#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зур хөрмәткә лаек укытучы

15-10Тубыл районының Лаемтамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә 37 ел хезмәт итүче Роза Ишкулова РФнең мәгариф министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, губернаторның Рәхмәт хатына да лаек булган ветеран укытучы.

Эшенә тугры булган югары белемле татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендерүче Роза Әмир кызы хезмәт юлын башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый.

Тубыл педагогия институтының филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлап, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Лаемтамак мәктәбе укучылары өлкә күләмендә узган олимпиадаларда, Тубыл шәһәрендә узган...

Подробнее...

Безнең кызлар сынатмыйлар

15-92022 елның ноябрь аенда өлкә күләмендә оештырылган «Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә җиңү яулап, В.Д.Кармацкий исемендәге Аромаш урта мәктәбенең филиалы – Көсәйкүл төп гомуми белем бирү мәктәбе мөдире, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Тимеркәева ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класслар бәйгесендә көч сынашырга лаек булды.

28-29 март көннәрендә Казанда «Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класслар бәйгесе үткәрелде. Шушы конкурста Гүзәл Тимеркәева катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Без Гүзәл Рафаил...

Подробнее...

Рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү

8-7Төмән районы, Талымхан урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җиде этномәдәни мәктәптән чираттагы семинарны «Рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм туган ил традицияләре нигезендә укыту-тәрбия процессын оештыру» дигән темага багышладылар. Һәр халык тарихы дәвамында ана теле, фольклор, этник символика, традицияләр, гореф-гадәтләр, рухи-әхлакый кыйммәтләр кешелек сыйфатларын формалаштырды.

Шуңа күрә мәктәптә балаларны этномәдәни тәрбияләү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рухи-әхлакый тәрбия - ул үз тарихында этнос тарафыннан эшләнгән рухи һәм матди кыйммәтләр комплексы. Традицияләр ярдәмендә һәр халык үзен...

Подробнее...

Без алар белән горурланабыз!

8-6Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы - РФ мәктәп укучылары арасында иң масштаблы интеллектуаль ярыш. Ел саен олимпиадада миллионлаган талантлы балалар катнаша. Аның дипломы мәгарифтә яңа мөмкинлекләр ача торган абруйлы бүләк булып санала. Тәртип нигезендә, олимпиада 4-11 сыйныф укучылары өчен дүрт этапта - мәктәп, муниципаль, төбәк, йомгаклау этабында 24 гомуми белем бирү предметы буенча уза.

14 февральдән 16 февральгә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың төбәкара йомгаклау этабын уздырды. Олимпиадада РФнең 27 субъекты катнашты. Бу-8-11...

Подробнее...

«Сәләтле Россия» бәйгесендә җиңүчеләр

3-6Төмән районының Шыкча мәдәният йортында озак еллардан бирле «Шытыр-шатыр» фольклор этнографик ансамбле эшләп килә. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәдә күп төрле Мактау грамоталары алучы Гаяз Габдуллин җитәкли.

«Шытыр-шатыр» – дөньякүләм танылган коллектив. Ул, хәтта, халыкара бәйгегә Италиягә дә барып җиңеп кайтты. Ә инде Россиядә «шытыр-шатыр»лылар күпләргә таныш, өлкәдә иң дәрәҗәле тантаналарда Гаяз Васил улы сабыйлары чыгышы тамашачыны әсир итә.

«Шытыр-шатыр» 2007 елда оешты. Җитәкченең бала күңелен һәм эшен аңлап, җентекләп якын килеп эш итүе, таләпчәнлеге, каты дисциплинасы нәтиҗәсендә бу коллектив тиз арада танылып өлгерде...

Подробнее...

Узган елның соңгы көнендә 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре игълан ителде

Ике җанисәп арасында Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. (2002-2010 елгы җанисәпләр арасында татарлар 240 меңгә кимегән иде). 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669.

2010 һәм 2020 (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) елгы җанисәпләр арасында татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән.

Башкортостанда башкортлар санының шактый артуы, татарлар саны кимүе күзәтелә. 2010 елда 1 172 287 кеше милләтен «башкорт» дип күрсәткән булса, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 96 519 кешегә арткан – 1 268 806. Татарлар саны 34 762 гә...

Подробнее...

Традицияләрне саклап

44-619 октябрьдә Муллаш урта мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Гуманитар цикл предметларының дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруга яңа карашлар» дигән темага район семинары булып узды. Семинарда Төмән районының барлык этномәдәни мәктәпләре катнашты, программасы бик тыгыз иде. Муллаш мәктәбе укытучылары Айна Бәширова һәм Азалия Габдрәхимова бик оста итеп 4 нче сыйныф укучылары белән «Минем гаиләм» дигән темага дәрес үткәрделәр.

Интегратив формада төзелгән татар теле һәм ОРКСЭ (Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре) ачык дәресе карадык. Дәреснең максаты...

Подробнее...

Сезнең кунак - безнең кунак

44-5Балачактан татар гаиләләрендә кунакчыллыкка өйрәтәләр.

«Татар кунакчыллыгы чикләрне белми!» - дип шатланып язды Франциядән килгән бер журналист татар авылында булып кайтканнан соң. Татар кунакчыллыгында французны нәрсә гаҗәпләндергәнен беләсегез киләме? «Кунакны, гадәттәгечә, бөтен авыл кабул итә. Бер атна дәвам итсә дә, ул гаиләдән гаиләгә чакырыла!», - дип Андре Ремакль гаҗәпләнеп һәм сокланып язды.

