#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларга яңа мәйданчык

24-81 июнь – балаларны яклау көнен Тубыл районы, Ләчек авылы балалары яңа төзелгән балалар мәйданчыгында бәйрәм иттеләр. Моннан 7-8 ел элек авыл депутаты Таһир Сөләйманов тырышлыгы белән булдырылган мәйданчык озак еллар сабыйларның иң яраткан урыннары булып торды. Ләкин вакыт узу белән, агачтан ясалган җиһазлар эштән чыктылар. Ниһаять, май аенда район бюджетыннан авыл хакимиятләренә 13 балалар мәйданчыгы ясар өчен акча бирелгән.

Авыл хакимият башлыклары халык белән очрашып, балалар мәйданчыгын авылның кайсы җирендә булдырырга һәм нинди уен җиһазлары кирәк булачагы турында сөйләшеп...

Подробнее...

Укучыларыбыз сынатмыйлар

19-5Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада уздырылды. Безнең регионнан Вагай районы, Шишкинск урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы Юрмы урта мәктәбе уку бүлеге мөдире Гүзәл Гайсина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы башкаласына көч сынашырга 8-11 сыйныфларда укучы 5 бала барды. Нәтиҗәдә, Юрмы мәктәбе укучысы Камил Шәмсетдинов һәм Төмән шәһәренең 81 нче лицее укучысы Резедә Кирамова призлы урыннарга лаек булдылар.

Тубылның 15 нче мәктәбе укучысы Земфира Вәлиевага, Вагай районы, Усак урта мәктәбе укучылары Мәдинә Алишевага, Илнара...

Подробнее...

Спортчы егет

19-6Тубыл шәһәренең 5 нче мәктәбенең 4 нче сыйныфында укучы Алан Арангулов кече яшеннән спорт юнәлешендә. Аның күңеленә хуш килгән спорт төре - гер күтәрә. Аңа ун гына яшь булса да, ул төрле дәрәҗәле спорт ярышларында катнашып җиңүләр яулаган егет.

Төмән өлкәсенең көч экстримы Федерациясе атлеты, Төмән өлкәсенең иң көчле яшь атлеты “Батырчик-богатырчик” дип исемләнгән көч экстримы буенча ачык турниларда күп мәртәбә җиңүләр яулый.

Алан башка шәһәрләрдә узган ярышларда да еш катнаша. Узган ел Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларның берсендә ул 16 килограммлы герне 1 минутта 16...

Подробнее...

Тәрбияле, тыйнак, тырыш укучылар

19-7Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы мәктәбендә 5”в” сыйныфта Себер язучысы Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган татар әдәбияты дәресе үтте. Укытучы Халидә Кирамова укучыларны якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар “Кайчыколак” дигән хикәяләр җыентыгына кергән “Кылый күз” әсәрен укыдылар, сорауларга җаваплар кайтардылар, әсәр буенча фикерләрен белдерделәр.

Рәсемдә: сулдан уңга – Амелия Таирова, Валерия Заякина, Милена Шакирова, Азалия Тузмөхәммәтова, Диләрә Галеева, Рөстәм Низаметдинов.

Милена, Амелия һәм Валерия 52...

Подробнее...

Советлар Союзы Герое – Валерия Гнаровская

19-8Төмән шәһәре урамнарының берсенә Валерия Гнаровская исеме бирелгән. Ә кем соң ул Валерия Гнаровская? Аны барыбыз да беләбезме?

Валерия Осиповна Гнаровская (1923 елның 18 октябре-1943 елның 23 сентябре) – Бөек Ватан сугышы елларында совет санинструкторы. 1942 елның язында 229 нчы укчылар дивизиясенә укырга керә, 1942 елның июленнән Сталинград фронтында сугыша. 1943 елның 23 сентябрендә Иваненки авылы (хәзер Гнаровское) янындагы сугышларда 244 нче укчы дивизиясенең 907 нче укчы полкының санитар инструкторы рядовой Валерия Гнаровская яралыларны эзләп табып, бәйләү пунктына илтә.

Бу...

Подробнее...

Кешеләргә шатлык бүләк итү

14-13Ил тарихы яисә теләсә кайсы почмагы аерым гражданнарның язмышыннан оеша. Мондый кешеләр бар: бер данлыклы ачыш ясап, шунда ук бөтен дөньяга танылалар. Ә барлык гомерләрен яраткан хезмәтләренә багышлап, үзләренең районнарының, авылларының үсешенә зур өлеш керткән, әмма аз билгеле булып калучылар да бар.

Шундыйларның берсе – Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәүче хезмәт фронты катнашучысы, “Октябрь революциясе” ордены кавалеры, күп буын механизаторларына укытучы-остаз Мотыйгулла Гибадулла улы Гыйсмәтуллин.

Ул авылдашлары өчен зур үрнәк. Киндерледә, кем ул Мотыйгулла абый, дип кемнән генә сорама, шәп...

Подробнее...

“Кырым язы” турында класстан тыш чара

14-14Кырым 2014 нче елда Россия Федерациясе составына керде. Илебездә “Кырым язы”на багышлап мәдәни чаралар, концертлар, фестивальләр үткәрү, мәктәпләрдә класстан тыш чаралар оештыру традициягә әверелде.

