#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылның киләчәге – яшьләрдә

16-10Өлкәнең татар авылларында яшәүче тырыш, күп балалы яшь гаиләләргә карап чын күңелдән шатланасың. Авылларның киләчәге, өмете дә шушы яшьләрдә. Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылында күпләргә үрнәк шундый гаилә башлыгы Марат Ярмөхәммәтов белән очрашып сөйләштек. Тормыш иптәше белән хөкүмәткә эшләп, мул шәхси хуҗалык та тоталар. Хәзерге вакытта, кызганычка каршы, кайбер авылларда эре терлекне 3-4 кенә гаилә асрый. Көчле шәхси хуҗалык тотучы якташларыбыз мактауга лаек. Без Мараттан гаиләсе, хезмәте турында сораштык.

- Канчәбер кызы Римма Әсхәт кызы белән 2006 нчы елда гаилә кордык. Бүгенге көндә ике кызыбыз...

Подробнее...

Игелекле эш башкаручылар

3-7Тубыл шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы шәһәрдә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарына Яңа ел бүләкләрен тапшырды. Бу игелекле эшләрне башкаруда ярдәм иткән шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин котлау сүзендә: “Айсылу Әптелмән кызы татар мәдәниятен популярлаштыру буенча зур эшләр башкара, өлкән яшьтәге якташларына ярдәм итә. Бу эштә аңа улы Эдуард Юнысов һәм тормыш иптәше Тимур Ниязов булышалар.

Аларның актив гражданлык позициясе һәм якташлары хакына иҗтимагый эш алып барган өчен “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысовага рәхмәтләремне белдерәм, тыл һәм хезмәт...

Подробнее...

Изге теләкләребезне юллыйбыз

3-8Без - Римма һәм Рәсүл Сабировлар Төмән районы, Талымхан авылында яшибез. Матур күлгә карап утырган зур мәктәп, артында клуб бинасы, шунда ук авыл китапханәсе – болар безнең авылыбызның күрке, горурлыгы. Авыл мәктәбендә Эльмира Садыйкова җитәкчелегендә яшь, тәҗрибәле укытучылар балаларга төпле белем бирәләр. Шулар арасында Тәслимә Мөхәммәдҗанова да бар. Ул безнең олы кызыбыз Эльзаның беренче укытучысы. Тәслимә апа үзенең педагогик хезмәтен 1984 елның 1 сентябрендә башлап жибәрде.

Әнисе Гөлниса апа - Киндерле авылы кызы, әтисе Нурулла абый Талымхан авылы егете, хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны...

Подробнее...

Спорт эстафетасы узды

3-10Ярышларда Муллаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әти-әниләре белән бергә катнаштылар. Әзерлек барышында балалар үз командаларына «Кыш бабай» һәм «Кар кызы» дип исем куштылар. Спорт ярышларында катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлылыкларын гына түгел, ә командада эшли белү, бер-береңне тою, һәр эштә ярдәм итү осталыкларын да күрсәттеләр. Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде: барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнделәр. Балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Римма НӘҖМЕТДИНОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы

Подробнее...

Яңа хәбәргә шатланыйк

Гомер бер урында гына тормый, ул даими үзгәрә. Тормыш шартлары, кануннары да алышына. Себер ханлыгы башкаласы Чинги-Тура турында да озак еллар бернинди хәбәр булмады. Мескен шәһәр көлгә әверелгәнче яна. Замана шаһитлары киресен дәлиллиләр.

Борынгы Чинги-Тура шәһәре бөек халыклар хәрәкәт итү чорында - икенче меңъеллыкның беренче яртысында барлыкка килә. Шәһәр дөнья халкының күбесенә билгеле була. Анда уңышлы сәүдә иткәннәр.

Себер татар патриот-шагыйре Булат Сөләйманов әйтүенчә, себер татарлары яшәү урыннары елга һәм күлләр ярларында “мүк җиләге” шикелле сибелгән. Себер татарлары...

Подробнее...

Заречный, Зарека яисә Елга аръягы…

38-1020 нче гасырның икенче яртысында Төмән шәһәренең йөзен җитди үзгәрткән яңа типтагы микрорайоннар төзелә башлый. 1960 еллар ахырында Түре елгасы аръягында яки Зарекада ком юалар. 1977 елда 1 нче Заречный микрорайоны, 1980 нче еллардан – 2 нче Заречный микрорайонын төзү башлана. Озак еллар Түре аша бер генә агач күпер эшләгән. Әмма 1961 елда хәл үзгәрә. Челюскинцев урамы буйлап металл күпер барлыкка килә. Аны озак, ләкин сыйфатлы итеп төзегәннәр, корылмага 1995 елда гына капиталь ремонт ясала.

Бүгенге көндә Зарека шәһәрнең иң динамик үсеш алган районнарының берсе, анда кызыклы...

Подробнее...

Илгә хезмәт итүче

38-9Һәр кешенең тормыш юлы, үзе бер тарих, диләр.

Биктимер Аширбаев 1957 елда табигатьнең жанланган, ямьле яз көнендә Тубыл районы, Үләртеш авылында дөньяга килә. Хезмәт сөючән, тату, бер-беренә ярдәмчел зур гаиләдә ул көтеп алган беренче малай була. Инәсе - Хәбибчамал Туктасын кызы, ә атасы - Таир Хабис улы - авылда ихтирамга лаек кешеләр. Таир Хабис улы Тубыл зооветтехникумының бер еллык курсын тәмамлап, Симонова авылында колхозның зур җәнлекчелек фермасында ферма мөдире булып эшли иде. Елга аръягындагы күрше авылга юл юк, сукмак кына була. Ул иртәнге сәгать биштә эшкә китә, кыш көннәрендә, карны ерып жәяүләп йөри...