Авылда әби-бабайлар һәр ялда кунаклар көтәләр иде. Балалары һәм оныклары хуҗалыкта ярдәм итәргә киләләр. Әби безне көтеп, таягына таянып урман юлына чыгып та куя иде. Ә өйдә инде яңа пешкән ипи...

Подробнее...

Өлкәбез, Муллаш мәктәбе исеме әлеге мәртәбәле бәйгедә яңгырады

40-9Быел Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын оештырды. Бәйгенең максаты - туган тел һәм туган әдәбият укытучыларына ярдәм итү, бу фәннәрне укытуның алдынгы тәҗрибәсен тарату.

80нән артык укытучы читтән торып ярышларда катнашты. Сайлап алынган иң яхшылары 12-18 сентябрьдә Ставрополь краена юл алдылар. Методик остаханәләр, ачык дәресләр, класс сәгатьләре һәм мастер-класслар — конкурс программасында тәкъдим ителгән сынаулар иде.

Бу бәхетлеләр арасында Төмән районының Муллаш урта мәктәбендә 11 ел татар теле һәм...

Подробнее...

Ай белән Кояш

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.

Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.

— Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр...

Подробнее...

Елан кабыгы

(Хикәя)

Кайнар һава сулаганыгыз бардыр? Борынны кыздырып, үпкәне яндырып үзәккә үтә ул. Җәй уртасының бер галәмәте менә. Үпкәләр кысыла, йөрәк җәфалана. Челлә... Әле таң беленеп кенә килгәндә дә бик эссе. Шуңа да карамастан көтүгә чыгарга кирәк. Көне буе мичтәге ут кебек кыздырган кояштан беркая кача алмаячагыңны аңласаң да, бернишли ал­мыйсың. Көтү көн саен чыга. Безгә дә көтү чираты килеп җитте.

Әни «әле өлгерерсең, үзе­без генә чыгарбыз» дисә дә, киреләндем. Миңа да көтү көтәргә вакыттыр. Сыерларны яхшылап карап, күп итеп ашатып, башыңны горур чөеп кичке шәфәкъ белән генә авылга...

Подробнее...

“Тел сагында торам”

25-13Мин себер татарымын,
Яфрагы туган җирнең.
Тынгы белмәс йөрәкле,
Вәкиле ярсу илнең.

Галия Абайдуллина   

Олы яшьтәге апалар белән очрашып сөйләшкәндә, алар халыкның киләчәгенә, татар теле көндәлектә югалып баруын әйтеп: «Татар теле торада бөтенләй ишетелмәйте. Ник аны беркем дә уйламайты», - дип зарланалар.

1950-1960 еллар. Татар авылларында безнең күренекле укытучылар, мәктәп директорлары җаваплы, намуслы эшләре белән, бик күп көч түгеп, мәктәпләрне югары дәрәҗәгә күтәрделәр. Тубыл шәһәрендә 15 нче мәктәпнең югары белемле укытучылары Төмән өлкәсенең татар мәктәпләреннән килгән балаларга...

Подробнее...

Җиде буынгача тикшергәннәр

25-12Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә I региональ «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале үтте. Ул Зәйтүнә Тычинских җитәкчелегендә Тубыл шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештырылды. Тәбрикләү сүзе белән бәйрәмне Зәйтүнә Әбдерәшит кызы ачты. Киң колачлы, бай эчтәлекле фестиваль өч юнәлештән торды: минем нәсел агачым, минем токымымның горурлыгы, гаилә ядъкаре.

Яркәү районы, Тархан авылыннан Наилә Вагапова видеоязма җибәрде, Тубылдан Фирдәүс Мәчитова, Тубыл районы, Маслаудан Рәшидә Бакиева катнаштылар, Төмән районы, Турайдан Тубыл педагогия институты студенты Арианна Гайнулина...

Подробнее...

Татар кинолары Төмәндә

Өлкәбездә татар киноларын күрсәтеп алдылар. Бу эшне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы башкарды. «Сөмбел», «Исәнмесез», «Әпипә» фильмнарын Төмән шәһәренең шәп кинотеатрларында карарга мөмкинлек туды.

«Тимерюлчы» мәдәният сараенда миңа «Сөмбел»не тамаша кылырга туры килде. Ул Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелгән. Өч телдә барды. Кино төшерүдә Үзбәкстан да катнашкан.

Шаян, чибәр авыл кызы Сөмбелгә абыйлы-энеле егетләр гашыйк булалар. Эне кеше буларак, кечесе араларына керми, ләкин абыйсының Сөмбелгә карата карашын хупламый. Ул аны үзенеке итү өчен генә тырыша. Намуслы әти-әни...

Подробнее...

“Милләтебез киләчәге – сезнең кулда”

20-926 апрель – Г.Тукайның туган көне уңаеннан, Төмән шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды, “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы ярдәме белән «Туган тел көне» уздырылды. Бирегә өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан укытучылар һәм татар теленә гашыйк булган укучылар чакырылган иде.

Бәйрәм чарасының программасы тыгыз һәм кызыклы булды. Кунаклар башта заманча төзелгән яңа мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Аннары шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары һәм 52...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836