#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дөрес сүзгә җавап юк

* Бүре беркайчан да үзенең сөйгәнен ниндидер эт өчен ташламаячак.

* Әгәр кемдер сиңа авырлык китергән икән, аңа шуның белән үк җавап бирмә, ә яхшылык эшлә. Син - башка кеше. Син яхшырак.

* Хатын-кыз ул чәчәк кебек. Ә ир-ат - бакчачы. Бары тәрбия кылып, су сибеп, кайгыртып торганда гына чәчәк хушланыр, күз явын алырдай матурланыр! Иң тырыш бакчачының бакчасында иң гүзәл чәчәк булыр!

* Түземлек - матур хис, тик озак түзәр өчен тормыш бик кыска.

* Бер тамчы су җитә кайчак гөлләргә, бер җылы сүз җитә кайчак кеше күңеленә.

* Югалтмас өчен кадерен белергә...

Подробнее...

Оясында ни күрсә....

Беркөнне кибеттән чыкканда, ире янында чытлыкланып торган кызыл иренне күреп уйга калды.

Розалия белән Әхнәф бик яратышып өйләнештеләр, бер-берсен бер сүздән аңлыйлар кебек иде. Башта Әхнәфнең әти-әниләре янында яшәделәр. Розалия гаиләдә хәлләрнең бик катлаулы булуын шәйләп алды. Әниләре бик көяз, киенеп ясанып кына йөри, әтиләре басынкы аз сүзле, йомшак холыклы, барына риза булып йөрүче.

Бергә тора башлагач, бары да аңлашылды Розалиягә, әниләре тиккә генә көязләнеп йөрми икән, түбән очта сөяркәсе барлыгын белеп алды. Эшләр шәптән түгел, ә ире барын да белеп торса да, көлеп кенә...

Подробнее...

Никахлашырга теләүчеләр нәрсә белергә тиеш?

Гаилә кору һәрбер кеше тормышында гомерлеккә истә кала торган мөһим вакыйга булып санала. Мөселманнарда гаилә тормышы никах укытудан башлана: туйны үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсе ирекле булса, никах укытмыйча егет белән кызның бер түбә астында бер гаилә булып яшәргә хакы юк (шулай эшлиләр икән, Аллаһ каршында зина җинаятен кылучы гөнаһлы бәндәләр хисабыннан язылырлар).

Шәригатьтә каралган дини йола булганлыктан, никах үткәрүнең билгеле бер тәртибе һәм таләпләре бар (аннан тыш гореф-гадәт, җирлек белән бәйле кайбер үзенчәлекләргә дә игътибар итәргә кирәктер). Әлеге таләпләр һәм...

Подробнее...

Өзелеп яратма икән...

Рамилә кызын шулай итеп бер үзе үстерде. Әти-әниләре булышты, әлбәттә. Иске эшеннән китте. Декреттан соң анда чыкмады. Ул эшен Динар белә иде, тапмасын өчен күчте. Динарга эзләсә дә аны табарлык бөтен юлларны кисте. Үзе һаман да өзелеп яратты шуны, үзе үч итеп юлларны кисте. Мендәргә капланып елаган көннәре күп булды. Чөнки ул аны үтереп сагына иде.....

Ярый әле Динарасы аның гел копиясе. Аны ярата, сөя. Икесе өчен дә яратты ул аны. Динар итеп тә, кызы итеп тә.

Шулай бер көнне паркта Динара белән йөргәндә, ул Динарны күрде. Ләкин ерактан гына. Элеккечә матур, матур итеп...

Подробнее...

Яратамы, яратмыймы – гамәленә карап бел!

Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын «тән теле» (язык тела) аша да белеп була. Менә аларның кайберләре:

- Әгәр сез партнерыгыз янында басып торганда кулларыгызны кесәдә тотасыз, аяклар бер-берсенә кушылган, аркагыз артык бөгелгән икән, бу янәшәдәге кешегезгә карата кызыксыну булмау турында сөйли.

- Әгәр партнерыгыз күзегезгә туры карамый, үзара диалог башланганчы башка берәү белән телефоннан сөйләшә башлый, сез нәрсәдер сөйли башлагач, бүлдерә яки тыңламый икән, бу аның сезгә карата битараф булуын күрсәтә. Уй-фикерләрегез белән уртаклашырга теләмәве дә яныгызда сезгә кирәкле...

Подробнее...