Подробнее...

Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты вакцинацияләнде

37-4Өлкә сәламәтлек саклау департаменты белдерүенчә, Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнде. Бу күрсәткеч COVID-19га каршы оешкан күмәк иммунитет булдырылуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Коллектив иммунитет - ул вакциналаштырылган кешеләрнең саны күп дигән сүз.

Йөзләгән һәм хәтта меңләгән кеше гомерен өзгән полиомиелит, дифтерия яки коклюш кебек чирләрнең күпчелек илләрдә прививкалар ярдәмендә юкка чыгарылганын истән чыгармасак иде.

Һәм бу ысулның отышлы икәнен Түбән Тәүде районында күреп була. Чөнки беренче булып 80 процент халыкны...

Подробнее...

Чәшкәләр үрчетүче Майкамал апа

37-51941 елның эссе һәм авыр август көннәрендә туган күп балалы ана, мактаулы хезмәт ветераны Майкамал Нигъмәтулла кызы Баязитова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сугыш башлану белән әтисе фронтка китеп, сугыш кырында мәңгегә ятып кала. Шул сәбәпле, Майкамал апа әтисен фоторәсемнәр буенча гына хәтерли. Вагай районы, Баеш авылында узган балачагы авыр көнкүреш, җитешсезлек, ачлык-ялангачлык белән исендә калган.

Бары тормышка мәхәббәте, тырышлыгы, максатчанлыгы, эшчәнлеге белән генә ул булган барлык кыенлыкларны, сынауларны җиңеп чыга алды. Буй җиткәч, Майкамал апа үзенең гомерлек тормыш иптәшен...

Подробнее...

Хәтер кичәсе Коръән ашы белән башланды

37-7Озак еллар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәген җитәкләп, РФнең мәдәният һәм массакүләм мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсе үсешенә керткән хезмәте өчен күкрәк билгесе, губернаторның, Тубыл шәһәре башлыгының Мактау кәгазьләре, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Сафиулла Ильясовның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе себер-татар мәдәният үзәгендә үтте.

Кичәнең беренче өлешендә Фәннур хәзрәт Казыймов Коръән аятьләре укыды, мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды. Хәзрәт биредә эшләп, төрле вакытта мәрхүм булганнарны да онытмады. Кичәнең икенче өлешен алып...

Подробнее...

Сугыш чоры балалары

37-61936 елның 15 сентябрендә Яркәү районының Сала авылында Сафия апа һәм Ишмөхәммәд абый Мәхмүтовлар гаиләсендә Зәкия исемле кыз туа.

Зәкия апага әти-әнисе белән шатлыкта озак яшәргә насыйп булмый - 1941 елда сугыш башлана. Авыр тормыш, әтиләре сугышка китә. Берникадәр вакыттан соң, Ишмөхәммәд абый каты яраланып авылга кайта, ләкин озак яшәми.

Зәкия апа әнисе белән бергә фермага йөри. Һәм 15 яшендә Калинин исемендәге колхозда зурлар белән бер рәттән сыер савучы булып эшләп китә. Эш бик авыр була, көненә өч тапкыр кул белән савалар.

* *...

Подробнее...

Гомер бәйрәмең белән, әниебез!

36-525 августта яраткан әниебез Рәбига Бәширова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, лаеклы ялга чыкканчы Муллаш урта мәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшләде.

Рәбига Хәбибулла кызы 1941 елның август аенда Төмән районы, Шыкча авылында зур гаиләдә, дүртенче бала булып туа. Аның балачагы яшьлек еллары кырыс сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Әтисе Хәбибулла укымышлы дини кеше була.

Ул Ямбай мәдрәсәсендә 10 ел белем ала, ләкин туган авылында аңа мулла булырга туры килми, чөнки ул елларда советлар власте дингә каршы политика алып бара...

Подробнее...

Сентябрьгә халык сынамышлары

Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган. Әйтик, агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюы - көзгә ике төрле сыйфатнамә бирә.

Һава торышы буенча сынамышлар:

* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.

Табигатькә бәйле сынамышлар

· Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

· Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.

· Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп...

Подробнее...

Урман авылында Коръән ашы

36-6Тубыл районының Урман авылында Рәшит Арипов Тубыл шәһәренең тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймовны чакырып, авылдашларын җыеп, туган авылында Коръән ашы уздырды. Ул дини чарада катнашучыларга, милли табын әзерләүчеләргә, шәһәрдән килгән бөтен авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәннур хәзрәт: ”Ел саен авылларда шәһәрләрдән килеп Коръән ашы үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Милләттәшләребез аерым үз гаиләләрендә, мәчетләрдә Коръән ашы үткәрүдән тыш, бөтен авыл халкын берләштереп, читтәгеләрне туган авылларына чакырып ашлар үткәрәләр.

Тубыл районының матур...

Подробнее...

Абруйлы имамны искә алдык

Көн артыннан көн, ел артыннан еллар үтә бара. Ике ел элек зур хөрмәткә лаек булган Тубыл районы, Юршак авылы мәчете имамы Рәхимҗан хәзрәт Бохартдиновны соңгы юлга озаткан идек. Аның шулай сабыр гына, өнсез рәвештә юк булып китүенә күңелләр әле дә ышанып бетми.

Сайлаган юлында тирән белемле, кешелекле, аралашучан кеше буларак, күпләрне үз тирәсендә оештыра алуына, үзенә тарту көченә ия булганы өчен ярата идек хәзрәтебезне.

Халык өчен, Аллаһы хакы өчен башкарган изге гамәлләре бихисап булды. Имаметдин исемендәге Юршак мәчетен торгызу, аны төзекләндерү, саклау дәрәҗәсен күтәрү өчен аз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836