее...

“Мөселман булып яшәгез!”

9-14Минем әти Галимулла Гали улы Сагдеев– сугыш ветераны. Ул 1904 елның 24 августында Татарстанның Кече Кайбыч авылында туа. 1909 ел - Столыпин реформасы вакыт, аның әтисе Гали һәм әнисе Хәтимә 3 бала белән Яркәү районы, Шатан авылына килеп урнашалар. 6 яшеннән Шатан мәдрәсәсендә гарәп әлифбасын өйрәнгән. Әти гражданнар сугышын бик яхшы хәтерли иде. Советлар власте урнашкач, авыл мәчетен мәктәп итеп билгеләгәннәр, шул мәктәптә безнең әти башлангыч классларны тәмамлый. Гаиләдә тагын балалар туа, еллар авыр була. 1927 елда әтинең хатыны Хәтимә үлеп китә. Безнең әти яңадан өйләнә, әниебез Сафураны...

Подробнее...

Халыкара туган тел көне

9-18Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә быел да Халыкара туган тел көненә багышланган балалар өчен матур шигърият бәйгесе оештырылды. Район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән төрле яшьтәге шигырь сөюче балалар танылган һәм җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тыгыз элемтәдә эшләүче Рузалия Корманалиева: ”Габдулла Тукай теле – татар теле дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән тел. Шәһәр укытучыларына, балаларның әти-әниләренә   рәхмәт белдерәбез, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылмаган мәктәпләрдән дә укучыларны алып...

Подробнее...

Тормышбызны җанландыручы чаралар

003-10Үткән Мәдәният елы тубыллыларның күңелләрендә онытылмаслык истәлекле вакыйгалар калдырды. Декабрь азагы аеруча мәдәни чараларга бай булды. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге директоры итеп Марат Габделгалим улы Шәрипов билгеләнде. 19 нчы декабрьдән эшли башлаган җитәкче ”Тубыл вакыты” шәһәр телетапшыруда туры эфирдан сорауларга җавап бирде. Бу чарада катнашкан шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин: ”Мәдәният үзәге директорын сайлау буенча шәһәр хакимияте бәйге үткәрде. Марат Шәрипов бәйгедә уңышлы катнашып, лаеклы узды. Без аңа хезмәтендә иҗади уңышлар телибез, планнары тормышка ашсын”...

Подробнее...

Бездә эшләр гөрләп тора

003-7“Яңарыш” газетасын почтадан көтеп алам һәм бик яратып укыйм. “Тормыш сулышы”, “Гаилә учагы”, “Шигърият”, “Киңәшләр” рубрикалары бик кызыклы. Яшьлектә китап-журналларны гел рус телендә генә укый идем, ә менә яшь зурайган саен саф татар телендә укыйсы килә икән. Үземә 56 яшь, лаеклы ялда.

Туган авылым Тархан (Яркәү районы) бик матур җирдә - Тубыл елгасы буенда урнашкан. Авылыбыздан ерак түгел урманлыклар башлана, күлләребез, чияле сазларыбыз да күп. Авылдашларым бик тырыш, хезмәт сөючән, хайваннар үрчетеп, бакчалар утыртып, җиләк-җимеш, чия, гөмбә, җыеп акчага әйләндереп, тырышып...

Подробнее...

“Умырзая” ансамбле

003-1Омск шәһәрендә эшләп торучы “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә концерт бирде. Ерак юлны якын итеп килгән артистлар тамашачылар игътибарына халык, классик, эстрада җырлары, татар биюләрен башкарып, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтеп, татар халык уен коралларында уйнап күңелләрендә бәйрәм хисләре уяттылар, шатлык өләшеп киттеләр. Концерт программасын алып баручы Сания Мирхалиева, Розалия Сайганова ансамбль тарихы, иҗади юлы белән таныштырып, 25 еллык юбилейлары уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның автобус бүләк...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836