Акыллы фикерләр

Һәркемнең дә тормышта ялгышлары җитәрлек була:

- Үзебезне яратмаган кешеләрне яратабыз;

- Бездән башка яши алмаган кешеләрне ташлыйбыз;

- Үзебезне саткан кешеләр белән дуслашабыз һәм гомер буе шулай ялгышып яшибез....Үз ялгышын исә хөрмәткә лаеклы кеше генә таный ала.

- Үз ялгышы өчен тик кыю кеше генә гафу үтенә.

- Үз ялгышын бары көчле кеше генә төзәтә.

* * *

Әгәр синең күңелеңне төшерергә, яраларга теләп авыр сүзләр әйткәннәр икән, игътибар итмәгез. Беләм, авыр сүзләр ишетү җанны яралый. Ләкин, әйткән кеше аны сезне сындыру...

Подробнее...

“Зәңгәрлек” каннан киләме?

Зур күләмдә үткәрелгән генетик тикшеренүләр гадәти булмаган ориентациягә тартылуның аерым кешеләрнең ДНКсына салынуын ачыклаган. Әмма ләкин нәселдәнлекнең йогынтысы бу очракта чагыштырмача зур түгел.

Америка галимнәре 500 мең европалының геннарын тикшергәннәр һәм чынлап та бу гадәти булмаган тартылуларда нәселдәнлек турында сүз алып барырга мөмкин, ләкин аның тәэсире фаразлаганга караганда зур түгел дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Бер төрле җенес вәкилләре белән кушылып яшәү очракларының 8-25% гына геннар гаепле, калганнары - тышкы факторлар, мәсәлән, социаль һәм экологик сәбәпләр...

Подробнее...

Үкенечле ялгыш

«Эх, шул вакытта әнкәй сүзен тыңласам! Әнкәй киңәшен тотсам, бу хәлгә төшмәс тә идем!» – Үз гомеренә ничә кат кабатлады икән бу сүзләрне Галия. Үкенү, чарасызлык белән әйтелгән шушы ике җөмлә һәрвакыт ачы күз яшьләре белән сугарыла килде. Әнкәй әйткән һәр үгет сүзенең алтын бәясенә торганын, кызганычка, без үкенерлек хәлгә төшкәч кенә аңлыйбыз. Әнкәйләрнең һәр кисәтүе баласына изге теләк белән өртелгән.

Әнкәйләрнең күңел күзе киләчәкне күрә ала – баласы өчен нәрсә яхшы, нәрсә яман булачагын әнкәй күп еллар алдан белә. Әйтеп тә карады әнкәсе Галиягә: «Балам, иртәгә үкенәсе эшне...

Подробнее...

Онытырмын, димә

Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, «чыбыксыз радио» аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем. Алты ел буена үзем биредә җыештыручы булып эшләгәч, яңа килгәннәреннән башка барлык укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү мастерларын яхшы беләм. Лаеклы ялга киткәннәр урынына быел көз укытырга өч яңа кыз килде.

Кайсысы икән Вилдан белән Нәзирәнең кызы? Исемен дә охшаш бирүләрен әйт әле син аларның! Нәзирә – Вәзирә! Тапмаганнар башка исем. Вилданның кызы белән эшләргә туры килер дип кем уйласын! Ул – белгеч, мин...

Подробнее...

Талчыгу, йокы килү билгеләре

Хәлсезлек күзәтелә, күзне озак ачып торып булмый, аяк-куллар авырая, юлдагы билгеләр күзгә күренми, радиода нәрсә сөйләгәнне аңламыйсың, ишетмисең, юлдагы кайбер предметлар күзгә ике булып күренә, авыз ачыла. Нишләргә?

1. 14.00-16.00; 21.00-22.00; 2.00-4.00; 9.00-10.00 сәгать аралыгында кешенең уяулыгы аеруча кими. Шул сәгатьләрдә туктап ял итсәгез яхшырак.

2. Эссе көннәрдә битне салкын су белән юып алырга була.

3. Сагыз чәйнәү йокыны ача.

4. Йоклап баручы пассажир арткы урындыкта утырса яхшырак.

5. Салкын вакытта тәрәзәне ачып, кулыгызны суытып алыгыз.

«Манзара»

Подробнее...