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә “Кырым язы” темасына 4 сыйныфта класстан тыш чара тарихка сәяхәт формасында оештырылды. Тәҗрибәле укытучы, класс җитәкчесе Гөлшат Дәүләтбаева укучылар белән эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Бу класста укучы рус, татар, башкорт милләте балалары викторинада катнашып, укытучының сорауларына тулы җаваплар биреп, илебезнең тарихын белүләрен күрсәттеләр.

Укучылар...

Подробнее...

Апрель ае

Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз! Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае - язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала.

Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында...

Подробнее...

“Тәмле” татар кухнясы мастер-класслары

11-8Татар халкы милли аш-су әзерләү традицияләрен кадерләп саклый, аларны буыннан-буынга тапшыра. Татар ашларының кайберләре элекке кебек үк сакланган диярлек. Этник гореф-гадәтләрдән тыш, татар ашларын формалаштыруга күрше халыкларның аш-сулары да тәэсир итә. Аларның рецептларыннан файдаланып, татарлар кайбер үзгәрешләр кертәләр. Кытайдан татар өстәленә пилмән һәм чәй, Үзбәкстаннан – пылау, Таҗикстаннан – пәхләвә кебек ашлар күчә.

Татар милли ашларының төп ингредиентларының берсе - ит. Бу традиция татарлар күчмә халык булган вакыттан бирле яши. Ат, сарык, сыер, тавык, киек ит төрләре киң таралган...

Подробнее...

“Дуслык күпере” берләштерә

11-6Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү структур бүлекчәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Дуслык күпере» дигән чара узды.

Тәрбиячеләр белән бергә тәрбияләнүчеләр туган җирләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тоттылар. Һәр тукталышта катнашучыларны төрле милли костюмнар кигән балалар каршы алды.

Балалар бик теләп милли уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәм ахырында балалар белән бергә чараны әзерләгән тәрбиячеләр: Земфира Байнашева, Альбина Хәлитуллина, Гүзәлия Речапова “И туган тел” дигән татар җырын башкардылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Подробнее...

Март аена халык сынамышлары

Март – язның беренче ае. Тирә-юньдә кар ятса да, суыклар әле булса да, көн сизелерлек озыная бара. Март кыш түгел, ләкин яз да түгел әле.

Март аенда су акмаса – апрель аенда үлән үсми.

Март бураннарында кар бураннар белән капланса, яшелчәләрнең һәм сабан игеннәренең яхшы уңышын көт.

Коры март уңдырышлы ел булачак, ә яңгырлысы уңышсыз ел вәгъдә итә.

Март аенда еш томан - яңгырлы җәй көтә.

Март аенда җылы җилләр – яңгырлы җылы җәйгә.

Март урталарында җылы – җәй җылы булачак.

Сирәк салкыннар март аенда яхшы уңыш вәгъдә итә.

Озын боз сөңгеләре – озын...

Подробнее...

“Тарих эзләреннән” бәйгесе

“Тарих эзләреннән” – “По следам истории” бәйгесендә Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша.

Бәйгенең максаты - Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

Оештыручылар:

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

- «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этапта үткәрелә:

I...

Подробнее...

Февраль ае нинди була?

Юлиан һәм Григориан календаре буенча елның икенче ае, “Фебруус ае”, “чистарту ае” мәгънәсенә ия. Бу – елның иң кыска ае, гадәти елда – 28, кәбисә елында 29 көннән тора. Җирнең төньяк ярымшарында кышның соңгы, көньякта – җәйнең өченче ае. Февральдә ай тулып өлгермәскә дә мөмкин. Моннан тыш, алты елга бер тапкыр һәм һәр 11 елда ике тапкыр 4 тулы җиде көнлек атнасы булган гаҗәеп серле ай да әле ул.

Бу айда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза. Аюның балалары туа. Февральдә салкын булса, августта җылы көтелә. Әгәр кышның бу ае буранлы икән...

Подробнее...

Малайлар исемнәре

Борынгы төрки-татар исемнәре: Айдар, Айтуган, Алмас, Аяз, Биктимер, Илбарис, Чыңгыз...

Гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Хафиз, Хаҗип...

Фарсы теленнән: Нияз, Рушан, Шаһбаз, Рөстәм...

Рус һәм Европа телләреннән: Рафаэль, Ренат (Ринат), Роберт...

Бөек Октябрь революциясеннән соң киң таралган исемнәр: Илдус, Илнур, Илшат, Ирек...

Русларга грек теленнән кергән кайбер исемнәрнең мәгънәләре: Абросим – үлемсез; Алексей – яклаучы; Андрей кыю, батыр; Тихон – бәхет...

* * *

...

Подробнее...

Татар батыры – Газинур Гафиятуллин

7-6Советлар Союзы Герое - Газинур Гафият улы Гафиятуллин 1913 нче елның январенда Татарстан Республикасының Лениногорск районы, Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гафиятуллин хатыны һәм балалары белән хушлашып, беренче мобилизацияләнгән төркем белән Бөгелмә хәрби комиссариатына бара. Сугыш башында ул санитар була, яу кырыннан яраланган солдатларны чыгара. Аннан укчы була.

Газинур Гафиятуллин гитлерчыларга каршы соңгы пулясы беткәнчегә кадәр атучы һәм беренче булып һөҗүмгә күтәрелүчеләрдән була. Командирлар оста солдатны күреп алалар һәм полк...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836