Салма суга яманлык

Елганың йомшак, талгын суына чуму белән, олысы булсын, кечесе булсын, балачактан таныш искиткеч ләззәт кичерә. Кемдер суда колач ярып каршы ярга хәтле йөзеп китә. Кемдер, эчкә кермичә, яр буеның сай җирендә чупырдап рәхәтләнә. Бала-чага дигәне чыркылдаша-чыркылдаша бер-берсенә су тамчысы чәчрәтеп уйный, шаяра, көлә… Ә бит су, дулкыннары астына яшереп, күпме сер саклый – үзенә генә билгеле...

Яр буенда үләндә кызынып яткан Рәмис кара күзлеген салды да, улын күздән яздырмаска теләп, тирә-ягына каранды. Авыл малайлары белән ярышып йөзгән Ленарын күреп тынычланды һәм суга сикерде...

Подробнее...

Көзге

- Әни, иремә бүтән түзәр хәлем юк. Ул шундый үзгәрде! Мине бөтенләй аңламый башлады, хөрмәт итми, гел сукрана, сүгенә. Ул мине яратмыйдыр, мөгаен...

- Ә син? Үзең аны хөрмәт итәсеңме? Син аңлыйсыңмы аны, ишетәсеңме әйткән сүзләрен? - дип сорый кызыннан әнисе.

- Менә тагын! – дип гаҗәпләнә кызы. - Димәк, иремә тавыш чыгарырга мөмкин, ә миңа ярамый?! Менә кызык! Ул миңа ничек карый, мин дә аңа шулай ук җавап бирәчәкмен! Ул хөрмәт итмәсә, мин дә аны хөрмәт итәргә бурычлы түгел. Әгәр ул мине аңламый икән, ни өчен мин аны аңларга тиеш соң?!

- Ул чакта, кызым, гаилә тормышыңда...

Подробнее...

Акыллы сүзләр

- Хатын-кыз кияүгә чыкканда: «Миңа өйләнгәч - бу үзгәрер», - дигән өмет белән чыга, әмма, ир-ат үзгәрми. Ир кеше өйләнгәндә: «Миңа кияүгә чыкач та, бу шул килеш калыр», - дигән өмет белән өйләнә. Әмма хатын-кыз шул килеш калмый. Ул - үзгәрә.

- Бу тормышта иң мөһиме – үзеңне, үзеңнекеләрне һәм үзеңнекен табу... Әгәр сез нәрсәдер югалткансыз икән, димәк, бу – сезнеке түгел. Ә үзеңнеке булмаган әйбер өчен кем инде хәсрәтләнә?!

Әгәр хыялларсыз яши башлыйсың икән, тормышның кызыгы калмый. Ышаныч булмый икән, өмет тә сүнә... Ә кайгыртудан туктыйсың икән, мәхәббәт үлә. Шулай булгач - хыял...

Подробнее...

Соңгы мәхәббәт

Быелгы яз, елдагыдан бик иртә килеп, кешеләрне таң калдырды. Әкияттәге кебек күз ачып йомганчы булды бар да: әле генә бөреләр яшелләнсә, артыннан ук яфраклар күренде дә, зураеп, бар шәһәр яшеллеккә чумды.

Матурлык бар дөньяны гына үзгәртмәде, кешеләрнең күңелен дә бик җилкендереп җибәрде. Гомеренең көзенә якынлашкан Фәридә ханым шундыйлардан иде. Инде ничәнче яз аның күңеле аккан сулар кебек ашкынмый, салмак кына, ярлары тулыр-тулмас елга төсле тып-тыныч иде. Аны инде күп нәрсә борчымый, дулкынландырмый. Бик ачуы килгәндә генә тормыш барлык авырлыгын аңа гына йөкләгән кебек тоела иде. Ул бу...

Подробнее...

Ир-атларда соклану тудырырга телисең икән, шушы хаталардан кач

Тышкы кыфәтеңә игътибар бирмәү

Тавышына, холкына карыйбыз дисәләр дә, ир-атлар иң элек хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карап фикер йөртә һәм бу – факт. Әгәр аңа гүзәл затның тышкы кыяфәте ошамый икән, эчке матурлыгын эзләве икеле инде. Ир-атлар хатын-кызларның шапшаклыгын бервакытта да гафу итми. Үз-үзеңне карау – ул эш, мәҗбүри үтәлә торган ритуал булырга тиеш. Һәрвакыт пөхтә итеп йөрергә өйрәнегез.

Үзеңне түбән бәяләү

Әгәр хатын-кыз мин иң яхшыга лаек түгел дигән программа белән яши икән, моны ир-атлар бик тиз төшенә. Үзеңә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836